Masguda I. Shamsutdinova's site


 

...Бөтен гомеремне вә гакылымны Аллаһы Тәгалә юлына фида иттем...

балалар тарафыннан башкарылган Габдулла Тукайга багышланган музыкаль-әдәби кичә


Безнең халыкның борын-борынгыдан шигърияткә хирыс булганлыгы һәркемгә мәгълум ( ХVI гасыр шагыйребез Мөхәммәдъяр моңа дәлилче). Халыкта “Йосыф китабы”, “Бәдавам”, “Ахырзаман китабы”, “Бакырган”, “Мәүлед китабы”, “Мөхәммәдия” дип аталган күп юллы шигъри поэмаларны әби-бабайларыбыз ничек укып бетерә алган, ничек башына сыйдырып бетергән? әлбәттә моңа сәбәп — халыкның бу шөгыльгә булган традициясе. Менә шул традицияне саклап тотучы — шигырьләрне көйләп уку ысулы. Мәдрәсәләрдә “Көйле иман” дигән махсус курста борынгы шигъриятне көйләп укырга өйрәтүләре мәгълум. Кызганычка каршы, бу алым хәзер мәктәпләрдә кулланылмый. Белүебезчә, Хади Такташка кадәр барлык татар шигъриятен көйләп укып була. Моның өчен онытылган алымны искә генә төшерергә кирәктер.
Тукайның барлык шигырьләре дә көйгә салына. Тукайны көйләп укучыларның берсе — 1912 елда Уральск янындагы кечкенә шәһәрчектә туып, Уральск шәһәрендә яшәп вафат булган Сагыйтова Фаизә апа иде. “Көйле китап”лар белән беррәттән ул миңа Тукай шигырьләрен дә көйләде. Мин аны магнитофон тасмасына язып алып ноталарга күчердем. Аның миңа тапшырган көйләре бигрәк тә игътибарга лаек, чөнки алар Тукайның шагыйрь булып формалашкан җирлектә, Уральск (Казахстан) шәһәрендә туганнар, яшәгәннәр. һәм менә алар татар халкының милли мирасы булып таралыр, әдәбият, музыка дәресләрендә, Тукайга багышланган кичәләрдә кулланылыр дип ышанасы килә.
Тукайның балаларга багышланган шигырьләренең диалог шәкелендә төзелгәннәрен дуэт формасында да, хор белән дә башкарып була. Сюжетлары образлы, актив, драматургик яктан кызыксындыргыч. Мәсәлән шундыйлардан: Фатыйма белән Сандугач, Бала белән Күбәләк, Уянмас йокы.
“Фатыйма белән Сандугач”, “Кошчык”, “Карлыгач”, “Бакчага чыгам”, “Бала белән Күбәләк”, “Сеңлем бер мәләк”, “җил”, “Яңгыр” дип исемләнгән шигырьләр бер циклга тупланып “Табигатьтә итәм сәйран” исеме астында аерым бер композиция буларак хезмәт итә ала. Хәтта бу циклны шигырьләрне көйләп кенә түгел, композицияга ягышлы шигырьләрне уку белән тулыландырып театральләштерергә дә була. Шигырьләр көйле булганга күрә бию элементларын да кертергә кулай.
үземнең тәҗрибәмнән чыгып берничә киңәш бирәсе килә:

1. Көйләп укыр өчен шагыйрьнең теге я бу шигыренең строфасында иҗек санын белергә кирәк (иҗекләрне балалар бармаклап санарга ярата);
2. Иҗекләрне көйнең ритмына китереп көйсез генә кабатлап, шигырьнең вәзененә керергә (монсы иң мөһиме);
3. Иҗекләрне санап, шигырьнең ритмын өйрәнгәнгә ятлау процессы бер катлаусыз уен рәвешендә үтә, һәм бу этапта шигырьне көйләп укуы бик уңайлы.


әйдәгез, мисал өчен бер шигырьне көйләп укырга өйрәник. Мәсәлән, “Бакчага чыгам” ның строфасында 16 иҗек.
Шигырьне көй ритмына китереп көйсез генә укыйбыз:


Ритм бирелә
Шигырьне тулаем ритм белән укыйбыз, уңайлы булсын өчен чәбәкләргә дә мөмкин. Хәзер көйләп укыйбыз:


Кулымда кечкенә арбам, чыгамын бакчага һәрдам,
Табигатьтә итәм сәйран, бу күрнешкә булам хайран.


