Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Иләктән Иләнгән Мактама

Аһәң бу дөньяда ялгыз түгел. Аның яшәешенә, үзгәрешләренә мохит йогынты ясый. Халык көйләре турында уйланганда, хәтергә бу көйләрне тудырган, тибрәткән, үстергән табигать рәвеше, шул табигатькә сыенган татар авылы, аның нурлы кешеләре, хатирәләре пәйда була. Заман иләгенннән иләнгән язмышларның хәтер кыйпылчыклары – тормышның мәгънәви терәге. Хәтер һәм Өмет кешенең яшәешенә фәлсәфи нигез бирә. Мәңгелеккә омтылган кешелек киләчәгенең башлангычы Ватан төшенчәсенә таяна. Шәхесне шәхес иткән нәрсә – Туган Җир, Туган Ил. Һәрбер кешенең газиз туган нигезе, туган урамы, туган йорты, су эчкән газиз инеше була. Дөнья кояшы кергән тәрәзәләр – туган җирнең күзләре ләбаса... Кеше дөньяның асыл нурына, ниһаять, асылына бары тик туган йорты тәрәзәсеннән генә карый һәм шуннан гына күрә, таный белә... Туган җирдә пәйда булган моңны ишетә белә...
Әлмәт районына кергән Түбән Мактама авылы үзенең бай тарихы белән генә түгел, дөньяви күзаллау фәлсәфәсе һәм рухи байлыгы белән дә кызыклы. Үзләренең татарлыгы белән горурлану, туган җирләренә мәхәббәт хисләре аларга карата чиксез ихтирам уята. Әйдәгез, иләк осталары белән дан тоткан Түбән Мактама авылы халкы хатирәләреннән без дә бераз мәгълумәтле булыйк.


