Masguda I. Shamsutdinova's site


 

көмеш йөгертелгән моңнар

Всего 24 мелодии расшифровать на кассете 99.
Каргалы 99 (первая сторона - а)
Ибраева Фәрзәнә (Иф), Абдрахманова Фатыйма (Аф), Шәмсетдинова Мәсгудә (Мш), Абдрахманов Әбдерәшит (Аә), Ибрахимова ... Бариевна (аб)
Аф:
1914 нче елны Герман сугыш башлады. Бабайның бертуган абзасы киткән 14 нче елны кияү өеннән сугышка. Җырлап хат язган (Герман көенә көйли)
(1 – расшифровать - мш)
Зөһ(е)рә, иркәм, ак калфагың
Очып барган кош кебек,
Синең белән булганнарым
Йокыдагы төш кебек.
Кияү өеннән алып киткәннәр.
Сандык(ы) – сандык(ы) катлама,
Мин кайтмыйча башлама,
Зөһ(е)рә, иркәм, мине сөйсәң,
Фәтихаңнән ташлама.
Мине дисәң, мине сөйсәң,
Фәтихаңнан ташлама.
Мш: Абдрахманова Фатыйма апаның тормыш иптәше Абдрахманов Әбдерәшит абыйның туган абыйсымы? Исеме ничек?
Аф: Абдрахманов Абдрахман. Куша биргән Иван Иванович, дип.
Мш: Менә шушы абзыйдан килгән хатны Фатыйма апа хәзер үзенең көенә, бу сезнең көйме?
Кайдан ишеттегез бу көйне?

Аф: Снегом занесло.
Мш: Бу нинди көй?
Аф: Белмим мин аны. Нинди попал (Герман көенә көйли).
(2 - расшифровать - мш)
Без солдатларга китәбез,
Машинага төялеп,
Зөһ(е)рә, иркәм, карап калды
Капкаларга сөялеп.
Әти-әни карап калды
Капкаларга сөялеп.
Солдат итеп алсаларда,
Будырмам билләремне, шул,
Кара чәчем агарсада
Онытмам илләремне.
Биек тауга менгән чак(ы)та
Патрон баса билемне,
Пат(ы)рон басса да билемне
Сагынам туган илемне.
Бик матур җырлар шул.
(Мин Герман көенә мөнәҗәт әйттем - мш)
Иф: Төрле җыргә төрле көй килә. Килеп чыкмый.
МШ: килеп чыкты ич минеке.
Иф: менә мин не уважаю.
Мш: нигә не уважаете?
Иф: Чо-то миңа не так.
Аф: (мөнәҗәт көенә әйтә)
(3 – расшифровать – мш)
Килеп кердем өегезгә,
Тәсбих күрдем чөегездә.
Тәсбих әҗерләрен бирсен
Бер Ходаем үзегезгә.
Бакчаларга гөлләр чәчтем,
Матур булып тишелсен.
Безнең гөнаһыларыларымыз ла
Бер Ходаем үзе кичерсен.
Аф: бер Ходаем кичерсен. Үзе димә. Сузып әйт. (Герман көенә)
(4 – расшифровать - мш)
Безнең Каргал өйләренең
Түбәләре зәңгәр бит,
Ямьле Каргалы шәһәрен
Ташлап китү әҗәл бит.
Ямьле Каргалы буйларын
Ташлап китү әҗәл бит.
“Әҗәл ич” дигән анда. Ярар инде.
Мш: юк, юк. Тагын шуны кабатлагыз “ич”е белән. Баштан башлап.
Аф:
Безнең Каргал өйләренең
Түбәләре зәңгәр иш, (бөтенесе бер ишкә буялган)
Ямьле Каргалы шәһәрен
Ташлап китү әҗәл бит.
Ямьле Каргалы буйларын
Ташлап китү әҗәл ич.
Мш: Матур килеп чыкты.
Аф: Чыгамы? Ә теге “бит” дигәч, мәгънәсез килеп чыга. Аф:Калмык чокыры дигәннәр, инде.
Мш: Нигә Калмык Чокыры дигәннәр?
Аф: Сора бабайдан.
Аә: Калмыклар торган булган анда. Агач утыртканнар шунда.
Мш: Татарлар белән торганнармы?
Аә: Алар татарга хәтле торганнар. Аннан татарлар килеп хуҗа булып киткәннәр. Сагыйть атаманнар.