Ике якта матур гөлләр, арада тар комлы юллар,
Агачта сайрый былбыллар, бу күрнешкә булам хайран.


Күбәләкләр очып уйный, матур гөлләрне һич куймый,
һаман уйнасада туймый, бу күрнешкә булам хайран.


Вставка нотная “Бакчага чыгам”


16 иҗекле шигырьләрне (Тәәсер, Кошчык һ.б.) өстә китерелгән көйгә укып була.
15 иҗекле шигырьләр: Эшкә өндәү, Нәсыйхат, Яңгыр, Кичке теләк, Көзге җилләр, Сабыйга, Пар ат, Шүрәле, Таян Аллага һ.б. шигырьләр өчен ике вариант бирелә:


Нотная вставка 1)Эшкә өндәү,
2) Пар ат.


12 иҗекле шигырьләрнең (Карлыгач, Китап) көе:
Нотная вставка Карлыгач


11 иҗекле шигырьләрнең (Исәр җил, Фатыйма белән Сандугач һ.б.) көе:


Нотная вставка Исәр җил


Халык арасында “Бала белән күбәләк” көе һәркемгә мәгълум, төрле төбәктә вариантларын әлегә хәтле очратырга мөмкин:


Бала:
Әйт әле, Күбәләк,
Сөйләшик бергәләп:
Бу кадәр күп очып,
Армыйсың син ничек?


Ничек соң тормышың?
Ничек көн күрмешең?
Сөйләп бирче тезеп,
Табаламсың ризык?


Күбәләк:
Мин торам кырларда,
Болында, урманда;
Уйныймын, очамын,
Якты көн булганда.


Иркәли һәм сөя
Кояшның яктысы;
Аш буладыр миңа
Чәчәкләр хуш исе.


Тик гомрем бик кыска:
Бары бер көн генә, —
Бул яхшы, рәнҗетмә
һәм тимә син миңа


Вставка нотная “Бала белән күбәләк”


Интонацион яктан диатоникага корылган “Уянмас йокы” көе аерылып тора. Кызыксындыргыч мисал буларак аны да бирергә кирәк дип таптык.


Нотная вставка — Уянмас йокы


[Сеңлем бер мәләк]
(Сак-Сок көенә)


Сеңлем бер мәләк, сеңлем күбәләк,
Җыйнадым гөләп сеңлемә бүләк.


Ул үзе матур, кызыл алмадай,
Фәрештә кебек яраткан Ходай.


Гөләпне күргәч ул мәгъсумәнә
Сикрә, шатлана, бигрәк куана.
Көйләп укыганда шигырьнең тәме, ләззәте, мәгънәсе, образлар системасы ачыгырак һәм калку итеп күрсәтелә. Шигырьне көйләп уку ысулын сәнгатьле уку ысулына зарар китерер дип каршы чыгучылар да булыр. Сәнгатьле укуны һәм “көйләп уку”ны капма-каршы куярга кирәк түгел. Мин “көйләп уку”ны халык педагогикасының әлегә хәтле яшәешен дәвам иткән бер матур гадәте, рухи дөньясының гүзәл кыйпылчыгы дим.


Тукайның әсәрләренә кергән дини сөземтәләрне укып та, язма рәвештә плакат шәкелендә дә кулланырга була. Бигерәк тә шамаиль формасында сәнгатьле хәрефләр белән язылган плакатлар шагыйребезгә багышланган кичәне бизәп торачак.


Тукайның дингә кагылышлы гыйбәрәләре:


...Пигамбәрем сезгә динне бәндәнең мәгъбуденә коллыгы, дип танытты, әмма адәмнәр динне бөтенләй моның киресенчә таныдылар. Хәзерге адәмнәрчә, дин Алланың адәмнәргә хезмәт итүедер...


....Беләмсең, сезнең уегызча, сез нәрсә, Алла нәрсә һәм догагыз нәрсә? Сезнеңчә, сез — хуҗа, Алла — хезмәтче. ә догагыз Алланы хезмәтегезгә кушу өчен ясалган бер хәйлә генә...
“Хаҗи”


...Бу тормышка кальбән разый булган кеше мөселман да түгел, мөэмин дә түгел, инсан да түгел. Бу тормыш бар вакытта үзләрен мөселман дип йөртүчеләр, түгел Корьәннең эчендәге әмерләренә буйсыну, бәлки катыргасы арасына язылган сүзләрен дә ишетмиләр.
“Шартлар”


...Бала тәрбия итү уңай эш түгел, тәрбия итә белми тәрбияләмәсәң, халык каршында да, халикъ (Алла-М.Ш.) каршында да җавап бирергә кирәк!


