Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Мәсгудә җыры

Туган яклар буйлап җыр үткәндә
Кушылып җырлый төсле авыллар…
Хисләрен җыр итәр күңелләрдә
Кышлау урманнары шавы бар.


Туган якларыма җырым кайтса
Кушылып җырлар кебек чишмәләр.
Шул чишмәләр миңа моң эчергән
Шул чишмәләр телем чишкәннәр.


Ераклардан җырым барса
Якташларым отып җырлар күк,
Туган якларыма мәхәббәтем
Сабантургай булып чыңлар күк!


Мәсгудә! теләсәгез, бу шигырьне якташыгызның ихтирам билгесе итеп кабул итегез. Уңышлар теләп, Ансафи. 30 март, 1980 ел.
——————————————
19 январь, 1986 ел.


Балкып тора бер йолдыз
Нурлы Ходай күгендә,
Балкы, балкы нурлы йолдыз,
Моңлы йолдыз, назлы йолдыз — Мәсгудә.


Багирова Нәзифә, 8 нче музыка мәктәбе, Казан.
—————————————————————————————————————
9 март, 1988 ел.


Исәнме Сез!
Мәсгудә, менә бүген “Социалистик Татарастан” газетасында милләттәш хатын-кызларны бәйрәм белән котлавыгызны укыгач, күңелне ниндидер бер соклану, шатлану, моңлану тойгылары биләп алды. Рәсемегезгә озак карап тордым. Ерак башкорт авылының берсендә гап-гади бер семьяда шундый сәләтле, көчле ихтыярлы, тәвәккәл кыз бала үсеп чыгар дип кем уйлаган ул вакытта, сез әле үсеп кенә килә торган 13-14 яшьлек кенә кыз чагыгызда. Мин итек басарга сезнең Кышлау-Елга авылына 20 елдан артык барып йөрдем. Шәмселислам абый белән Рәфига апаның, сезнең туганарыгызның хөрмәтен күп күрдем. Алар барысы да якты чырайлы, кунакчыл, кешелекле, искиткеч яхшы кешеләр иде. Шуңа күрә газетаны укыганда мин күңелем белән бергә Башкортстанда хис итем үземне: сагындым аларны, тагын бер күреп сөйләшәсе, аларның да шатлыкларын уртаклашасы килде. Әниегезнең: “Рәшит, безнең кыз да юкны эзләргә дип шәһәргә китте әле” — дигән сүзләре искә төште.
Әйе, сеңелкәем, сез, чыннан да, юкны эзләргә, дөньяда әле булмаган яңа көйләрне эзләп табарга, ата-бабаларыбызның сагыш-моңнарын, уй-хисләрен, куаныч-шатлыкларын киләчәк буыннарга җиткерүнең беркайчан да тузмый, югалмый торган юлларын табарга, халкыбызның батыр улларының якты образларын мәңгеләштерүнең юлларын эзләргә киткәнсез икән. Ниятегез изге булганга, максатка ирешү теләгегез сезне һаман алга өндәгән. Газетада язганча, сез хәзер фәлсәфи җанлы композитор булып җиткәнсез. Шундый дәрәҗәгә күтәрелә алгансыз, туган телебездә яшьләргә үсү өчен бирелгән мөмкинлекләрне дөрес итеп күрә, аңлый белгәнсез. Сез хәзер үзегенең туган илгә туган халкыбызга бурычлы булуыгызны тирән аңлап эшләгәнгә күрә, тагын да югарырак үрләрне яуларсыз дип ышанам.
Мәсгудә, сез хәзер буыннарны буыннарга тоташтыра торган, үзегез салган юлыгызда балкып торган, мәңге сүнми торган маяк булып күз алдына киләсез. Менә шуларны уйлап сокландым, куандым. Әти-әниеңнәр белән шатлыкны бергәләп уртаклашасы, аларны тагын бер күрәсе килде шул (әтиең мәрхүм бугай инде).
Мәсгудә!
Зур тырышлык белән максатыңы барып җитүең, ирешкән уңышларың белән котлыйм, алдагы көнеңдә саулык-сәламәтлек, хезмәт юлыңда тагын да зуррак уңышлар телим. Гомерең буена халык күңеленең яктылыгын тоеп яшә! Шул тәвәкәллегең, көчле ихтыярың, кыюлыгың гомергә юлдаш булсыннар үзеңә. Рәшит абыең.
Мәсгудә! Үзегезнең семья кешеләренең барысына да, очрашсагыз Рәфига апага, туганнарыгызга минем сәламемне тапшырырсыз. Рәнҗемәсеннәр, мин аларның яхшылыгын беркайчанда онытмыйм, зур рәхмәт аларга.
Мин 2-3 елдан бирле сезнең якка чыга алмыйм. Иптәшем үлде, бер ел була инде бер үзем яшим хәзергә. Балалар үз семьялары белән Казанда яшиләр. Юл уңае чыкса безне дә читләтеп үтмәгез. Хатым сезнең кулга ирешкәнен белсәм, мин бик шат булыр идем. Борчуым өчен гафу итегез.


Саба районы, дер. Больше-Шинар, Рашит Гайнанов.
Хушыгыз
—————————————————————————————————
ТАССР, Актанышский район, С.Тат.Суксы,
Давлетбаев Ф.А. — экономист


Композитор килде авылга
(Композитор Мәсгудә ханым Шәмсетдиновага)


Күктән атылып тәшкән йолдыз күк
Композитор килде авылга.
Хезмәттәге безнең батырлыкны,
Илдә булган бөтен матурлыкны
Җайлап кына көйгә салырга.


