Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Трагедия Сыновей Земли

для солистов, чтеца мунажатов, хора, симфонического оркестра в 15 притчах по прочтении Хади Такташа, Корана и Торы (музыка и либретто Масгуды Шамсутдиновой)
Действующие лица:
Тавыш-Голос, Тәкъдир- Судьба, Адәм-Адам, Һaва-Ева, Кабил-Каин, Аклима, Иблис-Дьявол, Газраил-Ангел Смерти, Монах, Голос неродившегося ребенка, дети Адама и Евы, ангелы.
1.
“Прелюдия-Вначале была музыка”.
Тәкъдир: Аллаһы кәрим сән, рәхим сән, рәхмәтләрең илә кылган гөнаһларымны ярлыкагайсан, сөйгән колларың илә сөйгәйсән, сөймәгән колларыңнан ерак кыйлгайсан, эчемне-тышымны мәхәббәтең илә тутыргайсан. И Ходаем, рәхмәтең белән кыйлган гөнаһларымны җуйгайсан. Гамәл дәфтәрләремне уң ягымнан биргәйсән, кыйлган истигъфарларымны кабул кыйлгайсан, ахирәттә дидарыңны насыйп иткәйсән. Йа Рабби, гөнаһларымны гафу кыйлгыйл, йа Рабби, тар каберләремне киң кыйлгыйл, караңгы гүрләремне якты кыйлгыйл, йа Рабби, гүр газапларын күрсәтмә, йа Рабби, сигез оҗмахың нурын биргел, йа Рабби, рәсүлебез галәйһиссәлам белән, барча пәйгамбәрләр белән Гарше-Көрсинең күләгәсендә кыйлгайсан, йа Рабби, мәхрүм кыйлмагайсан.
2.
“Төн — Йоклый Җиһан” - Сон Вселенной (Янар таулар, күктән аваз, бөтен табигатьтән өстен көч):
Төн. Ерак күкләр караңгы, Йоклый тынлыкта Җиһан, Йоклый Җир, йоклый акыл, Йоклый Мәхәббәт һәм Иман... Йоклый Алла, йоклый Җир-Күк, Бар табигать йоклаган. Йоклаган Ай да – бүген төн Каф тавыннан чыкмаган... Тик янар таулар бүген, төн Туктамыйчы, ут ата, - Ут ата, аксыл төтеннәр, Болганып утлар белән Нәкъ томан җиргә ята...
Тәкъдир: Коръән, Тәфсир, бишенче сурә, 27нче аять. "Кабил белән бер карында яткан Әкълимә, Һабилгә тиешле иде. Әммә Кабил Әкълимәне үзем алам дигәч, Аллаһ икесенә дә корбан чалырга боерды. Ике егет Корбан чалдылар, берсенеке ягъни Һабилнеке кабул булды, икенчесе – Кабилнеке кабул булмады. Кабилнең көнчелеге артты һәм әйтте: “Ий Һабил, мин сине үтерәчәкмен”. Һабил әйтте : “Әлбәттә, Аллаһу Тәгалә тәкъва кешеләрнекен кабул итәдер”, - дип.
3.
Обольщение Кабила.
Иблис: Чү! Кайда иштелде йөрәк өзгеч аваз? Кем елый бу шомлы төндә? Нинди бу хәсрәтле саз!? Төнге зөлмәттән адашкан Юлчы, бер җенме елый? Кем соң ул Күк Алласыннан Кан елап ярдәм сорый? Кабил: Төнге золмәттән адаштым, Мин бу тауларга кереп, Тапмадым бер җир кунарга, Төн буе шунда йөреп, Һәр тарафта коточыргыч Юлбарыслар ыжгыра, Соңгы кат кулларны суздым, Әй Ходай, мин иркеңә! Сакла син, калдырма ташлап Юлбарыслар иркенә! Суз кулыңны, ал төнеңне!
Күктә сызылып таң атып, Нурланып чыксын кояш, бу Төнге золмәтне ватып!
4.
Сотворение Шепота Изумрудного Оленя, Танцующего на Крыше Мира
5.
Соблазн
Иблис: Ул ачулы, канлы яшьле Күзләреңне күрми ул, Үч ала синнән, сине ул Мәңге хәсрәткә салып, Язмышың белән нигәдер Залиманә уйный ул. Кабил: Мин тугдым – тугандук Ят идем. Үз әнкәем Үпмәде шатлык белән; Тугдың, балам! Дип бәбкәем! Үпмәде ул, какты читкә, Күз яшемне сөртмәде, Калды яшьләр, канлы яшьләр Мәңге күздән кипмәде... Идея-Газазил: Кызганыч, мескен җир углы! Кул сузасың Аллага, Белмисең ул күктә сиңа, Зур тамуг, утлар яга... Язмышыңнан тетри җан, - Рухлар җылый, Җир селкенә; Сизмисең алда сиңа Нинди кара көннәр килә. Әйдә моннан, кач ерак
