|
|
баит сак-сок
- Мәдрәсәләрдә китап киштәсе,
Сак белән Сокның-бәетен ишетәсе.
- Мәдрәсәләрдә пыяла ишек,
Сак белән Сокның бәетен ишет.
- Әнкәй орышты тимер ук өчен,
Әнкәй орышты бигрәк юк өчен.
- Җимнәр ташыйдыр кошлар басудан,
Әнкәй каргады безне ачудан.
- Самовар куйды, чәйләр эчерде,
Эчеп бетергәч, каргап очырды.
- Яңа тунымны ботак ерткандыр,
Гомрем беткәнгә нәфсем тарткандыр.
- Әткәй калдырды өйдә торсын, дип.
Әнкәй каргады, Сак-Сок булсын, дип.
- Кыйбла ягыннан җилләр исәдер,
Безнең ризыкны әнкәй кисәдер
- Бардык урманга, җыйдык карлыган,
Без ятимнәрне әнкәй каргаган.
- Төшкәндер безгә әнкәй каргышы,
Үзебез туганчы тәкъдир язмышы.
- Әнкәй каргагач, Сак-Сок булдык без,
Бу дөньялардан гыйбрәт алдык без.
- Су буйларында бик күп йөрдек без.
Сак-Сок булгачтын, дөнья гиздек без.
- Чыктык басуга урак урырга,
Ходай язгандыр шулай булырга.
- Кистем пар нарат яңа ызбага,
Ике күземнән канлы яшь ага.
- Су буйларында бала үрдәкләр,
Искә төшкәндә өзелә үзәкләр.
- Аклы күлмәкне туя кимәдем,
Газиз әнкәмне туя күрмәдем
- Бер ел тулганчы кайтам, дип йөрдем,
Бер ел тулгачтын, өметне өздем.
- Урныбыз урман, икебез туган,
Кавышу юк безгә, әнкәй каргаган.
- Өйгән кибәнне җилләр тарата,
Кавышабыз дигәч хәзер таң ата.
- Кояш чыкканда кан тула күзгә,
Кыямәт көнсез кавышу юк безгә.
- Бардым урманга, кистем пар каен,
Газиз әнкәмне сагынам көн саен.
- Мамык эшләпә алып кайтыгыз,
Әнкәйне күргәч, сәлам әйтегез.
- Яңгыр явадыр, әнкәй, башыма,
Елап килдек без әнкәй каршына.
- Әнкәй елыйдыр, ник каргадым, дип,
Сак-Сок йөридер, харап булдык, дип.
- Бардым урманга, җиләкләр пешкәч,
Әнкәй елыйдыр, исенә төшкәч.
- Кара карлыгач, сары сандугач,
Әнкәй, елама, үзең каргагач.
- Болай булдык без, - каргыш тәдбире,
Елама, әнкәй, - Ходай тәкъдире.
- Калган киемне алып куярсың,
Исеңә төшкәч, алып җыларсың.
- Бик күп җыласаң, китапка кара,
Безне сагынсаң, Сак-Сокка кара.
- Китап укырсың, гыйбрәт алырсың,
Кошлар үткәндә карап калырсың.
- Имезгән сөткә, әнкәй,өрсәнә,
Кыямәт көндә бәхил булсана.
- Газиз әнкәем, бер сүз әйтәем,
Бәхиллек бирсәң, өйгә кайтаем.
- Мамык эшләпәм җилгә очырдым,
Ике баламны каргап очырдым.
- Мендем ботакка, карадым як-якка,
Ике баламны каргадым юкка.
- Җәйгән җәймәмнең калды яртысы,
Ике баламның калмады берсе.
- Моңлы моңлансын, зарлы саргайсын,
Балаң очырдың, кемгә җыларсың.
- Мәдрәсә-мәсҗед, пыяла ишек,
Сак белән Сокның бәетен ишет.
- Төшкәндер безгә әнкәй каргышы,
Анадин тугач, тәкъдир язмышы.
- Идел буенда диңгез камышы,
Кара урманда Сак-Сок тавышы.
- Сары күлмәгем һич тә кимәдем,
Өйдән чыкканда, сау бул, димәдем.
