Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Без, үксезләр, сөенгән идек...

Татарда шундый мәкаль: “Татар татарга таш атар!”, татарда шундый мәкаль дә бар: “Татар бар да хәтәр бар!” Этләр өрәләр, төне буе Казанда этләр өрәләр, котырган этләрнең кара йоннарыннан тамган сары селәгәйләрен ялап татар көчекләре чиный, дуңгыз маен имеп аларча шыңшый. Татар малының, татар канының тәмен сизеп, мәет сорап каргалар азат Татарстан күгендә каркылдашалар. Я Хода, сакла илебезне, я Хода, сакла телебезне, я Хода, сакла динебезне сатлыклар кавеменнән.
Кагылганнан, сугылганнар,
Энҗеләрдәй сибелгәннәр,
Канатлары кайрылганнар,
Бәгырьләре уелганнар.
Әгәр ятлардан Минтимеребезгә тел-теш тидертсәк, иртәгә 7 миллион татарны бөтен дөньяга мәсхәрә итәчәкләр, әгәр дә ятлар беренче Президентыбызга кагылсалар, ахырзаманга чаклы гафу итмәсләр бабаларыбызның изге рухлары, туачак сабыйларның җаннары.
Уянды бөек Татар,
Җиһан тетрәткән Татар,
Рәнҗеттермә илеңне,
Рәнҗеттермә телеңне,
Сатма үз милләтеңне,
Бу соңгы көрәш, Татар!
Исегездәме без үксезләр, ничек сөенгән идек: нәкъ бер ел элек даулап алган Азатлыгыбызга, исегездәме, сабыйлардай шатландык без үзебез сайлаган беренче Президентыбызга.
Айны каргап, этләр улый.
Я Хода, сакла безне...


Мәсгудә Шәмсетдинова. Социалистик Татарстан, 29 августа, 1991 года