Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Гамәл дәфтәрләре кирәк

“Берсе язган, берсе күчергән, берсе сөйләгән, берсе көйләгән” — татар халкының шигырьгә хирыслыгын шулай матур итеп Уральскийның сукыр абыстае Фәйзә Сәгыйтова тасвирлаган иде. Тәкъдим ителгән шигырьләр — күңелле шигырьләр рәтенә керми. Экспедицияләрдән мин һәрвакыт гомер агышына багышланган халык иҗаты мирасын алып кайтам. Укый-укый таңга калам: безнең халык моңлы, нурлы гына түгел, зиһенле дә ул. Татар халкының дөньяны күзаллавы, яшәү белән үлемгә мөнәсәбәте турында саллы гыйльми хезмәтләр алдагы елларда халкыбызны куандырыр әле дип ышанасы килә.
Cезнең игътибарга тәкъдим ителә торган “Картлык нишләтә?” шигырен Әлмәт районының Түбән Мактама абыстае Хәдичә Нуруллина, “Картлык галәмәтләре”н Тукай районының Абдул районында яшәүче Бибиниса апа Әхтәмова тапшырды. Бибиниса апа бу шигырьне көйләп укып бирде. Бу шигырьләрне Коръән мәҗлесләрендә укыйлар, бер-берсенә күчереп бирәләр, бер-берсеннән күчереп алалар. “Нигә шундый моңлы шигырьләр укыйсыз мәҗлесләрдә?” дигән сорауга: “Гыйбрәт өчен. Кеше бу дөньяда мәңге яшәрмен дип байлык җыя, яшәргә өлгерә дә алмый кала, үлеп китә. Мондый шигырьләр кешене сискәндерә, яшәешнең асылы, мәгънәсе турында уйландыра”, — дип җавап бирде Бибиниса апа. Телнең моңына хыянәт итүдән куркып, Бибиниса апаның авылындагы диалекталь үзенчәлекләрне, җанны айкаган “җ”ләрне “й”ләтергә җөрьәт итмәдем. Ничек ишеттем, түкми-чәчми сезгә җиткерәм.


Мәсгудә Шәмсетдинова


Картлык нишләтә?


Явыз бу картлык, шәфәгать юк анда,
Кара җирләргә илтеп тә кертә.
Бу картлык шул ягы белән ярый —
Бөтенесен дә бертигез карый.
Булсын ул бай, булсын ул түрә,
Фәкыйрь булсаң да бертигез күрә.
Алтмыштан узгач картлык башлана,
Дөнья кирәкми, эшләр ташлана.
Җитмешкә кадәр ул барыбер эшли,
Бу картлыкка ул әле бирешми.
Җитмеш биштә әз эшли башлый,
Авыр эшләрне бөтенләй ташлый.
Сиксәнгә җиткәч эшләми башлый,
Барлык эшләрне кулыннан ташлый.
Ул чыга юлга өч аяк белән, әкрен генә бара да бара,
Алай да үзе байтак л ала.
Сиксән бишкә җиткәч бераз туктала,
Бераз ял иткәч бераз юл ала.
Бара-бара да юлдан адаша,
Туксан яшенә җитеп маташа.
Туксанга җиткәч таягын ташлый,
Караватыннан төшми дә башлый.
Ята да тора, бераз утыра,
Утыргач арый, яту ягын ул карый.
Картлыкның соңгы чарасы —
Сиксән белән туксан арасы.


Картлык галәмәтләре


Илле яшь бик әз яшь түгел,
Ул бит җөзләрнең яртысы.
Көчең чигә, әгъза туза,
Ул бит җөзләрнең яртысы.


Ай, илле яшь, бер туктамый
Картлыкка таба барасың,
Авызымдагы тешемне
Сирәкләп кенә аласың.


Әгъзаларның какшаулары
Илле яшеңнән башлана,
И, Ходаем, рәхмәтең сал,
Шәфәгатеңнән ташлама.


Ай, илле яшь, бер туктамый
Картлыкка таба барасың,
Авызымдагы тешемне
Сирәкләп кенә аласың.


Әгъзаларның какшаулары
Илле яшеңнән башлана,
И, Ходаем, рәхмәтең сал,
Шәфәгатеңнән ташлама.


Алтмыш яшь бик картлык түгел,
Аяк-куллар да сәламәт,
Аяк җөри, күзләр күрә,
Дөнҗа җәмне, дөнҗа рәхәт.


Алтмыш яшь бик усал түгел,
Сине алай каһәрләми,
Сиксән белән туксан усал,
Сине гырам да жәлләми.


Үтә карт булмыйсың әле
Илле белән алтмышларда,
Сиксән белән туксан яшьтә —
Сөяк-санак ватык бар да.


Сиксәнгә җитсә яшьләрең
Коеллып бетә тешләрең,
Какшау була сөякләрең,
Бөкрәя җилкәләрең.


Сиксән яшь бик әз яшь түгел,
Бармаклар җитми санарга,
Чәчләр ап-ак, күзләр күрми,
Күзлек киясең карарга.


Илле яшь кенә түгел бит,
Сиксән яшьләр бит күбрәк.
Үлемгә таба барабыз,
Гамәл дәфтәрләре кирәк.


Әй, сиксән яшь, колач җәеп,
Колачыңны җәеп торма,
Минем яшьлек гомеремне
Картлыгыңа алыштырма.


Тешне бетердең ашарга,
Көчне бетердең эшләргә,
Кунакка гына килдек бит
Җакты дөнҗада яшәргә.


Әй, син, сиксән, син икәнсең,
Нигә минем җанга килдең?
Бөтен әгъзалар авырта,
Мине ничек җәшәр дидең?


Белми калдым, сизми калдым
Гомерләремнең узганын,
Мәгәр белән әгъзаларның
Күзгә күренеп тузганын.


Заман газетасы. 2000 ел, 19 май