Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Без тоташтан моң булып яратылганбыз

Сезнең уйлап караганыз бармы, нәрсә ул музыка? Ни өчен кирәк? Бер генә минутка булсада кешеләрнең музыкасыз яшәешен күз алдыгызга китерегез: ана сабыена көйләмәсә, бәйрәмнәр җырсыз-биюсез узса, эфирдан бертуктаусыз сөйләсәләр – дөнья күңелсез булыр иде. Музыка тәэсире шундый көчле, хәтта врачлар кайбер чирне музыка ярдәмендә дәвалыйлар. Һавасыз яши алмаган кебек, музыкасыз да яшәп булмый. Һәр авылның үз әттәхияте дигән кебек, һәрбер милләтнең дөньяны тасвирлаган үз аһәңе бар. Музыканың кешеләргә булган тәэсире турында бер ачык мисал: гасыр фаҗигасын, тетрәндергеч “Титаник” халәкәтен тасвирлаган фильмны күргәнсездер. Чынында булган бу катастрофадан соң дөнья газеталарында хәбәр басылып чыга. Бик зур, 3 мең кеше утырган “Титаник” корабле айсбергка бәрелеп бата башлый. Корабльдә хатын-кызлар, балалар да була. Үлем каршында соңгы мизгелеңне үз күзең белән күреп бару куркыныч. Корабльдәге музыкантлар, ап-ак күлмәктән, смокинглар киеп, кулларына музыка коралларын алып уйный башлыйлар. Дәһшәтле диңгез ярсуын, батучы кешеләрнең иңрәп кычкырган тавышларын күмеп музыка яңгырый. Ирләр ирләрчә хатын-кызларга балалары белән исән калырга, иң беренче чиратта аларны көймәләргә утыртып фаҗигадан котылырга ярдәм итәләр. Үзләре үлемне яшәү бәрабәренә кабул итәләр. Яңгыраган музыка – композиторның күңел җимеше – яшәешне һәм мәңгелек сер – үлемне үзенең аһәңнәре белән бер мәгънәгә бәйли.
Музыка һәрвакыт безнең белән. Кешенең генә түгел, табигатьнең дә үз көе, үз моңы бар, үз җыры бар. Йомшак кына пыскып яфрак кылларыннан көзге яңгыр үз көен сыза, күкләр яшен яшьнәтеп, барабаннарын дәһшәтле кагып яз килүенә фәрман бирә, йөрәкләрне сызлатып, бәгырьләргә үтеп сандугачлар сөюгә дан җырлый. Җил искәндә камышларның курай уйнавын, көмеш чишмәләрнең челтерәп агуын, тартылган җәяләрдән атылган укларның зеңләвен, үзенең уй тойгыларын чагылдыру өчен кешелекнең даһилары музыка уен коралларын уйлап чыгарган. Шул уен коралларында яшәеш фәлсәфәсен, Илаһка мәдхияләр тапшырыр өчен профессия – композитор дигән зат барлыкка килгән. Тарих безгә беренче профессионал композиторның исемен җиткермәде. Әлбәттә, бихисап халыкларның бихисап профессионал композиторлары бар. Әмма бүгенге сүземнең герое – Анатолий Борисович Луппов.
Мин Анатолий Борисович Луппов турында аның укучысы буларак тик яхшы сүзләр генә сөйли алам. Беренче мәртәбә мин аның белән 1974 елда консерваторияга керүче абитуриент буларак очраштым. Гади бер авыл кызы, үзенең көйләрендә галәм бөеклеген тасвирларга теләгән бер татар баласы үзенең һөнәр үстерүендә иң яхшы укытучыда укыйсы килде. Анатолий Борисович ул заманда Казан консерваториясенең композиторлар бүлеге җитәкчесе иде. Мин аңа үземнең язган көйләремне күрсәткәч ул бик дулкынланып мине Нәҗип Гаязович Жиһанов янына алып керде. Алар мине композиторларның югары белеменә лаеклы диеп таптылар. Һәм мин Анатолий Борисовичта укый башладым.