Композитор килде авылга.
Иң саф чишмә типте диярсең.
Авыл халкы чыкты тыңларга,
Сагышлы һәм татлы моңнарга
Сусаганнар ахры күрәмсең.


Таң җиледәй бәгырьләрне сыйпап
Чорнап алды шундук моң-тылсым.
Хыял бишегендә тибрәтерлек
Һәм туйганчы назда изрәтерлек
Җанга якын моңлы җыр булсын.


Композитор — тылсым иясе!
Күңелендә давыл уйнады.
Хисләреннән дөрләп кабын гына,
Могҗизага ярты адым гына.
Җырга салыр матур уйларны.


Көтмәгәндә туар ул могҗиза.
Җырга салыр туган ягымны.
Композитор килде азга гына,
Кайтып китте нурлы Казанына
Бетмәс ямьгә күмеп авылны.


7 апрель, 1988 ел. Тат.Суыксу, Күркәм иҗат уңышлары теләп: Фәнәвис Дәүлетбаев.


Син карадың гына миңа


Син карадың гына миңа—
Сүзеңне ишетмәдем.
Бергә язлар каршыларга
Мин инде кичеккәнмен.
Син карадың гына миңа—
Яныңа чакырмадың.
Беркемгәдә алыштырмас
Бар икән асыл ярың.


Син карадың гына миңа
Үбәргә үрелмәдең,
Мин белдем мәхәббәттә
Икенең бүленмәвен.


Мәсгудә!
Синең хатыңны бүген 19 нчы апрельдә алдым. Укыганыңча эштән кайткач 5 шигырь язып та ташладым. Дөресен әйткәндә, мин күптән инде 4-5 куплетлы кыска шигырьләр язарга специалләшкән. Озын шигырьләрне редакцияләрдә сирәк ала.
Мин Такташның Сыркыдыдан булуын, тифтан үлүен генә хәтердә калдырганмын. Шигырьләрен укыганга да бик күптәннән инде. Такташ татарның гениаль шагыйре. Аңа мин дә үлеп гашыйкмын. Анда Есенин да, Маяковский да бар. Сатира, лирика, публицистика — җаның нәрсә тели шул бар аның шигырьләрендә. Ленин турындагы поэманы да дөньяда иң беренче булып ул язган бит! Шлем кигерербез Айга да, Яз ясарбыз салкын тайгада! дип тә иң беренче булып ул әйткән. Миңа калганда ул Маяковскийдан да бер башка югары булган. Кыскасы, әдәбиятыызда тиз генә кабатланмас уникаль шагыйрь! Шушы исәпләрдән чыгып, мин Такташ турында язарга әле җитлекмәгәнмендер әле дип уйлыйм. ….
Мәсгудә!
Мин сиңа шушы арада гына язылган “Торналар авазы” шигырен җибәрәмен. Миңа калганда, бу шигырь үзе көй сорап тора. Бары тик һәркем күңеленә ошарлык әйбәт музыка гына кирәк — бик тиз популярлык казаначак. Һәрхәлдә мин шулай дип уйлыйм. “Әй, туган авылым”ның музыкасы Ринатта, темпын белмим ди, районга төшеп өйрәнеп кайтырга йөри, вакыт кына табалмый. Музыка өчен бик зур рәхмәт!
Ихтирам белән Фәнәвис.


Торналар авазы


Тымызык кичләрдә белмичә нишләргә
Торналар сызлана сагыштан.
Торналар авазы — җаннарның газабы,
Кайтаваз шикелле язмыштан.


Сынатмый канатлар, яз җитсә кабаттан
Күләгеш күлендә торналар.
Корыган камышка, ышанып язмышка,
Торналар ник оя коралар?


Туган җир тартканга кайтканнар ал таңда
Торналар, торналар, торналар.
Шашынып сөюдән, янудан – көюдән
Болганчык су кебек дөньялар.


Кайгылар картайта, сагышлар саргайта
Бәхеткә сусаган җаннарны.
Торналар тукталган – йөрәкне моң сарган,
Еракта яшьлекнең моңнары.


Кирәкме юату — бу тиңсез югалту.
Никадәр җәрәхәт күңелдә!
Моңаймый яшәргә, кирәктер яшьнәргә
Мизгелдәй кыска бер гомердә.
19 апрель, 1988 ел.


Мәсгудә!
Минем бу шигырьләрдән ялыккансыңдыр инде син. Артык күпкә китә башладылар бугай. Никтер капылт кына тукталып булмый. Туктыйм дидеңме әллә каян яңа шигырьләр чыгып тора, шулар алдый ахры күңелне. ….


Елмаюың җитә


Миңа синең елмаюың җитә,
Дәшмәсәң дә аңлыйм үзеңне.
Җаным сиңа гел ашкынып тора
Күрер өчен нурлы йөзеңне.


Миңа синең елмаюың җитә
Тудырырга йөз-мең җырымны,
Шул тиңдәшсез елмаюың аша
Тоям синең йөрәк җылыңны.


Миңа синең елмаюың җитә
Сагыш болытларын куарга,
Канатланып китеп үз-үземне
Иң бәхетле итеп тоярга.


Миңа синең елмаюың җитә
Утка дисәң утка керергә,
Акылымны җуеп мәхәббәттә
Ни күрсәм дә шуны күрергә.


Миңа синең елмаюың җитә –
Өметемне сузмыйм артыкка.
Елмай иркәм! Таң кояшы булып,
Гел коендыр мине шаттлыкка!
Җаныңдагы ихлас сафлыкка!


