Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Тулган Иман белән Коръән Садремә

Дөньяви һәм галәми моң гүзәллекне һәр буын рухына тәңгәлләштерә алган татар шагыйрьләреннән иң даһие, әлбәттә, Габдулла Тукай. Һәрбер кеше үз намусына, үз ихтыяҗына буйсынып Тукай иҗатыннан күңеленә якын шигырьләрне сайлый, илһам ала, үзенең яшәеш яктылыгын Тукай нуры белән чагыштыра. Кемдер замана җилләреннән файдаланып шагыйрьдән революция карлыгачын эзләде, ә кемдер аның динсезлеген исбатларга тырышты.
Тукайның балачагы ана назыннан мәхрүм, ачлык-ялангачлыкта, мохтаҗлыкта үтә. Нечкә күңелле, саф тойгылы, киң хыяллы сабыйның күңел юатучысы, “туендыручы”сы, “якын итүче”се тик Аллаһы Тәгалә генә була. Дин белемен Казан арты Кырлай авылында “әлеп, би, ти, си” белән “Иман шарты”ннан башлаган Габдулла Тукай Уральскийда Мотыйгулла хәзрәт мәдрәсәсендә, җәдитчә уку белән бергә, иске мәдрәсә программасын да яхшы сеңдерә. Гарәп, фарс, төрек телләрен нечкәлекләренә кадәр өйрәнә. Аның дин гыйлеме энциклопедик дәрәҗәсендә булуы белән бергә, тирән мәгънәле дә. Үз иҗатында файдаланган дини әдәбият, китаплар, риваятьләр, шагыйрь фикерен куәтләргә ярдәмгә килгән Коръән аятьләре галимнәр тарафыннан киләчәктә өйрәнелер дип ышанасы килә. Тик моның өчен галимнәрнең дин гыйлемен Габдулла Тукай дәрәҗәсендә белүе зарур.
Дини тема – бик катлаулы, күп мәсъәләләрне эченә алган шагыйрь иҗатында төп юнәлешләрнең берсе. Тукай өчен дин – яшь буынны тәрбияләү чарасы, халыкны явызлыктан аралаучы көч, гыйлем һәм мәдәният чыганагы. Шуңа күрә дә ул динне пычратучы, диннән тик файда-керем эзләүче рухани түрәләр белән аяусыз көрәшә. Аллаһы Тәгаләгә булган мәхәббәт, Коръән белән тулган “садре”, “мөкатдәс һәм газиз иманы”, “фәхеш, вәхшәт берлән тулган” дөньядан “тарсына”. Шагыйрьнең җан әрнеткеч иң нечкә лирикасы Аллаһы Тәгаләгә сыгыну белән бәйле.
Габдулла Тукайның дингә карашын бәян итүче бу басма – беренче тәҗрибә. Шартлы рәвештә мин аны өч кисәккә бүлде: “Бала, табигать һәм дин”, “Милләт һәм дин”, “Шагыйрь һәм дин”. Шулай ук шагыйрьнең прозаик әсәрләреннән дини хисләргә бәйле булган кайбер өзекләрне кертүне кирәк дип таптым.


Мәсгудә Шәмсетдинова


Бу “Тулган Иман белән Коръән садремә” басмасына язылган кереш сүз. Китап 1996 елда “Иман” нәшриятында басылды. Китапка кертелгән Габдулла Тукайның "Кыямәт көне" хәзерге чорда да татарларга манифест булып яңгырый. Татарларга гына түгел Җир йөзенең бар дөнья халкына...