Нурга әйдә, әйдә син, Кимсенеп торма елап. Кабил: Кем син, әй рух, Кем җибәрде сине, Күргәзәсең әллә кайда Нурлы ак юллар сызып, Кил, дисең, Монда юк Алла, Канун, һәм эч пошу, хәсрәт дисең. Кайда ул? Хор: Кайда ул ил, кайда ул ил, кайда?
Тәкъдир : Мин тудым. Тудым – тугандук ят идем. Үз әнкәем үпмәде шатлык белән, “Тугдың, балам!” дип “бәбкәем!” Үпмәде ул, какты читкә, Күз яшемне сөртмәде, Калды яшьләр, канлы яшьләр, Мәңге күздән кипмәде… Мине әнкәй тапкачтын ак биләүләргә биләгән, Ак биләүләргә биләгән бәхте булсын димәгән.
6.
Дуэт Кабиля и Аклимы.
Кабил: Сөрсә әгәр, Җирдән мине, күк, аллалар, Мәңгегә мәхкүм итеп, Янган тамугка салсалар. Мәсхәрәләп, язмышым белән Шаярсалар алар, Газраилләр өстемә Янган кисәүләр атсалар, Калсам әгәр юлбарыслар Уртасында ялгызым, Син килерсеңме аралаучы Булып шунда мине? Юкса син дә калдырырсыңмы Янар утта мине. Акълимә: Сөрсәләр дә, күз нурым, Җирдән сине күк, аллалар, Атсалар да мәсхәрәләп Зур тамугларга алар... Ташламам – яклап килермен, Утта калдырмам сине, Әйдә, яксыннар тамугларда Синең белән мине. Мин гыйбәдәтләр итәрмен, Мәңге елап ялварым, Күз яшем белән юармын, Мин гөнаһларың. Китмә ташлап ялгызымны, Алтыным, кил, монда кал.
Тәкъдир:
Чыгып киттем мин сәхрәгә йөрәгем чыдамаганга
Башкаемны кайгы басты, сабыр бирче Тәгаләлла.
Ки чыктым мин сәхрәләргә һәм күрдем бер ялгыз агач,
Агач төбенә утырдым, сөаль кыйлдым, бераз торгач.
Дидем агач яшең күпме, түгелгән яфрагың күпме
Минем тик моңнарың күпме дәйүб сордым бераз торгач.
Диде агач Яшем күп шул, түгелгән яфрагым күп шул
Синең тик моңнарым күп шул дәйүб әйтте бераз торгач.
Нинди сәхрәләрдә үстең, нинди чишмәләрдән эчтең,
Ботакларыңны кем кисте дәйүб сордым бераз торгач.
Сафалы сәхрәдә үстем, шифалы чишмәдән эчтем,
Ботакларны язмыш кисте дәйүб әйтте бераз торгач.
Диде агач алма пешә, үсеп җиткәч өзелеп төшә,
Минем түккән күз яшьләрдән сәхрәләрдә үлән үсә.
Иляһи рәхмәтең киңдер үзем кереп йөзәр идем
Кыямәттә әҗер бирсәң бу дөньяга түзәр идем.
7.
Зажжение Ада.
Тавыш: Зур тамугларымны яктым Мин бүген төннән алып, Яндырам шунда Кабилне, Мәңге утларга салып... Адәм балалары: Кул сузып күзләрне тектек, Әй илаһи алдыңа, Алма үч, кызган Кабилне Үч алу кимлек сиңа. Салма безне, Тәңре, тагын Син газапка, кайгыга, Үтте гомребез болай да Канлы хәсрәт, кайгыда. Тавыш: Зур тамугларымны яктым, Мин бүген төннән алып, Яндырам шунда Кабилне Мәңге утларга салып.
Тәкъдир:
Исрафил сурын өргәй, йә Хәбибем, тор дигәй, Лә Иляһи тормаймын өммәтләрем тормыйча,
Китергәннәр корбан мал, йә хәбибем мен дигәй, Ля Иляһы, менмәймен, өммәтләрем менмичә.
Китергәннәр сиратка йә хәбибем кич дигәй, Ля Иляһы кичмәймен өммәтләрем кичмичә.
Китергәйләр җәннәткә, йә хәбибем кер дигәй Ля иляһы кермимен өммәтләрем кермичә.
8.
Зачем Ты сотворил Любовь?”
Фәрештәләр: Ник яраттың җиргә, Тәңре, Син мәхәббәт утларын, Ник яраттың канлы күз яшьләр, Газапларның барын. Ник мәхәббәтне яраттың, Ник яраттың да аны, Ут итеп шул ялкын утка
Ташладың син бәндәне. Ник җиреңне, бар җиреңне Фирдәвестәй итмәдең, Ник бөтен җиргә үзеңнең Рәхмәтеңне сипмәдең? Ал җир өстеннән, Илаһи, Ал газапларның барын, Ач сәгадәт юлларын, Сүндер җәһәннәм утларын. Әйе, бу, Тәңре синең Безгә белемсез серләрең, Без зәгыйфь коллар беләлмибез, Каанлык серләрен. Без сәламлибез сине тик Төн сәламнәре белән,
