|
|
Җан биргәнгә җүн биргән...
Мәсгудә Шәмсетдинованы бик күпләр бары тик композитор буларак кына беләләр. Аның “Мәһди”, “Кыйссаи Сөембикә”, “Тукай әкиятләре” кебек күләмле әсәрләре, “Скрипка һәм оркестр өчен концерт”ы, “Симфоник дастан”ы һәм башка әсәрләре, чыннан да композиторны чын, җитди иҗат кешесе итеп танытты. Инде хәбәр иткәнебезчә, 15 нче сентябрьдә Татарстанның Зур концертлар залында Мәсгудә Шәмсетдинованың яңа әсәрен “Ибн Фадлан” симфониясен республиканың Дәүләт Симфоник оркестры башкарачак. Дирижер – Фуад Мансуров. Без исә бүген Мәсгудә ханым белән иҗат, тормыш, иҗат язмышлары турында сөйләшәбез. Һәм болар турында гына түгел... - Мәсгудә ханым, җитди музыка дигән сүз артык җитди яңгырый. Әмма, ни генә булмасын, сезне бүгенге көндә симфоник музыкага, күләмле әсәрләргә тугры калган сирәк композиторларыбызның берсе итеп беләбез. Халык арасында җиңел генә яңгырашлы җырлар язып танылган, дан-дәрәҗә алган композиторлар бик күп бит. Сез нигә шул юлны сайламадыгыз? Кем әйтмешли, андый җырның әҗере дә тизрәк һәм юмартрак килә... - Иҗатта ваклану турында мин соңрак әйтермен. Үз иҗатыма килгәндә, башта менә шуны әйтим әле: дөньяда төрле тавышларның очраклы хәрәкәте бар, шул ук тавышларның гармонияле яңгырашы бар бит. Ходай композиторларга шундый мөмкинчелек биргән: үзләреннән үзләре генә гармония тудыра алмаган әлеге тавышларны ул билгеле бер гармониягә сала ала, башкаларга җиткерә ала. Димәк, композитор, әйләнә-тирә белән кешеләр арасында , аларны гармония аша тоташтыра алган бер үткәргеч ул. Менә шуны аңлаган, ниндидер бер эчке сиземләү аша тойган кеше генә чын иҗатчы була ала. Димәк, иҗатчылар әле үз иҗатлары өчен генә түгел, халыкның рухи халәте өчен дә җаваплы. Кешенең рухы нинди булса, аның тормышка, башка кешеләргә, тәбигатькә мөнәсәбәте дә шундый. Соңгы вакытта музыкага, иҗатка, сәнгатькә мөнәсәбәтнең вакчыллык дәрәҗәсенә төшүен мин нәкъ шунда күрәм. Еш кына әйтәләр: имеш, шалтыравык җырлар – халык үзе кабул итмәгән җырлар, соралмаган тауар. Юк, киресенчә! Менә мин үз симфониямне соралмаган тауар дип әйтер идем. Кемгә кирәк ул минем симфониям? Кем аны тыңлар да, кем аңа бәя бирер? Халыкның рухи ихтыяҗын әнә шул вакчыллык тудырды түгелме? Һәм дә тамак кайгысы. Бу кытлык иҗатка да үтеп керде. Иҗаттагы ваклык, җиңелчә әсәрләр шуңа күбәйде. Ә кешенең, халыкның рухын бары тик чын Иҗатчылар гына тудыра, яңарта ала. Моңа минем иманым камил. Чын иҗат халыкка үзен, кемлеген, ниндилеген, рухының ни дәрәҗәдә булуын аңлатырга-күрсәтергә тиеш. Кеше бит ул шулай: көзгегә караса – авызын-борынын гына күрә ала, ә иҗади сүздә, музыкада, сәнгатьтә ул җанын-рухын күрә. -Мәсгудә ханым, иҗатка, иҗатчыларга булган зур таләбегезне беләм һәм аңлыйм. Бүгенге рухи һәм матди көннең кытлыгын искәртүегез шушы таләп белән каршылыкка кермиме? Чыннан да, кем әйтмешли, хәзер симфонияләр заманымы? Җитмәсә Иҗатчылар белән эшләүдә билгеле бер дәүләт программасы юк. Кыскасы, көзгедән авызны-борынны гына күреп яшәр чаклар. -Мин дә үз халкымны аңлыйм, синең симфонияләреңне тыңламыйлар бит, дип әйтүчеләргә дә үпкәләмим. Кием күрмәгән кеше – юньле кием кияргә тырыша, икмәккә-ризыкка туймаган кеше – ашап туярга