|
|
Cкрипка кыллары ни сөйли?
1989 елда, СССР Композиторлар союзы тәкъдиме белән, мин бөтендөнья музыкантлары тарафыннан ихтирам ителгән мәшһүр “Варшава көзе” музыка фестивалендә катнаштым. Симфоник концертларның берсендә олы яшьтәге бер кеше белән сөйләшеп-танышып киттек. Ул Швеция радиокомпаниясенең музыкаль редакторы, композитор Фолке Рабе булып чыкты. Шул елны ул минем тыйнак иҗатым турында радиотапшыру әзерләп, музыкам белән ватандашларын таныштырды. Мин аны Татарстанга кунакка чакырдым, һәм Фолке әфәнде үзенең ярдәмчесе Матс Эйнарссон белән Татарстанга килде. Салкын көз иде. Казаннан бер дә еракка китәсе килмәгәнгә, без алар белән Тәтеш һәм Балык Бистәсенә барырга булдык. Ике район хуҗаларының нинди хөрмәт кылганнарын сөйләп тормыйм бүгенгәчә Фолке сәлам хатларының азагында “Рыбная Слобда — Балык!!!” дип өсти. Шведларның теләген Балык Бистәсе мәдәният хезмәткәрләре башта аңламады. Мин дә юкка гына монда килгәнбез, Балык Бистәсендә халык моңнарының чишмәсе кипкән икән, дип хафага төштем. Бер заман олы яшьтәге бер ханым килеп керде — ул Янчык авылыннан Разыйфа апа Дәулиева иде. Аңламассың: әллә скрипка аңа ябышкан, әллә Разыйфа апа скрипкага. Менә ул смычогын алды. Сихри авазлар бөтен бүлмәне тутырды. Аларда халкыбызның бәхете һәм шатлыгы, канга чумган гасырлары, өмете һәм челпәрәмә килгән якты хыяллары, нәфрәте һәм мәхәббәте чыңлады. Шведлар таң калды. Талантларны аңларга тел кирәкми шул. Олы талант ул Бистә дә, Стокгольмда да — кайда да талант. Шведлар Разыйфа апаның уйнавын өч сәгатьтән артык магнитофон тасмасына яздылар, әләнә-әйләнә фотога төшерделәр, сораулар яудырдылар. Стокгольм радиосы музыкаль тапшыруларның берсен Разыйфа апа һәм аның скрипкасына багышлаган. Бу хакта Фолке әфәнде үзенең хатында: “Татар моңнары белән йокларга яттык, татар моңнары белә уяндык, кичләребезне үткәрдек”, дип язды. Тапшырулары бик уңышлы чыккан, күрәсең, Европа илләре телләренә тәрҗемә итеп, башка илләргә дә җиткерәчәкләре турында хәбәр итте. (Татар музыкасы турында алар барлыгы 10 тапшыру әзерләгәннәр). Шведлар ярдәме белән мин дә зур талант иясе Разыйфа апа белән танышып калдым. Быелгы фолклор экспедициясе махсус Балык Бистәсе авылларына багышладым. Разыйфа апаны бик күрәсем килгән иде. Без күптәнге ахирәтләр кебек күрештек. Ул миңа кичләрен эштә бушаган арада скрипкада уйнады. Балык Бистәсенә багышлап язган җырларын җырлады, яшьлек хәтирәләрен, авыллары тарихын сөйләде. һәм мин түкми-чәчми аларны газета укучылар хөкеменә тапшырам.
Янчык авылы
Янчыклылар үз авыллары исемен “ч” авазы белән әйтәләр, ә күрше укмаслылар Яншык диләр. Мин аны авыл кешеләре ничек әйтсә шулай язам. Янчыклыларны күрше авыллар электән-элек “ак аяк”, дип атаган, чөнки алар күбрәк укырга, белем алырга омтылганнар, кара эшне бик өнәмәгәннәр. Киндер ыштаннарының балагын чыгарып, чабата киеп йөри торган булганнар. Менә шуңа авыл халкы “ак аяклы”, “ак тәпиле” булып киткән. Янчык авылына ничә яшь? Халык күңелендә Иван яулары турында хәтирәләр сакланган, бу авыл татар ханнары заманыннан ук киләдер, бәлки Болгар дәүләтенең бер кыйпылчыгыдыр. Элек авыл урынында кара урманнар шаулап торган, әүвәл бу җиргә өч дус килеп утырган. Алар урман төпләп, ышна ачканнар. Башта берсенә, аннан икенчесенә, өченчесенә өй салганнар, туачак буыннарга туган җир сайлаганнар. Килеп эшли башлаганның беренче көннәрендә үк дуслар агач төбенә куйган янчыкларын таба алмаганнар. Югалган янчыкларын эзләп җәфалангач, авылның исеме дә Янчык булсын инде дигәннәр.