. …. Нигә язып торырга дигән төшенке уйлар җанны кимергән мәлдә илһам килмичә генә торса нәрсә булган инде ә ???
Синең игътибарны һәм вакытны алганга тирәнтен гафу үтенеп Фәнәвис Дәүлетбаев.


Хушлашу


Хисләр тулы шашкын күңелемдә
Сандугачлар инде сайрамый.
Җан яратып өзелеп сөйгән ярым
Йөрәгемне минем аңламый.


Назлар тулы моңсу күңелемдә
Үсми инде нәфис гөлләрдә.
Сөеп туймас асыл ярлар барда
Мин кирәк соң әле кемнәргә?


Гел сагыштан торган күңелемдә
Тотылганмы әллә ай-кояш?
Мәхәббәтнең якты шәмдәлләре
Юк, беркайчан да башка балкымас!


Бер шатлыксыз сүнгән күңелемдә
Бу соңгы җыр синең өлешкә.
Син һаман да миңа саф һәм сылу,
Син һаман да миңа фәрештә!


Шул фәрештә килеш һәм саф килеш
Хыял аръягына оч, иркәм.
Мин очырам сине гомерлеккә,
Сау бул инде, сау бул, хуш иркәм!


Фәнәвис Дәулетбаев.


————————————————————————————


22 январь. 1991 ел
452830
Башкортстан, Татышлинский район, с. Верхние Татышлы, ул Мусы Джалиля, 22-6 Ахметзянову.
…Римзил Вәлиев, Госман Садә, Радик Нуретдинов белән сабакташ, университет буенча. Роберт Миңнуллин белән якын танышмын. Газиз җан Зиннур Насыйбуллин белән университет гомуми торагының бер кроватында алмашынып йоклаган чаклар бар иде. Язмышым бер мәлне олуг Хәсән Туфан белән дә якынлаштырып алды. Дипломны “Хәсән Туфан шигъриятенндә тормыш диалектисы һәм күңел хәрәкәте” дигән темага якладым. …
Милләт хакына җаннарыгызны фида кылып йөргән сездәй газизләргә ниләр генә теләсәңдә аз булыр сыман. Уртак омтылышыбыз һәм шәхсн тормышыгызда, иҗатыгызда баглаган өметләрегез һәрчак якты һәм талмас канатлы була күрсен. Ихлас күңелдән — Нургиз Зәркән /Әнвәр Әхмәтҗанов/


Аңламыйсың


Бер тирән сулыш алсаң ла,
Күз салсаң кырын гына…
Чыгар ла идем тауларны
Җиңелчә ыргып кына.


Күмәр идем юлларыңны
Хыялым зәңгәренә…
Аңламыйсың!.. Ничек түзим
Мәхәббәт зәһәренә?!.


Аңламыйсың!.. уңар инде
Дуамал хыялларым…
Әйтче, ник туздырып уздың
Хыялым ояларын?


Кичле-иртәле


Уйлыйм сине кичле – иртәле,
Очрашасы иде бит әле.
Төшләремдә генә иркәлим,
Өннәремдә юлым киртәле.


Син кайларда кичле-иртәле?
Беләселәр иде бит әле.
Бәлки сине кемдер иркәли,
Үтеп мин үтмәгән киртәне?


Сагынам сине кичле-иртәле,
Сабырлыгым бетә бит әле.
Сагынуларым сиңа җитәме?
Сөюемне син үз ит әле.


Эзлим сине кичле – иртәле,
Эзләреңне җуйдым бит әле…


………………….
Тибешләре тиле йөрәгемнең
Тетрәтәләр күңлем түбәсен.
Тәүбәләрдән тәүбә иттерергә
Яралгансың инде, күрәсең.
……………………….


Син китәсең дә китүен,
Кендекләр канар инде.
Синең йөрәк, белмим, нишләр,
Минеке каргар инде.
——————————————————————————————————
Татар халкының иң бәяле, иң дини композиторына Мәсгудә Шәмсетдиновага зур ихтирам илән — ак бәхетләр, иҗади канатлы еллар, мәңгелек җырлар Ходай насыйп итсен. Амин!


Халкыбызның назлы моңы син,
Яз башының тәүге җыры син,
Урның булыр изге Җәннәттә —
Ихтирамсаң шагыйрь Әхмәткә


Сихри уйлар дини моңнарыңда,
Изге аваз һаман колагымда
Гомерем буе ахры туктамас.
…Кулларымда иде чын Алмаз…


Әхмәт Саттар
———————————————————
Гөлшат Зөйнашева


Мәсгудә матур!


Чыршы авылы авылы җитәкчеләре белән сөйләшеп, шушы шигырьгә (ошатсаң, әлбәттә) музыка язсаң иде. Үзең кебек матур итеп, моңлы итеп, бераз борынгыча да, бераз заманча да итеп яза аласың син. Сара апа, әйтмешли — Көй!!! кирәк!.. Көй!!!.. Көйсез җырлар җырлап, кайбер җырчылар җанга тия. Көй бит җанга тими, җанны назлый, иркәли. Көй кәтеп, сине яратучы Гөлшат Зәйнашева.
Алуың туында, фикерләреңне әйтеп хат кисәге җибәр, я шалтырат! 53-64-20
29 август, 1994 ел.


Чыршы авылы


Чыршы авылы таулы-таулы,
Тау астында инеше.
Авылым, авылым дип, сулкылдый
Безнең йөрәк тибеше


Кушымта: Чыршы авылын чыккач та,
Юл буенда наратлар.
Китсәң өзелеп сагынырсың,
Бәгырькәем, карап кал.


