|
|
Kaян алдың син ул матур көйне?
Исәнмесез, хөрмәтле вә яраткан Мәсгудә! Инде күптән сиңа “хат язам”, 12 нче апрельдән башлап. Ул көнне “Балкыш”та Коръән укыдың, каян алдың син ул матур көйне? Күздән яшьләр агыза торганны? Я, Хода! Ник мондый укулар елына 1-2 тапкыр гына, һәм “Балкыш”тан гына? Бу мөгъҗизаны ешрак ишетсәк ни була соң? Ни гаҗәп, син укыганда күз алдына Коръәннән хәзерге матур хәрефләре түгел, ниндидер изгелек тезелеп барды. Ә кичен йокларга ятып синең Коръән укуыңны исемә төшергән идем, Тавил Хаҗиәхмәтовның “Ноктюрн” дигән рәсем полотносы күз алдыма килде. Мин аны бик яратып караган идем, чөнки бу картинадагы төсләр гадәттә юк кебек. Аларны пароход палубасыннан аска карап яр буенда үскән агачларның судагы күләгәсендә генә күреп була. Димәк, син укыган сурәдә дә без күреп бетерә алмаган, ишетеп-тыңлап аңлап бетермәгән хисләр турында. Шуларның күпмесендер туплаган музыка булып чыга. Чыннан да музыканың төсе бар булып чыга. “Ноктюрн”дагы төсләр, күренешләр шулхәтле матур, аларны кичке якта гына күреп була. Шуңа Тавил рәсемен “Ноктюрн” дип, кичке музыка, дип, атаган да. Шулай итеп, Коръәннән син тапкан музыкалар — музыкаларның анасы булып чыга. Ходай саулык бирсен сиңа. Коръәннең 58 нче сурәсендә психик авырулар турында (хатынын анасына ошату), дәвалау чаралары да күрсәтелгән (2 нче һәм 4 нче аятьләр — М.Ш.) Бу сурәдә Аллаһ сүзе Коръәннең барлык сурәләренекеннән дә күбрәк. Мин бу сурәнең көен дә иң тынычландыра, иркәли, юата торган көйдер дип уйлыйм. Шундый авыруларны дәвалый торган ритмнар да, дип. Мәсәлән, уңъяк ярымшар бөтенләй эшләми, яисә бик аз эшли ике ягы да, сул ягы эшләмәүчеләр дә бар. Киләчәктә боларны мәктәп яшендә үк дәваларлар дип уйлыйм. Кытайлар аларны күз буенча дәвалыйлар. Вакытың булса Чистайга килеп чыкмассыңмы? Әлегә сау бул, сиңа уңышлар теләп, Рауза.
Вәлиева Рауза 24 июль, 1996 ел.
|