Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Моңнан яратылу

Мәсгудә белән сөйләшүе җан рәхәте. Бераз килми торса, мин аны юксына башлыйм. Без аның белән бакчага-бакча карап торабыз.
Менә төшкә таба ике улын ияртеп, олы кәрзиннәрен асып, бакча юлында Мәсгудә чалына. Аны бу кыяфәттән күрүгә мин рәхәтләнеп елмаям: чөнки әле бакчадан кәрзинләп ташыр әйбер юк. Самаварым кайнауга, Мәсгудәгә эндәшәм. Алданрак җитешсә, ул чакыра. Аның борынгы самаварыннан чәй тәмлерәк кебек. Ул миңа: “Синең кулыңнан тәмлерәк ”, – дигән була. Шулай сөйләшә-сөйләшә, икебезнең дә әллә ничә елдан төзелеп бетә алмаган өйләребезгә чак кына да исебез китмичә, хыял дәрьясына чумабыз, юк кына нәрсәләргә дә сөенәбез, канатланабыз. Ә бераздан Мәсгудә мине тагын хәйран калдырып, чиләкләрен, банкаларын, кәрзиннәрен асып, улларын ияртеп урманга кереп китә. Ни хикмәт, мин әле бакчада бер-ике борылырга да өлгермим, яфрагы да юк җирдән җиләген, гөмбәсен, үләнен, балтырганын җыеп, улларына коры чыбык-чабык күтәртеп, көлә-көлә Мәсгудә кайтып килә. Миңа инде: “Синең җеннәрең булышадыр”, - дип гаҗәпләнерогә генә кала.
Аннан Салих белән Надирның берсеннән-берсе уздырып өрә-өрә яндырган учакларыннан тәмле төтен исе тарала. Балалар әтиләре килүенә гөмбә ашы пешерәләр, самаварга күмер җыялар, пешеп елашып та алалар.
Баксаң, инде Мәсгудә кичке якта тагын улларын ияртеп, тагын кәрзиннәрен асып, иртәгесен бер-бер авылга, я бер-бер илгә җыенам дип, безгә кул изәп китеп бара.
Миңа калса, ул иҗатында да шулай: Әллә ниткән борынгы чытырманлыклардан моң чишмәләре табып, без керергә дә базмаган кычытканлыклар арасыннан сусыл, эре бөрлегәннәр тотып чыга да, авыз суларын китерә. Боларны композиторның “Изге Болгар Дастаны”, “Сөембикә Кыйссасы” кебек гаҗәеп музыкаль тамашаларын күздә тотып әйтүем.
Ә инде миңа килгәндә, еллар дәвамында сөйләшүләребезне үзем дә абаламастан, күңелемә терки барам икән. Шуларның кайсыберләрен укучыларыбызга да ирештерергә ният иттем.
М: Авыл кешесе өчен композитормы мин, барыбер, әмма Шәмселислам кызы дисәм, барысы да искә төшерә. Әтигә булган хөрмәт әлегә хәтле миңа тия. Без рухи рәхәтлектә, матурлыкта үстек. Кышлау-Елганың табигатен сөйләп бетерә торган түгел. Бер якта – чыршы, икенче якта – нарат, өченчесендә - катнаш урман, дүртенчесендә - таулар. Ул елгалар мондагыча акаеп тормый, бормаланып-качып ага торган урман елгалары. Ул андагы рәхәтлекләр! Апам мине елатып җиләк җыйдырта. Ә мин качып агач башында утырырга яратам. Көннәр буе шулай утырыр идем. Мин урманда әти сөйләгән куркыныч, шомлы әкиятләрдән куркам.
Ф: Ә син урманның сихырле көйләвен-җырлавын кайчан ишеттең?
М: Дүрт-биш яшьләремдә. Ул симфонияне ишетеп мин акылдан шаша яздым. Яфракларның лепердәве төрле-төрле, кошларның сайравы төрле-төрле. Әллә бөтен җиһан, әллә баш зеңли. Мин шулар арасыннан тынлыкны аерырга тырышам, мине тавышлар берәм-берәм кызыксындыра. Ул берәм-берәм икенчесенә тоташа, аннан бер-берсенә бәйләнә, чуала, аңа өченчесе килеп кушыла. Тавышның үзәгенә барып җитәсе килә.
Ф: Үзәк... Ә мин беләм, безнең үзәктә моң, гомер бакый илерткән, сагынулы-сагышлы иткән, яшәткән моң! (Мәсгудә бу юлы миңа әллә ни моңланырга ирек куймый).