Һәр һөнәрнең үз сере бар. Гүзәл йорт салам дип архитектура серләрен белмәсәң, гүзәл бакча барлыкка китерәм дип җир серләрен белмәсәң синең максатың хыялдан ашмый. Нотаны белмәгән кешеләр дә миңа әйткәне бар: минем күңелемне галәми музыка били, ничек кенә шуны аңлатыйм икән, ниче кенә аһәңләтим икән. Ысулы бер - өйрән музыка серләрен. Әйе, без тоташтан моң булып яратылганбыз. Профессиональ композиторлар эчке ярсуларны, чәлпәрәмә килгән хыялларны, йолдызлар биеклегенә омтылган шатлыкларгны зур күләмле әсәрләрдә чагылдыралар. Музыка ул математика кебек, сиңа дүрт саны кирәк булса икегә икене тапкырлыйсың, бергә өчне кушасың, я нәрсәдәндер нәрсәнедер алып үзеңә кирәк дүртлене булдырасың. Шуның кебек хис тасвирлаган, фәлсәфә югарылыгын күзаллаган професииональ композиторларга уырга, укырга һәм укырга кирәк. Кеше - гомере буе яшәргә өйрәнгән кебек без дә гомер буе укыйбыз. Менә шушы югары теләккә омтылдырган, өйрәнү дәверендә синең канатларыңны каермаган, очарга юл күрсәткән укытучы – ул ата-ана сафында тора. Укытучы һәм укучы, һөнәрче һәм өйрәнчек - кешелек яшәешендәге мәңге сыйфат. Ул яшәеш чылбырының бер мәгънәсе.
Анатолий Борисович үзенең укучыларын үзенә тиң күрде, бервакыт синең булдыксызлыгыңнан гаръләнү хисләрен тойдырмады. Аның эшчәнлеге таң кадырырлык. Татар образлары белән рухланып язылган егермәдән ашкан зур күләмле әсәрләре бар аның. Татар булмаган композиторларның татар темасына мөраҗагать итү ул классиклардан калган бер матур гадәт. Глинканың ике испан увертюрасы, Итальян Каприччиосы, венгр композиторы Ференц Листның Испан Рапсодиясе һәм башка күп композиторларның чит халык музыкасына, образларына ихтирамлы булулары белән билгеле. Рус композиторы Александр Ключаревның татар музыкасына мөраҗәгать итеп, аны үз иҗатында мәдхияләве безгә бик мәгълум. Александр Ключарев музыкасын тыңлаганда без аның рус кешесе икәнен искә дә алмыйбыз, һәм безгә ул кирәк тә түгел. Ул безнең яраткан татар композиторыбыз. Александр Ключаревның укучылары булмады, әмма ул үзенең безнең милләтебезгә куйган фидакарь көче, таланты өчен татар милләте аңа мең-мең рәхмәтле.
Анатолий Борисович безнең укытучыбыз булса да үзе бездән ярдәм сорарга тарсынмый. Кайчан гына килмисең аның янына, аның өстәлендә татар шагыйрьләренең җыентыклары, Тукай тәрҗемәләре, Александр Ключарев, Җәүдәт Фәйзи, Мәхмүт Нигъмәтҗановларның зур хезмәтләре, татар халык музыкасы тупланган мәҗмугалар. Ул өлкән яшьтә булуына карамастан һәрвакыт өйрәнә һәм безне дә, укучыларын газаплы бәхет, музыка язу һөнәренә профессионал буларак карарага өйрәтә.
Хәзер композиторлар күп. Нота белмәгән, композиторлык профессиясенең серләренә якын да килмәгән күп кенә шыңшучылар да үзләрен композитор диеп саныйлар. Балта тотып караган үзен балта остасы дияргә җөрьәт итми. Чөнки балта остасының эшен без күзебез белән бәяли алабыз. Ә музыкадан ерак торган “музыка” әвәләгәннәрнең дәрәҗәсен ничек аңларга соң? Шул вакытта белем дигән төшенчәнең нинди мәгънәгә ия икәнен аңлыйсың.