“Ана мәктүпләре”


...Вагыйзьләр безнең үзебезнең ана телебез илә безнең динебезгә, дөньябызга кирәкле вәгазьләр сөйләсеннәр. Халыкның тамырлары буенча каннарын йөгертеп, күз яшьләрен чыгарып, әллә кай җирләрен чеметтереп-чеметтереп алсыннар.
“Муллалар”


...Ярабби, бу көн җәза мәйданына чыгарылган гөнаһлыларның исәбен-хисабын кем белер? Монда ялганчылар, гамәл сатып ашаучылар, шәкертләр хакын ашаучы муллалар, үзләре яхшы аңлап җитмәгән нәрсәне балаларга укытып, ислам балаларының гомерен ашаган хәлфәләр, милләтне ялкауландырып, фәкыйрьләндереп зәһәрләнгән ишаннар — тәрәккыйга дошманнар, барлык һиммәтләрен, һәммә гайрәтләрен трахтирларда, мәйханәләрдә генә күрсәткән байлар, халыкны һәртөрле чирмеш, керәшен сүзләренә Корьәннән артык иман китерткән карчыклар, өшкерүчеләр вә төкерүчеләр…
“Кыямәт көне”


…Төшемдә җәннәтел-фирдәвеснең эчен күрдем. һәр тараф нур. Стеналар да нурдан, түшәмнәр дә. җанлылар да нурдан, җансызлар да. Хур кызлары да нурдан, вилдан вә гыйльманнар да.
Бер тарафта балдан вә сөттән гыйбарәт Кәүсәр елгасы агып ята. Икенче тарафта зифа вә мәһабәт буйлы туба агачлары үсеп утырмактадыр. һавада кәбап булып пешкән матур-матур кошлар, һәрбере: “Мине ашагыз, мине ашагыз”, — дип кычкырып очып йәриләр. Болар тавышлары илә яшел ефәк киемле оҗмах әһелләренең колакларын шаулаталар.

“Төшемдә күргәннәрем”


...Бөтен гомеремне вә гакылымны Аллаһы Тәгалә юлына фида иттем.


“Мөхәммәтгали бабай”


Сценарий


Алып баручы:
Дөньяви һәм галәми моң-гүзәллекне һәр буын рухына тәңгәлләштерә алган татар шагыйрьләреннән иң даһие, әлбәттә, Габдулла Тукай. һәрбер кеше үз намусына, үз ихтыяҗына буйсынып Тукай иҗатыннан күңеленә якын шигырьләрне сайлый, илһам ала, үзенең яшәеш яктылыгын Тукай нуры белән чагыштыра. ә кемдер замана җилләреннән файдаланып шагыйрьдән революция карлыгачын эзләде, ә кемдер аны динсез дип исбатларга тырышты.
Тукайның балачагы ана назыннан мәхрүм, ачлык-ялангычлыкта, мохтаҗлыкта үтә. Нечкә күңелле, саф тойгылы, киң хыяллы сабыйның күңел юатучысы, “туендыручысы”, “якын итүче”се тик Аллаһы Тәгалә була. Дин белемен Казан арты Кырлай авылында “әлеп, би, ти, си” белән “Иман шарты”ннан башлаган Габдулла Тукай Уральскийда Мотыйгулла хәзрәт мәдрәсәсендә җәдитчә уку белән бергә, иске мәдрәсә программасын да яхшы сеңдерә. Гарәп, фарсы, төрек телләрен нечкәлекләренә кадәр өйрәнә. Аның дин гыйлеме, энциклопедик дәрәҗәсендә булуы белән бергә, тирән мәгънәле дә. үз иҗатында файдаланган дини-әдәбият китаплар, риваятьләр, шагыйрь фикерен куатләргә ярдәмгә килгән Корьән аятьләре галимнәребез тарафыннан киләчәктә өйрәнелер дип ышанасы килә. Тик моның өчен аларның дин гыйлемен Габдулла Тукай дәрәҗәсендә белүе зарур.
Дини тема – бик катлаулы, күп мәсьәләләрне эченә алган шагыйрь иҗатында төп юнәлешләрнең берсе. Тукай өчен дин — яшь буынны тәрбияләү чарасы да, халыкны явызлыктан аралаучы көч тә, гыйлем һәм мәдәният чыганагы да. Шуңа күрә дә ул динне пычратучы, диннән тик файда-керем эзләүче рухани түрәләр белән аяусыз көрәшә. Аллаһы Тәгаләгә мәхәббәт, Коръән белән тулган “садре”, “мөкатдәс һәм газиз иманы”, “фәхеш, вәхшәт берлән” тулган дөньядан “тарсына”. Шагыйрьнең җан әрнеткеч иң нечкә лирикасы Аллаһы Тәгаләгә сыгыну белән бәйле.


