Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Tамгалар

«Отступили века, отзвучали струны моих предков, однако, чувства, разбуженные ими, отпечатались в тамгалар. Тамга - символ, печать, клеймо, и т.д. - распространена во всем кочевом мире как знак принадлежности связывающие племена, кланы, разделенные временем или географически.
Моң -Тамга, будучи интуитивным способом взывания звуковой «пропамяти», будучи абстрактным выражением энергии «пропамяти» мыслит себя и воплощает себя в формах, в которых пытаюсь найти себя - «кто Я».
Все звуки, окружающие нас, являются музыкой. Даже тишина имеет свою музыку. Тремоло звучит в шелесте листьев осины, под звонкое пиццикато сверчки пробуют гибкость лепестков, барабанный грохот сверкает медью… Перефразируя Константина Бальмонта: «Я - вечный ветер, я вечно пою, я всегда весна, когда пою».
Проплывают курганы моего детства, Чыпчык, очып чык (Чыпчык, очып чык - звуковая игра для младенца), Дау Ани — Великая Мама, скрипит Арба, которая везет меня к родникам моих предков…
Моң - Тамга, фонемы родного языка упорядочивают окружающий меня хаос, проясняя мое тяготение к чуду погружения в Звук». (М. Шамсутдинова)


XX гасырның 90 нчы еллар башында илебездә зур үзгәрешләр була: CCCР таркала, үз президентлары, парламентлары булган, милли һәм дәүләт дәрәҗәсендәге үзбилгеләүне үзенчә аңлаган яңа суверен дәүләтләр барлыкка килә. Үз халкыңның тарихын, мәдәниятен, телен, традицияләрен аңлап, заман таләпләренә җавап бирә торган яңа эстетика тууы таләп ителә.
Мәсгудә Шәмсетдинованың композитор, шәхес, профессионал булып җитлегүе нәкъ шушы елларга туры килә һәм илдәге үзгәрешләр аның иҗатында чагылыш таба. Композитор татар мәдәниятен Борынгы Болгар, Алтын Урда, ислам дине, төрки дөнья аша барлап яңа музыкаль жанрлар тәкъдим итә. Мәсгудә Шәмсетдинова музыкасы татар халкы тарихының югалган шәхесләренең, гореф-гадәтләренең, суфыйчылык сәнгатенең музыкаль телен торгыза.
1993 елда Мәсгудә Шәмсетдинова иҗатында «Адәм балалары» кантатасы очраклы гына барлыкка килми. Анда Ислам мәдәните белән аерылгасыз бәйләнгән гомумкешелек кыйммәтләре алга сөрелә. Адәм баласының Аллаһтан иңгән изге китапны белүе, аңлавы, шәрехли белүе, дини гадәт-йолаларның мәгънәсен, әһәмиятен һәм бүгенге көндә ни рәвешле дәвам итүен тоюы шарт итеп куела.
«Адәм балалары» кантатасыннан «Бәйрәм бүген» рухи яшәешкә мәдхия булып яңгырый.