Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Татар бит мин

Дөньялар җайлы заманда мин Уральск татарларын өйрәнү бәхетенә ирештем. Шунда мин бер сукыр татар карчыгына тап булдым. Аның исеме Фәизә Сәгыйтова. Ике тапкыр барган дәверемдә мин бу ападан искиткеч татар көйләрен, шигырьләр, әкиятләр тупладым. Ул мине Тукайга булган карашы белән таң калдырды. Тукайны башыннан ахырына хәтле белгән Тукай хафизе, Тукайга гомер буе гашыйк булып яшәгән, татар халкы өчен ачынган бер гади генә карчык милләт алдында куйган проблемалары, сәнгатькә карашы, милли тәрбия мәсъәләләрен күтәрүе белән ул минем өчен сәяси шәхескә әверелде. Уральскка килгән саен мин Фәизә апага ашыктым. Тукайга кагылышлы сорауларымны биреп, аның аерым җавапларынннан төзелгән монологны укучыларга тәкъдим итәм.


Мәсгудә Шәмсетдинова


Фәизә Сагыйтова:
“Мин 21 нче ноябрьдә 1912 нче елда Җомпитәдә туганмын. Ул Уральск шәһәренә 120 чакрым җирдә урнашкан. Әбием Саратов губернасы Кузнецкий уездыннан, Биги авылыннан, бабаем Сембердән. Бабам укыган мәдрәсә Ульянов укыган гимназия белән янәшә булган. Мәдрәсәдә уку минем әтиемә эләкмәгән. Мулла балаларны әзерәк кенә кыйный бит инде. Мулладан кыйнатырга миндә артык бала юк дип, әтиемне әтисе мәдрәсәдән җитәкләп алып киткән. Әбием хатыннарны бик имли иде. Баладан соң авырып калганнар, балалары тумаган хатыннар киләләр иде минем әбием янына. Шундый итеп имли ие! (имнәр турында Фәизә апа бик күп мәгълумәтләр бирде, бу мәкаләдә аларны китерүне кирәксенмәдем – М.Ш.). Безнең буын мөселман мәдрәсәсендә дүртме, бишме ел гына укыды. Мәдрәсәләрне яптылар, хәлфәләребезне алып киттеләр. Аннан соң сул җәдиткә күчтек. Безнең могалимәбез Галия апа Кәримова иде (Галия апаның улы Мурат Кәримов, профессор, академик, медицина фәннәре докторы ). Безне укытырга килгәндә Галия апа матур калфаклар киеп килә иде. Иң әүвәле сәлам бирәбез, аннары торабыз, аңарга хөрмәт ясыйбыз, утырыгыз, дигәч, утырабыз. “Туган тел”дән башлый идек сабакларны.
Әти-әниләрем мин укыганны бик яраталар иде. Безнең өйдә нинди генә китап юк иде! Каһарман Катыйл, Коркут, Сәйфелмөлек, Бакырган китабы... Өлкән дини китапларны әйтеп тә торасы юк. Фарсы, төрек, гарәп телләрендә бик күп китаплрыбыз бар иде. Зиһенем яхшы булганмы, дөнья-тормыш өйрәткәнме – мин үзлегемнән өйдәге генә түгел, очраган һәрбер китапны, журналны, гәзитне укыдым. Урысча да укыдым, казахча да укыдым. Минем башымда ... у-у-у-у... болай, болай кайнагандыр бәрлеге (барчасы – М.Ш.) Хәзер күзләрем сукыр, берни күрмим. Ирем вафат булгач бик җыладым. Күз яшьләрем күземне уйды. Казаннан яздырып алган журналлар белән җылап кына күрешәм. Күзләрем күрми бик укыйсы килсәдә. Яшьлек хәтере бик нигезле икән – бөтен укыганнарым искә килеп төшә.
Ярый әле кечкенә вакытыбызда безгә әйткәннәр, көйләгәннәр, җырлаганнар. Менә калган бит миңа Тукайны яратырга. Әгәр дә миңа да әйтмәсәләр мин дә үскән булыр болганып Тукайны белмичә. Аллам сакласын. Менә хәзергеләр белми бит Тукайны. Беләселәре дә килми. Абыстайларда, Тукай сүзләрен сөйли башласаң, ‘куй әле, утырма әле шул Тукаеңны сөйләп’, - дип әйтеп куялар Яратмыйлар. “Аллаһы Әкбәр” белән генә гомер итмәкче булалар. Үзләре – күлмәк-бүлмәк, оныкларына “иди сюда, иди туда” дип сөйлшәләр. Минем шуңа эчем поша. Безнең татар үзенең теле, үзенең дине, үзенең моңы белән барырга тиеш. Мәкамне дә тиешенчә әйтергә кушкан бит. Хәзергеләр мәкамне сузып, бозып, әллә нишләтәләр, әллә нинди көйләргә бозып бетерәләр. Борынгылар бик матур укый иде бит. Менә композиторлар да боза көйләрне. Күңел дигәне – уең, йөрәгең ул. Күңел риза түгел. Безгә андый кирәкми дигәнне әйтә, тыңлыйсы килми дигәнне әйтә. Бозык көйләрне халыкка өйрәтергә ярамый. Үз булсын, бәрәкәтле булсын, халык рухын гына уята торганнар булсын. Кем булып тудың шул булып үләргә кирәк. Безгә моң ана сөте белән кергән. Татар көе йөрәкләрне кузгата, бөтен әгъзаларны кузгата. Әйтә бит Тукай:


