Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Александр Сергеевич Ключаревның «Татар халык җырлары» җыентыгыннан

Октябрьдән соң туган яңа җырлар:


1.Удар ил.


Эшлә, иптәш, калку күкрәгеңә
Янып торган йолдыз кадарбыз,
Матур итеп алтын путал белән,
Батыр төзүче, дип язарбыз.


Кушымта:
Удар ил, удар ил,
Удар илгә корыч кирәк,
Тимер кирәк, күмер кирәк,
Эшкә кил.
Ил ямьле бит заводлар гөрләсә,
Тормыш ямьле хезмәтне биләсә.


Гудок чакыру белән ударниклар
Эшкә бара сөенеп, шатланып.
Безнең эшкә аяк чалучыны -
Дошманны без алып ташладык.


Кушымта:




2.Ату кырлары


Сугышчылар менеп йөри
Ялтырап торган атларга,
Без алдынгы ударниклар
Совет илен саклауда!


Кушымта:
Их, матур була ату кырлары,
Комсомолецларның шатлык җырлары!


Ату кырына барабыз
Бер җан, бер күңел белән,
Әй, сугышчы, төз атарга
Ворошиловча өйрән!


Кушымта:




3.Кулик көе


Кызыл байрак уртасына
Ука белән чигелгән шул,
"Берләшегез, бөтен дөнья
Юксыллары!" диелгән.


Комсомолның күкрәгендә
"КИМ"ның значогы бар,
Комсомолның алгы көндә
Ныклы ышанычы бар.


Биек тауның башларында
Күренә чуен юллары,
Бөтен дөньяны балкыта
Ленинизм нурлары.


Тәрәзә ачып җимнәр сиптем
Ак канатлы тавыкка,
Бабаларыбыз байга эшләгән,
Без эшлибез халыкка.


4.Көчлеләр җыры


Кызыл байрак, ямьле байрак,
Кызыл байрак, ямьле байрак
Горурланып җилфердәсен җилләрдә,
Коллык богауларын өзеп
Хезмәт халыклары җиңгән,
Совет җиңгән, Совет җиңгән илләрдә!
Кремльдә кызыл байрак,
Кремльдә кызыл байрак -
Җиңүебез, җиңүебез билгесе.
Дошманнарны җимереп ныгый,
Кыю иҗат итеп ныгый,
Какшамас Совет ватанының көче!
Кремльдә кызыл йолдыз,
Кремльдә кызыл йолдыз
Нулар сибә, нурларын сибеп яна.
Яшәсен Совет ватаны,
Яшәсен Совет ватаны
Иң якты ил, иң матур ил дөньяда!




5.Сарман көе


Сыздыр әйдә гармуныңны
Тавышлары чыңласын шул,
Тавышлары чыңласын.
Яшь күңелнең дәртле җырын
Илтөзәрләр тыңласын.


Иске моңнар, иске җырлар
Тибрәтә алмас йөрәкне шул.
Тибрәтә алмас йөрәкне.
Яңа тормыш май аедай
Нурлый безнең күкрәкне.


Атлар килә атлап-атлап,
Җиләк чәчкәсен таптап шул,
Җиләк чәчкәсен таптап.
Җырлыйм Сарман көйләренә
Колхоз яшьләрен мактап.