Masguda I. Shamsutdinova's site


 

куян күчтәнәче

img1
Балачак сукмаклары. Кышлау белән Яңа-Казанчы арасы.



img3
Зөлфирә Мугатабарова (фотосы) кадерлеләре. Базанчат авылы, Аскын районы, Башкортостан.



Көтә идек кечкәй чагыбызда
Урман гизеп кайткан әткәйне
Куян безгә “җибәрәдер” иде
Җиләк тәлкәшен, я күкәйне.
Чикләвекләр “җибәрәдер” иде
Күчтәнәчкә кырдан куяннар.
Балачакның җәйге куяннары
Әллә инде юмарт булганнар.
Күчтәнәчкә сөйгән оныгыма
Куян төрле тәм-том “җибәрә”,
Вакыт-заманалар үзгәрәләр,
Кырда куяннар да “үзгәрә”.
Көтмим инде күптән күчтәнәчләр.
Тик суыткычта күрсәм күкәйне!
Искә алам куян күчтәнәчен
Кырдан алып кайткан әткәйне.


Илвира, Марс Даутовлар шигыре



img2
Яхшы Чишмә янындагы ялгыз агач.