|
|
Җыр килә тарих эзеннән...
Минем туган авылым Төньяк Башкортстанның әле цивилизация хәзер генә юл яра башлаган бер почмагында. Үзем укыган башлангыч мәктәп бинасы хәтеремә нык уелып калган. Ике катлы бу агач корылма авылдагы башка йортларга һич тә ошамаган иде. Мин соңрак кына аның манарасы киселгән мәчет икәнен белдем. Бу турыда миңа әбием Шәмсинур сөйләде. Ул җыр-бәетләр көйләргә ярата иде. Мин Сөембикә дигән ягымлы исемне дә беренче тапкыр аның көйләрендә ишеттем. Инде Казанга килеп Сөембикә манарасын күргәч һәм халкыбызның аяныч һәм гыйбрәтле тарихы белән хәбардәр булгач та бу исем миңа тынгылык бирмәде, миңа иҗат эзләнүләремдә фикер йолдызы сыман балкыды. Бәхетем мине Шиһабетдин Мәрҗанинең оныгының оныгы Наҗия Ильясова белән очраштырды. Ул заманында репресииягә дучар иителгән Шәрык Академиясенең профессоры Таһир Ильясов кызы. Наҗия ханым миңа тарихның олы серләренең пәрдәсен күтәрде. Мин С. Батталның Сөембикә турындагы хезмәтләре белән таныштым. Сөембикә турындагы бәетләрнең ике варианты бар иде инде миндә. Аның берсе “Татар халык иҗаты” җыентыгында басылган. Халык аваз иҗатында киң таралган икенче вариантны миңа Шиһабетдин Мәрҗани мәчетендә дин сабагы алучы хатын-кызлар бүләк итте. Төркиядә Мәхмүт Ураллы (ул үзе бизнесмен, шуның белән бергә аның татар тарихы турында гаять бай китапханәсе бар) миңа Ваһап Нәүрүзханның “Сөембикә” романын бүләк итте. Шулар миңа “Сөембикә бәете ” дигән сәхнәләштерелгән музыкаль тамашаны иҗат итүдә башлангыч булып тордылар. Бу әсәрем белән мине Көнчыгыш Себер һәм СССРның Европа өлеше мөселманнары конгрессына чакырган иделәр. Ул былтыр Уфада узды. Әсәремне шунда башкару халкыбызның әлегәчә өйрәнелмәгән уникаль өлешен үзләрендә саклаучы кешеләрен миңа тартты. Мәҗит Гафуриның “Хан мәчете” дигән шигырен шунда ишеттем. Чистай шәһәре мәчетеннән Габделхак хәзрәт Саматов та мине күп кенә текстлар белән таныштырды. Шуларның берсе Сөембикә манарасы турында. Ул 56 юллыктан гыйбрәт һәм ике өлештән тора. Беренче өлеше “Манарага карап көйләнә”, икенче өлеше “Манарадан көйләнә” диелгән. Габделхак хәзрәт бу шигырьләрне Мәҗит Гафуриныкы булырга тиеш дип саный. Әлеге текст тулысы белән Казан Дәүләт консерваториясенең фольклор кабинетында саклана. Шул шигырьдән өзек китерәм.
Манарага карап көйләнә
Мең сәлам улсын сиңа, әй, биналар изгесе, Әй, бөек изге тарих, - изге тарих көзгесе. Бер заман син киң татар дөньясына чулпан идең, Син татарларга йөрәк, бик зур терәк, җан идең. Нигә син ятларга күчтең безне үксез калдырып, Ничә йөз еллар буенча башкаларга мал булып. Әйт, бина, кемнәр сине кулдан җибәрде, саттылар, Ул гүзәл күренешләрне ни өчен пычраттылар?
Манарадан көйләнә
Әйе, мин берчак татарга кадерле мал идем, Дан идем мин, шан идем идем мин, мин аларага җан идем. Ул заман бик җанлы чаклар, ямьле чаклар бар иде, Миндә торган хан иде, ул дөнья тулган мал иде. Шаныма хиссез монафыйклар хыянәт иттеләр, Ханыма буйсынмыйча ташлап хыянәт иттеләр. Каршылашты ханнарым ач күзле ят дошман илә, Әйләнәмнән силләр акты яшь илә вә кан илә. Аллаһыдан соң бер өметем, сез, татарлар, сез генә, Нинди ирлекләр, ни эшләр, күрсәтерсез сез менә?
Үземә юлыккан аерым куплетлардан чыгып мин 1918 елда манарага ярымай кую вакыйгасы турында тагын бер текст булырга тиеш дигән карарга килдем. Шундый берничә куплетны миңа Габделхак хәзрәт һәм Чүпрәле районының Чагадай авылыннан Мөнәвәрә әби әйткән иделәр. Ниһаять, Мөслим районының Ташлыяр авылында яшәүче 89 Маһиәнвәр Фәтхуллинадан текстны консерватория студенты Илһам Байтирәк язып алган. Бу текст шулай ук фольклор кабинетында саклана. Габделхак хәзрәт татар гаскәрләре граңданнар сугышына шул җыр белән китә торган булганнар дип сөйләде. Маһиәнвәр әбидән язып алынган көй чыннан да үзенчәлекле, ул марш яңгырашлы. Мөгаен, текст һәм музыка авторы һәм вакыйгаларның шаһиты бер үк шәхес булгандыр. Әлеге оптимистик текст 40 юлдан тора. Менә аның берничә куплеты:
Сөембикә манарасы
Чын хурлыкта торсаң да син, 400 ел буе, Казан, Сөембикә манараңнан әйттеләр бүген азан. И, манара, шатлан, шатлана торган көнең, Чөнки синдә гает укый татар гаскари бу көн. И, манара, ач пәрдәңне, кара монда бер балкып, Дошманнарның кулларыннан алдык бит сине тартып.
Халык күңелендә шанлы тарихның әнә шундый җәүһәрләре сакланып ята. Бу хәзинәне күрү-ишетү халкыбызга үзенең бөеклеген аңларга, мескенлек халәтеннән котылырга булышлык итәчәк. Шуңа күрә дә әби-бабайларыбызның җыр-шигырь төенчекләрен кадерләп саклыйк, ул төенчекләрдә игътибар белән эзләник. Чөнки җыр ул тарих эзеннән бара бит.
Социалистик Татарстан, 24 нче январь, 1991 ел.
Мәсгудә Шәмсетдинова
|