Кечкенә Тукай-Апуш булып киенгән бала:


Аллаһы кәрим сән, рәхим сән, рәхмәтләрең илә кылган гөнаһларымны ярлыкагайсан, сөйгән колларың илә сөйгәйсән, сөймәгән колларыңнан ерак кыйлгайсан, эчемне-тышымны мәхәббәтең илә тутыргайсан. И Ходаем, укыган намазларымны, тоткан уразаларымны кабул кыййлгайсан, рәхмәтең белән гөнаһларымны җуйгайсан. Гамәл дәфтәрләремне уң ягымнан биргәйсән, ахирәттә дидарыңны насыйп иткәйсән. Йа кәрим, йа рахмануррахим, Падишаһ — Сән.


Икенче бала:


Йокы алдыннан


(көйләп)


Гафу әйлә, кичер мине, Ходам җаным,
Бик еш була кәҗәләнеп елауларым;
Кайсы чакта артык шаян булып китеп,
Берчак юктан гына ямансылауларым.


Кичерелсәче, Тәңрем, бәгърем, әти, әни,
Дәү әнием, апайларым, бабай, әби;
Хозурыңда гәүһәр яшем түгеп телим,
Кабул әйлә, Тәңрем, әле мин бик нәни.


Йокымда да күрсәтмәгел яман төшләр,
Аннан куркып уянгалыйм һаман кичләр;
Иртә белән мин торганда, матур булып,
Гөрләп торсын шытыр-шытыр янган мичләр.


Һәм бер эшне әнкәемнең исенә төшер,
Дисен аңар бер фәрештәң: “Коймак пешер!”
Иртә белән коймак ашап чәй эчкәчтин,
Тәңрем, сиңа кылырмын мин меңләп шөкер.


Иртәгә көн матур булсын һәм бик аяз,
Бакчабызда төрле кошлар бирсен аваз;
Шаян энем курчакларга тимәсен лә!
Бигрәк монсын изге ләүхелмәхфузга яз.


Апуш:
Пәйгамбәрем Мөхәммәт галәйһиссәлләм берлән, шәһриярлар берлән, Хәдичәи, Кобра вә Гайшә разыйаллаһыганһе белән, имам Хәсән-Хәсәен хәзрәтләре берлән, я Рабби, барча колларың берлән җәннәтең түрендә кыйлгайсан.


Бәйрәм вә сабыйлык вакыты


Сабый вактын сагынмакта һәр шагыйрь дә,
Ачы-тәмле хыялдыр бу һәр шагыйрьгә;
Бәйрәм җитсә, минем дә исемә төшә:
Уйнамакчы булам сыйбьян берлән бергә.


Төшә искә гарәфә кич яткан чагым
Уйлап: “Кайчан таң?” — дип, ул атмаган таңым;
Тәти читек, тәти күлмәк, ыштаннарны
Баш астыма өеп куеп яткан чагым.


Таң алдыннан яңлыш йоклап киткән чагым,
Төшемдә дә нурлы бәйрәм көткән чагым;
Әнкәемнең тавышлары колагымда:
“Гает җитте, тор, аппагым! тор, аппагым!”.


Таң аткачтын, урам буе чапкан чагым,
Мәгъсуманә ләззәт, хозур тапкан чагым;
Корбан ите, төрле тәмле аш өстенә
Гает укып, көлә-көлә кайткан чагым.


Уйласаң ул якты көнне, килә күз яшь,
Хозур ла соң! Инсн өчен бу хәл, бу яшь!
Бәйрәм көнне күктән җиргә нурлар ага,
әйтерсең лә, чыккан бу көн ике кояш.


Тәңре чигерче яшемне , синнән сорыйм,
Теләгемне синнән сурмый, кемнән сорыйм;
Бәйрәм көнне генә сабый булып торыйм,
Рәхәтләнеп, сикереп, көлеп, уйнап йөрим!