- Җәй көннәрендә сайрый сандугач,
Әнкәй, елама, үзен каргагач.
- Якты дөньяны күрми калабыз,
Каргады безне газиз анабыз.
- Әткәй калдыргач өйдә калдык без,
Әнкәй каргагач Сак-Сок булдык без.
- Йокыга киткәч, бер төш күрдек без,
Җәй көннәрендә ялгыз йөрдек без.
- Су буйларында балалы үрдәк,
Исемә төшкәч, өзеләдер үзәк.
- Алты яшьләрдә бергә йөрдек без,
Җиде яшьләрдә Сак-Сок булдык без.
- Ишегалдында җиктем пар карат,
Әнкәй каргагач, яралды канат.
- Бардым урманга, сайрый сандугач,
һушларым китте эзләп булмагач. 49 .Күз яшьләремнең калды яртысы, Ике баламның калмады берсе.
- Әнкәй, токмачны үзең күп иттең,
Әткәй кайтканчы, безне юк иттең.
- Әткәмез калды безнең мәчеттә,
Без тилмерәбез икебез читтә.
- Яшел путамны урый белмәдем,
Өйдән чыкканда, сау бул, димәдем.
- Әнкәй, кер юдың суның буенда.
Сак-Сок булыр дип юктыр уеңда.
- Бардым урманга, бастым баланга,
Балам кычкыра кара урманда.
- Ишегалдымда имән дугасы,
Әткәй, елама — әнкәй догасы. 56 Элекке көнне икәү уйнадык, Әнкәй каргар дип, без уйламадык.
- Әнкәй каргады, әткәй, белдеңме?!
Турыңнан очтык, әткәй, күрдеңме?!
Норлай ансамбле варианты
Medreselerde kitap kiştesí (2x) Saq bílen Soq'nın beyítín işítesi (2x)
Saq bílen Soq'nın beyítí şulay (2x) İske töşkende qıçkırıp cırlay (2x)
Sarı sanduğaç, qara qarlığaç (2x) Yaraldı qanat enkey qargağaç (2x)
Enkey qargadı, etkey bílmedí (2x) Urınnan oçtıq, enkey sizmedí (2x)
Enkey toqmaçnı niğe küp ittíñ (2x) Etkey qaytqançı bízní yuq ittíñ (2x)
Urman íçínde ayu ükíre (2x) Nik qargadım dip eni ükíne (2x)
Sırlı külmeğím bír de kiymedím (2x) Enkey yılama, üzíñ söymedíñ (2x)
İden ceymemnín urta salmağı (2x) İkí bebkemnín bírsí (de) qalmadı (2x)
Öygen kibenní ciller tarata (2x) Quşılabız diğeç tağı tañ ata (2x)
Норлай ансамбле варианты
Баит о Сак-Соке
Полка с книгами в медресе висит, Вам поведаем про Сак-Сок баит.
Застекленная в медресе том дверь, Про Сак-Сок баит ты услышь - поверь.
За железный пруток мать бранила нас, Ни за что ни про что мать бранила нас.
Птицы ищут корм, летят на поля, Мать, разгневавшись, нас навек прокляла.
Самовар вскипел - усадила за чай, Напоив, прокляла: кто куда улетай!
Видно, новую шубу порвал о сучок, Видно, голос души до конца не умолк.
Оставлял нас отец дома жить-поживать, Обратила в Сак-Сок, проклиная нас, мать.
Веют южные ветры - с Каабы *, видать, Участь горькую нам накликала мать.
Мы набрали смородины в темном бору, Мы сироты теперь на житейском юру.
На роду было, видно, написано нам С материнским проклятьем летать по лесам.
И по воле судьбы мы теперь Сак и Сок, Из скитаний своих извлекли мы урок.
У воды мы ступали на жгучий песок, Мы по миру блуждали поврозь, Сак и Сок.
Выходили на жатву хлебов на полях, Видно, нам повелел быть такими Аллах.
Я для новой избы пару сосен срубил, Лить мне горькие слезы - свет белый не мил.
Бродят шумно утята у самой реки, Стоит вспомнить - и сердце болит от тоски.
