Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Изге Болгар Дастаны, Мәһди.

Казан татарларының культурасы – борынгы болгар мәдәниятенең дәвамы ул. Безнең эраның VII – VIII гасырларында болгар кабиләләренең зур бер өлеше Азов буйларыннан Идел буена күчеп киләләр һәм биредә Бөек Болгар дәүләте төзиләр. Болгар иле Көнчыгыш белән Көнбатыш арасында сәүдә үзәге булып тора; Болгардагы Ага-Базарга дөньяның төрле илләреннән сәүдә караваннары агыла, аларга ияреп, Идел буена елъязмачылар, галимнәр, музыкантлар килә, шулай итеп, Болгар культурасы бөтен дөнья культурасы белән баетыла.
Монгол һәм рус гаскәрләренең туктаусыз һөҗүме астында данлыклы болгар шәһәрләре әкренләп җимерелә, көчсезләнә бара. 1231 елда русның Федор атлы кнәзе Шәһре Болгарны бөтенләй җимереп ташлый. Болгар иле таркала, халкы, карурманнар аша, Казан суы буйларына күчеп утырырга мәҗбүр була, Казан каласын үзенең башкаласы итеп игълан итә.
ХХ гасырның 20 нче елларына хәтле болгар-татар културасы, ислам дине белән аерылгысыз рәвештә, халыкның тормышын, аңын, җанын баетуга хезмәт итә. Шәхес культы елларында болгар-татар культурасы өчен дә караңгы чор җитә - мең еллык мәдәният, мәгърифәт югалу куркынычы алдында кала. Ләкин дәүләтчелекнең нәрсә икәнен белгән, борынгы тарихын һәм бөеклеген хәтерләгән халык бу афәттән исән чыга. Мәсгудә Шәмсетдинованың “Изге Болгар Дастаны” (“Мәһди”) дип аталган әсәре - әнә шул хакта. Мәһди – дөрес юлдан баручы һәм үзе артыннан башкаларны әйдәүче кеше. Изге Коръән сурәләре, гарәп мәкаме татар халык көйләренә мәңгелек сеңгән, мәдәниятыбызны баеткан. Бу бөек бердәмлек бүгенгә көндә - адәм баласы җанына урын тапмаган чорда – бигрәк тә газиз, бигрәк тә тансык. “Изге Болгар Дастаны” әсәрендә бер генә халыкның түгел, бөтен кешелек дөньясының тарихы чагыла. Беренче карашка әсәр артык заманча да тоелырга мөмкин – мөселман догалары һәм электрон авазлар, Шәрык моңнары һәм Көнчыгышның рок-музыкасы, төсле музыка, лазер, хәтта “хэви-металл”. Ләкин болар тышкы күренеш, әсәрнең үзәгендә исә - бөек фәлсәфә, тормыш, тарих турында тирән уйлану, тамырларны эзләү, тамырларга кайту. Кешенең мәңгелектән килеп, мәңгелеккә китүе турында тагын бер кат искә төшерү.
Мәсгудә Шәмсетдинованың “Изге Болгар Дастаны” – Кеше, Кешелек, һәм Җиһан.


Мәсгудә Шәмсетдинованың “Изге Болгар Дастаны”