Алып баручы:
“Халыкның бер генә җыруын тотып нечкәләсәң, шөбхәсез, аның халәте рухиясен, нәрсә уйлаганын вә ни хакында, нинди фикердә икәнен белеп буладыр” (Габдулла Тукай).


Апуш:
Яттым, я Аллаһ,
Торсам – иншаллаһ,
Бу ятудан торалмасам,
Иман бирсен бер Аллаһ.
Иман берлән үтәем,
Ислам берлән китәем,
Хәтер-хәтер кичләрдә
Суңым уңга әйләнсен,
Телемә иман бәйләнсен.
Аллаһ, Аллаһ дигәндә -
Караңгы гүрем яктырсын,
Сөбханаллаһ дигәндә,
Оҗмах ишеге ачылсын.
Яраткучым җаббарым
Саклавычым саттарым.
Саклавычым бәладин, казадин,
Ятим кыйлма атадин, анадин.
Хәерле эшкә хәрәкәт бир,
Ашыбызга бәрәкәт бир.
җаныбызга тынычлык бир,
Малыбызга өлеш бир.
Бездән борын үткәннәр,
Бездән өмет иткәннәр,
өч әлхәмдин, өч колхуалла —

Савабын бирсен бер Аллаһ.
Амин, Аллаһы әкбәр.


Ана илә бала
(шигырь буларак әйтелә)



  • Җавап бирсәң икән, әнкәй, минем әйткән сөальләргә,
    Гаҗәпләндем бу дөньяга вә анда барча хәлләргә:
    Ничек булган, ничек үскән хисапсыз дәү бу урманнар?
    Бу һәйбәт ямь-яшел кырлар каян килгән вә булганнар?


Бу һәр төрле үсемлекләр, бизәнгән чәчкәләр берлә,
Бу төрле күбәләкләр дә күңелачкан алар берлә?
Агар су, татлы, салкын, саф гаҗәип чишмәләр күлләр;
Куаклыкларда сайрар сандугачлар һәм дә былбыллар;


Суда йөзгән балыклар һәм үсеп торган бу зур таулар,
Чебен-черки вә ерткычлар, кәҗә, ат — барча җанварлар?
Яраткан, әйләгән мәүҗүт боларның барчасын Тәңрең,
җиһанда барча эшләр, барча хәлләр Тәңредән, бәгърем.


Уянмас йокы


(дуэт шәкелендә башкарыла, мөмкин көйле, мәмкин көйсез)


   Фатыйма күрде үзенең бүлмәсендә бер рәсем,
“әнкәем, бу кем?” — диеп сурды кочаклап әнкәсен.

әнкәсе бирде җавап: “әүвәлге углым бу минем,
Дөньяда юк ул хәзердә, бер туган абзаң синең”.


әнкәй, әнкәй! Нишләгән ул, кайда соң ул? әйтсәнә!
Мин аны күрмәк телимен, зинһар, әнкәй, тапсана!


Юк, җаным, юк, күз нурым, абзаң хәзердә йоклаган,
Ул каты йоклый, вөҗүден кара туфрак каплаган.


ә, алайса, син агамны бар, уят, торсын, әни;
Бергә уйнарбыз, үзенең сеңлесен күрсен, әни.


Юк, җаным, син белмисең, юктыр уятырга мәҗаль,
Ул уянмас бер йокыдыр, аһ, аның исме — әҗәл.


Кичә, бүген


Я Ходай, көн кичә ямьсез, ә бүген, аһ нинди көн!
Кичә сынды һәм боекты, ә бүген күңлем бөтен.


әй, кояш нурлы, ачылган бакчаларның гөлләре;
Яктылык, рәхәт, бәхет! Сайрый Ходай былбыллары!


(Матур тавышлы бала мәкам белән Фатиха сурәсен укый)


Габдулла Тукай рухына Багышлау


Бисмиллахиррахмануррахим, Я рәхмәтле бер Аллаһы тәгаләм, шушы укыган аятьләремне үзеңнең ризалыгың өчен багышладык, кабул ит. Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәт Мостафа Салляллаһһы галәйһиссәлләм рухына бангышладык, кабул ит. 4 шәхриярның рухына багышладык, Фатимаи – Зөһрә, Хәдичәи Кобра, Гайшә разыйаллаһыганһе рухларына, әһлияләр, әнбияләр, Мәгъриптән Мөшрикъкәчә ни кадәр бар исә шәһитләр, сафилар, мөшәехләр, габитлар, заһитлар һәр җәмигы рухына багышладык. Я Раббым, безнең кичәгә ятимәи Тукаебызны ихтирам итеп килгән бәндәләргә савапларыңны насыйп әйлә. Дога өмет иткән әби-бабаларыбызның рухларын шат кыйл. Амин, Амин, Амин.


