Якты дөньяны күреп туймадым
Әҗәл ширбәтен бер көн эчәрмен, Якты дөньядан бер көн кичәрмен.
Әҗәлем җитәр, тыннарым бетәр, Ясин укырга вакытлар җитәр.
Укый алмамын, бетәр сулышым, Артымнан калсын дога кылучым.
Газраил килер, җанымны алыр, Кызыл йөзләрем саргаеп калыр.
Якты дөньяны ташлап китәрмен, Караңгы гүрдә ни хәл итәрмен.
Караңгы гүрдә калыр бу башым, Фәрештәләрме булыр юлдашым.
Мөшкел хәл икән җанны бирүе, Авыр хәл икән гүргә керүе.
Зифа буемны үлчәп алырлар, Караңгы гүргә илтеп салырлар.
Зәгыйфь тәнемне каты тотмагыз, Кире кайталмам, ашыктырмагыз.
Ерак җирләрдән дуслар килгәннәр, Карап калсыннар якын күргәннәр.
Йорттан чыкканда ашыгып чыкмагыз, Бик елашмагыз, зинһар, чыдагыз.
Тордым дөньяда бераз вакытлар, Салкын туфрактан безгә ястыклар.
Бу ят җирләргә кемнәр китергән? Безгә йортларны кемнәр җиткергән?
Иптәш калмаган, түшәк җәймәгән...
Мин бу мөнәҗәтне Түбән Мактамада язып алдым.
|