|
|
Урсал тау җырлары
Әлмәт каласының киләчәк буыннарга бүләк итәрлек, гасыр моңыдай борынгы авылы — Иске Әлмәте бар. Монда һәрбер йорт, һәрбер агач, урамнарында очраган нурлы һәрбер татар йөзе, Такташча “Без исән бит әле” ди. Әлмәт шәһәре нинди шәһәр икән, дип сораганнарга мин, Иске Әлмәтне күрсәтеп, Урсал тауларына мендерер идем. Әлмәт картлары малай чакларында бу тауларга ат чаналарын ярты көн алып менеп, ярты сәгать шуып төшкәннәр. Тол калганнар кайгыларын сөйләгән, бәхетлеләр шатлыкларын тау белән уртаклашкан. Иске әлмәттә татар мәктәбе эшли, мине ул мәктәпкә 1 нче татар музыка мәктәбенең директоры Зөлфия ханым чакырган иде. үзләренә дә кысан булуга карамастан, татар мәктәбе директоры Әлфис Хөсәен улы Хуҗин бу музыка мәктәбен үз канаты астына алган. “Минем иң шук малайларым галстук тактылар бу музыка мәктәбенә йөри башлагач”, — дип шаярта директор. “Безнең концертларыбызны күрсәгез иде, конкурсларда балаларыбыз һәрвакыт лауреат исемен яулый. Беренче балалар сабантуйларын татарча үткәргәндә картларыбыз үксеп елады. Мондый заманалар, ичмасам, оныкларыбызга насыйп булды, — дип”. Әлбәттә мәктәпнең дә, бу мәктәпкә сыенган татар музыкантларының да проблемалары күп. әмма алар чишелмәслек түгел. Татарстанның гына түгел, Рәсәйнең дә проблемаларын үз җилкәсендә татыган әлмәтлеләр өчен бердәнбер татар музыка мәктәбенә кечкенә куыш салып бирү Иске Әлмәт ата-аналарын, балаларын сөендерер иде. Мин дә бу татар музыка мәктәбен яшәтүгә өлешемне кертү өчен Казаннан татар музыкасына кагылган китаплар, ноталар алып килергә вәгъдә бирдем. Әлмәт тамашачысы белән минем танышуым “Сандугач сайрар илем” дип исемләнгән балалар конкурсыннан башланып киткән иде. “Рухият” фондының башкаручы директоры миңа бу конкурс-фестивальнең концепциясен әзерләргә һәм фестивальнең исемен булдырырга үтенеп мөрәҗагать итте. Шулвакыт минем хәтеремә гадәти нефтьче белән сөйләшүем исемә килеп төште. Ул абзый әйткән иде: “Сандугач белән бака сайрауларын күптән ишеткәнем юк инде”. Музыкант буларак, мин бу сүзләрне бик авыр кичердем. Татарстанның табигате сандугач сайрар ил ул. Табигать ул аналарыбыз кебек барын безгә бирә — бездән бер нәрсә сорамый, битараф булсак, моңсу гына әрни. Нефтьчеләр илендә кояш чыгышына карап аккан изге чишмәләр чистара, сандугач сайрар илдә яшь балалар татар аһәңе белән туган җирләрен данлый. һәм менә быел да нефтьче балалары үзләренең осталыгын күрсәтү өчен Әлмәт шәһәренә “Сандугач сайрар илем” фестиваленә җыелачак. Әлмәт урамнарын барганда тук, хөр заманда үскән яшьләрнең гүзәллегенә карап шатланасың. Әнә алар гөр килеп татар-рус сүзләрен укмаштырып сайрашалар, музыка коралларын тотып музыка училищесына ашыгалар. Кичен мин дә Әлмәт композиторы Ренат Хәкимов концертына чакырулы. Әлмәт музыка училищесы директоры Зәйтүнә Нәгыймова һәм аның иҗатташы, тормыш иптәше Рәис Нәгыймов белән сөйлшәсе сүзләр бетәрлек түгел. Һәр нәрсәне уртага салып сөйләр өчен бер-беребезгә булган хөрмәтебез зур, шулай ук проблемалар да чиктән ашкан. Әмма “без бит исән әле”, үз вазыйфабызны башкарырлык, сәнгать дөньясына балаларны әйдәрлек ихтярыбыз, теләгебез, көчебез һәм талантыбыз бар. Миңа да бу музыка йортында