Ишеттем мин кичә: берәү җырлый
Чын безнеңчә матур, милли көй;
Башка килә уйлар төрле-төрле, -
Әллә нинди зарлы, моңлы көй.


Өзелеп кенә әйтеп бирә
Татар күңле ниләр сизгәнен,
Мескен булып торган өч йөз елда
Тәкъдир безне ничек изгәнен.
(Тукай. Милли көйләр. – М.Ш.)


Тукай ни генә әйтмәсен, бәрлеге дә дөрес. Ходай Тәгалә аны татар өчен яраткан. Йөз елда бер генә туа бит татарда Тукай кебекләр. Ул бичара өч яшеннән бинәтне күргән, бер карчыкка биргәчтеннән, “ул әбинең алты күгәрчене арасында мин бер карга булдым”, дигән бит ул. Үлмәс өчен тараканнардан калган катып беткән сохариларны ашаган. Ничек сау булсын да, ничек матур булсын. Нинди бинәт күреп үскән, ач, ялангач. Матурлык ашаганнан килә бит ул. Каны булып, тулышып, матур була яхшы ашаган кеше. Ул ач булганга кечкенә булып калган. Буе үсә алмаган. Авыруы да наслественный булган.


Күзләреңдә күз яшең кипми вафат булган әни,
(Тукайда: Күз яшең дә кипмичә егълап вафат булган әни! – М.Ш.)
Гаиләсенә җиһанның ник китердең ят кеше?
Үпкәннән бирле, әнкәй иң ахыргы кәррә син,
Һәр ишектән сөрде углыңны мәхәббәт сакчысы.
(Тукай. Өзелгән өмет. - М.Ш.)


Менә үпкәннән аңа туберкулез эләккән. Ул вакытта авылларда туберкулез авырулары булган. Әнисенең үләр алдыннан авыруы көчәйгәндер, балам, каласың бит ятим, дип, бик яратып үпкәндер. Шул авыруы сәбәпле яраткан кызына да өйләнә алмый калган бит ул. Ә үзе шундый кечкенә, авыру булса да бөтен халыкны олы күңеленә сыйдырган. Ул дөрес түгеллекне яратмаган. Шуңа күрә динне үз файдасына боргалаган кешеләргә бик ачулы килгән.