Түбән Мактама белән Югары Мактама халкы бер инеш суын эчеп яшәгән. Кайсы авыл алданрак барлыкка килгәнен хәзергә төгәл әйтүче юк. Һәрхәлдә, Түбән Мактама кешеләрне үзенә алданрак һәм ныграк җәлеп итә алгандыр. Аның Олы Казан-Оренбург юлында, ямьле Зәй буенда урнашуы бәхәссез. Зәй буен, бигрәк тә элеккеге Зәйнең матурлыгын, байлыгын беркем дә тасвирлап бетерә алмастыр. Аның яр буендагы әрәмәлекләрендә нәрсә генә үсмәгән дә нинди генә җәнлекләр, кошлар яшәмәгән! Арбасы, тәртәсе, дугасы, тәгәрмәче, чанасы, сәнәге, тырмасы, читәне дисеңме – барысы да шунда үсә. Инде шомыртын, балан, карлыган, бөрлегән, гөлҗимеш, җир җиләген җыеп бетергесез булган. Шомыртны киптереп тегермәндә тартып, ел әйләнәсе татлы ризыклар пешергәннәр ул чакта. Анда дару үләннәре, баллы чәчәкләр, чүпрә ясау өчен колмак... Зәйнең ат йөзәрлек тирән суында ярты потлы чуртаннар, алты потлы җәеннәр йөзгән. Бу әкият түгел. Елларның берсендә “Кызыл Татарстан” газетасының икенче битендә бер фоторәсем урнаштырылган - ат чанасында ике метрдан ким булмаган җәен сузылып ята! Аны тегермәнче күптән сагалаган, чөнки ул Зәйдә йөзеп йөрүче казларны йота торган булган. Махсус җәтмә, күләмле җим куеп, ниһаять, эләктергәннәр дә ат белән сөйрәп чыгарганнар. Зәй болыннарындагы печәнлекләр, көтүлекләр халыкка терлек асрарга зур мөмкинлек биргән.
Хәзерге тарихчылар Зәй буенда урнашкан авылларны ХVIII гасырда барлыкка килгән дип фараз итәләр. Бабаларыбыз безнең заманга, урманнарны төпләп, меңәрләгән гектар сөрү җирләре калдырганнар. Әби патша Екатерина II хөрмәтенә утыртылган каеннарның кайберләре утызынчы-кырыгынчы елларда да исән булган әле. Аларны бит 700 чакрым арада җирле халык үстергән! Ул халык күптәннән яшәп, ишле булмаса, бу кадәр агачны утыртып бетерә алыр идеме икән?!
Бу төбәктә яшәүче кешеләрнең башыннан төрле афәтләр узган. Анда явыз Иван баскынчылары, җирле изүчеләр тарафыннан татарлар күпләп кырылган. Шуңа күрә Екатерина I заманындагы Батырша мулла җитәкчелегендәге, Екатерина II заманындагы Емельян Пугачев яугирләре дә бу төбәкне читләп үтмәгәннәр, чөнки крестьяннарны изү, ачлы-туклы эшләтеп җәфалауның чиге булмаган ул чакларда.
Һәр авылның һөнәр ияләре дә булган. Түбән мактамалылар тирә-як авыл халкы теленә иләкчеләр булып кереп калганнар. Алар тирә-юнь базарларын юкә иләк белән тәэмин иткәннәр.
Ахырзаман җиттеме – нинди тавыш, ни ктыра бу чатнама төнне? Сыбызгы сызгырталар, барабан шакыйлар, үзләре улый, үзләре үкерә! Мактама урамнарында мәхшәр! Авыл советы рәисе Госман абый Бакировның тавышы яңгырый: Түбән Мактама кырларына ышпионнар десанты төшкән, барыгыз да дошманга – фашистларга каршы чыгыгыз! Әби-чәби, хатын-кыз – Сорурлар, Фәрхурый, Миңнурый, Вәсилә,Тәслимәләр өйдән ни тапты шуны киеп, мәтәлеп килеп чыгып, сафка басалар. Сәнәк, көрәк, балта белән коралланган хатын-кыз тик кар яктысы гына булган айсыз төндә ялан аякка киелгән киез итекләре белән “шыгыр-шыгыр” көенә ышпион тотарга дип эскертләр тирәсенә юнәләләр. Эскертләр – колхоз байлыгы, аларны фашистлар яндырса, сыерлар белән атларыңа ни ашатырсың кыш буе?!
Чынлап та, эскертләр янында ике “фашист”ны тоталар болар. Колхоз фермаларына нинди зыян китергәннәр бу мөртәтләр? Ялалетдин улы Әбелгата фермадагы бар җан ияләренең санын барлап чыга. Аллага шөкер, колхоз маллары исән-сау! Хәзер бу “фашист”лардан допрос алырга кирәк бит. Алдан Госман абый, читтән Әбелгата карт, арттан хатын-кыз отряды “фашист”ларны төнге кар яктысында авылга алып кайта. Әбелгатаның: “Тауариш, читкә чыкма”, - дип «дошман»ны кисәтүенә командир Госман җикеренә: «Нинди тауариш ул сиңа?! Ул фашист ышпионы!» Авыл советына алып кайталар ул ике бәндәне. Бер төркем хатын-кыз авыл Советы тирәли урамда ике рәт сакта кала. Калганнары сорау алырга өй эченә керә. Госман абый татарча сорау ала башлый. Шул вакыт “ышпион”нар батырып кигән бүрекләрен салып җибәрсәләр – Хаппан белән Җәүдәт! Түбән Мактама армиясе көлә-көлә авыл советы идәненә тәгәри. Госман абый исә Сталин исеменнән Түбән Мактаманың уяу хатын-кызларына рәхмәт белдерә.
