Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Изге Мәүлид ае тугдый...

Борынгы фәйләсуф Геродот 25 гасыр элек мондый фикер әйткән: “Әгәр дөньядагы халыкларга иң яхшы йолаларны һәм гореф-гадәтләрне сайлап алырга кушсаң, игътибар белән караганнан соң, һәр халык үзенекен сайлап алыр иде, чөнки барысы да үз халыкларының яшәү рәвешен иң яхшысы дип исәпли” (Геродот. История. Л., 1972, 150 б.). Бабаларыбыз борынгы заманнардан ук безгә мираска Сабан туен, тула басу, киндер сугу, каз өмәләрен сайлап алганнар. Утырмага йөрүләр, әрәмәлеккә кичке уенга барулар, боз озатулар, аулак өйләрдә йолдыз санаулар, түшәм “үбүләр”, йөзек салышлар, ир балаларның кәшәкәле-кузналы, кыз балаларның өйле, әниле-кызлы уеннары – санап бетерерлекмени безнең милли бәйрәмнәребезне, гореф-гадәтләребезне? Алар безне табигать белән берлектә яшәргә өйрәтсәләр, дини бәйрәмнәребез исә Ходайның барлыгын һәм берлеген искәртеп торалар. Дини бәйрәмнәребез дә милләтнең тотанагы, аның яшәеш чаралары.
Татар мөселманнары өчен Пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһиссәламнең туган көнендә Мәүлид бәйрәме үткәрү, аңа багышлап салават әйтүләр, мәчетләрдә тәфсилле вәгазьләр сөйләү, Мәүлид ашына туган-тумачаларны, күрше күләннәрне, дус-ишләрне җыеп пәйгамбәребезгә Коръән укыту, “Мәүлид китабы”н уку электән-элек матур гадәт булган. Этнографик экспедицияләр вакытында миңа “Мәүлид китабы”ның вариантлары белән еш очрашырга туры килде. Сөләйман Чәләбинең “Мәүлид ән-нәби” дип исемләнгән мәснәвиенә таянып Юныс Әмре, Әхмәт Ясәви, Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури һәм башкаларның шигырьләрен файдаланып, татарлар үзләренең рухи кыйбласына тәңгәл булган “Мәүлид китабы”н иҗат иткәннәр. Дини символлар булса да, “Мәүлид аеның мөнәҗәте”, “Мәүлид шигыре”, “Мәүлид ашы” дигән сүзләр колакларыбызда балачактан ук милли символлар булып торалар.
Моннан берничә еллар элек хәзерге көндә гаиләсе белән Канадада яшәүче милләттәшебез Аяз Агыш миңа “Мәүлид ән-нәби” китабын тапшырган иде. Бу китап кереш сүз белән башланып китә: “Илебезне вә милләтемезне югалтып чит илләрдә горбәтдә, зур милләтләр арасында диңгездән бер тамчы булып яшәгән вакытларымызда рухымызны төшермәү вә киләчәккә өмид берлән карау өчен Ходайга ышаныч вә динемезне саклау кирәктер. Үземезнең дини рухымызны саклау, яшь буын вә кечкенә балаларымызны дини рухта тәрбия итү өчен дини бәйрәм көнләримизне зурлап хөрмәт итү вә ул көнләрдә тантаналы мәҗлесләр ясап, җыелышып бәйрәм итү киләчәгемез өчен бик кирәкле булган вазыйфамыздыр. Шушы максат берлән 1350 нче ел 12 рабигул әүвәл 1931 ел 28 июль мәүледел нәби хатирәсе буларак, Токиода мәхәлләи исламия әгъзаләринең җыйган ихтияры иганәсилә ошбу мәүледел нәби китабы нәшер ителәдер. Ихтирам илә: Токиода мәхәлләи исламия” (Гарәп хәрефләрен кириллицага күчерүче М.Ш.). Бу китапта Галимҗан Барудиның “Дин вә әдәп” журналында 1906 (2 нче сан) һәм 1916 (3, 5 нче саннар) елларда дөнья күргән “Мәүлид бәйрәме хакында тарихи мәгълумәт” дип исемләнгән мәкаләсе бастырыла. Әлбәттә, бу китап безгә мирас буларак, тарихи истәлек, сибелгән халкыбыз турында мәгълүмәтләр бирү белән бергә эчтәлеге ягыннан да бик кызыклы.