тырыша. Әнә, безнең кайчандыр ачлы-туклы яшәгән әби-бабайлар 100 җитә, ә “джип”ларда йөреп корсак үстергән яшь байлар 40-50 яшьтә инсульт ала. Нәкъ менә рухи ризык җитмәүдән бу, рухи ризыкның тәмен югалтудан. Бу рухи ихтыяҗны стадионнарны-залларны тутырып җыйган шау-шулы җыр гына канәгатьләндерә алмый. Аннан соң тагын шул: менә, әйләнә тирәбездә мал бүлешү, мал-мөлкәт тупларга омтылыш коточкыч дәрәҗәдә үсә бара, ниндидер бер үзмаксат булып әверелә. Ә бит ул туплаган малны, ул мөлкәтне карап тоту, саклау, зиннәтле йорт-сарайчыларга хезмәт күрсәтү өчен әле янә дә ниндидер хезмәтчеләр кирәк булачак. Киләчәк буында булырмы моңа рухи сәләт, әхлак, рухи көч - монысы турында әле, минемчә, яңа байлар да уйламый. Гомумән безнең халыкта милли идея, яңару идеясы юк. Мондый идеяны тудыру бүгенге көндә Иҗатчыларның бурычы. -Барлык җаваплылыкны Иҗатчыда күрү, Мәсгудә ханым, Сезнең тәбигатегездән килә, ахрысы? -Бәлки, шулайдыр. Мин, гомумән, үз-үземә дә һәрчак тәлапчан кеше. Менә, кайбер кеше әйтергә мөмкин: шушы эшне генә эшлим дә язарга утырам. Бу эшемне генә бетерәм дә иҗатка тотынам, дип. Ә мин әйтәм, менә, башта әсәремне эшлим дә, аннан соң калган вак-төяккә тотынам дим. Ә вак-төяк дигәне, аңлыйсыздыр, көндәлек дөнья мәшакате инде. Хатын-кыз иҗатчы өчен бу үзенә күрә бер проблема. -Ирегез Таһир белән мин яхшы таныш. Ике ир-егет үстерәсез. Димәк, тормыш гел иҗаттан гына тормый. Ә шулай да, хатын-кыз һәм иҗат мәсъәләсе сезне ни дәрәҗәдә борчый?.. -Бу мәсьәләгә карата минем үз фикерем бар. Хатын-кыз ул ирләр томышына бер бизәк булыр өчен яратылган. Чын хатын-кыз чын Иҗатчыны илһамландыручы булсын. Ә менә эманципация дигәне, хатын кызның ирләр белән тиңләшергә тырышуы, чын-чынлап мәгънәсезлек булып чыкты. Болай әйтүемне күпләр өнәп бетермәс. Әмма шунысы хак: хатын-кызның асылы – ирләрне иҗатка, эшкә, хезмәткә илһамландыру. Зур иҗатка илһамландыру. Дөньяны танып-белүдә, дәүләт тормышын көйләүдә, яңа ачышлар ясауда ирләргә хатын-кыз илһам бирергә тиеш. Кайчак, мин куркып калам, иртәгесе көн өчен борчылам. Әгәр дә янымда ирем Таһир булмаса, мин иң куркак кешегә әверелер идем. -Ә нәрсәдән куркыр идегез? Гап-гади бер курку: көннәрдән бер көн ач калырмын кебек. Юк, көлмәгез, чыннан да шулай, психологик бер курку. Мин үзем Башкортстанда туганмын. Унбер яшьтән Казакъстанда музыкаль мәктәп-интернатта укыдым. Анда бик зур, дәрәҗәле кешеләрнең балалары укый иде. Шимбә-ял көннәрендә аларны өйләренә алып китәләр. Ә мин интернатта берүзем калам. Еш кына шулай була: тәрбиячеләр, поварлар миңа ризык калдырырга оныта. Өчәр көн ач торган чаклар була иде. Менә шушы хәл, ачлыктан курку – балачактан йөрәгемә кереп урнашкан. Әйтәм бит, Таһир еш кына миннән көлә, юата, тынычландыра. Инде балалар да үсеп җитте, югары уку йортларында әйбәт кенә укып йөриләр. Ә менә миннән теге курку китми. Юкса, төгәл беләм, рухи туклык тагын да куркынычырак. -Мәсгудә, ханым, сез үз иҗатыгызда тарихи шәхесләргә еш мөраҗәгать итәсез. Әйтик, шул ук Сөембикә образы. Әле генә тәмамланган симфониягез дә “Ибн-Фадлан”. Чынгыз хан, Аттила, Искәндәр Зөлкарнәен кебек шәхесләр. Тарихи шәхесләргә багуыгыз – тарихның үзе белән кызыксыну галәмәтеме? Әллә монда