Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Шәфәгать кыйл, Рәсүлюлла

Кадыйр Алла калям өчен, пәйгамбәрнең хакы өчен,
18 мең галәм өчен, шәфәгать кыйл, Рәсүлюлла.


Мәккә белән Мәдинә өчен, Кәгъбәтулла хакы өчен,
Анда Зәмзәм суы өчен, шәфәгать кыйл, Рәсүлюлла.


Мөэминнәрнең җаны өчен, Шәhитләрнең каны өчен,
Салават хөрмәте өчен, шәфәгать кыйл, Рәсүлюлла.


Хаҗиларның туфрагы өчен, җәннәттәге хурлар өчен,
Фәкыйрьләрнең сабры өчен, шәфәгать кыйл, Рәсүлюлла.


Котлы булсын Ислам әhле, шатлык cезгә Иман нуры
Сөенеч безгә Коръән әhле, шәфәгать кыйл, Рәсүлюлла.


Мәсгудә хәзинәсеннән