Зурлыйбыз, зурлык, каанлыкның Әләмнәре белән.
Тәкъдир (Мөхәммәдиядән): Чү, Адәм җәннәтә керде, Юҗә дәүләтләрдә йөрде, Каму әйләкләрен күрде, Идәр ди шөкер лә ихлас. Бакуб күрде аны Иблис, Хөсед кылды идүб тәлбис, Аны белмәс иде Адәм, Идәр ди зикер лә ихлас Чу керде җәннәтә шайтан, Күрер кем Адәм вә Хауа, Сафалар эчрә мөстәгърәкъ, Идәр ди дәвер лә ихлас.
9.
Дуэт Адама и Евы
Адәм: Чал сакалым белән тезләндем, Илаһым, күр менә, Сал күзеңне хәсрәтемә, Бер генә, тик бер генә. Бер минутлык сиңа кылган Гөнаһым гаебем өчен Ташладың тау-тау газаплар Мин колыңның өстенә. Күпме ялварсам да, тәңрем, Хәсрәтемне алмадың,Кызганып мискин колың, Шәфкать күзеңне салмадың. Чал сакалым белән тезләндем, Илаһым күр менә, Какма читкә, ялварам, тик Бер теләгемне генә. Һава: Әй, гөнаһымның шаһите, Көч вә кодрәт Алласы, Кайгылардан күрче Канланды күземнең алмасы. Мин сөрелгәннән алып Киң җәннәтеңнән дөньяга, Күпме яшьләр, канлы яшьләр, Агыздым бу дөньяда. Кодрәтең белән миңа, Бирдең, Илаһым, йөз бала, Күр, әнә, куллар сузып Тезләнгән алар алдыңа.
10.
Не восходи, Заря.
Фәрештәләр: Атма таң, Чыкма кояш! Нурлар сибеп син дөньяга, Куркынырсың, куркынырсың,
Куркыныч... Аһ дөньяда.. Тау башында канлы гәүдә, Бер гөнаһсыз ир бала, Иң беренче кат җиһанда Җан биреп әрнеп ята. Атма таң, чыкма кояш, Нурлар сибеп син дөньяга, Куркынырсың, куркынырсың, Куркыныч, аһ дөньяда. Калды дөнья мәңге нурсыз, Мәңге хәсрәтле кара.
11.
Кинжал Смерти
Газраил: Мин бүген төннән алып, Җир йөзендә мәңгегә Кан түгеп җаннар алырга Тезләнеп антлар белән Вәгъдә бирдем Тәңрегә. Тетри-тетри катибиннар Минем алда баш иеп, Ләухе мәхфуз битләренә Яздылар утлар белән: Мин мәхәббәт, мәрхәмәткә Мәңгегә дошман диеп. Инде моннан соң минем Эчкән суым каннар булыр, Мәскәнем салкын каберләр, Мәңгелек тәхтем минем
Баш сөякләрдән өелгән Зур, биек таулар булыр. Куркыныч хәсрәт уты, Әй, җир йөзе, каплар сине. Ак чәчәкләргә күмелгән Фирдәвестәй кырларыңда суярмын мин аяусыз Сөрген илнең улларын.
Тәкъдир (Бәдавам Китабыннан):
Исрафил сурын өрер һәйбәттән җир күк тетрәр Барча җанлылар үләр Аллаһ дигел бәдавам.
Күктән бер болыт чыгар шәһвәт тик ягмур явар Җир йөзе диңшгез тулар Алаһ дигел бәдавам.
Исрафил сурын өрер җан берлән җир күк тулыр Барча җан тәнгә кере Аллаһ дигед бәдавам.
Күк кызыл кан тик булыр йолдызлар җиргә төшәр Таулар һавага очар Аллаһ дигел бәдавам.
Ни кадәр еллар кичәр җиде кат күк ярылыр Фәрештәләр җиргә төшәр Аллах дигел бәдавам.
Җиде кат җир өстеннән чыгар җәһәннәм аннан Һава тулыр төтеннән Аллаһ дигел бәдавам.
Кара тау тик очкыннар тәмауг эченнән чәчрәрләр Имансызларга төшәрләр Аллаһ дигел бәдавам.
12.
Санктус
13.
Ламенто Аклимы
14.
Асма ул Хусна
Тәкъдир:
Яраттың да Тәңрем син Адәмне, Җир йөзенә аны баш иттең
Киң җиһаның алтын йөзек булса Адәмне син аңа каш иттең
Син яраттың инсаныңны Сине белеп сине танырга
Кушмадың бит көч һәм кылыч белән Бер-береңнең җанын алырга.
15.
Колыбельная Дочерей Земли.
Тәкъдир:
Җәннәтләрдә кошлар сайрый, исемнәре аның Назмый
Ләухелмәхфуз каләмнәре тәкъдирне ике төрле язмый.