М: Безнең якта кеше бик усал, - дип сүзне тиз генә борып җибәрә. – Төп халык Иске Казанчыдан, елга янында кышлап, кыш буе өйләр салып, аннан гаиләләрен Кышлау-Елгага алып килгәннәр. Инәй: “Дәү инәеңне тышка чыккан җиреннән аю куркытып керткән”, - дип сөйли. Безнең татарда авыл исемнәре шундый төгәл куелган, тарихын үзе әйтеп-сөйләп тора.
Мин шаккатам, инәй Тукайны башыннан азагына хәтле диярлек яттан белә. Бөтен әдәбиятне укып бара. Ул беркайчан да: “Син шулай итмә”, - дими, “Тукай менә болай дигән”, дип шигырь белән әйтеп бирә.
Ф: Дүрт баланы кеше итәсе җиңел булмагандыр инде. Әтиегез яшьли үлгән икән шул.
М: Әти бик яхшы табиб иде. “Яхшы кешеләрне ходай үзенә тизрәк ала”, - диләр бит. Әти турында әлегә хәтле риваятьләр йөри. “Менә фәлән кешене дәвалаган иде, фәләнне үлемнән алып калган иде, үзен генә саклый алмады”, - диләр. Аңа булган ихтирам минем балаларыма да җитәчәк. Ә инәй кебек кеше дөньяда юк. Үзем өчен инде, билгеле.
Мине бәләкәйдән үк бөтен дөнья кызыксындыра. “Нигә ай шундый, нигә кояш мондый, җир нишләп болай?” – дип укытучым Нәкыя апа Галиеваны аптыратып бетерә идем. Үзенчә бар сорауларыма җавап биргәндер инде, бердәнбер укытучы күңелдә калган.
Ф: Музыкага ничек кереп киттең соң син?
М: Бик очраклы. Инәйнең Казахстанда бер сеңлесе бар иде. Мине шул Нәфига апа алып китәргә уйлады. Инәй безне озатканда елый инде, “ник елыйсың?” – дигәч, “ялгыш башымны бәрдем”, - дигән була. Ул миңа горур булырга, кешегә күз яшен күрсәтмәскә куша. Мин елак. Нәфига апаның өч малае бар, мине кул арасына да керер дигәндер. Ә мин шул хәтле яратмыйм өй эшләрен, пешерергә яратмыйм, үзең беләсең, пешерсәм, тәмле пешерәм. Идән юарга яратмыйм, юсам, ялап юам. Иң яратканым – кер юып үтүкләү. Нәфига апага авыр булгандыр инде. Мин озын гәүдәле, шәп йөгерәм, спортивный интернат ачыла дип илткәннәр иде, ул музыка мәктәбе булып чыкты. Исем өчен даладан китерелгән бер ике казах, калганнары хәлле гаиләләрдән балалар иде. Бездә Николай Рудянский дигән композитор укыта башлады һәм миңа көйләр язып карарга кушты. Мин язып торам, ул карый, миңа аларны язарга берни тормый. Ә минем Башкортостанга, үзебезнең Аскын районына кайтып, музыка мәктәбендә укытасы килә.
Кулда әни җибәргән 35 сум акча, өстә коңгырт свитер, кара итәк, йөрәк җилкенә. Билетым төнге уникедә китә торган поездга һәм анысы да Казанга булып чыкты. Ә бездә юлдан кире борылу юк. Мин шомарган, билгеле. Үземне цивилизацияле кеше итеп сизәм бит инде. Ышаныч зур, әле 35 сумым да исән. Шуннан мин консерваториягә киттем. Башта Рафаэль Биляловны очраттым. Нәҗип Җиһановка алып барып тыңлаткач миндә “интонацион свежесть” дигән нәрсә таптылар. Мин шулай дүрт битле нотам белән консерваториядә укып киттем. Холык шундый инде: җирне энә белән казысам да, барыбер казып бетерәм мин аны. Беренче елларда гарьләнүемнән тырышып укыдым. Күрәсең, Казахстанда укыган белемем алай ук тирән булмагандыр, биредә мин калышкан кебек, кимсенебрәк йөрим һәм уйлыйм: “Тукта әле, мин болардан кимме әллә?” – дим. Шушы хис миңа ике ел эчендә башкалар рәтенә басарга мөмкинлек бирде. Шулай итеп, консерваторияне тәмамладым. Тагын Мирсәет Яруллин ярдәмендә музыка училищесына урнаштым. Үзең беләсең, ул милләтне ярата торган училище түгел иде. Аннан курчак театрына чакырдылар, аннан телевидениега.
Ф: Нигәдер мин синең шунда эшләгән вакытыңны сагынам...
М: Үзем дә. Карале, “Мәхәббәтнамә”дә халык җырына өстәп яздырткан шигыреңне хәтерлисеңме?


