|
|
Тормыш, исәнме!
Кеше бәхетенең беренче мәгънәсе – тормыш, икенчесе – туган ил. Ә калганнары – иҗат, гаилә, балалар – ул тормышның бизәкләре. Кешегә гомер бүләк итүче хатын-кызлар шушы бәхетне тоюдан беркайчан да мәхрүм калмасыннар иде. Сезнең игътибарыгызга яраткан шагыйрәм Саҗидә Сөләйманованың “Тормыш, исәнме?” дигән шигырен тәкъдим итәм. Мин бу шигырьгә җыр яздым (youtube masguda). Саҗидә апаның Бу шигырьгә мин музыка язганда Саҗидә апа каты авыру иде. Шул авыруыннан терелә алмады, вафат булды. Әмма Тормышка мәдхиясе белән Саҗидә апа мине әле дә таң калдыра.
Мәсгудә Шәмсетдинова
Бу язда да, тагын бу язда да Шомырт чәчәкләрен иснәдем. Чәчәк алып килде кем дисәм, Син икәнсең, Тормыш, исәнме!
Артта торсын юллар исәбе дә, Арта торсын еллар исәбе. Сахраларга чыксаң җырлап туймас Җыр икәнсең, Тормыш, исәнме!
Гомер озын дисәм, рас булырмы, Сиздерми дә узды, дисәмме? Күп тә түгел, гомер, аз да түгел, Бер икәнсең – Тормыш, исәнме!
|