Борынгы философ Геродот 25 гасыр элек түбәндәге фикерне әйткән: «Әгәр дөньядагы халыкларга иң яхшы йолаларны һәм гореф-гадәтләрне сайлап алырга кушсаң, игътибар белән караганнан соң, һәр халык үзенекен сайлап алыр иде, чөнки барысы да үз халыкларының яшәү рәвешен иң яхшысы дип исәпли». Мактамалыларның бабалары үз заманнарында Сабан туен, тула басу, бура күтәрү, киндер сугу, каз өмәләрен сайлап алганнар һәм үзләренең оныкларына мирас итеп калдырганнар. Утырмага йөрүләр, әрәмәлеккә кичке уеннарга барулар, Зәйдә боз озатулар, аулак өйләрдә йолдыз санау дисеңме, уен-көлке дисеңме, йөзек салыш уеннары, ир балаларның кәшәкәле, гузналы, кыз балаларның өйле, әниле-кызлы уеннары дисеңме – санап бетерерлекмени Түбән Мактама гореф-гадәт йолаларын?! Кыш җитсә, Очлы тау, зират тауларында чана шуганнар, җәй җитсә, Зәй суында коенып көч җыйганнар Мактама балалары. Яшь кызлар туганнарына Тайсуганга, Нәдер, Мактамабаш, Карабаш, Габдерахман, Кәшергә утырмага йөргәннәр. Кунак кызы килсә, аулагөйләр дә ямьләнеп киткән. «Күрше авыл кызлары нигәдер чибәрерәк күренәдер ие», - диләр Түбән Мактама картлары. Борынгы заманнарда яучылар җибәреп өйләнешү, кияүләшеп кәләшләшүләр йоласын хәллерәк хуҗалар үткәргән. Кыз урлау гадәте дә киң таралган бу якларда. Яхшы атлар җигеп, кызны толып эченә төреп (күбрәк бу кыз ризалыгы белән эшләнгән), егет кызны урлап качкан, кызның авылдашлары куа чыккан. Әгәр тотсалар, атның койрыгы киселгән, капкаларына булдыксызлык тамгасы – "Шөгер дегете" буялган. Шуңа күрә кыз урларга тик тәвәккәл егетләр генә батырчылык иткән. Заманалар үзгәрә, борынгы бабаларыбыз гореф-гадәтләрен яңа йолалар алыштыра. Шулай да авылның өлкән буын кешеләренең хәтерендә бик күп истәлекләр, тел энҗеләре һәм рухи байлыклар саклана.
Түбән Мактама халкының җирле сөйләш үзенчәлекләреннән берничә мисал: юмайлап – төчеләнеп; алагаем – күп итеп, санаусыз; җилдерү – кайнатып алу; телтәвеч – үзенә урын таба алмаган дуамал кешегә каратып әйтелә; эшләнчек – кул белән эшләнгән, вак әйберләр, мәсәлән, чигү эшләнчекләре; тиңелте – кадәр, хәтле; бөтенәйсе – бөтенесе; сүләшү – сөйләшү; үрәнү – өйрәнү; җырмачлану – җәрәхәтләнү; коштабак – тирән табак; инәй - әни; зур инәй – әтинең я әнинең апасы; зур әти – әтинең я әнинең абыйсы; ләкаб – кушамат. Наз, сөю, гыйшык хисләрен белдергән сүзләр – иркәм, кадерлем, апаем, әнкәсе, әткәсе, бабасы, әбисе, җимеш бөртегем, сары чыпчыгым, оланым, бәбекәем, җаным, газизем, сабыем. Түбән Мактама халкының үз-үзенә биргән үзенчәлекле сыйфатлары: бик тырыш, уңган, горур, үзсүзле, сугышчан, кызу канлы, чая, төртмә телле, кытыршы, чигенүне белми, чигенсәләр дә, урап-урап максатына барып җитәләр.
Кешелеккә һәм табигатькә яшәеш биргән Кояш Түбән Мактамада Биш Мунча авылы ягыннан, Очлы Тау артыннана килеп чыга. Килеп чыга да, әкрен генә Зәй буйларын, Габдерахман авылы өсләрен, Туктар һәм Югары Мактама урманнарын барлап Миңлебайда бата... Зәйнең һәм Инешнең көмеш суларын, Кыртүбәк Тугайларны, Исмәгыль җәйләүләрен, Каенкулны, Сарысазны, Җыентауларны, кош-корт, киек җанварлар белән тулган урманнарны, әрәмәлектәге җиләк-җимешләрне, чылтырап аккан чишмә-инешләрне күреп, сихри гүзәллектән таң калып сайлаганнардыр бу урынны нигез итеп Түбән Мактама картлары. Каян килдегез сез? Кайчан килдегез? Караултаудан унике авыл күренә... Караултауда караулда 12 авылның 12 егете дошман килсә җиһан яңгыратып сөрән салгандыр да 12 авылның оланнары яу чапкандыр. Көмеш чишмәләрдә йөгерешкән вак дулкынчыклар өчен, ярларына камыш үскән күлләр өчен, киң далалар өчен, төнбоеклар үскән сазлар өчен 12 авылның лачыннары, ир-батырлары башларын салгандыр. Кан-кардәшләр, туган-тумача җыелышып киңәш тоткан урын Түбән Мактама белән Габдерахман авылы арасындагы Җыентауда. Җыен – татарларның борынгы демократик дәүләт идарәсенең бер чагылышы. Тирә-як авылларның мөхтәрәм картлары, ир-атлары тарафыннан Җыенда яшәешнең мөһим мәсьәләләре каралган, низаглар чишелгән. Хатын-кыз җыен табынын әзерләгән: ат тутырмалары, каклаган казлар, ачы-төче баллар, камыр ашлары – мөгезләр, бәлешләр, бавырсаклар, чәк-чәкләр һәм карлыган яфрагы, юкә чәчәге, мәтрүшкә салынган кайнар чәйләр бәйрәмгә тантана өстәгән. Кызлар – егетләрне күзләгән. Көзләрен авылдан-авылга яучылар киткән. Туйлар гөрләгән.
Заманалар үзгәрә. Йолалар да үзгәрә. Тик Кояш кына гадәтенә хыянәт итми: Очлы тау артыннан ялт итеп китлеп чыга да Миңлебайга барып бата...