1.Прелюдия «Вначале была Музыка»
Чтица: Господи, прости мои грехи, с рабами возлюбленными меня возлюби, отведи меня от рабов невозлюбленных, заполони меня снутри и снаружи со своей любовью.
2.«Cон Вселенной»
Тьма. Спит Вселенная в Тишине, спит Разум, Любовь и спит Совесть. Спит Всевышний, спит Луна, она не взошла. Дым от вулканов ложится на сонную Землю как туман.
Чтица: Прочти истину о двух сыновьях Адама, каждый из которых принёс жертву Аллаху, стремясь получить Его благословение. Коран 5:27.
3.Дуэт Иблиса и Каина
Откуда этот стон, сердце разрывающий, кто плачет в тревожной ночи?
Кто молит Небесного развеять Тьму?
4.«Сотворение Шепота Изумрудного Оленя Танцующего на Крыше Мира»
5.«Соблазн»
Дух, кто послал Тебя? Показываешь мне очерченный путь в лучах, ты говоришь, пойдем туда, где Бога нет, нет Закона, нет Печали, нет Хандры. Где Это?
Чтица: Я родился чужим для этого Мира, cлезы не высохли с моих глаз.
6. «Слезами я потушу пламя Ада»
Кабил: Если на вечность меня сошлют в пылающий Ад, если я останусь одиноким в центре Зла, придешь ли ты ко мне, моя Возлюбленная?
Чтица: Cказало Дерево: яблоко созревает, созрев опадает, из моих слез печали, что жизнь коротка, орошается теперь трава.
7. «Зажжение Ада»
Бог: Зажег Я огни Ада, чтобы спалить Каина в вечном огне.
Чтица: Ангел Судного Дня протрубит, Возлюбленный Богом, Восстань, пройди Мост Смерти.
Нет, скажет, наш пророк, не восстану, если не восстанут мои последователи.
Нет, скажет, наш пророк, не пройду я Мост Смерти, пока мои последователи не пройдут.
8. «Сотворение Любви»
Зачем Ты сотворил Любовь и сбросил Человека в нее как огонь в полымя
Чтица: Вошел Дьявол в Рай, И увидел Адама и Еву, счастливых в раю.
9. Дуэт Адама и Евы
Ты свидетель нашего греха, изгнав нас из Рая, Ты уже наказал Нас. Пожалей Кабиля.
10. «Вселенная лишилась смысла»
Первый раз Смерть случилась во Вселенной, душа отходит от тела в муках. Cтрашен теперь Мир.
11. Клятва Ангела Смерти.
На книгах судьбы написано огнем, что я вечный враг любви и состраданию.
Теперь я буду пить человеческую кровь, жильем моим станут холодные могилы.
Чтица: Протрубит Ангел Судного дня – Земля содрогнется, живого не останется на Земле. Звезды посыплются на Землю, горы взлетят в Небеса, семь небес рассколются, ангелы спустятся на Землю,
12.Санктус.
13.Ламенто
14.99 имен Аллаха.
Чтица: Твоя Вселенная золотой перстень, Человека сделал Ты драгоценным камнем его.
15. Колыбельная Дочерей Земли.
Чтица: Птицы поют в раю, о том, что судьба не записана двояко для нас.


