Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Сугыш чорында авыл көенә җырлаган җырлар

Язманы “Матбугат.ру” өчен Нурулла ГАРИФ әзерләгән


Сара сибә, Сара сибә,
Сара сибә гөлләргә.
Сип Сара гөлләргә,
Гөл сибелсен илләргә.


Биек тауның башларына
Колхоз бодай тараткан,
Ленин бабай балаларны,
Бигерәк тә яраткан.


Ленин бабай үлгән диләр,
Күрмәдем сөякләрен.
Күрмәсәм дә сөякләрен
Үтим васыятьләрен.


Безнең урман бүлем-бүлем
Уртасында зур болын.
Һичбер вакыт онытбабыз,
Ленин бабайның юлын.


Сандугач коена икән

Су тамчылары белән,

Яшәсен совет власте
Юлбашчылары белән.


Ал чәчәк ата чия
Җиңүләрдән җиңүләргә
Алып бара партия.


Биек тауның башларында
Тезелеп үскән әнисләр,
Тезелеп үскән әнисләр күк
Яшәсен комунистлар.


Кызыл байрак уртасына
Ука белән чигелгән.
Берләшегез бөтен дөнья
Эшчеләре, диелгән.


Комсомоллар клубта,
Хат язалар флотка.
Комсомолка булма имеш,
Колхоз кызы булып та.


Без кимибез кара сатин,

Без киябез ал кытат.

Яшәсен иптәш Сталин

Иң беренче Депутат.


Безнең авыл уртасында

Җелферди кызыл эләм.

Юлбашчыбыз Сталинга

Бездән ялкынлы сәләм.


Кул бирәм кулларыңа,
Гөл сибәм юлларыңа.
Тавыш бирик илебезнең
Иң батыр улларына.


Пыяла савыт алдым
Үрмәле гөлем өчен.
Рәхмәт иптәш Сталинга
Бәхетле көнем өчен.


Сталинның чабатасы
Калай белән ямалган
Ул да үзенеке түгел
Хәерчене талаган.


Рәхмәт яусын Никулайга
Ике сыер саудырды
Каһәр төшсен Сталинга
Кәҗәсез дә калдырды.


..Имән агач- каты агач,
Каен агач - чырагач.
Сөйгән ярымны да бирдем-
Ваянкамат сорагач !


Вай донья,
буялган жонга!
Буялса иде мамыкка,
рәхәт булыр иде халыкка!


Я Алла дигэч,
бирделэр кумәч.
Анысын да алдылар
Комсамул дигәч.


Военкамат янса иде
Военкомнары белэн!


Ленин бабай портретын
Күргән саен таныймын,
Армиягә баруымны
Зур бәхет дип саныймын.


Бөгелә-сыгыла поезд килә
Ленинград юлыннан.
Ленин юлы безнең юл ул,
Барыйк Ленин юлыннан.


Әй, жегетләр,
киәэ бит жилекләр.
корый бит кутәннэр.
белми бит бутәннәр.


Ленин бабай портретын
Чәчәк белэн бизибез.
Безгэ рәхәт тормыш биргән
Илебезне соябез.


Иртә торып суга барам
Киртә буеннан гына.
Бу доньяда рәхәт тормыш
Ленин юлыннан гына.


Кызарып төшкән кояшның
Нуры төшә диңгезгә
Хокук бирдең, ирек бирдең
Даһи Ленин син безгә!


Идел суы җем-җем итә
Дулкыны киртә-киртә
Даһи Ленин халыкларны
Коммунизмга илтә!


Без уйныйбыз, җырлыйбыз,
Шатланабыз, көләбез,
Безгә рәхәт тормыш биргән
Партияне сөябез.


Лелин бабай бөдрә чәчен
Ал тасма белән үргән.
40 яштә дөнья бутап,
53 яштә үлгән.


Лелин бабай үлгән диләр,
Кем күргән сөякләрен?
Эт ашасын сөякләрен,
нитим вәсиятләрен.


Военкомат янса иде
комисарлары белән.
Армиягә барсаң иде,
сөйгән ярларың белән!


Яз җиткәч
Китә Кама сулары ла,
Коммунизмга бара шул
Безнең авыл юллары.


Алла, Алла дигәч
китерерләр бер күмәч,
Алып китерләр ансында
Колхозчы икәнеңне белгәч.


Язык төшсен патшага -
Ике сыер саудырды;
Рәхмәт инде сәвиткә -
Кәҗәсез дә калдырды!..