Я и белой рубахи не нашивал толком, Наглядеться на матушку вдоволь не смог я.
Думал я через год возвратиться домой. Год прошел, и надежду унес он с собой.
Братья мы, близнецы, лес дремучий - наш кров, Мать навек прокляла - нам не встретиться вновь,
Ветер в клочья разносит новехонький стог, Лишь докличемся мы, как алеет восток.
Солнце выйдет - и кровь на глаза набежит, До скончания века в разлуке нам жить.
Я срубил в лесу пару тонких берез, Каждый день по маме печалюсь до слез.
Мне пуховую шляпу верните скорей, Передайте привет милой маме моей.
Видно, голову, мама, мне мочит дождем, Мы пришли к тебе, мама, и плачем вдвоем.
Мама плачет, наверно: "Зачем прокляла? Бродят где-то Сак-Сок, грех на душу взяла!"
В лес вошел я, а там спелых ягод тьма, Плачет мама, - видать, не идем из ума.
Черная ласточка, желтый соловей, Коль сама прокляла, мама, слез не лей.
То, что с нами случилось, было предрешено, Ты не плачь - то всевышним было нам суждено. Сбережешь ты одежду, что осталось от нас, Припадешь к ней, припомнив былое не раз.
Со слезами ты в книге читай мудрость строк, И, тоскуя о нас, ты смотри на Сак-Сок.
Ты из книги для сердца урок почерпнешь, Взором птиц провожая, у дома замрешь.
Молоком нас вскормила * - подуй, чтоб простить, В судный день мы не станем обиду таить.
Мама милая, дай же мне слово сказать, Если сможешь простить, то вернусь я назад.
- Ветер шляпу пуховую снес - не достать,
Я детей прокляла - им по свету летать.
Озираюсь вокруг, сидя между ветвей, Ни за что ни про что прокляла сыновей.
Половина осталась от теста всего, Было двое детей - нету ни одного.
Грусть-тоска и скорбь одолели совсем, Прогнала детей, плакать не перед кем.
- Кааба - черный камень в Мекке, куда обращаются мусульмане во время молитвы.
- Связано с древним поверьем: проклятье матери, вскормившей грудным молоком, необратимо.
Медресе-мечеть, застекленная дверь, Про Сак-Сок баит ты услышь - поверь.
Было нам суждено до рожденья, видать, С материнским проклятьем по свету летать.
Зеленеет камыш по-над Волгой-рекой, Слышен голос Сак-Сок в глухомани лесной.
Я и желтой рубахи не носил еще, Не простившись ни с кем, я из дома ушел,
Летним утром в лесах поет соловей, Коль сама прокляла, мама, слез не лей.
Светлой жизни теперь нам уже не видать, Прокляла нас навеки родимая мать.
Не бранил нас отец и не гнал за порог, Проклиная, нас мать обратила в Сак-Сок.
Засыпая, все те же мы видели сны, Одиноко бродили мы в летние дни.
Утка с выводком желтых утят у реки, Вспомню - сердце горит и болит от тоски.
Лет по шесть было нам, вместе бегали мы, Обратившись в Сак-Сок, разлучились с семи.
Вороных я запряг посредине села, Мать едва прокляла, - проросли два крыла.
- В лес вошла я, а там поет соловей,
Помутился рассудок - не нашла детей.
Сколько слез пролила - не расскажешь того, Было двое детей - нету ни одного.
- Мама, много лапши понарезала ты,
До прихода отца бед наделала ты.
Оставался в мечети тогда наш отец, Вдалеке истомились теперь мы вконец.
Я зеленый кушак не носил еще, Не простившись ни с кем, я из дома ушел.
На реке полоскала белье ты с досок, Мама, видно, не думала ты про Сак-Сок.
В лес вошла и калину задела ногой, Сын аукает там в глухомани лесной.
На крыльце дубовая дуга у дверей, Материнская воля - слез, отец, не лей.
Как играли вдвоем в те былые мы дни! Что нас мать проклянет, и не думали мы.
Мама нас прокляла, - ты узнал ли, отец? Над тобой мы летим - увидал ли, отец?
перевод Розы Кожевниковой
|