Ватаным Татарстан. 31 июль, 1999.
Мәсгудә Шәмсетдинова.


Туган җирем – мәңге җырлар җырым
Дәүләтләрне дәүләтләр, кавемнәрне кавемнәр алмаштырган. Кемнәр кайчан Зәй суларын кичкән, кайсы халык Мактаманың Инешеннән сулар эчкән?
Кавемнәр, гавәмнәр, милләтләр заман иләгеннән үткән, хәзерге вакытта Татарстанның көньяк-көнчыгышында урнашкан Түбән Мактама халкының тарихына утлы-алтын күк гөмбәзе, Җыен таулар, Очлы таулар шаһит. Дәшмиләр алар... Безгә саран тарих ядкәрләренә генә таянырга кала.
Безнең эрага кадәр VIII гасырларда Кама елгасы һәм аның кушылдыклары ярларында фин-угыр ыруглары, мадъярлар яши. Безнең эраның башларында Атлантик циклоннарның кискен үзгәрүе нәтиҗәсендә Идел-Кама үзәннәре күлләр, сазларга әверелә. Аборигеннар калкуырак җирләргә күчә. Чүлгә әверелә башлаган Азия җәйләүләреннән төркем-төркем һуннар, хазарлар, фарсы телле аланнар Идел буйлап күтәрелеп, аның кушылдыклары үзәннәренә таралалар. VI-VII гасырларда бу тирә җирләр Бөек Төрки каганлыгының төнъяк чите була. VIII гасыр – Азов, Кара диңгез буйларыннан, Кавказ тауларыннан болгарлар, Византиядән хазарлар бу якка килеп, Бөгелмә-Бәләбәй җәйләүләренә дә урнаша. Арал диңгезе далаларыннан башкортлар күчә. VII-VIII гасырлар – венгрларның борынгы бабалары мадьярлар тарафыннан төзелгән Магна Хунгария пәйда килә. VIII – IX гасырлар – болгарлар кысрыклавы нәтиҗәсендә мадьярлар хәзерге Венгрия җирлегенә барып урнашалар, мордвалар – хәзерге Финляндиягә, марилар – хәзерге Прибалтика җирләренә китә, болгарлар Бөек Болгар илен төзи (VIII – XIII гасырлар). VIII – X гасырлар – хәзерге Ирландия, Швеция, Дания, Германия җирлегендә яшәгән халыкларның борынгы бабалары – норманнар, викинглар Бөек Болгар дәүләте белән сәүдә, сәяси һәм мәдәни элемтә коралар. XI-XII гасырларда Бөгелмә тауларында яшәгән борынгы ыруглар – бөрьян, тангаурлар болгарлардан ислам дине кабул итәләр. XIII-XIV гасырлар – Алтын Урда чоры. XV-XVII гасырлар – Казан ханлыгына кергән башкорт, ногай, калмык ыруглары җәйләүләре. XV-XVI гасырлар – Казан ханлыгы. XVI – XX гасырлар – Россия дәүләте.