Их-ма Минлебай,
Мич алдында сары май!
Келәткә яшергән малны,
Баздагы ашлакларны
Ничек итеп бүләбез?


Сапый Галимулласын
Кайсы кулак котырткан?
Колхозның яхшы атын
Кызыл ярдан тәгәрәткән?


Хапиз малае Гәрәй (каравылчы)
Айга карап шаккаткан,
Колхозның 10 пот ашлыгын
Каракларга урлаткан.


Казыдым җир, бер карыш
Күмдем 50 пот арыш,
Татарстан илләреннән
5 елга шагом марш!


Аллария-ләрия, гөлләрия – ләрия
Якты тормыш бирде Ленин хезмәт ияләренә.


Безнең мәктәп ике катлы ,
Астында ысталауай.
Уйныйбыз да, көләбез дә,
Күңел ачабыз шулай.


Без туганбыз октябрьдя,
Без Октябрь баласы.
Октябрьдә туганнарның
Ленин була бабасы.


Алыйк мылтык, чыгыйк кырга,
Ак куяннар атарга.
Ударникларны сайлыйбыз
Совет аппаратына.


Әгәрҗе көйләрен уйна,
Бар да кушылып җырласын,
Әгәрҗеләрнең шат җырын
Ватаныбыз тыңласын.
Җырлыйбыз , илебез гөлбакча булганга,
Коммунизм юлы яктыртып торганга!


Сау булыгыз таныш урман –кырлар,
Без китәбез ерак Себергә.
Юлыбыз туры, хезмәтебез олы
Корыч далаларны сөрергә…
Әйдәгез дуслар! Егетләр кызлар
Чирәм җирләргә, иген игәргә…


Галиябану күлләрендә
Яулык юдым кар белән
Бер без түгел, пәйгамбәрдә,
Тормаган бер яр белән.


Балалар өчен такмаклар


Безнең песи бигрәк уңган,
Табак-савытлар юа.
Чыпчыкларым иртә торып
Көтүләремне куа.


Этем китте базарга,
Иске тунын сатарга.
Иске туннан көя чыккан,
Этемне бәреп еккан.


Ырлый-бырлый,
Кара тавык җырлый;
Үзе күкәй салмый,
Кешенекен урлый.


Әптчи,
Әнә килә карт песи.
Коерыгын төйнәгән,
Балаларын төягән.


Есть, товарищ генерал,
Один солдат умирал,
Калганнары окопта,
Батып 6еткән катыкка,
Чыгарып булмый атып та.


Ике бака парлап килә
Тальян гармун уйнатып.
Һаваларда сыер сайрый
Безне авыр сулатып.


Ике тычкан идән юа
Итәкләрен кыстырып.
Күсе абый кайтып килә
Бутылкасын кыстырып.


Булган ди бер әтәч,
Башына кигән кәпәч,
Билен буган биш җирдән,
Шуңа балта кыстырган,
Менеп алган таракан,
Үзе артка караган,
Каләм алган язарга,
Китеп барган базарга.


Кырда балык, суда сарык,
Сыер агач башында.
Ак куяннар очып йөри
Мәчет манарасында.


Бар иде яшь чаклар,
Кесә тулы борчаклар;
Чабатага бака җигеп,
Салам тарттырып йөргән чаклар.


Кәҗә, кәҗә, мәкәрҗә,
Кермә минем бакчага,
Алып барырмын Арчага,
Кыйнатырмын марҗага.


Ике үрдәк суга бара,
Җем-җем кара кашлары.
Подручком тотынганнар,
Кәкерәйгән башлары.


Берсе озын, берсе кыска,
Чалбарларның балагы.
Монда андый булмый бит ул
Карурман ябалагы.


Дуңгызымны арканладым
Мич башына чирәмгә.
Теге безнең яшел сарык
Йөри читкә китәргә.


Миндә гайрәт, миндә көч,
Миннән курка үрмәкүч.
Мич башына менгән идем,
Тараканга җитми көч.


Иртән торып тышка чыксам,
Сыер пудра бизәнә.
Миңа да бир, дигән идем,
Сәнәк белән кизәнә.


Миңа бик ошый бер татар халык җырыннан мондый сүзләр: "Яңа ярлар табак-табак аш китерә, искеләре күзләремнән яшь китерә".


Мәсгудә Шәмсетдинова