Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Мирас

Ишек алдым яшел чирәм –
Каз бәбкәсе кунаклый.
Белмисез, дуслар, хәлемне –
Эчемдә ут уйнаклый.


Килә-китә, гуляйт итә,
Агйделдә парахут,
Мәңге сүнмәс утлар булмый,
Сүнәр әле бер вакыт.


Зөлхәбирә көлтә бирә
Арбадан кибәннәргә,
Тормыш бит ул баш идерә
Үзеннән түбәннәргә.


Агыйделдә басма салдым –
Берсе сиңа чыгарга,
Бергә булган минутларны
Исләреңнән чыгарма.


Агыйделдә ак парахут –
Җит[ә]алмый кызыл ярга,
Җит[ә]алмый, дуслар, җит[ә]алмый
Яратып сөйгән ярга.


Агыйделләр акмый ул,
Ахак салсаңбатмый ул,
Узган гомер, калган хәтер –
Кир[е]әйләнеп кайтмый ул.




Килеп кердек өегезгә
Иман нуры йөзегездә,
Озын гомер, бәхет, тәүфыйкь
Саулык бирсен Ходай сезгә.


Өйләргез катлы-катлы,
Кигән киемегез затлы,
Безгә булдыгыз шәфкатьле
Рәхмәт яусын үзегезгә.


Килеп кердек өегезгә,
Күзебез төште йөзегезгә,
Безне каршы алгын өчен
Рәхмәт яусын үзегезгә.