|
|
Бала әрнүе аналарга кала
Бу үзәк өзгеч юлларның авторы Абдул авылында гомерен уздырган Бибиниса апа Әхтәмова. Ул 1912 елда дөньяга килгән. Мин аңардан күп шигырьләр, бәетләр, мөнәҗәтләр язып алдым. Бибиниса апаның маңгаенда 20 нче гасыр хатирәләре буразналар булып сызылып калган. Авылның абыстае да остабикәсе, психологы, артисты да ул. Бер генә Коръән мәҗлесе дә Бибиниса апасыз узмый. Борынгы бабалардан күчереп алган язмаларын кадерләп яулыкка төрә дә, авылдашларының рух-күңеленә килешле, мәгънәле сүзләрен хәтер сандыгыннан чыгарып-барлап чакырылган җиргә юнәлә. Бала-чага туса да,үлем-хәтәр килсә дә, дини бәйрәмнәр булса да — һәр мәҗлеснең иң кадерле кунагы ул. Авылның киләчәге һәм үткәне чылбырларын үзендә тотып торучы авылның иң ямьле шәхесе ул. Бибиниса апа үз гомерендә бик күп шигырьләр иҗат иткән. Ул аларны көйләп укый. Хәзер сезгә авылдашы Рамилгә атап чыгарган бәетне (Бибиниса апа аның жанрын мөнәҗәт дип атады) тәкъдим итәм. Телнең моңына хыянәт итүдән куркып, Бибиниса апаның авылындагы диалекталь үзенчәлекләрне шул килеш калдырдым.
Солдатта үлгән Ырамилнең мөнәҗәте
Мине күреп калыр өчен бөтен халыклар җыелды, Бөтен халык җыелгачтын миңа бик авыр тоелды. Әнекәем, минем өчен өзелер бит бәгырләрең, Бик сагынсаң җаныма кил, билгеле бит каберләрем. Сандугачлар кунып сайрый бакчадагы каеннарга, Әнекәем, жәллим сине, салдым тирән кайгыларга. Уйнап-көлеп эшләдек без машиналар арасында, Тәндә җаннарым калмады өч-биш минут арасында. Беләм, әнкәй, авыр сиңа, күрешүне өмет иттең, Хәлләремне белер өчен хатларымны өзелеп көттең. Көтмә, әнкәй, минем хатны, үлем килде бит балаңа, Җәш җөрәгем чиксез әрнеп түзә алмады җарага. Аклы ситсы күлмәгемнең таба алмадым ишләрен, Үле гәүдәм кайтып кергәч, әнкәй, бәгърем, син нишләдең? Эшкә чыгып киткән чакта үләрләремне белмәдем, Вакытсыз үлем бар икән, туганнарымны күрмәдем. Җырлар җырлап җөри идем кабинамның эчләрендә, Үләсемне белмәдем шул биш минутның эчләрендә. Караватларга салдылар минем зифа буйларымны, Әнекәем уйлагандыр күрермен дип туйларымны. Зиратта сайрый торган мин җараткан бер кош булыр, Чәй эчәргә утырсагыз — минем урыным буш булыр. Әнекәем, керләр җусаң юксынырсың күлмәгемне, Җәй көнендә кошлар сайрап өзәрләр бит үзәгеңне. Миннән калган киемнәрне бик кадерсез җөретмәгез, Кайтыр җирләргә китмәдем, кайтыр дип өмет итмәгез. Әнкәем, дип мин кычкырдым, ишеттеңме, әнекәем? Чит илләрдә вафат булды синең газиз бәбекәең. Әрмиягә киткән чакта урадым мин урамнарны, Хәрмәтләп озаттылар бит, бәхиллим мин туганарны. Бәләкәй малай чакларда вафат булды әтекәем, Ташламадың, кимсетмәдең, рәхәт яшә, әнекәем. Мин киткәндә агачлар да шаулашып башын иделәр, Кайта алмыйсың, Ырамил, бәхилләшәек, диделәр. Канатларын салып сайрый бер кош агачның башында, Кара гүргә керде башым унтугызынчы җәшемдә. Менә җитәр җәй айлары, җәшелләнер каберләрем, Кил, әнием, килми калма, сине көтә бәгырьләрем. Әнкәем, сиңа бүләгем, кара сатиннан күлмәгем, Тәрбияләп үстердең дә миннән бер файда күрмәдең.
Мәсгудә Шәмсетдинова. Заман газетасы. 2000ел, 2 июнь.
|