|
|
Моңлы төсләр
Адәм баласы өчен дөньяда иң кадерлесе ана һәм туган җир. Чөнки беренче аваз салудан соң бала ана йөзен күрә. Ана йөзен, ана күзен... Безнең аналарыбызның күзләре кара, зәңгәр, яшькелт, соры, һәм бик күп төсара төсләр. Илаһи көчтән кешелеккә күз һәм колак бирелгән. Колагыбыз ана бишек җырлары аша дөнья аһәңен ишетсә, күзләребез туган җир төсен гомергә күңлебездә йөртергә мөмкинлек бирә. Туган җир төсләре дә ана йөзе, ана тавышы кебек хәтеребездә уелып кала. Ерак киткән җирләрдән “әнекәем, туган илем, туган җирем”, дип өзелеп сагынуыбыз шул балачак илебез төсләре һәм көйләре, балачакта татыган ана назы. Борын-борын заманнан безнең әниләребез өйнең эч һәм тыш кыяфәтенә бик нык игътибар биргәннәр. Өй бизәр өчен сөлгеләр тукып элгәннәр, чигелгән дөнья татар өйләренең диварларын бизәгән. Нур өстенә нур өстәп әниләребез, бөек рәссамнәр, үзләренең нәкышләрендә гомер күрмәгән тутый кошлар, юлбарыслар, оазис дөньясын, әкияти җанварларны чигеп безне балачактан ук хыялый гүзәллек дөньясына алып кергәннәр. Каз өмәләрендә, өй күтәргәндә, печән чапканда безнең тиз көйләребез хасил булса, иң кадерле мирасыбыз, моңлы көйләрен татар хатыннары төсле җепләр белән эш иткәндә иҗат иткән. Моның ачык дәлиле, татарның кадерле мирасы – “Гөлҗамал”. Шәмдәлләрдә генә утлар яна, Гөлҗамал, Җиткән кызлар киндер җеп эрлиләр, Энҗе дә мәрҗән кызларның кул бавы, Авыр җан сөйгәннәрнең булмавы. Мәрәс авылы халкы (Тукай районы, Татарстан) күптәннән инде халкыбызның мирасы булган палас, келәм сугу сәнгате белән шөгыльләнә. Мин бу эшнең осталары Нурия апа Сәйфуллина һәм Хәят апа Садриева белән таныштым. Бу сәнгатьнең ни рәвештә татлы газап икәнен алардан ишеттем. Сарык бәтиен беренче көтүгә куганда ук алар булачак келәмнәренең төсләрен уйлый башлыйлар. Төс сайлау – рәссамнәр эше. Ул бик зур талант таләп итә. Бу осталар ничек үз сәнгатендә талантлы булсалар шулай ук алар сүзгә дә артистлардан ким түгел.Сүз осталыгы, төсләр төсмерләү, моңнар белән бергә үрелеп күз, күңел рәхәте булган иҗат җимешләре – келәм, паласлар дөньяга килә. Никадәр бу иҗатның катлаулыгын сез Мәрәс авылы остасы Нурия апа Сафиуллина сөйләвеннән аңларсыз (сөйләү стиле үзгәртелмәде.)
Төсләр уйнарга тиеш М.: Нурия апа, сез эше күп дия башладыгыз, менә шуңардан сөйләп китегез, йоныннан ук башлап. Н.: Җөнен иң башта язарга кирәк. Төтен диләр бит инде, әйеме, аны төтәргә алып барабыз кайчакта. Хәзер инде язгы җөнне үзең генә тетәсең, көзге җөн булса – станокта. Минзәләдә бар төтә торган җир, Чаллыда да бар. Шунда теттереп алып кайтып башта җеп эрлисең. Аны оста кешеләр ясый. -Йон эрләүнеме? -Бездә җегерләү дип әйтәләр аны. -Җон җегерләү? -Әйе, бездә шулай. Йон эрләү инде ул. -Юк, сезнекечә кирәк. Сездә йон диләрме, җон диләрме? -Җөн. Йон дип кем инде әйтә? (Бер вакытта да үз версияңны бирергә ярамый, Нурия апа минем арттан җон дияргә башлады, җөн урынына – М.Ш.) -Мишәрләр әйтә. -Бездә җөн җегерләү өмәсе ясыйлар. Анда бик күп хатын-кызлар җыела инде. -Кайсы вакытта, кыш көнеме? (хата сорау бирдем. “ Кайсы вакытта”дигәне җиткән иде.- М.