Аф: (мөнәҗәт көенә әйтә)
(5 – расшифровать - мш)
Бер дә салма авыздан,
Лә илаһы илляллаһы коткара һәр явыздан.
Лә иляһы илляланы гел әйтеп йөр авыздан,
Лә илаһы илляллаһы коткара һәр явыздан.
Лә илаһы иллялланы карама син әзенә,
Ля илаһы илляллаһы мәңге бетмәс хәзинә.
Ля илаһы илляллаһы сәфәрләрдә юлдаш ул,
Ля илаһы илляллаһы ялгызлыкта сердәш ул.
Ля иляһы иллялланы әйтик әле бергә-бергә,
Хаусе Кәүсәр шәрәфләрен эчәрбез без бергә-бергә.
Хаусе Кәүсәр шәрәфләрен эчсәк иде бергә-бергә.
Ля иляхы иллялаһы сүзебезнең кирәге,
Ля илаһы илляллаһы мөэминнәрнең терәге.
Ля илаһы иллялла дип шаулый су дулкыннары,
Ля илаһы илляллаһы дип сүнә ут ялкыннары.
Дулкыннар шулай дип шаулый, бер дә туктап тормый. Бер җирдә яшен атып Кушкүлдә өй янды.
Ля иляһы илляһы дип ут сүнде.
Ля иляһы илляланы күп әйтегез мәләкләр,
Ля иляһы илляласыз кабул булмас теләкләр.
Ля иляһы илляланы әйтик әле һәр заман,
Ля иляһы илляладан аерылсаң бик яман.
Ля иляһы илляладан айрылган кол бик яман.
Ля иляһы иллялаһы телләргә бик җиңел ул.
Ля иляһы иллялаһы мизаннарда авыр ул.
Только леняться, лениться итмә. Зур дога ул.
Ля иляһы илляллаһы мизаннарда авыр ул.
Ля иляһы илляланы гел әйтеп йөр йөргәндә,
Ля иляһы иллялаһы нур була ул гүрләрдә.
Күп, күп.
(җырлый)
(6 – расшифровать - мш)
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Саҗидә,
Агымсуга агар идем
Туктармын дим сай җирдә.
Мш: Бу такмак булдымы?
Аф: Җыр.
Мш: Бу сүзләрне такмак итеп әйтеп буламы?
Аф: (тамаклый):
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Саҗидә,
Агымсуда агар идем
Туктармын дим сай җирдә.
Бас, бас,бас әле, идәне сынмас әле,
Сынса ямарлар әле, такта табарлар әле.
Бетте.
Мш: Такмак җырмы, нәрсә ул?
Аф: Бии торган.
Мш:
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Әминә,
Былбыл булып кунар идем,
Яткан мендәрләреңә.
Аф:
Ахирәтем сиңа әйтәм,
Кара күлмәгеңне ки,
Кара күлмәк кер күтәрә,
Бер дә юма, ки дә ки.
Бас, тупыр-тупыр басаек,
Идәне сынмас әле,
Сынса ямарлар әле,
Оста табарлар әле.
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Мәдинә,
Кошлар булып кунар идем
Яткан мендәрләреңә.
Ах, ахирәт,
Минем күлмәк ыскылад өстенә ыскылад,
Яннарына барамын дип
Миңа билет биспылат.
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Гөлзәйнәб,
Күпме акча ала икән
Кичәге әби мине чәйнәп.
Ә!
Әйтәле, ахирәт,
Күпме акча бирәләр?
Минем торган авылым
Исемнәре Колунья,
Безне cөйләгән кешегә
Ни хак икән жалунья?
Мш: нәрсә булды бу? Такмакмы, җырмы, бәетме, мөнәҗәтме? (информаторлардан бу нинди жанр, дип сорап булмый, жанрны ни икәнен аңламыйлар алар. Шуңа күрә күберәк җанрларны атасаң – алар ни турында сүз барганын аңлыйлар. Кайвакыт шушындый сораулардан соң көтелмәгән фикерләр дә ачыла - мш).
Аф: Такмак итсәң дә була, җыр итсәң дә була. Хет такмаклап әйт, хет моңнап әйт, хет теләсә ничек әйт. Үзеңнең настроениеңа карый, ничек җырлыйсың килә. Такмаклап әйтергә була, моңнанып әйтергә була.
(көйли)
(7 – расшифровать - мш)
Айның унбишләре җиткәч
Ай табактай булай[и]кән,
Эчләреңдә кайгы булса
Җыр чабактай була[и]кән.