Оратория "Трагедия Сыновей Земли" Масгуды Шамсутдиновой была исполнена в рамках ХVI Казанской хоровой ассамблеи, Х фестиваля татарской хоровой музыки 19 апреля 2012 года на сцене Большого Концертного Зала имени Салих Сайдашева в городе Казани.


Министерство культуры Российской Федератии
Министерство культуры Республики Татарстан
Казанская государственная консерватория (академия) имени Н.Жиганова
Государственный Большой концертный зал имени С.Сайдашева


музыкальный руководитель и дирижер — Ринат Халитов


солисты — Айгуль Хайри, Бахтияр Омаров,
Роман Плеханов, Ригина Валиева,
Айрат Имашев, Илюса Хузина, Рузиль Гатин


партия органа - Антонина Воронина


хор студентов КГК /В.Лукьянов, Г.Акбарова/
смешанный хор кмк /Е.Фомина, Д.Венедиктова/
хор мальчиков «Канцона»/Д.Мухаметзянова/
образцовый детский хор «Певуньи»/З.Семенова/
камерный хор «Хыял»/А.Заппарова, Г.Акбарова, М.Мифтахов/


оркестр КГК «Татарика»/Р.Халитов/


концертмейстер — А.Лабзина
режиссер-постановщик Р.Фаткуллин
чтец — Масгуда Шамсутдинова
художественный руководитель проекта А.Заппарова
2012, 19 апреля 18.30 ГБКЗ


запись в отделе "music"