Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Татарларда яшәеш тапкан көйле дини әсәрләр

Казан консерваториясен тәмамлаганда мин Европага йөз борган композитор идем. Бер аягым “әйдә, кил, миндә кыенлык юк, барысы да минем юлда”, дип, күңелемә вәсвәсә салган киң асфальт юлда, ә икенчесе нәни генә чишмәмә, авылым моңнарына алып кайта торган сукмакта. Авыр булса да, океаннарга юл тоткан чишмәмне эзләргә булдым. Атлаган саен хәтерем, телем, моңнарым кайта башлады. Сөрлегеп, ава-түнә абынып бара-бара тәҗрибә килә. Мин, ана сөтенә тилмергән сабыйдай, татар әдәбиятына ябырылдым, халык көйләрен өйрәнә башладым. Минем өчен дөньяның рәхәте, музыка язудан башка, татар теленең нәфислегендә, гүзәллегендә. Кеше сүзе кеше үтерә, дигән татар мәкале тикмәгә генә түгелдер. Минемчә татар татарны авыр сүз әйтеп үтерә ала, яхшы сүз әйтеп чиксез рәхәтлеккә мендерә ала. Фикерне читкә алып киттем, бугай. Әмма иҗат итүчеләр өчен монда бик зур мәгънә бар. Гарәпләр: көлле тайрин ястәллизе бисаутиһи, ягъни, һәрбер кош үз тавышы белән ләззәтләнә, диләр. Төрле яктан минем иҗатыма тәнкыйтьләр ява башлаган саен, мин үземнең иҗатымда ләззәт таптым, чөнки минем иҗатыма ярдәм биргән тамырлар – татар халкының теле, әдәбияты, фольклоры.
Болгар иленең ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулар алдыннан Европа һәм Себер дини нәзарәте (шәхсән Тәлгать Таҗетдин) миннән зур күләмле әсәр язуымны үтенде. Ул әсәр «Изге Болгар Дастаны яки Мәһди» исеме астында дөньяга килде. Рухи яктан мин бу әсәргә балачактан ук әзер идем. Әтиемнең әтисе Шәмсетдин карт әтәем сөйлидер иде, имеш, Болгар бабайларыбыз айны аркан белән эләктереп алып Мәшрикътән Мәгърибкә таба атынганнар, безнең әти авылы (Яңа Казанчы, Аскын районы ) белән әни авылы (Кшлау-Елга, Аскын районы) арасындагы таулар Болгар бабайларыбызның кесәләреннән төшеп калган җир балчыклары. Шул риваятьләргә хәтерем инәемнең инәсе Шәмсинур картыем укыган Фатиха сурәсенең мәкаме килеп кушылды. Шулай итеп беренче мәртәбә Коръән сурәсе татар тарихы сәнгатендә сәнгать ысулы буларак музыкаль әсәргә килеп керде. Бу әсәр 10 меңнән артык кеше алдында Казанның үзәк стадионында башкарылды. Шул вакыйгадан соң татар моңы, татар сүзе зур ачык сәхнәләргә күчте.
Дин һәм тарих белән үрелгән икенче әсәрем “Кыйссаи Сөембикә” Казан Кремлендә башкарылды. Бу әсәремә дә минем борынгы бабайларымнан килгән моң ярылып керде.
Ибраһим һәм Исмәгыйль пәйгамбәрләргә багышланган «Рамазан» исемле әсәрем тагын да зур күләмле спорт залында башкарылды. Аның камера ансамбль өчен варианты «И, Адәм балалары» дип атала. Бу әсәр – дини вакыйгаларага, дини риваятьләргә таянып язылган татар сәнгатендә беренчесе иде.