Тәәсер
(көйле укыла)


Гомернең иң читен, җайсыз, уңайсыз бер минутында,
әгәр янсам каты хәсрәт вә кайгының мин утында:


Укыйм тиз-тиз күңелдән бер гаҗәеп сүрә Коръәннән,
Газаплар мәгънәви кул илә алынадыр җаннан.


Оча дилдән бәтен шик, шөбһәләр һәм мин җылый башлыйм:
Яңакларны мөкатдәс күз яшемлә энҗели башлыйм.


Бөтенләй сафлана күңлем, укыйм иман, булам мөэмин,
Килә рәхәт җиңеллекләр: хәлас булам авыр йөктин.


Ходая! Син тыйган эшләр тәмам әкътаг вә әбтәр, дим,
Иям башым сәҗдәгә: “Аллаһы хак! Аллаһы әкбәр” — дим.


Бар катнашучылар башкара:


Аллаһы тәбарәкә вә тәгалә
(Туган тел көенә көйләнә)


әй бәһале, әй кадерле, әй гөнаһсыз яшь бала!
Рәхмәте бик киң аның, һәр дәм таян син Аллага!


Я Ходай, күрсәт диген, ушбу җиһанда якты юл;
Ул рәхимле, әткәң, әнкәңнән дә күп шәфкатьле ул!


Саф әле күңлең синең, һичбер бозык уй кермәгән,
Пакъ телең дә һич яраусыз сүзләр әйтеп күрмәгән.


Пакъ җаның һәм пакъ тәнең, барлык вөҗүдең пакъ синең,
Син фәрештә валчыгысың, йөзләрең ап-ак синең!


Кыл дога, ихлас берлән тезлән дә Кыйбла каршына,
Бел аны: керсез күңелдән туры юл бар гаршенә!


әй бәһале, әй кадерле, әй гөнаһсыз яшь бала!
Рәхмәте бик киң аның, һәр дәм таян син Аллага.


Кичә мин читлек ачтым, андагы кошчыкны коткардым.
Күңелсез тоткынымны киң яшел урманга кайтардым.


Аңар бирдем азатлык мин, үзем дә шулвакыт күрдем:
Тынычлап калды, никтер, һәм тәмам иркенләнде күңлем.


Күзем берлән озаттым: кошчыгым урман таба очты,
Югалды күк йөзендә тиз вакытта, бер дә юк төсле.


Очып киткәндә, ул шундый матурлап сайрады моңлы:
Миңа, санки, азат иткәч өчен, изге дога кылды.


Тәмам.


Тукайның балаларга багышлаган шигырьләре.


Фатыйма берлән Сандугач


Ни өчен син сайрамыйсың, Сандугач?
Шат була күңлем минем, син сайрагач.
Читлегең өйбәт, яныңда бар ашың:
Ник күңелсез син болай, бөктең башың?


Сандугач:


Аһ, минем сайрар җирем урман иде,
Анда һәртөрле кызык тулган иде.
Мин бу җирдә нигә шатлык күрсәтим?
Анда өч баш кошчыгым калды ятим!


һәм мине анда тагын дустым көтә,
Сагына ул, саргая ул, ут йота.
Белмисеңме син: читен мәхбүслек ул,
Булса да алтын, һаман да читлек ул.


Фатыйма:


Я, алайса, мин ишек ачтым сиңа,
Бар, азат бул, кыл миңа изге дога.
Бар, җаным, инде яшел урманга оч,
Тиз ятим кошчыкларың берлән кавыш.


Бакчага чыгам


Кулымда кечкенә арбам, чыгамын бакчага һәрдам,
Табигатьтә итәм сәйран, бу күрнешкә булам хәйран.


Ике якта матур гөлләр, арада тар комлы юллар,
Агачта сайрый былбыллар, бу күрнешкә булам хәйран.


Күбәләкләр очып уйный, матур гөлләрне һич куймый,
һаман уйнасада туймый, бу күрнешкә булам хәйран.


