|
|
Ауылыбызның ямен, суы тәмен беләм
Яшел болыннарда ак тасмадай Борылып-борылып ага Зәй суы, Зәй суларын күрсәм хәйран калам, Әй сулары аның, әй суы.
Тау артыннан ашыгып кояш чыга Зәй буйларын тизрәк күрергә, Ашыгып-ашыгып килә кыр казлары Зәй суында йөзеп йөрергә.
Зәй буйлары бөдерә таллык, Талларында сандугач; Сандугачның моңлы таушын Тыңлыйм сине саагынгач.
Көмеш тасма кебек ага Болыннарда Зәй суы; Зәйгә карап хәйран калам: Әй суы ла, әй суы.
Мин бу шигырьне мактамалылардан язып алдым. Әлмәт районы, Татарстан
Зәй – Чулман елгасының сул кушылдыгы. Озынлыгы 240 чакрым. Аның дала һәм урманлы җирләрне иңләп агуын халык телендә сакланып калган “Зәйнең башы яланлы, Зәйнең тамагы баланлы” дигән канатлы сүз дә дәлилли. Халык телендә аның Дәй, Ди, Зи вариантлары бар. Зәй суы берничә елганы берләштерә. Суга урман Зәе килеп кушылганчы ул Дала Зәе дип атала. Дала Зәенә уң яктан Урман Зәе килеп тоташкач елга Зәй исемен ала. Дала Зәенә уң яктан, Бөгелмә шәһәре тирәсеннән тагын бер Зәй, ягъни Бөгелмә Зәе коя. Дала Зәенә уң яктан Бөгелмә Зәе, Оргыды, Кодаш, Урсала, Ямаш, ә сул яктан Зәй-Каратай, Акбаш, Песмән, Мактама, Сәрпәле; урман Зәенә уң яктан Налим, Ирнә, елгалары коя. Зәйгә уң яктан Зичә, Сарсаз; сул яктан Аксар, Чаллы; Бөгелмә Зәенә уң яктан Яңа Ямаш, ә сул яктан Бөгемә суы кушыла. Зәй Бөгелмә калкулыгының иң югары өлешендәге берничә чишмәдән башланып чыга һәм Камага Вятка тамагына каршы яктан китереп коя. Елганы нигездә кар сулары тукландыра. Шулай ук яңгыр һәм җир асты сулары да үз өлешләрен шактый кертә. Зәй исеме борынгы татар телендә “елга” мәгънәсендә йөргән булса кирәк. Типтәрләр телендә “җай” сүзе елганы аңлата, һәм Зәй, Җайык атамалары нигезендә шушы “җай-сай” сүзе ятуын татар телендә сакланып калган “җайның күрке яр булыр, ярның күрке тал булыр”, я дә “елга күрке яр булыр” дигән әйтем дә куәтли. Димәк, Зәй атамасы Идел һәм Нил исемнәре кебек үк, “елга” дигән мәгънәне белдерә. Хәзерге татар әдәби телендә ‘сай’ сүзенең “елга” төшенчәсен белдерә торган мәгънәсе югалган, бары тик су чыганакларының сайлыгын белдерә торган билгесе генх сакланган.
Ф.Г.Гарипова Елгалар дөньясына сәяхәт. Казан, 1992. 50-52 б.
Фирдәвес апаның елгалар турында язылган фәнни мәкаләләре миңа музыкаль аһәң булып яңгырыйлар. Кайвакыт мин ул елгаларның кайда икәнен чамалап гына чамалыйм. Елгалар исеме борынгылыктан килеп минем колакларымны сихри назлый. Ул исемнәрне күреп күзләрем рәхәтләнә.
Җир-Ана йөрәгеннән ургылып чыккан чишмәләр зур-зур елгаларга, диңгезләргә, океаннарга йөгерәләр. Безнең балачагыбыз да шул яшел чирәмле Инеш юлыннан олы тормышка атлый. Туган илнең моңлы чишмәләре безнең җырыбыздан да, телебездән дә төшми. “Бер генә йотым су эчсәм иде Инешемнән, сихәтләнер идем”, - дип тилмерә сырхаулар, “Бер генә йотым туган ил суын эчсәм иде, сагынуларым басылыр иде” – ди, ят җирләргә бәхет эзләп киткәннәр. Әнә, нәрсә дип челтери моңлы Инеш: “Суым татлы, шифалы,саф иде. Типсә тимер өзәрдәй ил ирләренә көч өстәдем, тал чыбыгыдай нечкә билле кызларына гүзәллек, карт-карчыкларга сихәт бирдем, ятим сабыйларның, тол хатыннарның яшьләрен юдым, юаттым. Мосафирлар миннән дәрт-дәрман алдылар. Мин идем Җир-Ананың зәңгәр күзләре”.
Мәсгудә Шәмсетдинова
|