Masguda I. Shamsutdinova's site


 

яктырды дөнья хак рәсул тугач

Садри Максуди 1910 елда Думаның 1 май мәҗлесенә багышланган утырышында чыгыш ясый: “Без, мөселманнар, үзебезнең динебезнең, милләтебезнең бәйрәмнәрен бәйрәм итәргә телибез. Бәйрәм – милләтнең дини рухын тәрбия итә. Бәйрәм бер милләтне җыеп, оештырып тора торган зур мәгънәви бер җисемдер” (Гаффарова Ф. Садри Максуди. Русия Дәүләт думасындагы эшчәнлеге. – Казан, Татар кит. нәшр., 1996. – б.49 ). Нишләр иде икән Садри абзый безнең милли бәйрәмебез Сабантуйның татар җәмгыятен эчкечелеккә тарту буенча Татарстанда беренче урынны биләвен күрсә? Бер Америка татары әйтүенчә, Казанда миллилек атрибутлары – түбәтәй, гармун, өчпочмак; интернационализм терәге – аракы. Татар җәмгыяте урталай бүленде: бер ягы – милли идея, татар рухы, татар күңеле дип гомер-гомергә таянычы булган дингә сыенса, икенче ягы – урбанизациягә ашкыну. Йокысыннан уянуын уянса да, милләт уң аягым беләнме, сул аягым беләнме басыйм дип уйлап торганда, басасы җиренә упкын әзерләнгән инде. Уянуыңнан ни файда – барыбер мәтәләсе.
Борын заманнарда милләтнең асылы, күңеле нидән гыйбәрәт булган соң? Дәүләтсез, патшасыз дәверләрдә халкыбызның юатучысы, аңа өмет бирүчесе тик Аллаһы Тәгалә һәм аның илчесе Мөхәммәт (сгв) булган дигән фикергә килдем. Татарларның кулъязма парчаларында, тел иҗатында Ходайга һәм аның илчесенә күпме өмет багланган, шатлыкмы, кайгымы – һәр хис аларга булган мөнәсәбәт белән ачыкланган. Өстәге әйтелгән фикерләрнең аңлатмасы буларак Әлмәт якларында (Түбән Мактама авылында) Хәдичә Нуруллинадан язып алынган теләк-мөнәҗәтне тәкъдим итәсе килә: “Аллаһы кәрим сән, рәхим сән, рәхмәтләрең илә кылган гөнаһларымны ярлыкагайсан, сөйгән колларың илә сөйгәйсән, сөймәгән колларыңнан ерак кыйлгайсан, эчемне-тышымны мәхәббәтең илә тутыргайсан. И Ходаем, укыган намазларымны, тоткан уразаларымны кабул кыйлгайсан, рәхмәтең белән кыйлган гөнаһларымны җуйгайсан. Гамәл дәфтәрләремне уң ягымнан биргәйсән, бу кичәләрдә кыйлган истигъфарларымны кабул кыйлгайсан. Ахирәттә дидарыңны насыйп иткәйсән. Йа Рабби, гөнаһларымны гафу кыйлгыйл, йа Рабби, тар каберләремне киң кыйлгыйл, караңгы гүрләремне якты кыйлгыйл, йа Рабби, гүр газапларын күрсәтмә, йа Рабби, сигез оҗмахың нурын биргел, йа Рабби, күршеләрем белән, татлы җимеш-балаларым белән, хәләл җефетем белән, газиз әткәм-әнкәм белән, остазларым белән, ахирәт дусларым белән, пәйгамбәрем Мөхәммәт галәйһиссәлам белән, шәһриярлар белән, Хәдичәи кубра, вә Гайшә, Ситдыйка вә Фатыйма разыйаллаһыганһе белән, имам Хәсән-Хөсәен хәзрәтләре белән, рәсүлебез галәйһиссәлам белән, барча пәйгамбәрләр беән Гарше-Көрсинең күләгәсендә кыйлгайсан, йа Рабби, мәхрүм кыйлмагайсан. Йа Рабби, мөэмин колларың беән, пәйгамбәрләрең белән җәннәтең түрендә кыйлгайсан. Хуҗа Әхмәт Ясавиның 99 мең мөшәехләре белән мин фәкыйрьне ярлыкагайсан. Йа Кәрим, йа рахмануррахим, Падишаһ – Сән”.
Пәйгамбәребез Мөхәммәт (сгв) образының татар халкы рухына ничек тәэсир иткәнлеген өйрәнүемне белгәч, Стокгольмда яшәүче милләттәшебез Төркәр Суыккан миңа газиз атасыннан мирас булып калган “Мәүлид ән-нәби” китабын бүләк итте. Бу китап Истанбулда 1955 елны Балчык Китабеви тарафыннан нәшер ителгән. Татарларның китап киштәләрендә кадерле кулъязмалар, шәҗәранамәләр, Коръән тәфсирләре белән беррәттән саклана торган “Мәүлид китабы”ның бер варианты иде Төркәрнең бүләге. “Мәүлид китабы”н татарлар бөек төрки шагыйрь Сөләйман Чәләбинең “Вәсилятун-нәҗат”, ягъни безнеңчә “Котылу юлы” мәснәвиенә таянып иҗат иткәннәр. Сөләйман Чәләбинең бу мәшһүр әсәре бөтен дөньяга “Мәүлид ән-нәби” исеме астында билгеле. Кем соң ул Сөләйман Чәләби һәм ни этәргән аны гасырларны атлый алган илаһи мәснәвине язарга?