Луппов – чын укытучы. Үзенә куйган таләпчәнлекнең таяк башы безгә, укучыларына әледә тиеп тора. Үзенең белгәнен, үзенең осталыгын ул безнең белән уртаклашты, безне армый-талмый эшләргә өйрәтте. Күп кенә музыка сөючеләр, композиторлар музыка язганда илһам көтеп яталар, дип уйлыйлар. Андый “егет” килгәндә музыканың яңгырашын, барышын, юлын билгелисең, ул “егет” сине галәм биеклегенә ата, сине сихырли, тетрәндерә, елата. Әмма музыка язуның “кара эше” дә бар. Энә белән кое казып, аһәң карлыгачлары төшкән ак кәгазьләрдәге көйнең башын башка, артын артка ялгап, фикернең мантыйгына туры килерлек элемтәләр эзләп, миләрең көйгәнче төннәрне таңга ялгап утырырга үзеңдә көч табу – менә ул профессиональлекнең икенче ягы. Мондый сыйфат тик үзеңнән генә килми, бу сыйфатка укытучыңның да сиңа ышануы кирәк. Мин эзләгән юлларга минем укытчым игътибарлы булды. Мине, йөгәнгә өйрәнмәгән яшь дала атының Казанда муен сындырырлык киртәләре юк түгел иде. Менә шул вакытта дөнья серләрен төшенергә, кешеләр белән яшәргә өйрәтергә янымда һәрвакыт укытучым Анатолий Борисович Луппов булды.
Ул чын дәрәҗәдә интернационалист. Рәсәйнең төрле почмакларында төрле милләттән аның укучылары иҗат итә. Композиторларны башка профессияләрдәге кебек күпләп- көтүләп әзерләп булмый. Композитор әзерләгәндә укучы-укытучы, һөнәрче вә өйрәнчек дигән төшенчәнең бик күп нечкә кыллары бар.Чөнки музыка язу хис кылларыннан хасил була. Илледән артык композиторны ул берәмтекләп хәзерләде. Һәм алар үз милләтләренең фәлсәфи байлыгын, моң дәрәҗәсен профессионал буларак күрсәтә алалар.
Без – татар композиторлары, зур милләтебез булуы белән бәхетле. Милләт назы, милләт соклануы, аның кадерләвенең ләззәтен тою – безнең кайберләребезне оета, изрәтә. Һәм шул йокыдан уянмаучыларның фаҗигасы – талантлы, өметле композиторларыбызның сәнгать чылбырыннан төшеп калу. Авыр сәнгать хезмәтендә Анатолий Луппов кебек укытучың булу – ул иҗат кешесенең шәхсән бәхете. Сәнгать кешесенең кайгысы да, бәхете дә зур хәрефтән. Синең иҗатыңны хурлап торучылар күбәеп китсә - тормыш мәгънәсен югалта. Упкынның соңгы адымыннан саклап калучы Анатолий Луппов кебек укытучың яныңда булу, аягымны чылатмыйм бу иҗат дәрьясында дигән уйлырыңнан кире чигенү – ул укытычыңның сиңа баглаган ышанычыннан тора. Укытучым минем өчен һәрвакыт үрнәк була белде.Тырышлык, үз-үзен аямыйча эшләү, туктаусыз эзләнү Анатолий Лупповка сөенеч артыннан сөенеч - өлгергән иҗат җимешләренең нәтиҗәсен биреп торды. Анатолий Луппов үзенең соңгы зур күләмле әсәрләрен татар темасына багышлады. Алар арасында Республикабызның иң зур бүләгенә, Габдулла Тукай премиясенә Татарстан композиторлар берлегеннән, аның иҗатташлары тарафыннан тәкъдим ителгән Гадел Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” буенча язылган монооперасы һәм “Карурман” симфониясе. Мин укытучымнган сорадым: “Нигә Карурман, нигә Зиләйлүк түгел, я дә Гөлҗамал?” “Татарларның иң горур җыры дип саныйм мин аны. Каруман көе ул үзе симфония, бөек халык тудырган симфония. Бу образда фаҗига да, өметтә бар. Минем яшәгән җирем Татарстан иленә булган рәхмәт тойгысы ул, минем хөрмәтем”, - дип җавап бирде минем укытучым.


Мәсгудә Шәмсетдинова