Кайгың булмаса такмак әйтәсеңдә тыпыр-тыпыр биисең. Бетте китте. Монсын моңлы вакытта гына җырларга кирәк. Настроениега карап.
Мш:
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Зөбәрҗәт,
Укы, балам, бул белемле,
Яр сөюе ни хаҗәт.
Моны җырлап буламы.
Аф: Җырлап була. Аны балаларга инде. Анда бик күп инде.
Бию көенә такмаклыйлар.
Иф: (такмаклый)
Тамакка да мин оста,
Шакмакка да мин оста,
Әткәй-әнкәй эшкә кушса
Мин авыру, мин хаста.
Бас, кызым, Әминә,
Бас, бас, бас, бас
Бас эзенә генә,
Матур кияү кирәк әле
Синең үзеңә генә.
Аф:
Җир рәнҗи. Җир – ашаулык. Бездә бию юк. Элек карт әбиләр шулай дип әйтәләр иде.
(Сарман көенә)
(8 – расшифровать - мш)
Сарман буйларының яры тирән,
Атларымны кайда эчерим, шул,
Атларымны кайда эчерим,
Яшь гомерләр җилдәй үтеп китте,
Калган гомрем ничек кичерим.
Иф: (Сарман көенә)
Читкә китәм,
Чит булды теләкләрем,
Инде хәзер чит илләрдә,
Өзелә үзәкләрем.
Аф: Үзәк өзелеп торганда сикереп җырлап булмый. Читтә үзәге өзелгән кеше сикерә алмый инде.
(Салават әйтә)
(9 – расшифровать - мш)
Хуш килдегез кардәшләр, күркәм булсын мәҗлесләр,
Гыйлем – дога мәҗлесенә дога кылыйк, кардәшләр.
Җыелдык без бу мәҗлескә салават әйтик рәсүлгә,
Кыямәт атлы көннәрдә шәфәгать кылыр ул безгә.
Аллаһыдан теләк бу. Аны моңаеп сорарга теләргә кирәк. Аны ничек сикертеп-сикертеп укырга? Бии торган көй түгел. Бездә совсем кирәге юк биюнең. Җир рәнҗеп тора, тетрәп.
(көйли)
(10 – расшифровать - мш)
Чиркәү баскычлары биек, тез буенкайларым таладыр,
Әнкәемә һич тә үпкәләмим, әткәемә хәтрем каладыр.
Венчаться.
Зөлхәбирә намаз укый, ефәк шәлен иңенә салып,
Зөлхәбирә, мескен, үксеп җылый, ислам динкәйләрем кала дип.
....Суйдылар, билдәмәсен миңа куйдылар,
Ашамыйм, ашамыйм, дип җылагач, муйныма пычак куйдылар.
Барыбер ашамаган.
Мш: Бу нәрсә дип атала?
Иф: Зөлхәбирәне урыска кияүгә биргәннәр, элек урыска кияүгә бару юк бит инде.
Бәет була инде. Үзе турында үзе язган инде.
Аф: кайсы кеше бәет ди, кайсы – мөнәҗәт ди.
Иф: Васыятьнамә дигән кебек инде. Васыять дип язалармы, истәлек дип язалармы. Үзе турында язса инде. Русчасы – воспоминание. Үзенә үзе кеше бәет чыгара, үләр алдыннан. Рәнҗеп тә язалар. Үлгәч укырлар дип язып куялар. Русчадалар язалар бит, - дневник. Яшереп-яшереп. Язып куя да, күрсәтми. Скрытный.
(Каргалыларның татарчалары да, һәм русчалары да әйбәт. Башка татар авылларында мондый хәлне очратканым юк рус авыллары янәшәләрендә булса да. Татарча сүз таба алмый торсалар, шундук русча эквивалент табалар. Чын-чынында татарлар каргалылар - мш.)
Мш: Менә бәет яздым әле, укыгыз әле..
Иф: Юуук, күрсәтми. Бәетләрне күрсәтмиләр. Аны кешесе үлгәч кенә табып укыйлар. Аннан күчереп алалар.
Мөнәҗәт искечә, гарәпчәрәккә килә инде.
(сүзне җыр диләр - мш)
Ибрагимова ... Бариевна, 1926 нче елгы. 5 класс, ФЗУга киттем, әти-әниләр Каргалыныкы. Детсадта эшләдем. Ремесленный фзу була инде, Оренбургта.