башка бер сәбәп бармы? -Әйе, башка бер сәбәп тә бар. Дөресерәге, сәбәп шул ук: милләтнең рухын уятырлык, аңа милли идея бирердәй лидерларга мохтаҗлык тоюдандыр бу. Мин бит, мәсәлән, үзем белмәгән лидерны, үз кумирымны, ниндидер бер билгесез киләчәктән эзли алмыйм! Карагыз-күрегез: үз халкының идеясе өчен ахыргача көрәшкән ул лидерларның-каһарманнарның язмышы бик тә фаҗигале. Ходай биргән кодрәтне алар халыкка иңдерергә-сеңдерергә тырышкан, дөресрәге, халык үзенә бирелгән кодрәтне үз лидерларына биргән. Һәм бирмәгән дә... Әнә, карагыз: үз лидерын, үзенең ханбикәсен ятларга саткан халык дөньяда юк бүтән. Ә без Сөембикәне, ниндидер бер вакытлы иминлек хакына, Мәскәүгә озатканбыз, сатканбыз. Сөембикәнең әнә шул канлы күз яшьләре, бәлки, әле һаман да безнең җаннарга тамадыр, зур гөнаһ булып өстебездә торадыр? Кыскасы, татар халкы әнә шул вакытта үзенең язмышын хәл иткән... Юа алырмы ул үз гөнаһын? Без, еш кына, күп кенә ялгышларны, афәтләрне үзебезнең лидерлардан күрергә күнеккән. Ә бит халык үзе үз лидерларын үстерергә, тәрбияләргә тиеш. Һәм сакларга да. Әнә, Казандагы Татар зиратына барып карагыз. Хәтта Сталин репрессияләре вакытында да сакланып калынган Мәрҗани мәчетенең бөтен муллалары диярлек шушы зиратта күмелгән. Мәрҗаниның оныгы, күренекле язучыбыз Әмирхан Еникиның хатыны Наҗия апа Ильясова белән без ул каберләрне, карап-тәрбияләп торабыз. Инде әйтим: Мәрҗани хатыны каберен зираттан “сөрергә” торалар. Галимҗан Барудиның, Һади Максудиның да кабеләре ташландык хәлдә. Ә бит бүгенге көндә аларның оныклары булып, шәҗәрә язулары яздырып горурланып йөрүчеләр бар. Алар арасында зур-зур эшмәкәрләр дә бар. Мәрҗани җәмгыяте бар, мөфтият бар. Әйтәм бит, без, еш кына, бар бәхетсезлегебезне җитәкчеләрдән күрергә тырышабыз, алардан ярдәм көтәбез, аларга сылтанабыз. Ә бит үзебезгә – көзге аша түгел – рухыбызга багарга кирәк. Кем без? Нинди халык без? Менә шунда инде, минемчә, шау-шулы концертларга гына түгел, Иҗатчыларга да игътибар булачак. -Мәсгудә ханым, мин сезнең белән, әйткәнемчә, соңгы симфониягыз хакында сөйләшмәкче идем. Ничек язылган, ничегрәк туган? Ләкин сүз симфония турында бармады кбек. Хәер, киресенчә, мин симфониянең ничек язылуын күзалладым бугай. Шуңа күрә, инде яңа темага күчик. Әйтик сезнең “Әлмәт энциклопедиясе”ндә катнашуыгыз һәм гомумән гыйльми эшчәлегегез турында? -Моны гыйльми эшчәнлек дип әйтеп булыр микән? Әйе, мин балачактан Тукай белән мавыктым. Безнең гаиләдә Тукай культы, Тукайга табыну бар иде. “Тулган Иман белән Коръән Садремә” дигән китап чыгаруым юкка гына түгел. Мин Тукайның Ислам диненә никадәр якын булуын, аның бердәнбер таянычы Аллаһы тәгалә булганлыгын, аның моңарчы бик үк “афишаланмаган” иҗаты аша күрсәтергә омтылдым. Аннан соң, инде әйтим микән монысын дип торам (алдан кычкырган күкенең башы авырта, диләрме әле) “Идел буе мөселманнарында Мәүлид бәйрәме” дип исемләнгән диссертациямне Санкт-Петербургта якларга җыенам. Бәлки, болай башка бер юнәлештә эшкә алынуым бик үк дөрес тә түгелдер, бәлки, миңа бары музыкада гына җиңелрәк юл сайлап, үзем дә җиңел генә яшәргә тиештер? Әмма, шул ук вакытта, мин үземне туктатып-тыеп та тора алмыйм