А)Әлхәм сурәсе. Казан мәкаменә укыла (фольклор архивымнан).
Б)“Кардәшем”. Әхмәт Гадел сүзләре. Музыка Мәсгудәнеке.
Кардәшем, әй, кардәшем,
Идел ни ул, җанашым?
Суы салкын, иңе киң,
Шулмы, Идел, җанашым?
Безнең яклар урманлык,
Урман саен аланлык,
Сезнең яклар аралык,
Шул түгелме яманлык.
Тишек итек аякта,
Әйтегезче, Болгар кай якта?
Яланаяк кайтыр идем
Юл белсәм туган якка.
Аза-туза салкын көн,
Аза-туза салкын төн,
Ят кешеләр кул сузмыйлар,
Ялвар, ела һәм үтен.
В) Болгар базар, Ага базар. Бу базар халыкларны очраштырган, дуслаштырган базар. Ислам динен кертүгә дә үз сүзен әйткән базар. Алтын, көмеш, асылташлар саткан бу базар. Татар халкы гомер-гомергә сәүдәгәрлек белән шөгыльләнгән. Татарда “покупаю” дигән сүз юк. Ул “сатып алам” ди. “Продам, а потом куплю”, диелә, тәрҗемә итсәк русчага.
Г) Шәһре Болгар бәете. Халык сүләре, музыка Мәсгудәнеке.
Сәлам булсын сиңа, Болгар,
Олуг данлар күтәрдең,
Мәдәни шәһәр улдыгың
Яурапага күстәрдең.
Синең изге балаларың
Китапларын алдылар,
Наданлык һәм җәһаләтне
Аяк аска салдылар.
Иске ташлар,тирән базлар
Ятыр анда бу заман,
Әгәр кайтып күрер булса
Танымас иде аны хан.
Җиһанны тетрәшмеш иде
Синең олуг куатең,
Кайда милкең, кайда гыйльмең,
Кайда бөек дәүләтең?
Шәһре Болгарның кызлары
Күн башмаклар кигәннәр,
Сабак укырга килгәндә
Җир астыннан килгәннәр.
Шәһре Болгар манарасы,
Сиксән-сиксән баскычлары,
Анда барган адәмнәрнең
Ташкын агар кан яшьләре.
Д) Болгар җимерелүе. Яшел төс әкренләп караңгылана. Каргалар тавышы, Ахырзаман тавышлары. Идегәйдән:
Чолгады күк йөзене кара болыт,
Куркынычлы яшенләр узды ялт-йолт,
Күк күкрәп яшел яңгыр ява,
Үзәк өзгеч иңрәү белән адәмнәр җиргә ава.
Тетрәде җир, ачылды тирән ярлар,
Бу сугышта һәлак булды бик күп җаннар,
Шашынып үкерде Иделнең упкыннары,
Арысландай килде чабып дулкыннары.
Кара болыт якынлап
Көн урынына төн булды,
Бөркелеп чыккан тузаннан
Җир белән күк бер булды.
Ата улды белмәде,
Ана кызны белмәде,
Кем урдасы кем якта
Явыр явын белмәде.
Елады ай, килде диңгез ташып,
Галәм бу мәхшәрдән калды шашып.
Җырчыны барабан тавышлары белән җиргә сеңдерәләр. Үзәк өзгеч бик югары нотада кыллар өзелгән тавышлар.
Е)Томан эченнән хатык кыз шәүләсе күренә. Ана-җирме, Һава Анамы, үз анасымы дәшә. Халык сүзләре.
Газиз балам, синең аһың
Минем йөз нурларым алды,
Йөрәкләрем яраланып
Сагыш утларында янды.
Агачларның башын киссәң төбе кала,
Төпләренә утлар салсаң көле кала.
Яшел яфрак гомер икән,
Ботаклары бала икән,
Бу сагышның ачылары
Йөрәгемнән китәр микән?
Айа балам, йөрәк парәм,
Ике күзләремнең карам.
Синең аһларыңда янам,
Синең аһларыңда янам.
Агачларның башын киссәң төбе кала,
Төпләренә утлар салсаң көле кала.
Кашың кара сызылмыштыр,
Тешең энҗе тезелмештер,
Йөрәгемнең бәгырьләре
Синең өчен өзелмештер.
Агачларның башын киссәң төбе кала,
Төпләренә утлар салсаң көле кала.
Адәмнәрнең үзе үлсә моңы кала,
Моңы булса илдә ташлар сулыш ала,
Бу хәсрәтләр бетәсе юк,
Сабыр бирсен үзе Аллаһ.
Ж) Ананың иңрәве героебызга җан кертә. Ул күтәрелә. Татар халык җыры: “Тәфтиләү”
З) Болгар җирләрендә. Рәшит Әхмәтҗанов сүзләре, Мәсгудә музыкасы.
Болгар җирләренә барыйм дисәң
Җитмеш чакрым юлда карурман.
Сак белән Сок сиңа кычкыралар
Без генәме әллә аерылган?
Без генәме әллә аерылган.
Болгар җирләренә җитим дисәң,
Кара урманнарны узасың,
Ярларына ак каеннар үскән
Елгаларга килеп егылганчы
Тарих ташларыдай тузасың.
Болгар җирләренең юлларында
Елап ята ерак заманнар,
Манарадан түгел зәңгәр күктән
Айны алганнарда бу юлларга
Кисәк-кисәк ватып салганнар.
И) Безнең героебыз Ана-Җирдән үзенең дәвамына, нәселенә, болгар дәвамына ныклык сорый, туган җиреннән көч ала, Музыка тантана җыя.
К) Атлар чаба, зур көч якынлаша. Җир астыннан магмалар ата.
Л) Таравих. Аллаһы тәгаләнең кодрәтенә дан. Күк капуслары ачыла.
М) Таң ата. Кошлар сайрый. Мәхәббәт җыры.
Борынгы көй. Рәшит Әхмәтҗанов сүзләре, музыка Мәсгудәнеке.
Син яшәгән якка юл сорагач
Асыл гөлләр тора аптырап,
Әнә, диләр, аның тәрәзәсе,
Якты йолдызлардан яктырак бит,
Якты йолдызлардан яктырак.
Изге Болгар дигән ай шәһәрнең
Тәрәзәсе саен якты шәм,
Шулай диеп мин гөлләргә түгел,
Йөрәгеңә синең эндәшәм әй,
Йөрәгеңә синең эндәшәм.
Күрешергә әле Ай бирмәде
Фатихасын безгә дисеңме,
Сөя диеп әллә бөтен кошлар
Тәрәзәңә синең килсенме соң,
Тәрәзәңә синең килсенме?
Кайтаваз булып хатын-кыз тавышы якынлаша.
О) Кара Урман. Татар халык җыры.
П) Туган тел. Татар халык җыры.
Р) Идегәй дастаныннан Идел-йортка мәдхия. Апофеоз.
Әй Идел-йорт, Идел-Йорт,
Идел эче имин йорт.
Атам кияү булган йорт,
Иелеп тәгъзим кылган йорт.
Иелеп сәлам биргән йорт.
Кендегемне кискән йорт.
Керем-коңым юган йорт.
Кымыз эчкән сөтле йорт.
Бия сауган котлы йорт.
Идел-Җаек арасы
Атам-бабам тоткан йорт.
Әй Идел йорт, Идел йорт,
Котлы булсын Туган йорт.
С) Әлхәм сурәсе.
Музыка тына, табигать тавышлары, кошлар сайрый, яңгыр ява... Кеше үз илендә,туган җирендә.