(11-расшифровать - мш)
Алланың рәхмәте яусын, бу өйләр нур белән тулсын,
Бу җәннәтне ясаучыга сигез җәннәт насыйп булсын,
Мөнәҗәтләр әйтик әле рәсүлебез хөрмәтенә,
Сигез җәннәтне төзеде рәсүл үзенең өммәтенә.
Әссаләте вәссаләме галәйкә я рәсуллүла,
Әссаләте вәссаләме галәйкә я хәбибулла,
Әссаләте вәссаләме галәйкә я нәбиулла,
Әссаләте вәссаламе галәйкә я рәсуүулла.
Аллаһөммә саллигалә саидинә мөһәммәдин нәбиел өмбиел вәгалә, вәгалә,
Алихи вәссахбихи вәсаллим.
Аф: мөнәҗәткә салават кушкач салаваты припев була.
Аб: (тәкыйгаҗәп көе, бик матур - мш)
(12 – расшифровать - мш)
Замана ахры булса нәләр булгай, дөньяга төрлүк-төрлүк бәла тулгай,
Галимнәр гаҗиҗ булып зарый кыйлгай, андин артык тәкыйгаҗәп таңнары бар.
Замана ахры булса нәләр булгай, дөньяга төрлүк-төрлүк бәла тулгай,
Ата-ана баларыннан зарый кыйлгай, андын артык тәкыйгаҗәп таңлари вар.
Ир-хатыннар чагыр эчеп зина кыйлгай, андын артык тәкыйгаҗәп таңлари вар.
Әнидән ишеткән, әнисе Озерный авылыныкы. Мөхәммәдияне дә көйли иде.
Аф: (Мөхәммәдияне көйли)
(13 - расшифровать - мш)
Әллә ничә төрле көе аның. Җәннәттәге балалар нәрсә ди?
Кани атабыз диярләр, кани анабыз диярләр,
Атасыз-анасыз безгә йогышмый җәннәт диярләр.
(Мөхәммәдия ритмына килә, сүзләрен, ахрысы, татарчалатканнар. Апас районының бер авылында әбиләр сөйләгәннәр иде, аңларга авыр борынгы төрки сүзләрне ирләре татарчалатып күчергәнне- мш)
Аф: (Фатыйма апа югарыда көйләгән Мөхәммәдия көенә әйтә) (14 – расшифровать - мш)
Алланың рәхмәте яусын, бу өй нур белән тулсын,
Бакый дөньяларга баргач, җәннәт нигъмәтләре улсын.
Балаларым-туганнарым, зекер әйтик Аллага,
Хәерең бирсән бир шуңарга сөт имезгән анаеңа.
Әти-әниең булмаса, аның туганнарые бар,
Атаң анаң өчен хәер биреп җәннәтеңне сатып ал.
(Ритмга бөтенләй туры килми, әмма Мөхәммәдия көенә һәм вәзененә таянып фикер әйтелә - мш)
Иф:
(15 – расшифровать - мш)
Алып кәлдем сәнең качкан колыңны
Ходаларда боны ачкан колыңны
Кәлептер хәйләсе юктыр китәргә
Теле юктыр бу колның гозер итәргә
И Ходаем, и Ходаем, и Хода,
Ахирәттә иманымны бир Хода.
Аерма шуларның арасындин,
Ерак итмә Хәбибем карасындин.
Раббым сакла үземне, нәмәхрәмдин күземне, кыямәт көн булганда кара кыйлма йөземне.
Мөхәммәдиядән бу. Көйле китап, көйләп укый торган китап.
Мш: Көйсез китап буламени?
Аф: Коръәнне бик көйләмиләр. Ул Коръәннең дә биш төрле көе бар ди. Төрле кеше төрлечә үзенең көенә укый икән. Мөхәммәдиянең үзенең көе ничек килә шулай җибәрәләр инде. Үзләре тапкан көй.
Мш: Кемнәр, үзләре?
Аф: Әбиләр, әниләр. Аның көе китапка бит язып куелмаган. Җыры гына языла. Ә көе язылмаган. Үзең уйлап шул көйгә китереп чыгарасың.
Мш: Элек әбиләр-бабайлар заманында булды микән соң шушындый җырлар?
Актан алъяпкыч тектердем
Караны яратмагач,
Сагынсак та түздек инде
Аралар ерак булгач.
Иф: Элек-электән килгән җыр инде ул, моңсыз-җырсыз кеше яшәми.
Мш: Нигә, моңсыз-җырсыз яшәп булмый мени?
Иф: Кеше күңел ача, моңлана, уйлана, сагынганда җырлый.