Чыршылар иген игә
Тутырып басу, кырны.
Эшкә хезмәткә бирелгән
Халкының йөзе нурлы.
Кушымта
Чыршы авылы таулы-таулы
Тау арасы гөл генә.
Җирдә таулы авыллар күп,
Чыршы авылы бер генә.
Кушымта.


—————————————————————————————
2 нче январь, 1991 нче ел.
Әтнә районы, Бәрәзә авылы.


Исәнме, Isәnmesez.


Мәсгудә, сиңа әзерәк киңәшләр белән язучы Саимә Шәмсетдинова.
Менә нәрсә, сеңлем. Син үзең чал гарәб язулары белән дә, дине белән дә кызыксынасың. Шуңа күрә син элек чәчеңне таратма, икедән үр дә, очына үзең яраткан лента белән бантиклап куй. Шул сиңа бик тә килешер. …
Аннан сиңа үтенечем бар. Бу битнең икенче ягында Әтнә турында җыр кебек сүзләр язган идем. Килешерме, әллә килешмәсме. Син аны эшкәртсәң бик тә рәхмәт булыр иде. Нигәдер Әтнәгә район кайткач җыр чыгартасы килә. Үзем шул авылныкы түгел, шулай да Әтнә миңа бик якын тоела. Минем язуларым килешсездер. Бу хәрефтә укымадым. Сәлам белән, кабат Саимә Шәмсетдинова, 68 яшь, пенсионер, хезмәт ветераны.


Әтнә матур, Әтнә матур,
Әтнәнең халкы батыр,
Шул батыр халкы Әтнәнең
Данын еракка таратыр.


Барсам туры, кайтсам туры
Бу Әтнәнең юллары,
Әтнә даны ерак китәр,
Чичән аның уллары.


Әтнәләргә барам әле
Автобуслар килгәч тә.
Әтнә ягы бик шат булды
Район кайтты, дигәч тә.


Әтнә ягы чишмәле як,
Авыл саен бар алар.
Аның халкы бергәләшеп
Матур тормыш коралар.


Сеңлем, үпкәләмә, сеңлем, үпкәләмә инде, кабат әйтәм. Бик сүзгә оста түгел карт әби мин.
——————————————————————————————————————


16 январь, 1991 ел. 184200, г. Апатиты, ул. Козлова 7 кв. 26.


…Хәзер инде мин Сезгә Кола Ярымутравыннан Апатиты шәһәреннән язам. … Мин бирегә килеп бер атна тормадым, минем Вартан инде чит илгә командировкага җыена. Төньяк балкышлары турындагы хыялларыбыз әлегә тормышка ашмас төсле. Ни эшлисең бит! Хезмәт кешесе һаман да үз иркендә түгел шул. * …


— Вартан Шакиров Рауза апаның улы. Төнъяк балкышларын өйрәнүче зур галим. Мин Рауза апа белән Төньяк балкышларын карарга хыялланаган идем. Хәтта махсус кубызда уйнарга өйрәндем, чөнки Төнъяк балкышына кубыз тавышы бик килешәчәк иде (М.Ш.).


май, 1991 ел. Хәмид Вәлиди
420127, Казан, Лукин урамы, 2/15-60


Әссәламегаләйкем


И назлы чәчкәләр!
Сөйләгез сез хөрмәтле ил кызы Мәсгудәгә уй-фикер, канатлы хыялларымны. Арттырыгыз аның Илһам дигән шифалы сулышын. Әмин. Хәмид Вәлиди.


Яшьлегем эзеннән


Инеш буйларын бер кичтем,
Ятып суларын эчтем.
Ярышып үскән сылу бер тал,
Яратып, назлап кочты.


—Тау ягында ярлар матур,
Җан тартканын сайлап ал.
“Айлы яр”, “Карамал”,
Сагындырыр, карап кал.


Су кызлары белән бергә
Коендым алка күлдә.
Истән чыкмый ул туган як,
Гомернең бер көнендә.


—Тау ягында ярлар матур,
Иң уңганын сайлап ал,
“Айлы яр”, “Карамал”,
Сагынырсың, карап кал.


Печән чаптым, чалкан яттым,
Җиләкле тауларында.
Йөземне юдым шифалы
Чыклы таң нурларында.


—Тау ягында матурлар күп,
Күрсәң күзләр камаша.
Бусын алсаң, тегесе кала,
Дип, күңел тарткалаша.


Идел киче


Батты кояш, янды шәфакъ,
Кабынды ут Иделдә.
Дулкынланып тибрәлде җыр,
Түгелде моң күңелдән.


Калыкты Ай, сипте көмеш,
Кочты Идел тугаен.
Җирне сагынып зар елыйдыр
Зөһрә-сылу, мөгаен.


Калды ярлар, туган ярлар,
Сөйгән ярлар күмелеп.
Ят ярларга, чит ярларга
Булмый икән күнегеп.


Хәмид Вәлиди.


—————————————————————————————————————


24 сентябрь 1991 нче ел.
423845 Яр Чалы, Мәскәү проспекты, 22/19 кв. 19.
Матшин Миркадәм Аминович


Хөрмәтле Мәсгудә ханым!
Сезнен “Социалистик Татарстан” газетасында 1991 нче елның 13 нче сентябрендә басылган “Җырлап кына йөрер идем” исемле публицистик мәкаләгезне зур канәгатьлек белән укып чыктым.
Каргалыда татар китаплары булмауны искә алып мин үземнең шәхси библиотекамнан Каргалы авыл библиотекасына 10 татар китабы салам (салдым). …
Сезгә киләчәктә дә уңышлар теләп Миркадәм абыегыз.
Яр Чаллы “Ләйсән” әдәби берләшмәсе члены.
24/IX-1991 ел.