Әйләнәңдә әйләнеп йөргән монафикъ муллалар
Әйләнеп тә карамаслар тотса мәскәүләр якаң.
(Тукай. “Тотса мәскәүләр якаң”)


Пәйгамбәребез өч төрле кешене монафикъ дигән: ялган сөйләүчене, вәгъдәсендә тормаучыны һәм амәнәткә хыянәт итүчене. “Бу дөнья кяфирә җәннәт, мөэмингә зиндан”, дигән борынгылар. Тукай кебек яхшы кешеләргә дөнья төрмә шикелле, яман кешеләргә рәхәт. Яхшы кеше яманлык эшли алмый, яманлык белән мал таба алмый. Явызлыкы эшләп кеше талаган кешеләрдә мал күп була, алар бу дөньяда рәхәт яшиләр. Әмма аларга Аллаһы Тәгалә күрсәтә барыбер. Яхшы кешеләр күп булырга тиеш. Алар адәмнәргә аңлатып торырга тиеш. Тукай шулай әйткән бит. Кечкенә вакытларында балаларны, сабыйларны изгелеккә өйрәтергә кирәк. Безнең мөселман дине өйрәтә бит – иманың булсын, иман бар да бәхет бар, ди. Иман бар да хәя бар, ди. Кешенең эчендә иман нуры булса ул бер вакыттада яманлык эшли алмый. Берәүләр бит, - син яхшы кеше, син фәлән, ди. Ә эчендә иманы булмый, сине икенче кешегә барып гаепли. Шуның өчен Тукай әйтә:
Белалмадым кешенең тышы яхшы, бозыклыгы эченең.
(Тукайда “Электән белгәнем хәлдә кешенең тышы яхшы бозыклыгы эченең”)


Аннан соң әйтә әле ул:


Көннәремне мин кара көннәргә саклый алмадым,
Көннәремнең һичберсендә чөнки ак дия алмадым.


Булды киртәләр, эттән күбәйде дошманым,
Чөнки залимнарны, өстеннәрне яклый алмадым.
Бетте көч, сынды кылыч – шул булды эш:
Керләнеп беттем үзем, дөньяны аклый алмадым.


(Тукай. “Кыйтга”)


Аны бит муллалар – имансыз, фәлән-фәлән тарбалак, дигәннәр. Бер шигырьдә яза Тукай:
“мулларга әйтегез”, - ди, “бу ике юлны укырлар күмгәч кабремә’, ди, “бер гаҗәпләнсен иштеп актык сүзем, күр, нә рәсмә тулган Иман белән Коръән садремә” (Тукай. “Васыятем”), ди.
Ничә еллар, ничә яшьтән Тукайны яратып йөрдем. Ул миңа бу дөньда ничек яшәргә икәнлекне өйрәтте. Безнең мөселман халкы әйтә ич, Җәбраил фәрештә пәйгамбәргә әйтеп китте, дип. Тукайга да Ходай Тәгалә илһам биргән, татар халкын өйрәтергә кушкан. Изге кеше ул Тукай. Аның барча шигыре күңеленнән чыккан, матур итеп әйтелгән сүзләр. Безнең Тукайның шигырьләре бәрлегеннән дә бигерәк көйгә салына. Мин әйтеп йөргән көйләр унбишләптер. Шул көйләрнең кайсы булса да аның шигыренә ярап китә. Ә кайбер шигырьләрендә ул алдан ук кисәтеп куя, менә бу көйгә, яки теге көйгә көйләнә, дип. Бу көйләрне халык чыгарган, халык бик яраткан аны. “Үстерде милләтем”, ди бит ул. Үзенең күңеленә моңлы сагышлы халкын сыйдырган. Милләте белән горурланып: “Татармын бит мин, үземдә чын татармын, татар бәхте өчен җан татармын”, - ди.
Тукай, “халкым өчен җанымны бирермен”, дигән. Һәм биргән дә. Урыны җәннәттә булсын”.


Фәизә апа Тукай шигырьләре дип миңа берничә шигырь тапшырды. Совет заманында һәм аннан соң басылган хезмәтләрдә, шигъри җыентыкларда мин бу шигырьләрне очратмадым. Бәлки алар чыннан да Тукайныкылардыр. Бар материал минем шәхси архивымда саклана (Мәсгудә Шәмсетдинова)