|
|
Өзелгән концерт
Казан шәһәренең Дербышки поселогындагы ятимнәрнең интернат-йортында булды бу үзәк өзгеч хәл. Һәркем үз гомерендә бер мәртәбә булса да шундагы мескеннәрне күрергә тиештер, минемчә. Моны ул кешеләрнең үз-үзләренә карата никадәр аяусыз булуын һәм нинди тирән упкын алдында торуы өчен аңлар өчен, үз җанын сафландырыр өчен, һәм ниһаять, җирдә үз нәселен дәвам итүче кешесыман мәхлуклар алдында гөнаһларын ярлыкауны сорап, тәүбәгә килер өчен эшләргә тиеш! Бу хатны язарга мине инде ничәнче көн йөрәкне басып торган авыр таш мәҗбүр итте. Без анда, мин, җырчы Румия Закирова, Мәрҗани мәчете мәтәвәллияте рәисе урынбасары Нуркамал Миңнебаева белән бергә шәфкать концерты куярга барган идек. Интернат-йортта яшәүче ятимнәргә бернәрсә дә алып барырга кирәкми, аларның тамаклары тук, өсләре бөтен, урыннары җылы, алар үзләрен дөньяга тудырып ташлаган ата-аналарыннан бәхетлерәк... Чөнки алар үзләренең бәхетсез икәнлекләрен аңламыйлар, ә әти-әниләре аларның дөньяда барлыкларын мәңге оныта алмаячак, мәңге гафу ителмәслек гөнаһлары өчен шундый җәзага дучар ителгәннәр алар. Кеше дигән төшенчәнең әз генә эзе калган булса, әлбәттә. - Андый нәрсә калмагандыр аларда, - ди, көчле ихтыярлы хатын Нуркамал Миңнебаева, күз яшьләрен тыя алмыйча. – Аллаһы Тәгаләне оныттык, шуңа күрә кеше үзенең төп асылын югалтты, кыргыйлыктан аерып торган сыйфатларын үзе таптый башлады. Аракы сөремендә үрчи, картаеп хәлсезләнгән ата-аналарын урамга куып чыгара, бер-берсен таптый, изә. Кешелек дөньясы үз-үзенә дошман хәзер! Румия Закирова минем җырларны бик теләп, күпләп-күпләп җырламакчы иде. Җырлый башлауга ул күз яшьләренә буылып, тынып калды. Чөнки мескен балалар, аны уратып алып, гарип куллары белән аның чабуына ябыштылар, күңелләрендә ташыган шатлыкларын тел белән әйтә алмаганлыктан, ниндидер мөгерәү авазлары чыгарып, җырны яратуларын аңлатырга тырыштылар. Без кешечә иркенләнеп хәрәкәтләнә алуның, уйлый, сөйләшә белүнең, дүрт саның да сау-сәламәт булуның нинди зур бәхет икәнлеген аеруча тирән аңладык... Бу бәхетсездән-бәхетсез мескен җан ияләре – табигатьнең мәсхәрә ителүе кебек тоелды миңа. Дөнья шашкандыр, күрәсең, чөнки кеше үз-үзен кимерә, олигофреннар, дауннар, гарипләр үрчетә, дөнья куам дип, күршесенең бугазына ябыша. Күз алдыбызда Иделебез сасы дәрьяга әйләнде, табигать үләм-үләм дип сөрән сала... Кеше мәңгелек турында онытты. Ә ул үзе турында искә төшерәчәк. Алла каргамагандыр бит безне?!
Мәсгудә Шәмсетдинова Шәһри Казан, 1990. – 5 декабрь.
|