Мәсгудә ханым, нинди генә бөек халыкның моңы, көе булмасын йөрәгеңне ярып кергән, дулкынландырган музыка ул үз милләтеңннеке, шуңа күрәмсең бүгенге музыка мәктәпләрендәге хәлгә битараф калу ул җинаять дип уйлыйм мин, бәлки ялгышамдыр?? Ләкин!.. Ни сәбәпле бүгенге музыка мәктәпләрендә бер аваз татар сүзе юк? Бүлеге юк, программасы, дәреслекләре юк? Сез зыялылар ничек түзеп торасыз бу хәлгә?! Һаман кемгәдер баш иябез. Методистлар башка милләттән. Ә татар милләтеннән булганнары ничек итеп оялмыйча акча алып яталар икән? Факия апагыз. Бу сүзләр лично сезнең адреска түгел.
——————————————————————————————————————
27 нче март 1993 нче ел.
420052, ул Печерская, 6-55. Вәлиуллина Мәүлия.


Сезгә зур хөрмәт белән тагын Мәүлия апагыз яза. Бу минем күптәнге хыялым. Үлгәнче язып калдырам әле дип уйладым. Чөнки беркайчан да, бер җирдә дә ишеткәнем юк. Мөмкинчелек Мәсгудә Шәмсетдиновада. Ул фольклор һәм бәетләр җыя.
Бу бәеттә Мәрьямны дус кызлары агу эчертеп үтерәләр. Көнчелек белән.


Кич караңгы булганда фабрикадан кайталар,
Агуланган Мәрьямне больницага озаталар.


Баралар больницага, салалар караватка,
Ике доктор, бер сестра тырышалар коткармакка.


Коткармагыз, коткармагыз, мин барыбер үләчәк,
Бер михнәтем, бер җәзамны кара гүрдә күрәчәк.


Беренче көн хәл белергә килде аның әнисе,
Ә доктор җавап бирә, авыр хәлдә ята, дип.


Икенче көн хәл белергә килде аның дуслары,
Ә доктор җавап бирә, үлем хәлендә ята, дип.


Өченче көн хәл белергә килде аның сөйгәне,
Ә доктор җавап бирә, покойныйда ята, дип.


Керәләр покойныйга, күрәләр кара тартма,
Кара тартманың эчендә Мәрьямем үлгән ята.


Ач, Мәрьямем, күзеңне, ач, Мәрьямем, күзеңне,
Ачмасаң, Мәрьям, күзеңне, һәлак итәм үземне.


Бетте.


Ә менә монсы җыр булгандыр. Сүзләрен дә, көен дә ишеткәнем юк. Армияга киткәндә классташым истәлек өчен бер открыткага язып калдырган иде. Аны урладылар. … Ләкин текстны бүген дә тулысынча беләм. Менә хәзер аны Сезгә язам.


Мин китәмен, дустым, еракларга,
Бир кулыңны, кысыйм соңгы кат,
Бәлки тагын бергә булырбыз без,
Сугыш кырларында очырашсак.


Аерылабыз, дустым, аерылабыз,
Әллә күпкә, әллә мәңгегә,
Аерылсам да, сине оныта алмам,
Син булырсың минем күңелемдә.
Бу аерылышу, бәлки, мәңге булыр,
Үзәгеңне өзәр синең дә.


Киткән юлларыма карый-карый
Күзләреңне, дустым, талдырма.
Үткән көннәреңне саный-саный
Җөрәгеңне, дустым, талдырма.
Күңелең гөлләренә тап төшермә,
Янма дустым, җаныем, кайгырма.


Минем Сездән үтенечем, зинһар, гаепли күрмәгез. Сез бит югалган язмаларны эзлисез. Менә шуның өчен дә Сезнең хезмәтегезгә минем өлешем булсын, дип, язам. Безнең күзләр начар, дөрес тә түгел, һәм ямьсез дә. Гаепләмәгез!
Аннан, элеккеге Биләр районы Күлбай-Мораса авылы ягына барып чыгарга туры килсә, анда шундый хәл булган иде. Һәм шуңа бәет чыгарылган иде. Хәзер мин аны оныттым инде. Шушы авылның бик чибәр бер кызын сугыш вакытында урман кисәргә җибәргәч агач басып үтергән иде. Бәет чыгаруның тагын бер сәбәбе — аны шушы авылның егете алып калмакчы була. Ә кыз ризалык бирми. Үкенечкә, агач басып үтерә.
Менә шунда бәет чыгаралар.
——————————————————————————————————
422950, Чистай Гоголя 20, Валиева Рауза


Исәнмесез, Мәсгудә!
…… Миңа Чайковскийның татар музыкасы язуын исбатлар өчен (ә ул шулай) аның кая үсүен, — бала чакта нинди җырлар тыңлавын белергә кирәк. Автобиографияда ул махсус күрсәтелмәгән булырга тиеш (нәсел-җебе дә). Бәлки аның үскән ягына командировкага барып килергәлер? Аның нәселен белөчеләр бардыр!
“Щелкунчикның вальслары” киләсе гасыр музыкасы, шулай ук Сәйдәш музыкасы да…
Мәсгудә! Командировкага барыр булсаң Чистайга кил, Чаллы аша, я Әгерҗе аша барырбыз Удмуртиягә (Чайковскийның туган ягына), Моны бер атна эчендә эшлә!
Ихтирам белән, Рауза. 24 февраль 1994 ел.