Содержание Магди:
Молитва
Обращение к родным
Ага базар
Баит
Гибель Булгар
Стихи
Тафтиляу
Луна в осколках
Земля
Скачки
Молитва – Таравих
Любовь
Караурман
Идел-йорт
Молитва


Заметки для режиссера:


Сцена освещена изумрудным цветом. Яркие пятна луны на стене. Певец сидит спиной к зрителям. Очень низкие ударные, имеющие определенную высоту начинают с РРР, равномерные, очень тяжелые удары. На крещендо ударных начинается бормотание певца. На ударные и голос певца добавляется альтовая флейта с очень большой реверберацией. Альтовая флейта дублирует пение певца, то отставая, то забегая вперед. Тональность от идентичной до кварто-квинтовым соотношениям. При больших расстояниях в диапозонах флейта и голос могут диссонировать, если флейта выше голоса певца - в бемольных тональностях, если ниже - в диезных тонгальностях. Тональность певца неизменна. Звуки голоса в ваакуме. Певец вырастает из земли, тянет руки к луне.
Кардашем. Для певца: опевать воздухом, окружать звук измерениями ¼, ½, 1/3, и тд. Петь с плачем, с надрывом, с штрокими глиссандо. Концовка глиссандо на четких формулах том-томов.
В “Гибели Булгар” певец на утробных голосах в ходит в состояние экстаза боли потери родины. Возвращение к первобытному состоянию, после чего остается только пепел и ветер, ожидющий рассыпать нить времен.
Из-за туч апокалипсиса выглядывает солнце со страхом. Земля все еще крутится, превозмогая боль человеческих страдании. Герой просит силы у Земли, с угрозой, с мольбой. Земля начинает реагировать на стенания героя. Музыка от робких шуршании более и более входит в силу, подчиняясь повелительным интонациям героя. Звук устремляются в бешеную скачку. Удаляющийся топот. Молитва – благодарность, что все еще Земля крутится, и герой обретает покой души.


Масгуда Шамсутдинова.