Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Үлем хәлләре (мөнәҗәт)


  1. Шул хәлләрне уйлап кара, газиз башым,
    Гүргә барып керсәң булмас һич юлдашың,
    Итләр төшәр, кортлар ашар барчасыни,
    Дөнья сарый килдең гүрдә чермәк өчен.

  2. Әй күзләрем, шундый көннәр килер сезгә,
    Ул нурларың тамып төшәр сары йөзгә,
    Җан чыкканны карап калсаң ачык булып,
    Гүр туфрагы сиңа дошман булмак өчен.

  3. Әҗәл килер бер көн сезгә, әй кулларым,
    Куат китәр, тота алмас буыннарым,
    Кабер булыр сезгә ахры урыннарың,
    Кыямәттә таң атканны күрмәк өчен.

  4. Сездән башлар җан чыгарга, аякларым,
    Кара көяр сездә булган тырнакларым,
    Сөйләшерләр кәфен, кабер яракларым,
    Гүрстанга сине илтеп күммәк өчен.

  5. Әй авызым, чигәләрем, бер көн килер,
    Күзләр йомык сезне кысып егыларлар,
    Җылан, чаян, төрле кортлар гүр эчендә,
    Һымлә кыйлыр тәмле телне емәк өчен.

  6. Чәч, керфекләр, матур кашлар коелыр бер көн,
    Килмәс санма ул көннәрне, килер ул көн,
    Үлем хәлен искә алыйк, әй дусларым,
    Барчамызга килер хәл дип гыйбрәт өчен.

  7. Гомерләрең һәр көн синең үтеп бара,
    Кабер аса мизаннарны, уйлап кара,
    Кальбең каты, яшең чыкмый, и бичара,
    Төрле-төрле фәсәвәтләр баскан өчен.

  8. Газыраил килер бер көн шайәт белән,
    Газиз җаның синең каттан алмак өчен,
    Төрле-төрле хәйлә кыйлсаң булмас дәрман,
    Газраилдән котылудан калмак өчен.

  9. Сине алып кабык үзрә юарлар,
    Аннан алып кәфен үзрә куярлар,
    Кием салып кәфен кисәң, и бичара,
    Ахирәтең мәйданына бармак өчен.

  10. Якынларың карар сине кифен' ачып,
    Күзләрендән канлы яшьләр сачып-сачып,
    Бәндә еглар төрле җирдә качып-качып,
    Күрешүнең актык көне булган өчен.

  11. Алып чыгар сине өйдән яшьләр-картлар,
    Менгән атың ун аяклы кабык атлар,
    Күтәргәннәр кызу-кызу аяк атлар,
    Гүрестанга сине күмеп куйган өчен.

  12. Сине күмеп барча кеше кайтып китәр,
    Мөнкир, Нәкир җавабына килеп җитәр,
    Шул сәгатьтә рәхим кыйлгын, я Рабби,
    Сөальларга җывапларны бирмәк өчен.

  13. Аллаһ үзе шиш'' белән сөаль сорса,
    Әгъзаларың шәһит булып хәзер торса,
    Күзләреңдән канлы яшьләр түгелер моңлы,
    Хак каршында җиңел сөаль булмак өчен.

  14. Зекер, тәсбих, яхшы сүзләр әйтми телең,
    Гөнаһ булган эшләр сарыф итәр күңлең,
    Кул-аягың, күзең даим гөнаһ эшли
    Нәфсемара сиңа дошман булган өчен.

  15. Заляләткә даим ...''' нәфсемара,
    Рәхим кыйлгыл рәхмәтеңнән бу колларга,
    Һәркөн еглап тәүбә итик, әй дусларым,
    Җәннәт эчрә дидарыңны күрмәк өчен.

  16. Тәүбә, гамәл кыйлмый үлсәк ни кыйлаем,
    Тәүбә, тәүфыйкъ биргел безгә, и Ходаем.


' Kифен - кәфен
'' - Шиш – бу сүзнең мәгънәсен аңламадым
''' - Бу сүз магнитофонда яхшы язылмаган.


Состояния Смерти



  1. Голова моя драгоценная, подумай,
    Не будет в могиле для тебя друга,
    Отсоединится мясо, съедят черви,
    Пришла ты в мир, чтобы уйти в могилу.

  2. О глаза мои, придут для вас дни,
    Лучи ваши капнут на желтое лицо,
    Не оставайтесь открытыми при уходе души,
    Прах могилы станет вам врагом.

  3. Руки мои, придет для вас смерть однажды,
    Уйдет сила, суставы не удержатся,
    Могила станет для вас местом ожидания
    Зари конца Света.

  4. Ноги мои, вначале душа выйдет из вас,
    Тогда обуглятся ногти на вас,
    Станут переговариваться могила и саван,
    В страну смерти меня отправить.

  5. Уста мои, виски мои, придет день, когда
    Закрытые глаза, стиснув вас, заплачут,
    Змея, скорпион, клубок червей
    Устроят ссору за съедение вкусного твоего языка.

  6. Осыплются волосы, ресницы, красивые брови,
    Не думай, что не придет этот день, он придет,
    Будем помнить о смерти, друзья мои,
    О том, что однажды для нас она грядет.

  7. Каждодневно наша жизнь проходит,
    Могила готовит добра и зла весы,
    Сердце жестко, слез нет, о несчастный,
    Так как мелочью жизни загружен ты.

  8. Грозно явится ангел смерти Газраил,
    Чтобы забрать душу у нас,
    Нет хитростей от смерти,
    Невозможно ее обмануть.

  9. Поднимут тело твое, положат, обмоют,
    Поднимут тело твое, чтобы саван одеть.
    Снял ты одежду для савана, о несчастный,
    Последняя дорога, дорога на судный день.

  10. Близкие приподнимут саван, чтобы увидеть тебя,
    Брызнут у них кровавые слезы,
    Заплачут, прячась от других,
    Настал час последнего свидания.

  11. Вынесут тебя молодые и старые
    На коне десятиногом,
    Заспешат понесшие, чтобы
    Зарыть тебя в стране Смерти.

  12. Зароют тебя и уйдут домой,
    Придет время допроса Мункира и Накира,
    Помоги, о мой Всевышний,
    Ответить на их вопросы.

  13. Если Аллах сам допросит строго,
    Части тела свидетелями станут.
    Надеясь на легкие вопросы,
    Печально из глаз польются кровавые слезы.

  14. Не говоришь ты в жизни хорошие слова,
    На грехи направлена твоя душа,
    Руки, ноги, глаза грешат, потому что
    Распущенность — твой враг.

  15. Ошибка общая наша — распущенность,
    Будь милосерден к своим рабам (о Аллах),
    Будем плакать ежедневно от грехов отказываясь,
    В надежде увидеть твой лик (о Аллах).

  16. Что делать, если умрем в грехах?
    Дай нам благоразумие, о мой Всевышний.


Запись и расшифровка Масгуды Шамсутдиновой.