Ялгыз башкаемны моң урады,
Моңнарны ла тыеп буламы?
Үзәккәем өзеләдер, һай, син диеп,
Синнән башкаларны ла сөеп буламы?


Мин Йолдыз Исәнбәт тәкъдиме белән хәзер консерваториядә 4-5 нче курслар өчен “Исламдагы дини музыка” дигән лекцияләр укыйм. Коръәндәге авазларның безгә дә йогынтысы зур булган. Үзем өчен шундый кызыклы күзәтүләр ясадым. Мәсәлән, Коръәндә җәннәт кошларын, фәрештәләрне тасвирлаганда хәрефләрнең халәте шундый ки: анда канат җилпешләре, очыш тәгаенләнә. Җәһәннәм турында сөйләгәндә авазлар бөтенләй икенче: кайнап, шартлап янулар ишетелеп тора. Ул Аллаһы Тәгаләне сурәтләгәндәге илаһилык, үзең дә шул мәңгелеккә кереп югаласың, эрисең.
Үзен IХ гасырдан ук милләт итеп тойган татарның дөньясы шулкадәр дөрес, җайга куелган, бу авазларда аның үзенә күрә операсы, оркестры, сюрреализмы, фәлсәфәсе чагылган. Кешелек әле кайчан да булса шушы олы сәнгатьнең асылына төшенер.


Филисә-Хәкимова-Нәҗипова.


Җырларында кояш нуры


-Үзең дә сизмәстән күңелгә яңа моң килә. Ул әлегә тәгаен ачыкланып та, аңлашылып та бетмәгән серле, сихри аһәңнәре белән тәмам сине үзенә әсир итә, син мондый чакта һәммәсен дә, мәшәкатьләрнең барлыгын да онытып, фәкать шул моң белән яши башлыйсың. Ул киң далада яктырып килгән җәйге таң төсле акрынлап ачыклана, ачыла бара. Менә шул чакта инде аны ноталарга күчерергә мөмкин. Ләкин юк икән шул, аның кайсыдыр төше әле килеп чыкмаган. Нурга чумып, җәйрәп яткан хәтфә болынга болыт күләгәсе төшкән кебек. Мондый халәт синең хисләреңне тыныч ярларыннан кубара. Күңелдә давыл кузгата. Тизрәк шул болыт кисәген куып җибәрәсе килә. Ачуың чыга. Менә шулай инде иҗат эше. Кинәт әниемне күз алдыма китерәм. Мин әле кечкенә генә, имеш. Кышкы озын кич. Тышта җил сызгыра. Җылы мич каршына утырып, әнием оек бәйли. Һәм ул әкрен генә җырлый башлй. Миңа ничектер рәхәт күңелле булып китә. Шаярасым, уйныйсым килә. Менә ни җитмәгән икән мин язасы яңа җырга. Әнием җылылыгы. Болыт пәрдәсе эреп юкка чыга. Болыт өстендә нур фонтаны. Кулыма каләм алам. Нәни карлыгачлардай нота билгеләре тезелә. Алай гынамы, канатланып оча алар.
- Ә табигать бездә нәкъ әкияттәге кебек. Ишелергә торган калын-калын урманнар. Кышларын үтеп чыга алмаслык кар диңгезе... Җыеп бетерә алмаслык җиләкле аланнары, үтә күренмәле күлләр, елгалар... Боларның һәммәсе дә күз алдында тора. Музыка белән табигать якынлыгы. Балачактан ук калган шушы якты хәтирәләрне җырга күчерәсе килә.


Азат хатын, 1980 ел., март.