лекция уку бәхете тиде. Кайда гына булсам да, мин лекцияләремне “Татар халкы һәм моң” дигән темага укыйм. Әлбәттә, бу лекцияләр күп кырлы һәм күп төрле булырга мөмкин. Консерваториядә эшләгән дәверләрдә мин чыгышларымны уңайлы “ыңгайга” (әлмәтлеләр шулай сөйләшәләр) сала торган бер методика уйлап чыгардым. Лекцияләрне татар кешесенең тууыннан башлап үлеменә кадәр алып барган моң-аһәң-гүзәллек белән бәйлим. Халык эстетикасы, аның таланты һәм кабул итүчеләрнең күз алдыннан татар кешесенең гомере бу лекцияләрне төзергә ярдәм итә. Әлмәт музыка училищесы балалары фәлсәфи югарылыкта кабул итү дәрәҗәләре белән мине шаккаттырдылар. Зәйтүнә Нәгыймова кебек фидакарь хезмәт ияләренең монда өлешләре бик зур. Гади тамашачыга катлаулы булган Ренат Хәкимов концерты моңа дәлил бер булды. Концертны училище укытучысы, теория бүлеге җитәкчесе Татьяна Сәхибуллина алып барды. Тамашачы белән кыланмыйча, аңа ихтирам күрсәтеп һәм шул ук вакытта профессиональ биеклеккә өндәп, ул концертның шәкелен сыйфатлы төзеде. Бу концертта Әлмәт шәһәренең зыялы музыка төркемнәре катнаштылар: 2 нче музыка мәктәбенең хор группасы (җитәкчесе Светлана Волкова), шәһәрнең тынлы оркестры (җитәкчесе Николай Прец), Әлмәттәге милли-мәдәни үзәкнең камера оркестры (Фатыйма Хөснетдинова), ялгыз уйнаучылар Радик Кашапов, Ринат Шаһиев, Фәрит Бахметов, Александр Дранишников, Клара, Регина һәм Рәсимә Хәкимовалар концертка стиль ягыннан һәм башкару осталыклары белән ямь өстәделәр. Тамашачы үзенә булган хөрмәтне сизеп канәгать калды. Әлмәттә булган көннәрдә мин Әлмәт драма театры артисткасы Луиза Солтанованың юбилей кичәсенә бару бәхетенә ирештем. Мин бу хөрмәтле театрга беренче мәртәбә аяк бастым һәм шулчак “күз яшьләрем тамды моңсу елларга” — ничек инде гомрем узган бу дөньяда әлеге илаһи театрны күрмичә яшәгәнмен?! Һәрбер диварыннан сәнгать бөрки, һәрбер тамашачы йөзендә нур һәм горурлык балкый. Тамашачы үзенең яраткан алиһәсе — Луиза ханымны сөю дәрьясында йөздерде. Татарның нинди театры бар — һәрберсеннән иҗатташлары килеп котладылар, авылдашлары, райондашлары дуслары һәм шәһәрдәшләре актрисаны чәчәкләргә күмде. Андый тамашадан соң истә уелып хатирәләр кала. Шулардан залны яңгыратып көлүче, балалардай шатланучы ике шәхес атаклы Әлмәт театрының директоры Тамара Халитова һәм район хакимияте башлыгы Илшат Фәрдиев иде. Дөньяда илләр, шәһәрләр, авыллар күп. Әмма татар теле белән: “Исәнме, балам?” дип миңа татар эндәшә, Иске Әлмәт картлары миңа изге юл тели. Бер килгәндә Мөшәрәфә, Әкрәмә, Оркыя, Мәхтүмә, Хәлимә апалар, Мөшәррәф, Мөҗәһит абыйлар мине каршы алырга капка төбенә чыгар, “исән-сау йөрдеңме, килдеңме, балам, түргә уз”, дип дәшәрләр. Әлмәттәге рухи балкышка сәбәпче булган әби-бабайларның язмышларын сөйләп моңланырлар, Пекин үзәнендәге шомырт чәчәкләре исен сагынырлар, бер еларлар, бер көлерләр. Әби патшаның яшен суккан каен аллеясен исләренә төшереп көрсенерләр. Яз килер. Әлмәт шәһәрен тилертерлек чия, шомырт, сирень чәчәкләре хуш ис бөркер. Туган илләренә, татар иленә кайткан кошлар үзәкләрне өздереп сайрар. Бу аһәңнәр Урсал таудан, Иске Әлмәт ягыннан.
Мәсгудә Шәмсетдинова. Ватаным Татарстан, 24 апрель, 1999 ел.
|