Карлыгач


Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын
Оя итте минем сөйгән карлыгачым:


Ул көн буе аузы берлән балчык ташый,
Балчык берлән матур итеп оя ясый.


Күп эшләде иренмичә; бара-бара
Чыгарды ул матур-матур балалар да.


Ачыксалар карлыгачның балалары,
Чебен-черки тотып кайта аналары.


Карлыгачым ямьсез озын кара төндә
Каты йоклый оясында, алмый тында;


Бер канатының астына тыга башын,
Уянмый ул, — бөтен кеше тавышлансын.


Күк күкрәсен, ялтыр-йолтыр килсен яшен,
Төн буена нинди каты җил исмәсен,


Ни булса да бары да бер аның өчен, —
Уянмый ул, селкетми дә борын очын.


Туган авыл


Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;
Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән.


Ходай шунда җан биргән, мин шунда туган,
Шунда әүвәл Коръән аятен укыган;
Шунда белдем рәсүлебез Мөхәммәтне,
Ничек михнәт, җәфа күргән, ничек торган.


Истән чыкмый монда минем күргәннәрем,
Шатлык белән уйнап гомер сөргәннәрем,
Абый белән бергәләшеп кара җирне
Сука белән еотып-ертып йөргәннәрем.


Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем,
Билгесездер, кая ташлар бу тәкъдирем;
Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,
Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.


Кадер кич
(Сурәи Кадердән)


Бу Кадер кич, елда бер кич, барча кичләр изгесе;
Сафланыр таптан бу кич мөэмин күңелләр көзгесе.


Сафланыр ул, пакъләнер, бик зур Ходайның дәүләте;
һәм төшәр ул көзгеләргә күк капугы шәүләсе.


Шул капугтан күндерербез Тәңребезгә бер теләк,
Бер кадер кич Тәңре каршында мең айдан изгерәк.


Йон, мамыктай әйләнер җирдә бу кич әрвах вә рух,
һәм фәрештә сафлары җирдә йөрер меңнәр груһ.


Ул мәлаикләр җыярлар тол, ятимнәр яшьләрен,
Барча көчсезләр, зәгыйфьләрнең аһын, каргышларын.


Күз яшеннән, төрле рәнҗештән ясап зур энҗеләр,
Ул мәлаик гарше-көрсине бизәр һәм энҗеләр.


Таң сызылганчы йөрерлә, әйтмичә һичбер кәлам:
Тик диярлә: “Барча-мөэмингә, мөселманга сәлам!”.


Миграҗ


Ярты төн булган чагында, китте Мәккә ялтырап;
Нур тоташты җиргә күктән, инде нурдан бер пырак.


Хәрәте җибрил бәшарәт әйләде, дип: “Я Рәсүл,
Хак Тәгалә хәзрәте тәгъенләде бу кич весулъ.


Монтазыйрлар, ля мөкяннар, бар мәлаикләр сиңа,
Гарше агъла килде, атлансаң, аягың астына”.


Садир улды шул вакытта хактан әмер: көн фәкян;
Шундый изге йөк берлән гареш улды күкләргә рөван!


Дөньяда һәрнәрсә дә үз аслына бер әйләнә:
Ашты кодрәтлә сәмаватка бу кич Коръән янә.


Бәхре вәхдәт асты өскә килде шунда, кайнады,
Бетте, мәхү улды зәмин, һәм дә замана калмады.


Калмады сурәт, бары тәбдил ителде мәгънәгә,
әүрелеп Мәгънәгә, дәнья сәҗдә кыйлды Мәүлага.


Күрде Алланы пигамбәр, сәҗдә кылды, баш иде;
Ушбу җир булды бөтен мәсҗетләрнең дә мәсҗете.


Булды саф, саф, кылдылар сәҗдә мәлаикләр бары,
җәмгы улыр һәрбер нәби Муса вә Гайса җаннары.


Булды заһир, белмәделәр җир йөзе мөнкирләре,
Монда габдият, гыйбәдәтнең илаһи серләре.


үтмәде керпек кагып та күз йомган заман,
Мәккәгә иңде, фирашы җып-җылы ирде һаман.


Нә саташмак, нә гомән бу, нә хыял, нә төш иде, —
Бер илаһи вакыйга, могҗиз вә серле эш иде.


(Кичәнең икенче бүлегендә балаларның катнаш концертын үткәрергә була.)


Мәсгудә Шәмсетдинова, композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, философия фәннәре кандидаты.