Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Бишек җыры Кадыйр Сибгатуллин шигыре

Йоклый бала. Йөзе тыныч.
Керфекләре йомылган.
Йоклый бала. Сүздән түгел,
Йоклый җырның моңыннан.


Көе бер үк, моңы бер үк-
Кем генә җырламасын.
Аңлый аны-кайсы илдә,
Кем генә тыңламасын.


Аналар чыгарган аны,
Аналар язган аны.
Аналар җыры-бөек жыр,
Җырда аналар җаны.


Җылыта Җир балаларын
Йөрәктән чыккан җылы:
Халыкларның уртак моңы-
Илаһи бишек җыры.