Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Әгәр бу Коръән иңсә иде

Әгәр бу Коръән иңсә иде биек тауларның башына,
Куркыб таулар ярылыр иде, тәфәккер кыйлмыйбыз аслә.


Бу Коръән бик мокаддәстер, аның барча сүзе хактыр,
Аның хөкеме шәригатьтер, тәфәккер кыйлмыйбыз аслә.


Ватакыллаh аятьләрен иштеб егларларыр таулар,
Ходайдан куркыб еглыйлар, тәфәккер кыйлмыйыз аслә.


Бу чишмәләр шуңа татлы, аларның күз яше ирмеш,
Башындан кар-сулар агар, тәфәккер кыйлмыйбыз аслә.


Ләү Әңзәлнә аятьләре язылмыш Коръән эчендә,
Үземез укыймыз көндә, тәфәккер кыйлмыйбыз аслә.


Изге гамәл бармы бездә, яшемездә, картымызда,
Адәм диеп йөримез бездә, тәфәккер кыйлмыйбыз аслә.


Камил таhәрат алганда укысаң Иңнә Әңзәлнә,
Ки бер ел руза тотканың савабын табыр ул бәндә.


Икенче мәртәбә дахи укысаң Иннә Әңзәлнә,
Ибраhим белән Мусага барәбәр булыр ул бәндә.


Өченче мәртәбә дахи укыса Иннә Әңзәлнә,
Каю җәннәти теләсә керер мәхшәрдә ул бәндә.


Дүртенче мәртәбә дахи укыса Иннә Әңзәлнә,
Рәсулюллаh мәҗлесендә сәйран кыйлыр ки ул бәндә.


Бишенче мәртәбә дахи укыса Иннә Әңзәлнә,
Бер Ходайның дидарыни курер мәхшәрдә ул бәндә.


Мәсгудә хәзинәсеннән