Берничә еллар инде мин “Казан татарларында яшәеш тапкан көйле дини әсәрләр” исемле мәҗмуга өстендә эшлим. Булачак җыентыкның максаты – махсус дин белеме алмаган Казан татарлары арасында таралган, көндәлектә һәм дини бәйрәмнәрдә башкарыла торган көйле дини әсәрләр. Габдулла Тукайның көйле җырларга багышланган бик яхшы фикере бар: “Башка милләтләрдә булдыгы кеби, бездә калын тавыш илә вә мөмкин кадәр көчләнеп вә авызны бик зур итеп ачып җырлау бер дә мәкъбүл түгел. Бездә җырлаган чакта тавышның йомшак булуы вә бераз уен коралы авазына охшашрак булуы вә иреннәрнең дә мөмкин кадәр аз ачылуы мәкъбүл вә мөстәхсән (тиеш, күркәм) күрелә. Мәсәлән, мин дөм чукрак булып та җырлап утыручы бер татарның авызына карасам мин аны җырлый дип белмәс бәлки бер нәрсәне кызу-кызу сөйли икән дип хөкем итәр идем. Әгәр дә шул чукрак хәлендә бер урысның җырлап утырган хәленә карасам мин аның авызының җыртылганчы ачылуыннан вә үзенә көчлек килүеннән мотлака бу җырлый дип уйлар идем”. Мондый алым көйле җырларның түгел, дини көйле әсәрләрнең дә башкарылу үзенчәлегедер. Коръәннең 17 сурәсендә 110 аятьтә бу алым турында: “догаңны кычкырып укыма, яшереп тә укыма, бәлки кычкыру илә яшерен арасында уртача тавыш белән укы” диелгән. Бу аять мәгънәви яктан татарның башкару үзенчәлегенә түгел хәтта тәбигатенә дә хас. Татар халкы тыйнаклыгы, сабырлыгы белән аерылып торганы безгә мәгълум.
Дини көйләрне башкару үзенчәлеге, аларны башкарганда тавыш үзенчәлеге (тембр), мәкамнәрнең эчке төзелеше, бизәкләре турында безнең музыка белгечләреннән аерым зур махсус хезмәтләр язылыр дип ышанам.
Коръән мәкамнәрен җыю барышында Казан татарларында санар өчен кул бармаклары җитәрлек мәкамнәр табылды. Табылган мәкамнәрнең эчке мелодик төзелеше астагы китерелгән тоннарны тәшкил итә:
До
До-ре
До-ре-ми
До-ре-ми-фа
До- ми-бемоль-фа-соль
До-ре-ми-бемоль-фа-соль
До-ре-фа-соль-ля-до
Күпләре махсус дини белем алмаган булсалар да безнең әби-бабайлар укый-яза белгән. Биш-алты яшьтән һәрбер бала мәдрәсәгә абыстайга йөргән. Әлбәттә, алар Коръәннең мәгънәсен төбенә хәтле төшә алмаганнардыр (хәер, кемнең төшкәне бар). Чит тел булганга күрә, сүзләрнең бөтен нюансларын ахыргача тоя алмаганнардыр. Бездә Коръән мәкамнәре тыйнак, гади. Менә мине күрегез, мине тыңлагыз дип укылган мәкамнәр түгел. Мин Коръәнне чит ил мәкаме белән укып күрсәткәч, син яшь муллаларча укыйсың, үзебезчә укы, диделәр әбиләр. Җан рәхәтен борынгы бабайлардан килгән, үз җирлегебездә яралган мәкамнәр бирә. Безнең халык арасында таралган Коръән мәкамнәренә бәлки мең еллардыр. Ә яшь муллаларның мәкаме хәзер-бүген чит илләрдә укып өйрәнгән мәкамнәр. Әмма, гарәпләрнекечә, “көлле тайрин ястәллизе бисаутиһи”, ягъни, һәрбер кош үз тавышы белән ләззәтләнә.
Татар халкы Коръән сурәләрен файдаланып дини шигырьләр иҗат иткән. Мәсәлән, Аль-Исрадан 61 нче сурәдән алынган тәфсир: “Аллаһу тәгалә әйтте фәрештәләргә: Мин күп еллар ятып үзгәргән коры балчыктан Адәм галәйһиссәләмне халык кылачакмын, мин аны төзеп тәмам итсәм вә үз тарафымнан җанлы итсәм аңа сәҗдә кылыгыз. Фәрештәләр барчасы җыелып сәҗдә кылдылар. Мәгәр Иблис сәҗдә кылмады. Аллаһу әйтте, и Иблис, сиңа ни булды, сәҗдә кылучылардан булмаска? Иблис әйтте: Иске кибеп беткән балчыктан яратылган Адәмгә сәҗдә кылачагым юк, мин олугмын”. Татар дини шигъриятендә бу юллар болай яңгырый:
Хак тәгалә чын яратты Адәми, кылды Адәмгә мөзәйн галәми,
Сәҗдә кылды күп фәрештә Адәми, әмма Иблис кылмады сәҗдә аңа.
Диде Аллаһ ни өчен бу инкарең, юкса бармы монда бер-бер ифкарең?
Диде балчыктан яраттың син аны, мин ни өчен сәҗдә кылыйм аңа диде.