Мш: Әле көйләгәннәрне әниегездән ишеттегезме?
Иф: Әйе.
Мш: Исеме ничек иде?
Иф: Зариф кызы Мәрхәбә. 1888 елгы. Укыйдыр иде, Әбиләр җыела иде җомгалар булса. Төрле китаплар укый иде. Китаплары күп иде. Простой колхозник. Кая кушсалар шунда бара иде.
(Бергәләп җырлыйлар):
Аф: (15– расшифровать - мш)
Һаваларда очкан аккошларның
Канат очкылайлары аерылган,
Минем балаларым кебек булмас инде
Күз нуркайларымнан аерылган.
(нинди матур – “күз нуркайларыннан аерылган балалар” - мш).
Очтым-очтым, очтым – очалмадым,
Очып талларга куналмадым,
Газиз бәбкәйләремнең күз нурларын
Күзем күреп туя алмадым.
Аф: Бер сукыр әби моны күңеленнән генә әйтте. Мин генә язып куйдым.
(Фатыйма апа чын-чынында фольклор туплаучы ханым. Нинди матур гыйбарә, шигырь, җыр.. ишетә, күрә, дәфтәрләренә язып куйган.)
Мш: Нигә сукыр иде ул?
Аф: Ходай кушкан сукыр булырга.
Аф: Үзең теге көйгә подтягивать итәсең.
Мш: Ә сез үзегез көйне уйлап чыгара аласызмы, сүзләрне подтягивать итмәс өчен? Сүзләрне кертеп бетерә торган көйне?
Аф: Чыгара алмыйм, шул көйгә подтягивать итәм дә куям. Баш ватып утырам ди.
Иф: Баш ватып утырамы соң ул!
Аф: (көйли) (16 – расшифровать - мш)
Оныттыңмы Шәрәфеңнең, Шәрәфеңнең,
Чит илләрдә йөргәнен, Асылъяр,
Асылъяр, сандугач,
Сагынып кайттым, ишек ач.
Кайтты бит инде бу. Китте дә, сагынып кайтты.
Мш: Ә тегесе нәрсә дип әйтә?
Аф:
Тәрәзә төбем каты бал, каты бал,
Ашыйсың килсә ватып ал, ватып ал,
Мине сөйсәң, мине дисәң,
Тәрәзәдән тартып ал.
Икенче кешеләргә бирәләр дә, бу кайта чаптыртып.
Мш: Бу нәрсә булды инде?
Аф: Театр. Әллә Асылъяр, әллә Галиябану.
Өч маторлы (моторлы) самолетлар очалар һаваларда,
Әнекәемнең җыры калды йөрәкне дәваларга.
Бу нинди көй булды инде?
Иф: Ничек тели, үзеннән чыгарып җырлаган көй.
Бариевна: Һәрбер кешенең үз көе була. Бер кемнән дә алынмаган. Үзеннән үзе килеп чыга. Үзе дә белми, килеп чыга ул көй. Шуннан халык көенә әйләнә инде, матур булса.
Аф (көйли): (17 – расшифровать - мш)
Батыр егет атың җилкәсендә төннәр буе инде киләсең,
Тиргә баткан атың арып беткән, сакла аны салкын тимәсен.
Ашаттыңмы аны вакытында, эчерттеңме кирәк чагында?
Оныттыңмы әллә батыр егет эчертергә аны тагын да?
Эссе килеш эчертсәң атны, салкын тия.
99б
Аф:
Батыр егет атың җилкәсендә төннәр буе инде киләсең,
Тиргә баткан атың арып беткән, сакла аны салкын тимәсен.
Ашаттыңмы аны вакытында, эчерттеңме кирәк чагында?
Оныттыңмы әллә батыр егет эчертергә аны тагын да?
Иф: (тәмамлый көйнең ахырын)
Аф: (18 – расшифровать - мш)
Күккүк, чыпчык, тәрәзәдән очып чык,
Минем баламның башына баллар, майлар сөртеп чык.
Шулай ике аяклы әбиләр уйлап чыгарганнар.
Иф:
Елама, балам, елама, балам, елама,
Әниең кайтыр, май бирер,
Аңарга да туймасаң,
Күтеңә шабалак бирер.
Елама, балам, елама,
Әтиең кайтыр, куй суяр,
Әниең кайтыр, май бирер.
Аф: Үзләре уйлап чыгарган инде. Лә хәүлә вәлә куатә, әби казанны вата, дисәң, әби чыбык тотып куып китә. Шашмагыз, намазны укыгыз, дип ачулана.