Сөләйман Чәләби (1351-1422) хәзерге Төркиядә урнашкан гүзәл Бурса (гүзәллегенә мин дә шаһит) шәһәрендә Олуг мәчеттә имам булып торган. Аның кабер ташында шундый юллар бар: “.. Cөләйман әфәнденең бәхетле кабере”. Олуг мәчеттә бер вәгазьче Бакара сурәсенең 285 нче аятеннән пөйгамбәрләрнең бер-берсеннән дәрәҗә ягыннан аерылмавын дәлилли: “Мөхәммәд галәйһиссәлләм Раббысыннан иңдерелгән Коръәннең һәр сүзенә ышанды һәм мөэминнәр дә ышандылар, алар һәммәсе Аллаһыга, аның фәрештәләренә, китапларына, рәсүлләренә ышандылар һәм, рәсүлләрнең берсен икенчесеннән аермыйбыз, барчасынада тигез ышанабыз, диделәр. Вә әйттеләр, без Аллаһ сүзләрен ишеттек һәм буйсындык, ий раббыбыз, ярлыкавыңны сорыйбыз, шуның өчен сүзләреңне ишетеп буйсынабыз һәм ахырда сиңа кайтабыз”. Бу вакытта вәгазьчегә мәчеттә булганнардан берсе каршы чыга һәм шул ук Бакара сурәсеннән 253 нче аятьне китереп Мөхәммәт (сгв)нең барлык пәйгамбәрләрдән дә өстенлеген исбат итә: “Коръәндә зекер ителгән рәсүлләрне дәрәҗәдә берсеннән икенчесен артык кыйлдык. Аларның кайберләре Аллаһ белән сөйләште, кайберләрен Аллаһ югары дәрәҗәгә күтәрде...” Җәмигъ әһелләре арасында яман низаг куба. Шушы ике аятьнең фәтвасын даулап гарәп факиһларына мөрәҗәгать итәләр. Ниһаять, дин-шәригать күзлегеннән карап, Мөхәммәт (сгв)нең барча пәйгамбәрләрдән дә өстен дигән дәлилле фәтвадан соң гына Бурсада давыл тына. Риваятьләр буенча нәкъ менә шушы вакыйгадан соң Сөләйман Чәләби үзенең шөһрәтле әсәрен иҗат итә.
1993 елда Истанбулда татарча “Төрки мәүлидин-нәби” китабы чыкты. Кызганычка каршы, бу китапның төп нөсхәсе Казан басмасының Вараксин типо-литографиясендә 100 елдан артык чыкканы турында “раббыбыз даими рәхмәтен насыйп иткән авторлар” кереш-чыгыш сүзләрендә ләм-мим. Анысы ярый, күнеккән инде зират әһелләренең “авторлык”ларын яклый алмаганына. Әмма монда төрек галиме, профессор, доктор Нәвзат Ялчынташның кереш сүзендә татар рухи һәм язма мирасына анализ ясаган юлларына очрыйбыз: “Төрки асыллы кавемнәр, җәмгыятьләр арасында Сөләймән Чәләбинең мәүлиде бердәнбер укылган дини әдәбият әсәре булган”. Чәчләр үрә торырлык “ачыш”тан соң доктор һәм профессор Н.Ялчынташ дәвам итә: “Бу китап Казанда Фәрит бәй Йосыпов рәислек иткән “Милли мәгариф һәм милли тәрбия җәмгыяте” белән Истанбулдагы “Төрки милли культура вакыфы” арасындагы эшберлегенең гүзәл үрнәге”.
«Мәүлид китабы»н Казан шәһәрендәге Әҗем мәчетенең мөтәвәллият рәиcе Һади Әхмәтвәлиев та чыгарып маташты. Бу басмада гасырлар буена татарның миенә сөтле чәйдәй сеңгән “фәгыйләтун фәгыйләтун фәгыйләт”тән “ф” хәрефе дә калмаган. Балык Бистәсе авылы абыстаеннан (Закирова Гайнелхәят Солтан кызы) укытып караган идем мин бу китапны. Ник көй чыкмый соң гомер-гомергә укыган шигъри юлларыннан, дип башы катты әбинең. Картайганмын инде, күзләрем күрми, наданбыз, дип тә карады йомшак күңелле әби. Әмма наданлыкны Казан нәширләреннән эзләргә батырчылык итмәде. Кызганычка каршы, дин басмаларыннан кәсеп ясаучылар булганда, халыкның иманга сусавын беркайчан да басып булмаячак.
Сөләйман Чәләбинең «Мәүлид ән-нәби» мәснәвие 1849 елда «Китап шәриф мәүледен нәби галәйһиссәламнең дөньяга килгәне вә мигъраҗыни вә дөньядан ахирәткә күчкәнне бәян идәр мөбарәк китабдыр» дип исемләнеп Казанда беренче мәртәбә басма рәвешендә дөнья күрә. Шул ук басманы Урнаш авылыннан Насыйбулла улы Шаһимәрдән, Түбән Курсадан Хөсәен улы Шәмсетдин (3 тапкыр!), Мөхәммәтҗан һәм Шәрифҗан Кәримиләр үз акчаларына бастыралар. Кызганычка каршы, бу басма экспедицияләрдә бик сирәк очрый. Миңа аларны тик Оренбург өлкәсенең Татар Каргалысы авылында, Балык Бистәсенең Кече Укмас һәм Яңаул авылларында гына очратырга туры килде. Сөләйман Чәләбинең мәшһүр әсәре нигез итеп алынган, халык арасында “Мәүлид китабы” дип исемләнгән рухи ядкаръ ХХ гасырның башларында Санкт-Петербургта, Уфада, Казанда татарчалаштырылган, безнең җирлеккә яраклаштырылган, җиңеләйтелгән вариантлар “Мәүлид ән-нәби”, “Касыйдәи мәүлид” һәм башка исемнәр астында бик күпләп басыла һәм халык арасында тарала. Уральск шәһәренең сукыр абыстае Фәизә Сәгыйтова әйткәнчә “берсе язган, берсе күчергән, берсе сөйләгән, берсе көйләгән” юлы белән «Мәүлид китабы» безнең заманнарга да җитеп, татар күңеленең җиһани төшенчәләр сыйдыру сәләтенә, абстракт фикерләвенең югары дәрәҗәдә булуына дәлил булып тора. Бу изге айда хәтеребезне яңартып, халык арасында (бу вариантны миңа Татар Каргалысында, Оренбург өлкәсендә яшәгән Сәрвиямал Бадалова тапшырды) яшәеш алган «Мәүлид китабы»ның кечкенә өлешен тәкъдим итәм:


Әминә ханым – Мөхәммәд анасы,
Ул сәдәфтән тугдый энҗү данәсе.
Ул Мөхәммәд дөньяга тәшриф идәр,
Вакыт ирешди килмәгә хәйрел бәшар.
Инде аның килмәсе булды анык,
Күп галәмәт заһир улды алдан ук.
Ул рәбигуль әүвәл аенда иде,
Уникенче кичә дүшәмбе иде.
Диде, күрдем, ул Мөхәммәд анасы,
Бер гаҗәп нур нәкъ кояшның яртысы.
Ялт итеп чыкды өемнән шул заман,
Күкләрә тик нур белән тулды җиһан.
Тик һава үзрә түшәнде бер түшәк,
Аты Сүндүс түшәгән аны мәләк.
Өч аләм дәхи дишилди өч ерә,
Аралары бик ерак бер-беринә.
Бери Мәшрикъ, бери Мәгърибдә аның,
Бериси нәкъ уртасында Кәгъбәнең.
Инди күкдән күб фәрештә сафы-саф,
Кәгъбә кеби кылдылар өем тәуаф.
Заһир улды дәфгатән өч хур кызы,
Билгесе улмады кайдан килдеке.
Өчесе дә яныма утырдылар,
Мостафа килә диеп гәп кордылар.
Диделәр, улың кеби хөрмәтлени
Ул Хода һичбер анага бирмәди.
Бик олуг дәүләт иясе буласың,
Холкы күркәм бер угыл тудырасың.
Бу угыл галәме солтанидыр,
Бу угыл тәүхидә гыйрфан кянидыр.
Вәсвине шу рәсемә тәртиб итделәр,
Ул мөбарәк нуры тәргыйб итделәр.
Диде Әминә, вакыт етди тәмам,
Килә инде дөньяга хәйрел әнәм.
Эселектән сусадым гаять катый,
Шул вакыт эчерделәр бер ширбәти.
Ак иде, кардан дәхи салкын иде,
Ул кеби тәм дөньяда һичбер юк иде.
Эчтем аны, барча әгъзам тулды нур,
Эчемә һәм тышыма да тулды нур.
Килде бер аккош канат илә очып,
Аркамый сыйпады ул монда төшеп.
Тугды ул сәгатьдә ул солтанидин,
Нура гарык улды, сәмават зәмин.
Гәр шәфагать лязем улса эзләңез,
Ул рәсүлнең сөннәтеннән бизмәңез.
Әй Мөхәммәд Мостафа сән, әй рәсүл,
Кыйл шәфагать безләрә яумәннәзүл.
Гәр деләрсез уласыз уттан нәҗат -
Гыйшык илә, дәрт илә әйтең ассәләт.