Чукынганнар, чукынмаганнар һәм юкка чыкканнар
Кяферләр мөселман халкын чукындырып йөргәндә Янчык халкы, аларның киләселәрен белеп, бәлешләр салып, итләр пешереп, күп итеп исерткечләр белән каршы алырга чыкканнар. Тегеләрне җырлатып-биетеп, исертеп, күңел ачтырып җибәргәч, миссионерлар янчыклыларны чукындырмый-нитми узып киткәннәр. Кызларын кяферләр күзеннән аулак урында яшереп тотканнар. Ул җирне бүгенгечә авыл халкы Кызлар каласы дип йөртә. — әйдә, Кыз каластына җиләккә, дип сөйләшәләр (Кыз каласы астына — М.Ш.). Чукындыручылар Мирәтәккә килеп җитәләр, буйсынмаган авыл кешеләрен кырып бетереп, үтереп, җир белән тигезлиләр. Мирәтәк авылы урында урнашкан була — Мирәт елгасының чишмә суын эчеп, авырулар әле дә аның шифасын таба. Чишмә башына дога кылып, акча салып китәләр, ул акчаларны гарипләр, ятимнәр ала торган булга. Аннары Мирәтәккә руслар килеп утрган. Олы Инеш Саба җирләреннән килеп Янчык, Мирәтәк җирләрен сугара һәм Камага барып кушыла. Мирәтәккә килеп утырган рус байларына авыл халкы иртәдән кичкә кадәр бил бөккән. Мирәтәк алпавытның исемеме, кушаматымы Ларка булган, аның икешәр катлы зур-зур йортлары булган. Көнлекчеләргә 5 әр тиен акча түләгәннәр, ул вакытта шикәрнең кадагы (400 грамм чамасы) 8 тиен торган. Шулай итеп, чукынмаган татар авылы ахыр чиктә чукынгннарга бил бөккән.
Пәйзулла бабай
Разыйфа апаның дәү әтисе Пәйзулла бабай (авылда “Ф” урынына “П” авазы кулланалар) сәер кеше була. Менә ул көннәрдә бер көнне үзенә кабер казырга өндәп: —Наный, берсекөнгә миңа кабер казырга барырсың, — дип, авылның иң яхшы кешеләренә хәбәр салган. —Пәйзулла бабай, әле бит исән-сау, үз аягыңда йөрисең, — диючеләргә: —Юк, наный, акылымнан ычкынып түгел, ихластан әйтәм, — дип җавап биргән. Тәки шулай булган. Иртәгесен ул үлгән, берсекөнгә алдан әйтеп куйган кешеләр аны хөрмәтләп күмгәннәр. Пәйзулла бабай кабер-яракларын да үзе әзерләп куйган булган. Сүз уңаеннан шуны әйтергә кирәк, Янчыкта авыл зиратын бик тәрбиялиләр, ел саен чистартып чәчәкләр утырталар. Пәйзулла бабай бик шәп һөнәр иясе — балта остасы була. Үз гомерендә ничәмә-ничә йорт салгандыр ул! Берсеннән-берсе матур кызлар үстергән. Шәмсенаһар, Шәмсебану, Шәмсебәдәр, Газизәбану, Гөлбаһар. “Алпут Ларка” Пәйзулланың осталыгын югары бәяләгән. Революция шаукымыннан эмиграциягә киткәндә дә яшерен байлыкларын Пәйзулла картка тапшырмакчы булган. Тик ашыгычлык белән өлгермәгән. “Кура җиләге җыярга төшсен кызларың”, — ди икән Ларка алпавыт Пәйзулла картка. Тик аның кызлары алпут урманына җиләккә бер дә төшмәгән. Авылның үткенерәк кызлары моннан еш файдаланган, Ларканың җиләген рөхсәтсез җыялар икән. Алпавыт боларны куып тота да сорый, сез кем кызлары, ди. “Пәйзулла дочь”, — диләр теге наяннар. Шуннан бервакыт сораган Ларка сораган Пәйзулладан: — Синең ничә кызың бар, оста? — Дүртәү. —Кызларыңны алып килеп күрсәт әле, танып калыйм әле шуларны. А то башка кызлар килеп җиләк җыялар да “Пәйзулла дочь” дип котылалар, — ди. Бабай кызларын алып барып күрсәткән Ларкага. — Пәйзулла, Шәмсенаһарыңны бир син минем малайга, гөл урынына тотарбыз, — дигән алпавыт. — Юк, — дигән карт, — урыска бирергә ярамый безнең кызларны. Сезнең үз динегез, безнең үз динебез.
Яхшы төзеп куаныр
Әүвәл-әүвәлдән Янчык авылы бик матур булган. Арча, Саба якларыннан килгән инеш-елгалар авылны икегә аерып ага. Пәйзулла бабай авылны тоташтыру өчен челтәрле күперләр сала торган булга. Үзе вафат булгач кияве Габдрахман тота челтәрле күперләрне. Инде Габдрахман бабай эшкә ярамаслык булып картайгач, күперләрне караучы калмаган, һәм алар кешеләргә үпкәләп, язгы ташу вакытында агып киткәннәр. Хәзер авыл кешеләре бер-берсенә гади басмалар аша йөриләр, челтәрле күперләр якты хатирә булып кешеләр күңелендә генә калган. Пәйзулла кияве Габдрахман бабай үз кияве Мөбаракшага әйтә торган булган: —Әгәр дә эш килешеп йорт салырга алынасың икән, ай, мин очсызрак килештем, моның эше күп булып чыкты дип, аннан-моннан гына начар эшләмә. Тормышыңа харам кермәсен. Йорт салдырган кешегә бер кадагы да хәләл. Бер генә кадак та кесәңдә ияреп кайтмасын, берүк сак бул. Кеше рәнҗеше кермәсен, хәләл акча белән яшә.