Бу нинди йөрәкләрне тетрәтә торган тавыш икән? Сур мөгезеннән чыккан аваз һәр якларда яңгырап, төшсез чикләвек шикелле, кешесез вәйран калган таш пулатлар, биек сарайлар, һәрберсе бер сур булып, чын сур илә җаваплашалар. Яшеннәр — һәлакәт вә хәраблык камчылары — баягы тавыштан әллә ни төсле булып үзгәргән һаваларда ялт-йолт ялтырамакта... Аһ, Ярабби, бу төсләре бозылган һавалар, бу, чынҗырдан ычкынган төсле, бер-берсенә һөҗүм иткән җилләр җир балаларына яратылмышларының актык минуты җиткәнен хәбәр бирәмени? Сурның ачулы вә каһәрле нәгърәсеннән асты өстенә килгән мөхит диңгезе үзенең ярларыннан ачу илә атылып чыкмыш. Дөньяны куркынычлы тавышлар илә шаулатып, ул тау-тау дулкыннарны гяһ вакытта үзенә тартырга, күтәрергә гадәтләнгән күкләр илә сугышырга бара микән? Инде эш үтте, булачаклар булды! Бер хикмәт өчен генә яшеренлеге бәгъзе кяферләрнең көференә сәбәп булган Тәңремез мәгънәви яшерен җирдән тәмам заһир була башлады... Менә күренде... Шик-шөбһәсез — үзе!.. Каһһар сыйфатындагы каһәре илә яратылмышларны асты өстенә китерә икән. Адәмнәр, тетрәңез, тетрик! Менә хакимнәр хакиме вә судьяләр судьясенең мәхкәмәсе: монда камил гаделлек вә тигезлек бардыр. Бу җирдә растлык иясе, хәкыйкать сахибе сезнең явызлыкларыңызны эченә алмыш дәфтәреңезне үз кулы илә әшкярә итәр — күрсәтер. Бервакытны шәфкатьле анаңыздан да йомшак булган дин хәзер бер тимер күңел илә үзенең көфране нигъмәт иткән балаларына каршы дошманлык күрсәтәдер. И үлекләрнең рухлары!? Күп заманнардан бирле яшеренеп йоклаган җиреңездән чыгып, һәммәңез бер урынга җыелыңыз; әүвәлге тәннәреңез илә гарәсат мәйданына килеңез. Сезне Раббел галәмин хәзрәте чакырды! Бөтен үлекләр, берьюлы уянып, бу көнгә чаклы яткан караңгылыктан чыгарлар; төсләре бозылган, чәһрәләре очкан, өстләреннән кабер туфрагының ягылып калганнары коела-коела, бик куркып кына, рәтсез-тәртипсез бер сурәттә Аллаһы Тәгалә хозурына киләләр.
И җир, синдә, синең куеныңда ничә төрле кавемнәр бардыр? Мөхәммәди, дәһри, гыйсави, мусави — җөмләсе бер Алланың хозурында җыелалар вә җыелачаклардыр. Ни хәсрәтле хәлләр, ни ялкынлы аһ-ваһлар!
Ярабби, бу көн җәза мәйданына чыгарылган гөнаһлыларның исәбен-хисабын кем белер? Монда ялганчылар, гамәл сатып ашаучылар, шәкертләр хакын ашаучы муллалар, үзләре яхшы аңлап җитмәгән нәрсәне балаларга укытып, ислам балаларының гомерен ашаган хәлфәләр, милләтне ялкауландырып, фәкыйрьләндереп зәһәрләгән ишаннар — тәрәкъкыйгә дошманнар, барлык һиммәтләрен, һәммә гайрәтләрен трахтирларда, мәйханәләрдә генә күрсәткән байлар, халыкны һәртөрле чирмеш, керәшен сүзләренә Коръәннән артык иман китерткән карчыклар, өшкерүче-төкерүчеләр, — һичберенең үз башын коткарырга чарасы булмаганлыктан, бер-берсеннән ярдәм теләргә мәҗбүр булырлар. Әйнәл-мәфәр? Качсаңыз да кайда качарсыз? Кайда барсаңыз да, бер нәзары интикам (үч алу күз карашы) сезгә төшәр. Борынгы олугълыкларыңыз кая китте? Сезнең алданып торган дарел-горурыңыз бетте — хәзер һәр җирдә һәркем һәр яктан тигездер.
И явызлар! Монда килеңез. Ничә йөз, ничә мең еллардан бирле көтелгән җәза таңы атты. Динне хурладыгыз, мөселманлыктан көлдеңез! Галимнәрне танымадыңыз. Тугъры сөйләгәннәрне кыстыңыз, издеңез. Шәкертләрне иң түбән теләнчедән дә яман күрдеңез... Алла гафилмени? Җавап биреңез! Нигә җылаган булып торабыз?.. Бушка җыламаңыз! Монда сезне кызганучы юк... Сезнең мышкылдап, мышык-мышык җылавыңыз мондагыларны көлдерүдән башкага ярамыйдыр. Ходай сезне Газраил тырнагына тапшырмыш иде. Инде сездән җәһәннәмдә өлешен (хиссасын) сорыйдыр. Алланың сөйгән колларының, ягъни дөньяда вакытта кул берләме, тел берләме дине исламның, милләте мөхәммәдиянең алга баруына тырышучылар, мәдрәсәләр-мәктәпләр салып та, шәкертләрне үзләренә габид ясамакны теләмәгән байлар, йөзләрендә шатлык нурлары балыккан хәлдә, һәр әгъзаларын бертөрле куаныч илә тибрәтеп, оҗмахка хурлар кочмакка, тел йотарлык ләззәтле ширбәтләр эчмәккә баралар. Ник бармасыннар? Кечкенә сабыйлар шәфкатьле аталары янына барудан куркынырлармы? Илаһи! Бу ни хәл? Бу, корт-кырмыскалар кеби, дөньяны каплаган адәмнәр эчендә әмерләренә буйсынып, максудка җиткәннәрне бик аз таптым. Вакытында җиһанны баскан гасый халыклар кая киткәннәр? Локомотивлар, балуннар вә башка һөнәр вә сәнәгатьләр илә дөньяны хәйран иткән француз, нәмсәләр, хәйлә-мөдаһинлек илә җир йөзен кайнаткан вә үзләренең политикаларына хилафрак дәүләтне батырган, бертөрле монафикълык илә башына җиткән инглизләр бу җирдә ни өчен хәйлә илә котылмыйлар вә, һиндлеләрне кылычтан кичереп, ачлык илә зәһәрләгәннәре шикелле, мондагы зобаниларга ник бер чара тапмыйлар икән?