Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Габдулла Тукайның музыкаль-эстетик карашлары

Тукайның этик һәм эстетик идеаллары борынгы Көнчыгыш әдәбият мирасы, дини мирасы, татар халкының тел-шигърият һәм музыка фольклоры нигезендә тәрбияләнгән. Тукай, мөгаен, горурланып: “Татар бит мин…” – дип әйтүче беренче шагыйрьдер.
Татар халкының менталитетының төп өлеше дин биләп торган этник аң үсеше процессында формалаша. Монда халыкның үзе яши торган мохитне төс, тавыш һәм башка формалар аша хисси кабул итүе дә зур роль уйный. Алар халык рухының, “халык күңеле”нең нигезләрен тәшкил итә.
Хәзерге вакытта Исламның иң аз өйрәнелгән үзенчәлекләренең берсе — аның сәнгатькә, шул исәптән, музыкага карашы. Музыка Ислам рухына туры киләме? Коръәндә музыканы гаепләгән бер сүз дә юк. Исламның музыканы гаепләү-гаепләмәү мәсьәләсендә ориенталистларның карашы аерылып тора. Бер төркем аны гаепләү Мөхәммәт пәйгамбәрдән үк килә дип саный һәм үз карашларын хәдисләргә таянып раслый. Икенче төркем музыканы гаепләү соңрак, аббасидлар чорында барлыкка килгән дип уйлый һәм бу карашларын раслаганда шулай ук хәдисләргә таяна.
Габдулла Тукайны Ислам белән кеше арасындагы мөнәсәбәтләр кызыксындыра. Иҗатындагы күп фактлар шагыйрьнең Коръәнгә ничек төптән уйлап һәм хөрмәт белән каравы турында сөйли. Ул күп сурәләрне яттан белгән. Бу турыда Тукай үзенең “Тәэсир” шигырендә менә ничек яза:


Гомернең иң читен, җайсыз, уңайсыз бер минутында,
Әгәр янсам каты хәсрәт вә кайгының мин утында,
Укыйм тиз-тиз күңелдән гаҗәеп сурә Коръәннән,
Газаплар мәгънәви бер кул илә алынадыр җаннан.


Габдулла Тукай сәнгать һәм дин мөгаләмәсен хәләл белән хәрәмне чагыштыруда чишкән. Ул “Әдәбият ахшамы, яки әдәби-музыкаль кич” дигән мәкаләсендә, “Зинага чакыра торган музыка хәрам булса да, алга китәргә, тәрракыйга чакыра торгна музыка мөстәхәб, хәтта вөҗиб уктыр да”, — ди. Бу өзектә, ислам күзлегеннән караганда, Тукайның музыканың прогрессив ролен тануы төгәл әйтелгән. Ул иҗатның кеше тарафыннан Алла юлын эзләү икәнен аңлый. Тукай “Даһига” дигән шигырендә болай яза:


Артка бакма, даһием, Идеал һаман да алда ул:
Алда барганнарга тик табла табылса: “Алла ул”.


Тукайның милләтне тәрбияләү турындагы фикерләре дә кызыклы. Ул “Ялт-Йолт” журналында басылган (1911 ел, 23 нче сан) “Исемнәребез хакында” дигән язмасында: “Тәрбиямез дә коры, һич файдасыз “дини” генә булмыйча, дини вә милли тәрбия булсын. Мөселман булганыбыз вакыт татар икәнебезне дә онытмыйк. Аллаһы Тәгалә исемебезне, җисемебезне вә рухыбызны ислах әйләя”, — дип яза. “Милли тәрбия”нең тамырлары кайда, милләтнең этник аңын тәрбияләү нәрсәгә нигезләнә соң? Тукай: “Чын халык телен, чын халык рухын безгә тик халык җырларыннан гына табып була”, — ди. Әгәр Ислам белән халык иҗаты арасындагы мөнәсәбәтләр мантыйгын Тукай аңлавынча дәвам итсәк, аның “Күк сыер” шигыреннән өзек китерү кирәктер:


Валлаһи, җандай күрәм мин искеләрнең җырларын,
Күкрәгемдә саклыйм, әйтерсең, Рәсүлнең тырнагын.


Шигъри китапларны халык “көйле китаплар” дип атаган. Әхмәт Ясәви шигырьләре, “Кисекбаш китабы”, “Бакырганый”, “Ахырзаман китабы”, “Мөхәммәдия”, “Бәдавам”, Кол Галинең “Кыйссай Йосыф” һәм башка бик күп шигъри әсәрләр өстәл китапларына әверелгән, шуларны татарлар моңлы, сәнгатьле итеп укыган. Борынгы классик шигърият Тукай иҗатының бер нигезе булып тора. Татар халкының музыка мирасы фондында төрле көйләр бар, алар борынгы Көнчыгыш шигъриятенең аерым бер формасына буйсына. Бу көйләрнең төрлелеге шигырь юлындагы иҗек санына, ә хиссияти тәэсире башкаручының талантына бәйле. Тукай “Халык әдәбияты” дигән лекциясендә: “Халык җырлары … аерым шәхесләрнең кәефенә карап төрләнә дә”, — дип яза. Ул татар халкының уникаль үзенчәлекле музыка-поэтик иҗатын өйрәнә. Тукай поэзия белән музыка бәйләнешләре турында “Шигырьләребез” исемле мәкаләсендә: “Безнең татарларның шигырь сөйли торган бәхерләре гүзәлдер. Бер татар шигырен әллә ничә төрле көйләргә җырларга мөмкиндер”, — ди. Шагыйрьнең сизгер колагы тормыш драматургиясенең музыкаль нечкәлекләрен бик төгәл теркәгән.Габдулла Тукай беренче татар музыка белгече буларак зур тикшеренү эшләре алып бара. Кайбер очракта шагыйрь музыкаль иҗат белән бәйләнешле үзенчәлекле проблемаларга, аерым сорауларга махсус туктала, ә кайбер очракта иҗатындагы образлы чишелешләр аша музыкаль-эстетик концепциясен бәян итә.
Тукайда кем җырлый: балалар, мәчеләр, төлкеләр, көтүче, Казан мулласы вә депутат, хөр, исерек егетләр, ямщик, милләтче, шәкертләр…. Нәрсә җырлый, көйлиләр: Мөхәммәдия, Касыйдән Бөридә, Әминтәзәк, мөнәҗәт, манзума, Йосыф китабы, озын вә кыска көйләр, озын ария, бәет. Габдулла Тцукай Халык иҗатының җәүһәрләре булган озын җырларга күп юллар багышлый. Ул аларга менталитетка психологик тәэсир ясый торган тирән эмоциональ көч салынганын яхшы аңлый.


Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен,
Тибрәтмәкче булсаң иң нечкә кылларын,
Көйләү тиеш ачы хәсрәт көен,


—дип юкка гына әйтми ул! Төрле төбәкләрдә булган үз сәяхәтләремә, күзәтүләремә таянып, шуны әйтәсем килә: Тукай шигъгияте татар диаспорасы яшәгән барча төбәкләрдә көйләнә һәм җырлана.
Ни кызганыч, Тукайны 1917 елга тикле тәрбияләнгән өлкән буын белә, ярата, укый һәм көйли. 1907-1917 елларда Тукайның шигырь җыентыклары һәр ел саен кимендә 5-6 басма булып чыккан, ә 1917-1955 елларда исә 2-3 басма гына, аннан соң тагын да азрак.


Мәсгудә Шәмсетдинова. 25 апреля 2001 года