Иф: (19 – расшифровать - мш)
Комган алдым кулыма, киттем Тәңре юлына,
Комган алмый йөргәннәр төшәр тәмуг юлына.
Тәмуг төбе каһәрле, янар ләйлү нәхаре,
Исе хамас гел хамас исләре гел бәхаре.
Каршу кәлер аҗдаһа авзын ачып ут чәчеп,
Хәбибулла улмаса кемсә котылмас качып.
Күрең аның милләтен, күрең аның зилләтен,
Аузын ачып йотам дип җитмеш ике милләтен.
Раббым, сакла үземне, нәмәхрәмдин күземне,
Кыямәт көн булганда кара кыйлма йөземне.
Ирләрендә хезмәт юк, хатыннарында вафа юк,
Күңелләрендә саклык юк, би хакыйкать тидия.
Әгәр ..... әйтсә, сәндин нә күрдем дисә,
Күпме изгелек итсә бары харам тидия.
Әй олуглар, кечукләр, һәм талиблар, салихлар,
Ник ятасыз гафелләр бармаенчы сабакка.
Әнием әйтәдер иде, өйрәтә иде, бала чактан.
Мш: Әниегез үз авылыгызда укыганмы?
Иф: үзләренең өйләрендә укыткан балаларны абыстайлар. Гайшә дигән бер абыстай укыткан, карт абыстай, яш абыстай дип сөйлидер иде. Гарәп телен укыганнар алар. Көйләрен үзләре чыгарган.
Мш: cузыбырак әйтергә буламы бу көйне?
Иф: була. Кабаланыбырак әйттем .
Мш: кабаланмыйча, җайлабырак әйтегез әле.
Иф: (cузып көйли)
Комган алдым кулыма, киттем Тәңре юлына,
Комган алмый йөргәннәр төшәр тәмуг төбенә.
Тәмуг төбе каһәрле, янар ләйлү нәхаре,
Исе хамас гел хамас исләре гел бәхаре.
Каршу кәлер аҗдаһа авзын ачып ут чәчеп,
Хәбибулла улмаса кемсә котылмас качып.
Бу Мөхәммәдиядән алынган. Мөхәммәдия көе.
Мш: Янар ләйлүн нәхаре ни дигән сүз?
Иф: Мәңгелектә яна инде.
Аф: Горючий газ
Мш: Исер хамас гел хамаc?
Иф: Ялкынланып яна инде. Шунда гөнаһасы күп кешеләр мәңгелеккә кала инде.
Исләре гел бахары. Гөнаһысы беткәннән соң чыгып оҗмахка керә дә шунда гөлләр арасына була. Күмеп киткәч инде “Каршы кәлүр Аҗдаха”, агызын ачып, ут чәчеп. “Хәбибулла булмаса” Аллаһы тәгалә ярдәм итмәсә “кемсә дә котылмас качып”. Үзеңдә яхшылыгың булса җавап бирәсең дә тәмугтан котыласың. “Күрең аның милләтен” милләтне аңлыйсыңдыр инде.
Мш: хәзергечә – татар, урыс.
Иф: Ийе, ийе. Күрең аның мөселман милләтен ди. Күрең аның зилләтен – аның яманлыгын ди.
Аф: Зилләтен – зил-зилә, бу давыл.
Иф: Агызын ачып йотам дип 72 милләтен.
Мш: Кем әйтә моны?
Иф: Аллаһы тәгалә әйтә, аның көчен, куатен күрең дип.
Мш: Нигә 72 милләт? Дөньяда 72 милләт микәнни?
Иф: 72 милләт булган дип укыйдыр иде әни Коръәнне.
Мш: Хәзер бит Советский Союзда гына 200 дән артык милләт. (Мин надан, “милләт”нең икенче аңлатмасын табарга кирәк.-мш)
Аф: Анда аз булгандыр.
Мш: Боларны ничек, дәфтәрдән күчердегезме?
Иф: Бала вакытта өйрәтәдер иде әнкәй. Шунда өйрәнеп калдым да онтылмасын дип дәфтәргә күчереп куйдым. Картая башлагач онтыла бит.
Мш: Раббым, сакла үземне, нә мәхрәмдин күземне, “Нә мәхрәм” ни дигән сүз?
Иф: Элек бит битләрен ябып йөргәннәр.