Заманында Токио мәчетендә 1925 – 1938 елларда имам һәм мөдәррис булып торган Мөхәммәд Габдулла улы Корбангалинең бу китапка кергән мәкаләсе аеруча игътибарга лаек: “Мең ел элек без чирмеш белән чуашның кодасы, Алтай тавы арасында киек тотып ашап йөрүче мәҗүси идек. Пәйгамбәребез Мостафа галәйһиссәламнең тәгълиматы аркасында, без бу көн Ходайның берлеген таный торган, динләрнең иң яңасы вә иң заманага муавикъбулган Ислам диненә кердек. Шушы мөселманлык аркасында чирмеш белән татарның җир берлән күк арасы кадәр булды.” “Мөхәммәд галәйһиссәламнең шәмаил шәрифәсе” дигән бүлектә революциягә кадәр Казанда чыккан китаплардан сөземтәләр китерелә. Димәк япон татарларының ерак мөһәҗирлеккә киткәндә кадерле китаплары арасында “Мәүледен нәби китабы” да булган. Пәйгамбәребезнең кыяфәте, аның сыйфатлары турындагы юлларны укып китик: “Разыйаллаһы галәйһиссәлам адәмиләрнең күркәм холыклысы иде. Һәм адәмиләрнең иң күркәмерәге вә җомартырагы вә баһадирырагы вә һәм адәмиләрнең иң сыйфатлысы вә гүзәле иде. Буе исә озынга маил иде вә ике иң башы арасы ерак иде. Аркасында пәйгамбәрлек мөһере бар иде. Яңаклары бик чыккан вә бик тә эчкә кергән булмаенча вә үзенчәрәк иде. Төге (сач вә сакалы) бик кара, күзе кара сөрмәле вә озын керпекле иде. Басканда бөтен аягы берлән басар иде, табанында куышлык юк иде. Пәйгамбәремез галәйһиссәламнең йөзе нурлы, ак төсле иде. Көлгән вакытында бигрәк тә нурланып китә иде. Сакалы бер тотам кыйлап вә мыегы агызына кермәзлек кыйлып киселгән иде. Тирләре энҗе кебек ак бөртек иде. Йөргән вакытында ике якка салмакланыбырак еңел йөрү берлән йөрер иде. Балаларга очраганда аларга сәлам бирә вә башларыннан сыйпап китә иде. Фәкыйрьләрне вә мескеннәрне ярата, алар белән бергә утырып сөйләшә, аларның авыруларының хәлен белергә бара вә һичбер фәкырьне фәкыйрьлеге өчен кимсетми иде вә хурламый иде.
Пәйгамбәремез галәйһиссәлам һәркемнең үтенгән гозерен кабул итә, һичкемне салкын йөз берлән каршы алмый, коллар вә ятимнәр белән бергә янәшә атлап йөри, ләкин патшалардан курыкмый. Хода юлында ачулана вә Хода ризалыгы өчен ризалык күрсәтә. Сәхабәләр берлән бергә йөргәндә артдан йөри, чөнки фәрештәләр миннән дә артта баралар, дип әйтә иде. .. Пәйгамбәремез галәйһиссәлам йортында йорт кешеләренә, гаиләсенә ярдәм итә, үзенең киемен ямый, кәвешен төзәтеп тегеп ала, куйларны бәгъзе вакыт үзе савып сөтен алып керә иде. Пәйгамбәремез галәйһиссәлам ашны күп ашамый һәм күп эчми иде, аз берлән кәнагать итә иде. Һәм күп сөйләшми, күп көлми, даимә оялып тора иде. Бик шәфкатьле фә җумарт иде. Инсанияткә хезмәт итүне үзенә олуг вә изге бурыч дип саный. Сугышта шәһит булган сәхабәләрнең хатын вә балаларына барып зиярәт итә, хәлләрени сораша вә алар берлән әсәрләнеп егылый иде. Пәйгамбәремез галәйһиссәламгә таулар Ходайның әмре берлән алтын булырга вәгъдә кыйлсалар да, ул байлыкны итхтыяр итми, кичәләрне сәхтиян тышлы, эченә хөрмәлеге (салам) тутырган ястык вә түшәккә ята иде. Бәгъзе вакыт ачлыктан эченә таш бәйләп йөри иде. Пәйгамбәремезнең вафаты вакытында 20 дөясе, 100 куе, 6-7 кәҗәсе вә сугыш кирәкләре илә бер аты калды. Вә вафаты булганнан соңра алтын-көмешдән бер нәрсәсе чыкмады” (гарәп шрифтыннан кириллицага – М.Ш.).
