Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Яхшы теләк

Тели белсәң — теләк, тели белмәсәң — имгәк дигән мәкаль бар безнең халыкта. “Тазалык, байлык, озын гомер теләдем балаларыма, тәуфыйкълы булыгыз дияргә онытканмын” - дип көрсенгән бер әбине бер дә хәтеремнән чыгара алмыйм. Аның әзмәвердәй миһербансыз бай балалары янәшәдә генә торсалар да хәлен дә белмиләр иде. Күршеләренең сәдакасына дога кылучы әби хәзер теләгендә “Уң як күршеләрен, сул як күршеләрен” бер дә онытмый. Борын-борыннан халкыбызның тәрбияви системасында теләк тели белү — тел түренең аерым бер бизәге дип саналган. Теләк теләү — хәрефләр һәм сүзләр уенында күпме мәгънә, фикер, омтылыш, аянычлар, таянычлар. Кычкырып теләгән теләкләр дә бар, яшереннәре дә бар. Яңа туган айга карап теләгән теләк, яңа туган балага теләк… Санап бетергесез теләкләр арасында милләтебезнең генофондында “Яттым я Аллаһ, торсам иншаллаһ” дип башланган теләк мирас чылбырыбызның бер әһәмиятле боҗрасы. Түбәндә китерелгән теләкне миңа Татар Дәүләт радиокомпаниясенең тавыш режиссеры Хисамова Әлфинур Габтулла (үзе дә белми, нигә Габдулла түгел—М.Ш.) кызы тапшырды. Ул Апас районы, Урта Балтай авылыннан. Бу теләкне кечкенә вакытында әтисенең әнисеннән Сәрбиҗиһан ападан өйрәнеп калган (Сәрбиҗиһан апа Апас районы Дәүләки авылында туган). “Халыкның бер генә җыруын тотып нечкәләсәң, шөбһәсез, аның халәте рухиясен, нәрсә уйлаганын вә ни хакында, нинди фикердә икәнен белеп буладыр” (Габдулла Тукай). Тукайның әйтеменә таянып мин дә бу теләкне анализлый башлаган идем, кайбер строфаларга төртелеп калдым. Бәлки, миңа кем дә булса булыша алыр? “Хәтер-хәтер кичләрдә суңым уңга әйләнсен” — Суң уңга әйләнә торган кичләр кайчан булалар? Суңның уңга әйләнүе начарлыкның яхшыга әйләнүе микән? Начарлык эшләгәч ничек инде аны уңга әйләндереп була? Эшләнмәгән начарлыкмы икән? Хәтер кичләрдә “Кадер киче”нең, бәлки, ялгыш әйтелешедер? Нигә өч Әлхәм, өч Колһуалла? (Әлхәм дип Коръәннең беренче сурәсен “Фатиха”ны атыйлар, Колхуалла — “Ихлас” сурәсе). Нигә бер йә биш түгел? Җаббар белән саттар сүзләрен кечкенә хәрефләрдән язуыма аптырамагыз, бу сүзләр — Аллаһы Тәгаләнең сыйфатлары (җаббар — кодрәтле, саттар — гафу итүче). Фигыльләрнең “үтәем, китәем” шәкеле бу теләкнең бик борынгы заманнардан килгәнен күрсәтә. Апаслылар хәзер “үтим, китим” дип сөйлиләр.


Яттым, я Аллаһ, торсам – иншаллаһ,
Бу ятудан торалмасам, иман бирсен бер Аллаһ.
Иман берлән үтәем, Ислам берлән китәем,
Хәтер-хәтер кичләрдә суңым уңга әйләнсен,
Телемә иман бәйләнсен.


Аллаһ, Аллаһ дигәндә караңгы гүрем яктырсын,
Сөбханаллаһ дигәндә, оҗмах ишеге ачылсын.
Яраткучым җаббарым, саклавычым саттарым.
Саклавычым бәладин, казадин, ятим кыйлма атадин, анадин.


Хәерле эшкә хәрәкәт бир, ашыбызга бәрәкәт бир.
Җаныбызга тынычлык бир, малыбызга өлеш бир.
Бездән борын үткәннәр, бездән өмет иткәннәр,
Өч әлхәмдин, өч колхуалла — савабын бирсен бер Аллаһ.
Амин, Аллаһы әкбәр.


Һәрберебезнең күңелендә сакланган бу юллар шул хәтле күңелемә, рухыма тәэсир итә ки… Мин тетрәнүемнән елыйм, җаным тәнемнән аерылып җиһанга ыргыган сыман. Монда мәңгелек атрибутлары — Аллаһы Тәгалә, оҗмаһ, караңгы гүр; вакыт атрибутлары — бәла-каза, мал, өлеш, аш, эш, ата-ана; җиһани ялгызлык , “бу ятудан торалмасам” “борын үткәннәргә” әйләнәчәк Мин…


Мәсгудә Шәмсетдинова