Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Дога кылыйк бер беребезгә

Туганнарым сәлам сезгә, сәламнән соң догам сезгә,
Дөньяга бик азга килдек, дога кылыйк берберебезгә.


Карасам йөзегез якты, җыйдырган табыныгыз татлы,
Фәрештәләр әҗерен бирсен кыямәт көненә чаклы.


Каю өйдә изге мәҗлес, фәрештәләр анда иңәр,
Догага кул күтәргәндә, алар безгә, амин, дияр.


И, Ходаем, үзең бирдең газиз җанны, шәриф тәнне,
Мөхәммәд өммәтеннән кыйлган Ходаем барча бәндәләрне.


Иляhи, үзең беләсең кальбемезнең моңнарыни,
Ахирәттә насып әйлә, барыбызгада дидарыңный.


Минем сезгә юктыр бүләк, бүләгемдер – изге теләк,
Кыямәт көне улганда булса иде йөзебез ак.


Гамәлләр булмаса көфер, үзебез булмасак кяфер,
Мөхәммәд өммәте кыйлдың, Әлхәделилләhи шөкер.


Аңа өммәт кыйлу белән безне хөрмәтләде Аллаhы,
Мәхшәр җиренә барганда шәфәгать кыйл, Рәсүлюллаhы.


Кыямәт көне булганда, Мизан Дәрзү кыйлганда,
Гасый өммәтләрең өчен, шәфәгать кыйл, Рәсүлюллаhы,


И, Ходаем, сорыйм синнән, дүрт нәрсәне бирүеңне,
Бери Иман, бери Амән, бери Дәүләт, бери Җәннәт.


Мәсгудә хәзинәсеннән