Мәдрәсәсләрдә китап киштәсе


Казан-Оренбург юлы – сәүдә һәм сәясәт юлы гына булып калмаган, ул авыл халкы өчен гыйлем, китап, мәдәният юлы булып та хезмәт иткән. Татарның мәдәни шәһәрләре Казан, Уфа, Оренбургта басылган китаплар, әлбәттә, Түбән Макатама укымышлыларының да шүрлекләрендә урын тапкан. Үзенең ике мәчете, ике мәдрәсәсе булган авыл татар, шәрыкъ рухани әдәбиятыннан мәгълүмәтле булган. Туганнан алып соңгы сулышына кадәр мактамалылар ислам дине кануннарына таянган һәм алар әле дә бабаларының рухи мирасына тугрылар. Якты дөньяга аваз салган сабыйның колагына азан әйтеп исем кушыла, сөннәткә утыртканда Коръән укыла, гаилә корганда никах йоласы уздырыла, соңгы юлга озатканда җеназа башкарыла.
Мактамада хатын-кызлар күңеленнән чыкмый укылган көйле китаплар арасында бер аерым дәрәҗәле урынны тоткан “Йосыф китабы” бар. Ул китап – татар халкының болгар дәвереннән бирле тарих буена бөтен язмышын уртаклашкан китап. Менә сигез гасыр инде Кол Галинең мәшһүр китабы – хиссияте, гуманистик кыйммәте, сафлык, тугрылык идеаллары белән татар халкының әхләкый ихтыяҗын кәнагатьләндерә. Бу китап җирлек шагыйрьләренә әле дә илһам биреп торучы сәнгать чыганагы. Йосыф китабы вәзене үлчәвендә иҗат ителгән Түбән Мактама мирасы – “Балалаларым чыкмый истән” дигән назыйрә шуңа дәлил.


Балаларым чыкмый истән


Йосыф китап көе белән мин көйлимен,
Иртә торып чәчләремне мин тарыймын,
Биек тауга йөгереп менеп мин карыймын
Күренмәсме газиз балаларым диеп.


Һич туктаусыз яшь түгәдер ике күзем,
Сары яфрак кебек булды бәнем йөзем,
Сезнең берлән бер авылда булсам үзем
Хәсрәтемнең бик күбесе бетәр иде.


Кичләр булса карыймын мин ки айларга,
Балаларым йөри микән дип кайларда,
Алар да карый микән бу айларга
Аларн[ы]уйлап хәлсез булып керәм инде.


Балаларым өчен өзелә эчкәйләрем,
Кичен ятсам болганадыр төшкәйләрем,
Уянам да ялынамын мин тәкъдиргә,
Кавыштыргыл балаларым белән, димен.


Күтәрелми күңелләрем минем һич тә,
Ачы хәсрәт уты яна минем эчтә,
Сердәшем юк, киңәшчем юк – ялгыз башым,
Бу башларым тагын ниләр күрер инде.


Ничә көннәр утырадыр ялгыш башым,
Ямансулап җирсеп үтә бар вакытым,
Бәбкәсеннән аерылган казлар кебек
Көнем-төнем ямансулап үтә инде.


Кайгы-хәсрәт күргәннәрнең бәгъре яна,
Кайгы хәсрәт күрмәгәннәр уенга санар,
Кемнең итәгенә төшсә аныкы янар.


Мактамада табылган тагын бер шигырь:


Ана васыяте

Сөйлим әле, балакайларым, сүзләремне,
Сүзләрем түгел моңнарымны,
Мин үлгәчтен Коръән укытыгыз,
Тәрәзәдән кайтып тыңлармын.


Зинһар, балакайларым, онытмагыз,
Уздырыгыз минем өчемне,
Белгәннәргә биреп дога кыйлдырыгыз,
Буш үткәрмәң атна кичемне.


Зинһар, балам, уздырыгыз җидемне,
Минем рухым кайтыр сезләргә,
Шушы сүзләремне калдырамын
Үлгәчтен дә сагнып сөйләргә.