Татарлар пәйгамбәрнең туган вакытын сәламләп аягурә басалар һәм “Мәрхабә”не көйләп укыйлар. Бу гадәткә каршы чыгучылар да бар. Мәсәлән, Мөсәппиха Хафизова (Татарстан, Азнакай районы, Әсәй авылы) әйтүенчә “бик галим картлар рөхсәт итми иде басарга, пшйгамбәрне Аллаһыдан өстән кую була ул”.
Төрек галиме Әхмәт Атыш тикшерүе буенча “Мәрхабә” Сөләйман Чәләбинеке түгел, 1469 нчы елда үз “Мәүлид”ден иҗат иткән, галимнәр арасында Әхмәт исеме астында билгеле бер шагыйрьнеке булуын исбат итә.


Мәрхабә


Яратылмыш барча мәхлук улды шад,
Кайгылар китде галәмдән калды саф,
Җөмлә зиярат җиһан идеб садә,
Чагырышубән диделәр кем мәрхабә.
Мәрхабә йа, гали солтан, мәрхабә,
Мәрхабә, йа каррател гайне хәлил,
Мәрхабә йа, хасый мәхбүби җәлил,
Мәрхабә йа, җөмләнең матлуби сән,
Мәрхабә йа, җаный җанан мәрхабә,
Мәрхабә йа, дәрдә дәрдән мәрхабә,
Мәрхабә йа, гасый өммәт мөлҗаи,
Мәрхабә йа, чарасызлар әшфагый,
Мәрхабә йа, рәхмәтенлил галәмин,
Мәрхабә, сән, йа шәфигуль мөзнибин.


Мәсгудә Шәмсетдинова.
Ватаным Татарстан, 1 июнь, 2001.