Мш: “Кыямәт көн булганда кара кыйлма йөземне”. Аңлашылды. Ачып йөрсәм, кара булачак минем йөзем. “Ирләрендә хезмәт юк, хатыннарында вафа юк, күңелләрендә сафлык юк, би хакыйкать дидия.” “Әгәр ирмән дигәннең вәгъдәсе төз”?
Иф: Ир кешенең вәгъдәсе төз булырга тиеш.
Мш: “Вәгъдәсе төз булмаса андин өмет өз”. Бу да Мөхәммәдиягә керәме?
Иф: Мм.
Мш: “Балык карнында бер сахип кирамат?
Иф: Сөләйман пәйгамбәр дингә өндәгән кяферләрне, шулай дип укыйдыр иде әни, аны тыңламаганнар. Дошманнар моны үтерергә уйлаганнар. Суга кереп чумган Сөләйман пәйгамбәр, үтермәсеннәр дип, аны бер балык йоткан. Шул балык карынында 40 көн яткан, үлмәгән, дип сөйлидер иде әнкәй.
Мш: “Чөйлә утыр дива чыкты сәламәт”?
Иф: Аллаһы тәгалә саклаган да сәламәт чыккан инде.
Мш: “Әнтә хасби әнта сәбри әнта хәйри”?..
Аф: Cабыр догасы.
Иф: (көйли) (20 – расшифровать - мш)
Ля иляһы илляллаһы сигез ожмах ачкычы.
Ля иляһы иллялланы салма телдин һәр заман
Ля иляһы иллялладин аерылган кол бик яман.
Ля иляһы илляллаһы карамагыз азина
Ля иляһы илляллаһы мәңгү бетмәс хазина
Ля иляһы илляллаһы Кәүсәр шәрабын эчерер
Ля иляһы илляллаһы тамугы утын очырыр.
Әнкәем шул көйгә укый иде.
(Фатиха сурәсен көйләп укый).
Мш: моның мәкамен кемнән ишеттегез?
Иф: Элек-электән халык шулай укый инде. Элекке әбиләрдән. Мәҗлесләрдә дә шулай укыйлар. Әни дә шулай укый иде. Мәчеттә Габделбарый хәзрәт тә шушылай укый.
Мш: Тәравих нәрсә ул?
Иф: Уразада биш вакыт намаз укыйсың бит инде. Иртә намазы, өйлә намазы, икенде намазы, ахшам намазы. 4 не укыганнан соң бишенче ястү намазы арасында укыла. 20 рәкагать ураза вакытында таравих намазы дип укыла. Таравих намазында укыла шушы.
(Таравихны укый көйләп)
20 рәкагатьне 4 кә бүлеп укыйсың инде. Шулар арасында шушыны укыйсың. Ураза вакытында догаларны көйләп укыйсың.
Мш: “тәкабәл минәссаләт”?
Иф: Вич намаз укып беткәннән соң укыган намазым дөрес булсын дип теләк теләгән кебек иттереп укыган ни инде.
Мш: Менә сез уразаның беренче 10 көнендә укыла торган тәравихны укыдыгыз, икенче ун көнендәгесе..
Аф: Аның көе икенче.
Иф: (көйли икенче 10 көндә укыла торган тәравихны)
Өченче 10 көнендә шигырь кебегерәк әйтелә.
Иф: (таравих әйтә – көе матур, корьән мәкаме кебек.)
(икенче көйгә әйтә) (21 – расшифровать - мш)
Комган алдым кулыма, киттем Тәңре юлына
Комган алмый йөргәннәр төшәр тәмуг төбенә.
Тәмуг төбе каһәрле, янар ләйлү нәхаре,
Исе хамас гел хамас исләре гел бәхаре.
Каршу кәлер аҗдаһа авзын ачып ут чәчеп,
Хәбибулла улмаса кемсә котылмас качып.
Күрең аның милләтен, күрең аның зилләтен,
Агызын ачып йотам дип җитмеш ике милләтен.
Әгәр ири я әйтсә, сәнди нә күрдем дисә,
Күпме изгелек итсә бары харам тидия..
Ирләрендә хезмәт юк, хатыннарында вафа юк,
Күңелләрендә саклык юк, би хакыйкать тидия.
(алдагыны Бәдавам ди, көйли башка көйгә - мш )
Әй олуглар, кечукләр, һәм талиплар, салихлар,
Ник ятасыз гафелләр зекер әйтми Аллага.
.... бәндәләр сәхәр вакыты торгайлар,
Ник ятасыз гафелләр бармаенчы сабакка.