Тар ләхетләр эчендә ятканда
Кырыгымны уздырганны көтәрмен,
Догаларыгыз барса шатланырмын,
Онытсагыз нихәл итәрмен.


Балам, илле бер көнемне үткәрегез,
Минем сезгә актык сүзләрем,
Карчыкларыр җыеп укытсагыз –
Якты нурлы булыр гүрләрем.


Тар кабергә илтеп кую белән
Җавап алыр өчен килерләр,
Амин-иман белән барган булсам
Җәннәтләрдә урын бирерләр.


Ак куян дип аткан идем, булды тауның катлавы...


Түбән Мактама үзенең сунарчылары белән дә билгеле авыл. Марс Җәләтовның бабасы Ялалетдин карт бик оста аучы булган. Аның сунар эте – бурзайлар затлы, нәселле булып яшьтән тәрбияләнгәннәр. Ялалетдинның уллары Әбелгата һәм Хаҗип абзыйларга да бу мавыгу күчкән. Хаҗип абзыйның куяннан кайтуын бигрәк тә авыл укытучылары көтеп тора булган. Чөнки куян койрыгы мәктәптә такта сөртү өчен уңайлы икән. Яшелчә бакчасының хуҗасы Исламов Хәйдәр абзый да авылның оста сунарчысы. Аудан кайткач хатыны Фатыйма апа аннан сорый икән: “Бисмиллаңны әйтеп суйдыңмы?”, “Әйе, әнисе, бисмилла әйтеп суйдым”, - дип җавап бирә торган булган Хәйдәр абзый. Куян бисмиллаңны көтеп тора ди! Сугыш вакытында бүреләр шул кадәр үрчегән, ир-атлар фронтта булудан файдаланып бөтенләй азганнар бүреләр, ихаталарга кереп иң шәп авыл этләрен ботарлаганнар, аннары абзарларга кереп сарыкларны буганнар. Шул чорда авылның нәселле бурзайлары да юкка чыккан.
Кошлар атарга рөхсәт булмаган Түбән Мактамада. Алардан тамак туймый. “Парсыз калган кош үзенә пар эзләми, үзенең парын сагынып үлә”, -дип кисәткәннәр бабайлар яшьләрне.


Түбән Мактамада аш-су


Түбән Мактама хатын-кызлары аш-су әзерләргә бик оста. Аларда борынгы татарларга хас булган ризыклар хәзерге көннәрдә дә саклана. Элек-электән иген иккәннеклектән оннан, ярмадан, ашлар әзерләнгән. Арыш, бодай, арпа, тары, борай, борчак, ясмыктан төрле ашамлыклар макатамалыларның табынында булган.
Авыл халкы ит күп куллана. Саклар урыннары булмаган заманнарда алар корытылган. Тозлы һәм каклаган итләр кулланганнар. Ат һәм сыер итеннән тутырма ясаганнар. Аны җәен кар базларында саклаганнар. Казлары белән дан тоткан Түбән Мактама авылы. Каклаган казлар әле дә табын түрендә. Авылның тугайларында кайрылып үскән печән мал-туар каарага иркенлек биргән. Түбән Мактама бәлеше өчен генә күпме ит, он, бәрәңге кулланылган. Традицион ризык булгарак, бәлешне бүген дә атнасына бер мәртәбә булса да пешерәләр.
Сөт ризыклары да өстәлләрдә зур урын алып торган. Мактамалылар чәйне сөт белән эчәләр, сөттән ак катык, кызыл катык (чөгендер катыгы) әзерлиләр. Элегрәк май язганнар, майдан калган әйрәнгә чишмә суы кушып эчкәннәр. Ак эремчек, кызыл эремчек, каймак кебек ризыкларны яратып кулланганнар. Затлы ризыклардан йомырка саналган. Аны төрлечә пешергәннәр, кычыткан һәм балтырган ашларына салганнар, тәбә ясаганнар, сабантуеның һәм җыенның кадерле ризыгы итеп күмәк өстәлләргә пешереп куйганнар.
Кыргый үләннәрдән какы, балтырган, кузгалак, кычыткан, кыр суганы – табигый витаминнар буларак кулланылган. Кыргый җиләк-җимешләр киптерелгән. Түбән Мактаманың атаклы әрәмәлегендә үскән гөлҗимеш, шомырт, балан, миләш, мәтрүшкә, юкә чәчәкләрен кышкылыкка әзерләгәннәр. Нәдер тавында җыелган җир җиләге дә кышкы чәйләргә тәм биргән. Шомыртны корытып, тарттырып кышын мөгез (русча әйткәндә пирог була, ул чынлап та мөгез рәвешендә ясала) эченә салып пешергәннәр. Түбән Мактаманың милли ризыклары турында берничә китап язарга була. Бай тарихлы авылның табыны да мул.
Элек табигый булган кайбер милли ризыклар Түбән Мактама табынында хәзер күренмиләр. Шулар арасында – он боламыгы, талкан, умач, тары кыстыбые, тары коймагы, ат итеннән тутырма, өйрә ашлар. Шулар арасында үзәккә үткән сугыш чоры, ачлык заманы ризыны – Алабута ипие дә бар...