Коръәндә Муса пәйгамбәрнең Аллаһы тәгалә белән әнгәмә кылуы турында берничә аять бар (Сурә Ан-Ниса,164; Сурә Аль-А’раф, 143-144). Безнең татар дини шигърияте шул вакыйгага таянып ни турында әнгәмә барганлыгы турында үз версиясен бирә:
Раббым Аллам, диде Муса, миңа җәннәт булыр микән?
Сиңа җәннәт булыр Муса, атаң-анаң разый булса.
Раббым Аллам, диде Муса, миңа җәннәт булыр микән?
Сиңа җәннәт булыр Муса, кыз-туганың разый булса.
Раббым Аллам, диде Муса, миңа җәннәт булыр микән?
Сиңа җәннәт булыр Муса, күршеләрең разый булса.
Раббым Аллам, диде Муса, миңа җәннәт булыр микән?
Сиңа җәннәт булыр Муса, гарипләрнең хәлен белсәң.
Раббым Аллам, диде Муса, миңа җәннәт булыр микән?
Сиңа җәннәт булыр Муса, гамәлләрең изге булса.
Коръән сурәләреннән илһамланып иҗат ителгән татар телендә дини шигърият бихисап. Алар безгә татарның эчке дөньясын чагылдыралар. Аларны җыеп анализлау киләчәк буыннар өчен бетмәс-төкәнмәс гыйлем чыганагы.
Казан татарларында кычкырып көйләп әйтелә торганнардан Азан һәм Тәкбир. Азанны сез көненә биш тапкыр нинди генә мәчеткә барсагыз да, мәчет тирәсендә булсагыз да ишетә аласыз. Шулай ук Азанны яңа туган сабыйның уң колагына укыйлар. Тәкбирне татарлар кайда гына мөмкин шунда укыйлар. Эчтән дә, тыштан да. Бигерәк тә күңелне тетрәткәне – мәетне озаткан чактагы тәкбир әйтү ритуалы.
Тәкбир, азан әйтүләр Мөхәммәд пәйгамбәр үзе исән чагында барлыкка килсә Салават әйтү ул вафат булгач килеп чыккандыр, чөнки пәйгамбәребез үзен олылауга бик каршы булган. Салават бигрәк тә Мәүлид бәйрәмендә әйтелә, һәм шулай ук татарлар салаватны тәкбир әйткән кебек төрлечә тәрле җирдә әйтәләр.
Казан мөселманнарының дин бәйрәмнәрендә гарәп телендә салаватлар, таравихлар әйтелгән. Мәүлид бәйрәмендә, Ураза бәйрәмнәрендә көйләп укыла торган татар телендә шигырьләр китапларда да басылган, дәфтәрдән дәфтәргә күчертелеп тә йөрелгән. Шиһабетдин Мәрҗәнинең оныгының кызы Наҗия апа Ильясова миңа биргән бер шигырьне урнаштыру кирәк таптым. Шигырьнең авторы билгесез. Мин бу шигырне “И, Адәм балалары” дигән әсәремдә кулландым:
БӘЙРӘМ
Бәйрәм бүген, бәйрәм өчен тулган җиһан, ямьдер бүген,
Җәбраил шәфкать канатын дөньяга җәйгән бүген.
Остазларым! Тәбрик итәм сезне бүген бәйрәм белән,
Тулган ай күк ак кына күңлемдәге пакъ ямь белән.
Дустларым! Тәбрик итәм бәйрәм кояшы нур белән,
Һәм дә тәсбих берлә калтырап торучы Тур белән.
Дустларым! Тәбрик итәм ислам нуры Кәгъбә белән,
Кәгъбәгә барча тарафдин килгүче сәҗдә берлән.
Дустларым! Тәбрик итәм мәсҗед берлән, Корьән берлән,
Нәкъ шушы көн Исмәгыйльгә ингүче корбан берлән.
Дустларым! Тәбрик итәм бәйрәм китергән таң берлән,
Җирдә бәйрәм көнне шәфкать берлә тулган җан берлән.
Дустларым! Тәбрик итәм корбан күтәргән җир берлән,
Шатланып тәбрик итәм моңлы аваз тәкбир берлән.
Татар халкы диндә фанатик түгел. Ул Алласына чын күңелдән ышана, аңа матур һәм тыйнак итеп гыйбәдәт кыла белә. Безнең дини музыкаль шигърият шуның бер ачык дәлиле.
Мәсгудә Шәмсетдинова