3 нче апрель 1994 ел.
422950, Чистай шәһәре, Гоголь урамы, 20.
Вәлиева Рауза.


Исәнмесез, Мәсгудә!
Сиңа кайнар сәламнәр озатып, Рауза!
Сезнең таныш журналистларыгыз бар, “Казанда кайчан татар консерваториясе булыр?” кебек мәкалә дә язып чыга алалар… Мин сине бүтән йөдәтмәм инде, әгәр язган булса “Корьән авазлары” сериясенә синең сценарий белән тулы тапшырулар эшләрбез.
Библиотекада утырып вестибуляр аппаратыбыз (улитка) автоном – биоэнергия белән яшәүче орган икәнлеген белдем (кровообращение анда юк). Шуңа күрә, бит сыпыру-биотоклы куллар белән дога кылу аңа көчле тәэсир ясый, музыка-космик энергиянедә хәрәкәткә китерә, бездәге энергияне дә. … Минем Мәликә әби: “Коръәндә Мөхәммәд пәйгамбәребез (сгв) Кыямәт көнендә Давыт пәйгамбәр (сгв) көенә укыр”, дип язылган, ди. Кайсы аять икәнен оныткан. Давыт (сгв) Забурны-Псалтирьны язган, аның укуын “cулар да акмый тыңлаган, артына җеннәр, баш өстенә кошлар җыелып тыңлаган”. Тавышы бик матур булган икән. …
Сагынып, Рауза, 3 нче апрель 1994 ел.


——————————————————————————————————————


422950 Чистай, Гоголя 20, Вәлиева Рауза. 24 июль, 1996 ел.


Исәнмесез, хөрмәтле вә яраткан Мәсгудә!


Инде күптән сиңа “хат язам”, 12 нче апрельдән башлап.
Ул көнне “Балкыш” та Коръән укыдың, каян алдың син ул матур көйне? Күздән яшьләр агыза торганны? Я, Хода! Ник мондый укулар елына 1-2 тапкыр гына, һәм “Балкыш”тан гына? Бу мөгъҗизаны ешрак ишетсәк ни була соң? Ни гаҗәп, син укыганда күз алдына Коръәннән хәзерге матур хәрефләре түгел, ниндидер изгелек тезелеп барды. Ә кичен йокларга ятып синең Коръән укуыңны исемә төшергән идем, Тавил Хаҗиәхмәтовның “Ноктюрн” дигән рәсем полотносы күз алдыма килде. Мин аны бик яратып караган идем, чөнки бу картинадагы төсләр гадәттә юк кебек. Аларны пароход палубасыннан аска карап яр буенда үскән агачларның судагы күләгәсендә генә күреп була. Димәк, син укыган сурәдә дә без күреп бетерә алмаган, ишетеп-тыңлап аңлап бетермәгән хисләр турында. Шуларның күпмесендер туплаган музыка булып чыга. Чыннан да музыканың төсе бар булып чыга. “Ноктюрн”дагы төсләр, күренешләр шулхәтле матур, аларны кичке якта гына күреп була. Шуңа Тавил рәсемен “Ноктюрн” дип, кичке музыка, дип, атаган да. Шулай итеп, Коръәннән син тапкан музыкалар — музыкаларның анасы булып чыга. Ходай саулык бирсен сиңа.
Коръәннең 58 нче сурәсендә психик авырулар турында (хатынын анасына ошату), дәвалау чаралары да күрсәтелгән (2 нче һәм 4 нче аятьләр — М.Ш.) Бу сурәдә Аллаһ сүзе Коръәннең барлык сурәләренекеннән дә күбрәк. Мин бу сүрәнең көен дә иң тынычландыра, иркәли, юата торган көйдер дип уйлыйм. Шундый авыруларны дәвалый торган ритмнар да, дип. Мәсәлән, уңъяк ярымшар бөтенләй эшләми, яисә бик аз эшли ике ягы да, сул ягы эшләмәүчеләр дә бар. Киләчәктә боларны мәктәп яшендә үк дәваларлар дип уйлыйм. Кытайлар аларны күз буенча дәвалыйлар.
Вакытың булса Чистайга килеп чыкмассыңмы?
Әлегә сау бул, сиңа уңышлар теләп , Рауза.
24 июль, 1996 ел.
——————————————————————————————————————— Мәсгудә!
Хәерле кән!


Аллага тапшырып мин сиңа шушы берничә бөртек әйберне салып җибәрергә булдым әле. Калганы — синең хөкемдә. Теләсә нишләт. Үпкәләр дип курыкма, андый хәл булмаячак. “Әй, Илаһым, ташламачы…”га музыка язылуын бик теләр идем, әлбәттә. Язылмый икән инде, берни эләр хәл юк. Әмма, минемчә, аңа юньле көйне син генә яза аласың (гомумән, аңа көй язып булса).
Мин сине бик яратам, Мәсгудә, сиңа чын күңелемнән уңышлар, сәламәтлек телим. Бәхетле бул!
Фирая. Кирәк булса эштәге телефон: 32-56-61
12 март, 1996 ел.
——————————————————————————————————————
Мәсг-үүү-үү-ү-дәгә багышлау


meditatio *


җ… - җ… -җ… - җ…


Һәр аваз, һәр аһәң атыла
күкләргә
җ… - җ… -җ… - җ… җ… - җ… -җ… - җ…
Һәр аваз, һәр аһәң сихерли, күтәрә
биеккә, еракка…
бу – галәм, бу – чиксез, бу – төпсез галәмәт.
җ… - җ… -җ… - сузыла
көч – дәрман, ут өстәп фикергә…
гүяки сүтелә күңелдә җепселләр,
гүяки үзем үк сүтеләм.
Сузыла, сызыла фикер – җеп…
җ… - җ… -җ…
тик… фикер өзелә…
мин өзәм –
куркыныч…