Ш ) -Кыш көне. Җөн җегерлисең дә, аннан соң катасың ике орчыкны бергә китереп. Урыйсың, аннан соң катасың. Аннары төяклисең аны. - Ни өчен төяклисең? - Юарга уңайлы булсын өчен. -Нәрсә ул “төяклисең”? -Менә шушындый хәтле киләпләр булалар инде алар. Киләп дип аталалар алар. Менә шушы киләпкә салгачтын җепне киләпкә саласың диләр. Аннан соң юарга кирәк ныгытып. -Нинди суда? -Кер сабыны белән. Порошокларны мактамыйлар аны. Порошокны бетереп булмый. Аңа бер буяу да матур керми. Бик ныгыттырып юарга кирәк. Бер кере дә калмасын, сабыны да калмасын җепләрнең. Шуннан соң аны манасың инде. Иң күп кара җеп кирәк була паласка. Аның бит төп ние кара була. Аннан соң узорлар ясарга бөтен төсләр кирәк була. -Узор дип әйтмәдегез бит сез элек, бу урыс сүзе. Сездә нәрсә дип әйтәләр узорга? (Каян эләктереп бетерәләр урыс сүзләрен? – М.Ш.) -Бизәк инде. Бизәк дип әйтәләр. -Ә буяуларны ничек, кайдан таба идегез? -Буяуларны элек китереп сата иделәр. Магазиннарда сата иделәр, Ташкенттан, Березняктан алып кайталар иде инде. Шуннан ала идек буяуларны. Аннан соң манасың инде аны. Яшел буяу бик матур булмый. Сары белән зәңгәрне кушып ясыйлар. Сарыны күбрәк салсаң, нык матур чирәм яшел төсе ясала иде: “Ай, синең ниең чирәм яшел икән, бигерәк матур”, - диешәсең инде. Сарыны әзерәк салсаң ул зәңгәр яшел ... “бусы бигрәк матур, бусын читкә куерсың”, - диләр. (Нигә сорамадым икән, нигә бик матур төсләр читкә куела, дип. – М.Ш.) Аннан соң ал. Бездә алны да бик кызык диләр – юләр ал. Иң матур ал – юләр ал. -Юләр ал? Ул акылы булмагангамы юләр? (Вәт сиңа сорау! Юләр алдан да юләрерәк сорау. – М.Ш.) -Белмим. Шулайдыр ул. Нык ал булганга микән ул, шәмәхә ал, ул теге алга караганда шәмәхәрәк була, кызыл бик күп кирәк. Чия кызыл, ул караңгырак була. Төрле төсләр була кызылда да – сары төс тә, ал төс тә бар анда. Ал белән сарыдан ясыйсың кызыл төсне. Төсләрне кушмыйча бер матур төсне дә чыгарып булмый. Ал шәмәхә - күбрәк салсаң, шәмәхә ал, әзерәк салсаң – ачык ал. Юләр ал хәзер юк та инде. Күргән юк. Кызыл сары – сарыга әз генә кызыл салып ясыйсың. Сыек сары, яшькелт сары. Палас сукканда төсләрне төсмерләргә кирәк. Ал кырына кызылны куеп булмый бит инде. Матур туры килми. Кара төсләр янына ачык төсләрне куярга кирәк. Кара төс кырына ачык төс куймасаң тегесе дә чалт кара булмый, бусы да чалт булып тормый. Төсләр уйнарга тиеш. Бер генә төстән сукмыйлар. Кара бик кара булырга тиеш, аны читкә куялар инде. Казлар күкәй салганда палас сугарга утыралар. Аңа яктылык бик кирәк. Төсләрне кояш нурында күрергә кирәк. Тәрәзәдән кояш нурлары төшә, көннәр озыная инде. Рәхәтләнеп утыр да утыр. Җәй килә дип күңел күтәрелә, моңлана-моңлана эшлисең. Кыш көнен җөн әзерләргә кирәк. Палас сукканда аны берне генә сукмыйлар бит инде.Кызларга бирнә итеп тә әзерлиләр. Паласлар тузып бетте. Акчаң булса да алып булмый хәзер. Бирнәгә идән паласлары бирәләр, диван паласлары бирәләр. Ул бик җайлы, чыгып селкисең дә җәеп куясың. Кактың – бернәрсәдә эшләми. Алып чыгып карга аунат - өр-яңа булып тора. Келәмнәр сукканда җеп озатырга кирәк. Ул буйлык дип атала бездә. Буйлык калынырак була, аңа җеп кыстырып баралар. Аңа да бик күп төсләр кирәк инде. Алны да әллә ничә төсле, кызылны да, яшелне дә әллә ничә төсле итеп ясарга кирәк. Уртасыннан