Ислам дине таралганчы ук татарларның бабаларында бер Илаһилы мәҗүси дин булган. Ул Илаһи затка Тәңре дигәннәр. Византия тарихчысы Феофилакт Симокатта менә ни дип яза бабаларыбыз турында: “Алар барыннан да элек утны хөрмәт итәләр, һаваны һәм суны олылыйлар, җиргә дан җырлыйлар. Ә шулай да Күкне, Җирне яраткан Берәүгә табыналар һәм аны Тәңре дип атыйлар”. Түбән Мактама авылының күк төсендәге зәңгәр капкаларында Тәңре символы булган күз явын алырдай Кояш рәсемнәре... Кунакчыл авыл халкының күңеле дә кояшка тиң. Беренче күрүдә ул сине күңел иләгеннән уздырып карый, гүя рентгеннан үтәсең. Уйларың кара булмавын алар мизгел эчендә аңлап алалар, кулларыннан килгәнчә гозереңне үтиләр.
Мактамалылырны кечкенәдән кисәтеп үстерәләр: кеше әйберен алма – кулың корыр, утка төкермә - авызыңа кутыр чыгар. Инеш белән Зәй сулары буен бабалары авыл нигезе итеп тикмәгә сайламаган. Мактама халкы өчен чиста су, саф һава, зәңгәр күк йөзе, әрәмәлектәге былбыллар сайравы яшәешнең иң гүзәл мәгънәсе булган.
Ислам дине таралгач, Тәңре сүзе Аллаһы Тәгаләнең бер исеме кебек кабул ителә башлаган. Түбән Мактамада Аллаһы Тәгаләгә карата Тәңре (төрки), Раббы (яһүди), Ходай (фарсы), Аллаһ (гарәп) исемнәрен кулланар. Күргәнебезчә, Аллаһы Тәгалә исемен мактамалылар дүрт телдә файдаланалар. Бу – аларның бабабаларының халыкара элемтә-мөнәсәбәтләре шикелле. Әйе, меңнәрчә еллар буена әби-бабаларыбыз яшәешендә урын алган Тәңречелекне кире кагу мөмкин булмаган. Аның эзләрен – су иясен, абзар иясен, өй иясен - борынгы заманнардагы Тәңре ярдәмчеләрен авылда әле дә очратып була. Менә Түбән Мактамада яшәп килгән ике өшкерү гыйбәрәсе китерәм. Алар, әлбәттә, ислам дине кабул ителгәнче барлыкка килгән яшрен гыйлем нәтиҗәсе:


Әрә мәрә кәнтемәрү сәлпе сөлпе салымчак,
Убрый килдем, убрый киттем, канатларын кайра киттем,
Ут кебек очырдым, тузан кебек туздырдым,
Җиде юлның чаты, җиде күпер башы, шайтан күҗле, шайтан тоягы.
Шү-ү-ү-ү...тфү...тфү... тфү...


Биби Мөшкелбикә, биби Дәрманбикә, биби Әҗәлбикә,
биби Чәршәмбебикә, биби Зәмратбикә, биби Мәхмүдәбикә,
Шү-ү-ү-ү...тфү...тфү... тфү...


“Иләктән иләнгән заман” китабыннан. 1999.
Мәсгудә Шәмсетдинова