Кайдадыр
Караңгы төпсезлек корбаны
Җ-җ-җ-койрыклы ук-фикер…


Янә бер фикерем очырдым, кайтыр дип,
Юлладым күңелем күгенә –
Бу аваз, бу аһәң –
- ң.. – ң… -ң…
очырды…батырды фикерем…
күңелем дә галәм икәнен
белмәдем, белмәдем, белмәдем…
- ң… – ң… -ң…
канатың сагыш-моң, сагыш-моң,
фикерем, күңелдә югалдың –
ң… – ң… -ң…



  • Meditatio (лат.) — юнәлтелгән тирән уйлану (рус.: сосредоточенное размышление)


26 апрель, 1996 ел.


Мәсгудәгә багышлау


Мин төнгә йолдыз эләм дидең…
бу төн түгел – тузган кара чәч,
Ә күзләрең күлләр диярсеңме,
көйләреңә күңелең эләрсеңме –
галәмнәрне гизеп йөрмәгәч…


сыкранма,
үксемә,
үтенмә,
ярсуың
тетрәтә
тауларны.


Һай авыр,
катламнар арасын актарып
җир көен
җиһанга кайтару…
үүү-үү-ү, үү-ү, үү-үү…
дим-томнан үрелгән буй сыннан
сузыла
меңләгән
җепселләр
тамырга,
яфракка,
күкләргә
агыла моң-сагыш җөй буйлап,
бөрешкән җиһанга
чөй булып,
әҗәлне үртәгән көй булып: “ү” дә “ү” –
әрнүле казыну, эзләнү…
Җә, “ү” – дә таптың ни,
башка көй,
башка өн
юк мени?


Бардыр ул авазлар ә бүген –
“Ү” тиште күңелем тартмасын…
Үзеңә калдырам эзләргә
Үзәккә үтерлек башкасын.


21 октябрь, 1996. Җәүдәт Сөләманов


12 октябрь, 1998 ел.
Буинский район, село Альшихово, Сафина Халима


Исәнмесез, хөрмәтле Мәсгудә ханым?!


Сезгә фикерләремне аңлатканчы, үзем белән таныштырып китим әле. Мин укытучы, чыгышым белән Яңа Чишмә районыннан, аннан китүемә 60 ел узып китте. Институтны тәмамлагач, Буа районына билгеләнгән идем, Алших авылында яшим. Миңа 73 яшь…
Мин шагыйрә түгел, ләкин үзем өчен, балаларым өчен язган итенәм. Матбугатта чыкканым юк.
Сезнең радиодан сөйләгән чыгышларыгызны яратып һәм кызыксынып тыңлаганым бар. Роберт Миңнуллин сүзләренә язылган “Әни кирәк” җырын Клара Хәйретдинова башкаруында, ничә еллар үтсә дә, мин күз яшьләремне тыя алмыйча тыңлыйм. Мине дөрес аңлый күрегез, зинһар, Сезгә җибәргән шигырь белән дан казанырга исәбем юк. Ләкин үзем үлгәнче авылдашларыма (мин Шахмай авылыннан) дусларыма, авылдашларыма истәлегемне җыр белән калдырасым килә.


Яңа Чишмәм


Чишмәләр күп безнең якта,
Тик яңасы бер генә,
Ел саен кайтам сагынып
Чишмәләремне күрергә.


Яңа Чишмәм эшчәннәрен
Сезгә җырлыйсым килә,
Бик корылык булганда да,
Мул уңыш алар үстерә.


Яңа Чишмәм эшчәннәрен
Көйгә саласым килә,
Бер адым да калмыйча
Бергә барасам килә.


Әгәр “Яңа Чишмә”мә көй язуы авыр булса, тагын “Дустыма” шигырен җибәрергә уйладым.


Дустыма


Күңелемнен борчуларын
Әгәр син белсәң иде,
Кайгылы чагымда минем
Яныма килсәң иде.


Кайгымны онытырлык
Җылы сүзләр әйтсәң иде,
Ачуланып булса да
Бер әйләнеп китсәң иде.


Синең белән бергә чакта
Барысы да онытыла,
Син яшисең бу дөньяда —
Шатланамын мин шуңа.


Сүзләрнең урыннарын, яки сүзләрен алыштыра аласыз, икесенең берсенә генә булса да, көй яза алсагыз, бик шат булыр идем.
Сезгә исәнлек, гаилә бәхеите, иҗади уңышлар, чиксез шатлыклар һәм җан тынычлыклары телим. Бер Ходаем, Сезне беркайчан да ташламасын.
Сезгә хөрмәт белән, Хәлимә Сафина.


06.09.1999
Казань 420057, ул.Ак.Королева, д8 кв.17


Исәнмесез, Мәсгудә ханым!