шул. “Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш”, дип әйткәнне күңелем-җаным белән тоеп, җимешләрен дә көтеп тормастан, эшлим дә эшлим мин. Тукай үзе менә кабаттан уянса, яши башласа, ул нинди хәлдә булыр иде икән? Аның шигырьләре бездә, хәзерге галәмәттә, ни дәрәҗәдә “востребованный” әсәр булыр иде икән? Ә бит, бәлки, бүген, нәкъ менә Тукайлар кирәктер? Милләт уянган кебек уянуын. Аңа атларга, хәрәкәт итәргә кирәк, чөнки аста упкын, упкын аша күчәргә кирәк. -Белүемчә, сез “Иләктән иләнгән заман” дигән китап әзерләгәнсез. Әлмәт районының Түбән Мактама авылы турында, аның тарихы турында ул. Түбән Мактама – чыннан да, иләкче-һөнәрче авылы. Монысы инде, минемчә... -Монда бернинди гаҗәпләнерлек нәрсә юк. Моннан берничә ел элек “Әлмәт энциклопедиясе” редакциясе, аның җитәкчесе Марс Җәләтов мине үзенә вакытлыча эшкә дәште. Кырып-себереп эшлим, этнографик материаллар җыям. Әлмәт шәһәрен узгач, шактый кызыклы мәгълүмәтләр туплагач, Түбән Мактамада һәм башка күп кенә авылларда булып, ай-һай зур байлык, зур материал тупладым мин. Алла боерса, нефть бәреп чыкканчыга кадәр Татарстанның “’этнографик” үзәге булган бу төбәк турында аерым китап чыгарам, үз-үзенә тарихын күрсәтәм әле. Уникаль этнографик материаллар бар миндә. -Инде музыкага килсәк... -Менә шушы “Ибн-Фадлан” исемле симфониям башкарылып, Петербургта гыйльми диссертациям дә якланса, “Cак-Сок” балетын язуымны дәвам итәрмен дип хыялланам. Финляндиядә булган вакытымда андагы бер композитор миңа бик тә кызыклы кулъязма бирде. Ул – Казан шәһәре салынуы турында фин халкында сакланган легенда. Юк, Казан шәһәренең нигезенә эт салынуы турындагы легенда түгел ул, юк! Казан этләр кулына кала дигән легенда түгел! Ул бик тә матур, фин-угыр халыкларының татар-болгар халкы белән туганлыгы турындагы легенда. Менә шул легенда буенча язарга исәбем. Аннан соң танылган җырчыларыбыз Альберт Әсәдуллиннан, Ренат Ибраһимовтан тәкъдимнәр алдым, аларның бергә эшләргә тәкъдимнәре бар. -Cезнең яшьләргә булган теләкләрегез? -Әйткәнемчә, бу тормыштагы аваз-тавышлар очраклы-хаотик рәвештә хәрәкәт итә. Ул авазларны- тавышларны бары тик чын иҗатчылар гына билгеле бер гармониягә сала, аларны кешеләргә тоташтыра белә. Иҗат кешеләренең иҗади сүзенә, аһәңенә колак сала белегез. Миңа, музыкант буларак, халкыбыз үткән менә шушы соңгы ун ел – республикабызның мөстәкыйльлеккә омтылган еллары – чын мәгънәсендә яңа бер чор булды, иҗатыма, яшәешемә, рухыма яңарыш кертте. Мин Нәҗип Җиһанов, Фасил Әхмәтов, Әнвәр Бакиров кебек композиторларны, Әмирхан Еники, Гомәр Бәширов кебек язучыларны күреп, алар белән аралашып калуыма шатланам, моның белән горурланам һәм күбрәк, күбрәк эшләргә тырышам. Аннан соң, безнең бүгенге яшьләрнең – бик тә талантлы яшьләребезнең филология белән генә шөгыльләнеп, төгәл фәннәр белән кызыксынуны киметүләрен өнәмәвемне белдерергә телим. Фәнне аны, чынлап та, үз максатларыңа буйсындырып була, ә менә иҗатта... бары тик иҗатка гына буйсынып була. Иҗат – үзе хаким. Шуңа күрә, иҗатка килгәннәр, иҗатка аяк басканнар моны белеп килсеннәр. Җан биргәнгә җүн бирер, ди халык. Иҗатта нәкъ менә җан белән җүн бергә яши...
Әнгәмәне Нияз Акмал үткәрде. Мәдәни җомга, 7 сентябрь, 2001 ел
|