караңгырак ясап читләрен ачыгырак итәсең. -Җепләрен ничек әзерлиләр соң? -Бармактан юанырак агач аласың, урап барасың, барасың-барысың да аннан кисеп чыгасың да шуларны кыстырып утырасың. Энә белән кое казып утыру инде. Үзбәкләр асып куеп сугалар, без алга килгән җепкә кыстырып барабыз. Язгы җөннән суккан паласлар нәфисерәк була, киезләнмәгән була. Бөтен җепләрне тигез җегерләргә кирәк. Ничә төс!!! Җепләрең тигез булмаса паласның я башы артка китә, я арты алга килә., тигез булмый. Палас сукканда җанга нәфислек, көч керә. Җан рәхәте. Миңа бик кадерле сугылган паласлар, мин кибетнекенә алыштырмый аларны. Ул паласларга караганда күңел күтәрелә. Никадәр түземлелек кирәк, ихтыяр көче кирәк. Палас сугу – көчлеләр эше. Ачу килгәндә, төсләрең уңмаса паласларыңны тотып аткан чаклар да була. Бием әнкәй (кайнана – М.Ш.) бик әйбәт иде. Үзсендереп кенә тора иде, мактап кына тора торган иде. Минем җепләрем дә җеп төсле булмагандыр инде. Әй әйбәт эшләй, фәлән хәтле җеп җегерләде, күрсәтер идем әле сезгә, тапмаем гына, дияр иде. Мин кеше табарлык җиргә дә куймаем инде. Күңелемне үстереп күп паласлар суктырды инде. Әнкәйгә рәхмәтләр укыйм инде. Әйтсә иде, утыра инде бу дөмегеп, җөн әрәм итеп, дисә инде, башка тотмыйсың бит. Безнең авылда палассыз кеше юк. Хәят апаның ике улы да суга. Аларның бармаклары да безнекеннән ничә тапкыр зур. Палас сукканда бик йөгерек бармаклар кирәк. Шаккатырсың ул Хәят апаның уллары суккан паласларга. Элек бу паласларны бик күп алып китәләр иде. Әзер җөн белән киләләр иде, сугып бирергә кушалар. Җөннең бөтен эшен бетереп киләләр. Үзе сукмаган кеше җепне дөрес итеп әзерләми бит. Җитмәгән җире күп була. Андыйларны үзең рәтлисең инде. Хәзер синтетикага мөкиббән киттеләр. Аның тузанын да суыртырга җиңел кебек. Әмма төсе, исе күңелне болгатып үпкәләрне тузгыта. Паласларны үзем суккач синтетик келәмнәр бик төсле булса да, нурсызлар алар, мәет кебек. Кеше җылысы кермәгән ул келәмнәргә. Мин үз паласларымны алыштырмыйм аларга, бик кадерлеләр алар миңа – үз төсләрем, үз бизәкләрем. Элек алты кадак җөн кирәк иде палас сугарга, хәзер ул җитми, кеше үсте, краватларны киң ясыйлар. Халык җырлары безнең суккан паласларга ошый, хәзерге татар радиосы һәм телевидениесеннән дыңгыр-дыңгыр каккан музыка шул синтетик келәмнәргә ошый. Аларның һаман бер сүз. Халык җырларын да теләсә кем җырлый алмый. Алар шулкадәр моңлы. Аңа да бик күп түземлелек кирәк. Матурлыкны күрә белмәсәң җырлап та булмыйдыр инде. Паласларның матурлыгын алдан күргән кебек җырны да матур итеп җырлар идем, бик матур итеп җырлыйсы килә. Матурлыкны күрү табигатьтән дә киләдер инде ул. Җан рәхәте дигән борынгыларда калган сүз бар. Нурия апа, Хәят апаның нәкышләренә караганда җан упкыныннан актарылып борынгы көйләр килә. Дөнья гүзәллеген бармаклары, күз нурлары аша үткәреп төстә тасвирлаган осталарның эшен күреп җан җылый, җан җылавы күңелне чистарта, күңел чистарынып үз түренә рәхәтне урнаштыра. Матур озын көйләрне һәркем башкара алмаган кебек паласны да теләсә кем суга алмый. Халык көйләрен башкаручыларга да Мәрәс авылы халкы кебек дөньяның гүзәллеген тасвирларга борынгы хәтер кирәк.
Мәсгудә Шәмсетдинова
|