Раббым, сакла үземне, нәмәрәмдин күземне,
Кыямәт көн булганда кара кыйлма йөземне.
Гүргә куеп китсәләр кырык адым китсәләр,
Ах-вах дигеп еглагай Аллах дигел бәдавам
Көе ничегерәк соң?
Җан тәнгә кергәй үзең кабердә күргәй,
Ах-вах дигеп еглагай Аллах дигел бәдавам
Фәрештәләр килерләр алып алтын табаклар
Эче тулы җимешләр Алла дигел бәдавам.
Һәр кем җавабын биргәй, кабер эче нур тулгай,
Оҗмахта урнын күргәй Аллаһ дигел бәдавам.
Онтылып беткән инде.
(көйли, шул хәтле матур, шул хәтле борынгы - мш ) (22 – расшифровать - мш)
И бурап та бурап кар яуганда бөегадыр (боегадыр - мш) болан баласы,
Бөегадыр болан баласы.
И дөньяның рәхәтләрен күрми газиз әткәләрнең баласы,
Газиз әткәләрнең баласы.
И сандык та сандык сары алма саргаядыр өс(е)ләрен япканга,
Саргаядыр өстен япканга.
И егетнең йөзе саргаядыр бөгәрләнеп ялгыз ятканга.
Бөгәрләнеп ялгыз ятканга.
И сандык та сандык сары алма сайласаң да чыкмый бөтене,
Сайласаң да чыкмый бөтене.
И эчемдә тышым утлар яна тышка чыкмый аның төтене.
Тышка чыкмый аның төтене.
Күк күгәрченнәр гөрлидер
Мәчет манарасында
Әйттерәләр-типтерәләр
Яшьлек заманасында.
Аф: (революцион җыр җырлый)
Буденный бинокел (бинокль - мш) аша дошманны карый,
Искән җил кашка атының ялларын тарый.
(икенче көй) (23 – расшифровать - мш)
..... Авылының гел түбә калае шул,
Әлександыр Николайның былдык үги малае.
Йөгереп төштем бакчага, бастым бакыр акчага,
12 ел хезмәт иттем Александр патшага.
Аф:
Кулымдагы мылтыгымны казармага сөядем,
Туган илгә кайтыр микән мине шушы сөягем.
Японнар туп аталар, окопларны ваталар,
Кайсы аяксыз, кайсы кулсыз тилмерешеп яталар.
Иф:
Без китәрбез ахыры Кыраснахул аркылы
Өстемдәге ак күлмәгем кәфен булыр ахыры.
Куандыкның урамына бер дә үлән үсмәгән,
Исән булсак бер кайтырбыз читтә туып үсмәгән.
Сөйли: Шушы көй алар киткән елны чыккан ие.
Көйли:
Исән булсак бер кайтырбыз читтә туып үсмәгән.
Cөйли: Аннан сугыштан хат язды.
Көйли:
Сикреп атка менгән чакта күрдем Варшау (Варшава - мш) каласын,
Әткәй-әнкәй онытмагыз кош та [о]нытмый баласын.
Сөйли: Әткәй-әнкәй онтамы соң баласын. Менә 50 ел үтте мин дә онытмыйм.
Аф: Фәсхетдин улы Гизетдин Каргалыдан киткән. Кызы Южный Уралда тора. Германияда йөргәндә мөнәҗәт язган. Гарәпчәдән күчереп алдым.
Көйли: (24 – расшифровать - мш)
Ул Аллаһың теректер, аңа үлмәк һич юктыр,
Көченең чиге юктыр, бердер Илаһым бәнем.
Ул Аллаһым тумаган, үзе дә тудырмаган
Ул эшләрдән пакъ булган, бердер Илаһым бәнем.
Аллаһының белүе күрү вә ишетүе,
Башка эшләр кылуы, бердер Аллаһым бәнем.
....
Наданлык тулып шашты, бердер Илаһым бәнем.
Атам анам димәгән, балам-чагам димәгән,
Ах-вах өммәтем диде, бердер Аллаһым бәнем.
Дөньядан китәчәгем, кабергә керәчәгем,
Андагы күрәчәгем, син ярдәм бир Илаһым.
Мөнкир-Нәкир килгәндә, Раббың кем дип с[о]раганда,
Нихәл булыр ул чакта, син ярдәм бир Илаһым.
алхамделилла раббел галәмин.
{Вторая сторона кассеты закончилась – расшифровать все мелодии М.Ш. }