Менә шушы юлларны укыгач Кече Укмаста (Балык Бистәсе районы, Татарстан) яшәүче Шәмсеруй апа Вәлиуллина елап җибәрде. Мин сорадым, ник елыйсың, дидем. “Менә ул безнең турыда алдан уйлап куйган, нишләр идек мөселман булмасак. Татар да булмас идек бит, нинди бәхет биргән ул безгә пәйгамбәребез”, - диде, дөньяның ачысына чумып гомер иткән, кыйшаеп беткән сәләмә йортта яшәүче, 100 яшенә якынлашып килүче нурлы әби. Дәүләтсез, патшасыз калган үксез татар халкына бәдәви чүлләрендә туган, гарәп кавеменнән булган Мөхәммәд Мостафа галәйһиссәләм Токиода да, Азия далаларында да татар булып калырга мөмкинчелек биргән. Пәйгамбәребез олылауга, мәдхияләргә үзе мохтаҗ булмаса да, без мохтаҗбыз. Хәтта үз милләтебез әһелләреннән акча корбаннары (кяферлек безгә ул кадәр янамый, кесә калынлыгы өчен милләтне парчалап сату яный) сәнгатебезгә, мәдәниятебезгә, милләтнең асылына төрле шәкел белән һөҗүм кылганда, без иманыбызның сәбәпчесе Рәсүлебезгә күңелебез бакчасының иң түрендә урын бирергә тиешбез.
Мөхәммәд Мостафа галәйһиссәламгә багышланган иҗат энҗеләре татар халкында бетмәс-төкәнмәс. Минем архивымда гына да берничә том чыгарырлык рухи ядкарьләр тупланган. Бирмингеймда яшәүче (АКШ) Шәмсия Апакай, Стокһольмнан Әминә Суоккан (Швеция), Габдулла Тукайның бөтен шигъриятен көйләгән Фәизә апа Сәгыйтова (Казакъстан) һәм гомеремнең иң кадерле мизгелләре булып үткән, татарның рухи гүзәллеген миңа тапшырырга ашыккан карт-карчыкларның саф күңеле анда, милләтне милләт итеп сакларга өйрәткән ысуллары. “Мәүлид ән-нәби”, ягъни Пәйгамбәребезнең туган көнен бәйрәм итү – шул ысулларның иң гүзәле, иң чаралысы.
Ә менә түбәндәге шигырьне миңа Әсәй авылында (Азнакай районы, Татарстан) туган Мөсәппиха апа Хафизова тапшырды. Ул әны Мәҗит хәзрәт шигыре (Мәҗит Гафури – М.Ш.) дип атады. Мөсәппиха апа вариантын чәчми-түкми сезгә тәкъдим итәм:


Ятим тугды, ятим үсте, ятимнәрне сөеп кочты,
Бөтен халык сөеп аны Мөхәммәделәмин кушты.
Яраттылар аны бар да, әдәп саклый олугларга,
Кечеләп лә түбәннәргә якын дус ул түбәннәргә.
Гаделлек саклый, әхлакны, нәзакәтлектә һәр хәле,
Теле һәм пакъ гөнаһлардан күңле шәрья бакмады.
Бу шәфкатьле ана куйнын югалтудан сыналды ул,
Илаһым, бир сабырлык, дип теләде мәлаик, җир, күк.
Сәфәрдин кайтты анасыз, мөбарәк яшьләре акты,
Атасыз-анасыз калып, миһербанда башын тапты.
Сөекле кыйлды Хак Тәңре бу ятимне бабасына,
Мәхәббәтле күренде ул балалары арасында.
Тагын ике сәнадән соң вафат булды бу шәфкате,
Хәзер Әбуталибка бу күренде бик мәхәббәтле.
Сигез яшьтән Расулебез Әбуталиб ханәсендә
Яшәгәндә яшәде ул гүя ата-анасында.
Бу шәфкатьләр һәм рәхмәтләр бары да Тәңредән, әлбәт,
Җиһанга нур булып килгән Аллаһыга хәбиб әхмәт.
Бөтен гарәп арасында танылган ул гали зат,
Мәхәммәт бик тә әмин, дип йөреткәннәр аны мактап.
Расулебез Мөхәммәдне сөябез чын күңелдән без,
Аның кушканнарын эшләргә килгән Аллаһының әмре.
Аңа өммәт булган өчен безне хөрмәтләде Аллаһ,
Вә көнтөм хәйрел өммәт, дип, хәбәр Кәламаллаһ.


Мәсгудә Шәмсетдинова
Мәдәни җомга. 1 июнь, 2001 ел.