Сезгә, иҗатыгызда һәм тормышыгызда зур уңышлар теләп Казанда яшәүче Луиза ханым яза. 5 сентябрь, ял көне иртән “Фәлсәфә дәфтәреннән” дигән тапшыруда сезнең катнашуыгыз үзенә бер Ходай Тәгаләнең барлыгына инану турында. Сезнең иҗатыгыз — әүлиялар иҗаты, чөнки сез тәбигать белән аеруча бәйләнештә. Ходайдан ярдәм алып, аны эзләп иҗат итәсез. …
Мәсгудә ханым, ике шигырь бер көй чыгардым, нотага төшерергә ярдәм итмәссезме? Сезне үземә чакырыйммы? Сезнең янга үзем килимме? Мине энем сезгә төс белән дә ошата, бәлки без Ходайдандыр. Чөнки без аз. Сезнең белән бер генә очраша алсам ул миңа бик зур бәхет булыр иде. Мин зур өметтә. Сез минем әтием үскән яклар “Хуҗалар тавы” ягында да иҗат итәсез икән. Астрологик яктан да Ходай Тәгаләнең дә изге урыннары алар. Балтач районы Карадуган авылы якларында булганыгыз юкмы? Булырга тырышыгыз. Үзем 16 ел гел юлда булу сәбәпле сезнең юл йөрү кичерешенә мөнәҗәт яздым.


Казахстан — Башкортстан


Ыргый поезд ераклардан, ерак Казахстаннан,
Бер чиктән икенче чиккә эзләп Башкортстанны.


Дала гизә, поезд чаба, йөрәк гел дөп-дөп тибә,
Якынайта тайгаларны, һаман кайтасы килә.


Чаба поезд, уй тизерәк, ярышалар бергәләп,
Казахстан, Башкортстан юлларын бергә бәйләп.


Ашкына йөрәк, талпына, очар коштай уйнаклый.
Казахстан, Башкортстан — туймыйм юлларын таптап.


Менә шундый эчке кичерешләр калдырдыгыз минем йөрәгемдә. Рәхмәт сезгә, рухи бай булыйк. Сезне Ходай олыласын.


——————————————————————————————————
14 февраль, 1999 ел.


Хөрмәтле Мәсгудә ханым!


Сезнең “Ител суы”на язган талантлы музыкагыз спектакльнең дәрәҗәсен бермә-бер күтәрде. Аны тора-тора аңлыйсың икән. Инде килеп зур юбилей алды көннәрендә әйтелгән мактау сүзләре, Нуриханның иҗатына югары бәя бирүегез, данлавыгыз, билгеле, карт кеше күңеленеә сары май булды. Тагын бер мәртәбә рәхмәт Сезгә.
Ихтирам белән: Руфина.
— Нурихан Фаттахның хәләл җефете.


Талбасма
(Зөлфәт сүзләре, Мәсгудә көе)


Талбасмадан чыктым әле,
Тынгы эзләп җаныма.
Ай миңа сукмак күрсәтте
Сандугачлар ягына.


Куш:
Җил тия тирәкләремә,
Серләрем алып китә.
Ярың бик ерак икән, дип,
Яфраклар хәбәр итә.


Тар сукмакта әллә сагыш,
Әллә айлар яктысы?
Синдә генә калган икән
Җаннарымның яртысы.
Куш:


Талбасмалар аша гына
Барып булмый ярыңа.
Талбасмалар илтә бары
Сандугачлар ягына.
Куш:


Яфракларны кисә көзнең
Алтынсу кайчылары.
Сиксән сигез керфегемдә
Сагыну тамчылары.
Куш:


Риордан дигән инглиз язучысы Татарның әкиятләрен тәрҗемә иткән, һәм искиткеч матур итеп Татарлар турында язган. Билгеле микән ул абзый татар җәмгыятенә? Татар галимнәренә билгеле булмаган китат таптым, 17 гасырда испан язган 600 битлек китап “Татар тарихы” дип атала. Монда копиясы, оригиналы Англияда. Мендоза исеме ул испанның, үзе үлгәч кәгазьләре арасында тапканнар, французчага тәрҗемә иткәннәр, аннан соң инглизчага. Кайда икә инде аның оигиналы, инглизчаны шытырдатып белгәч дөньяның астын өскә китерәм бөтен Татарга кагылышлы материалларны җыеп. Монда китапларның копиясын ясатып була, 10 бит — бер доллар. Димәк, 600 бит — 60 доллар. Аны бәлки тәрҗемә дә ясармын әле кирәкле битләрен. Инглизчадан хәзер фәнни терминологияны өйрәнә башладым, авыр бик. Кайвакыт өч тел бергә җыелышып капма-каршы сугыша башлыйлар, шул вакытта мидә ниндидер бушлык башлана, бер сүз дә әйтеп булмый, авызны паралич суккан кебек була. Яңа елга кадәр берәр мәкалә язарга тырышырмын, үземнән үзем туеп киттем бит мин монда, бераз ял итәсе килә үземнән, һәм үзем турыда бер дә язасы килми. Хәзер минем бурыч инглиз телен рус теле хәтле өйрәнәсе шул телне өйрәнсәм Татарга бераз тәрәзә ача алмаммы дип тырышам. Бигерәк ябылып утыра бит безнең халык, мин бәрәңге яратам дип, бәрәңге бакчасында бил бөгә, ә үзе шундый талантлы халык, ул яхшы тормышка бик лаек. Әнә, еврейлар, бар дөньяны тотып торалар, бер дә бәрәңге бакчасында күргәнем юк үзләрен. Ярый, бу мәкалә астындагы җәмләләр синең өчен генә. Сау бул, Мәсгудә апаң.