Әтәч Әхмәт
Пәйзулла кияве Габдрахманның үз атасы тегүче булган, төннәр буе кешеләргә туннар тегеп утырган. Ул заманнарда Саба, Теләчедән олаучылар йөргәннәр. Төнлә тегүче Әхмәтләр өе яныннан узганда, әтәч булып кычкырып, шау-гөр килеп узалар икән. Балаларны уяталар бит дип, бик ачуы килгән Әхмәт абзыйның. Бер дә бер көнне саклап тора да бу сәфәрчеләрне, әтәч булып кычкыра башлауга беренче чанага сикереп менеп ат хуҗасын кыйный башлый. Анысын сөйрәп төшерә дә чанадан, икенчесен кыйнарга тотына, калганнары качып китәләр. Икенче көн капка төбенә җыелган картларга сөйли икән әхмәт: “Кызык итем әле теге олаучыларны. Әтәч булып кычкырып тилмертәләр иде, тотып кыйнадым әле”. Менә шуннан тегүче Әхмәткә Әтәч дип кушамат такканнар.
Йокысыннан тиз айныды…
Разыйфа апа борын заманнардан үзенең балачагы, яшьлек елларына күчә. Авыр чакка туры килә аның яшьлеге. Сугыш. Ирләр фронтта. Колхозның бөтен эше хатын-кызлар, яшүсмерләр җилкәсенә төшә.
—Менә мин, кыз бала озак еллар тракторда эшләдем, — дип искә ала Разыйфа апа. —Көн-төн эшлибез. Прицепщик итеп бер кызны билгеләделәр. Үзем йокламыйм, гель рульдә. Ә теге плугка утырып бара, үзе йоклый да йоклый. Башын салындырган да йоклый бу. Ә минем ачуым килә: ул бит борылышларда плугны күтәртергә, борылышны узгач төшерергә тиеш. Шуның өчен утыртылган ул анда. Әгәр плуг астына калып тапталса? Минем шуңа ачу килә. Әле бит синең эшеңне сыйфат картлары, уполномоченныйлар тикшерә. Бу кыз өчен миңа эләгә. Карыйм трактор тәрәзәсеннән, ничә карасам да утыргычында атынып бара, башы аска иелгән. Нишләтергә моны, мәйтәм, йокысыннан ничек айнытырга? Тәки уйлап таптым бит. Утыргыч — түгәрәк тишекле тимер, ул анда бераз салам салып утырган. Мин тракторны беренче тизлеккә генә салам да, сикереп төшеп, астындагы саламга ут төртәм һәм йөгереп барып менеп утырам. Менә берзаман тегенең телогрейкасы төтенли башлый. Кычкырып-кычкырып кагына бу… Мин тракторны туктатып төшәм дә: “Ни булды, нәрсә булды?” — дип сөрән салам. җоклама, җокласаң, яндыру гына түгел, җеннәр алып ук китәрләр үзеңне дим. Курыкты кызый, башка җокламас булды. Разыйфа апа сугыш елларын искә алып озак сөйләшеп утырды. Аннары тагын скрипкасын кулына алды, смычогын сузып җибәрде. ә мин ул сөйләгән кешеләрне берәм-берәм күз алдыннан кичердем. Үксеп елады скрипка, ярсып-ярсып күңел җәрәхәтләрен ачып салды, якты күңелле, пакъ Пәйзулла бабай, аның кияве Габдрахман картлар рухын искә алып тәсбих әйтте, челтәрле күпер урынына салынган тар басмадан йөрүчеләрне кызганды. Ай, гомерләр! Күп нәрсәләрне — күңел байлыгыбызны, рухи җәүхәрләребезне югалта барабыз шул. Разыйфа апа кебек шуный да талантлы скрипкачыны ни өчен татар халкы белми? Безнең мокытлыкмы бу, тар күңеллелекме? Л саен Балык Бистәсенең халык талантлары үзләренең иҗат концертлары белән Казанга килә. Татарстанның мәшһүр музыкантлары арасында лаеклы урын алырда тракторчы Разыйфа апаны концертка чакыручы юк! 70 яшьлек гади авыл карчыгы туган ягы турында шигырьләр, җырлар яза, үзе үк скрипкасында уйнап та бирә югыйсә. ә андый җәүһәрләр, тыйнак талантлар күпме безнең авылларда! Шуларны барлыйсы, халык алдына чыгарасы, лаеклы хөрмәтне күрсәтәсе иде.
Мәсгудә Шәмсетдинова. Мәдәни җомга. 1995 ел, 1 сентябрь.
|