Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Корбан - бәйрәм. Мәсгудә Шәмсетдинова

Корбан бәйрәм.
Мәсгудә Шәмсетдинова музыкасы һәм либреттосы


Ерактан Тәкбир ишетелә. Ирләр хоры башкаруында Аллаһы тәгаләгә мәдхия. Тавыш стерео эффект белән яңгырый. Залның юлларыннан асыл киемнәр кигән ир-балалар, ир-егетләр һәм олы яшьтәге бабайлар процессиясе күренә. Көчле прожекторлар сәхнә алдындагы татар шамаилен яктырталар. Башкаручылар тамашачыга карап тәкбир әйтәләр. Тамашачылар аягүрә басып кушылалар. Бик матур тавышлы мәһабәт гәүдәле ир Багышлау укый. Зал яшел нурга күмелә. Багышлаучы артына нәкышлы киемнәрдә ирләр төркеме рәт-рәт булып баса.
Багышлаучы: Бисмиллаһиррахманиррахим! Әссәләме галяйкүм вә рәхматуллаһы вә бәрәкәтүһ!
Аллаһы раббымызның бетмәс-төкәнмәс рәхмәтләре, һәр ике дөньядагы сәламе җөмләбезгә булып ошбу Корбан-бәйрәмен мөбарәк вә дәвамлы әйләсә иде
Халык: Амин! Аллаһы сөбханә вә тәгаләнең хәбибе һәм халык илчесе, бөтен галәмгә Рәхмәт итеп күндерелмеш, Хак юлына басканнарны сөендерүче атабыз Ибраһим галяйһиссәламнең нәселеннән булган Хак хәбибе һәм Рәсүле – пәйгамбәребез Мөхәммәт салаллаһу галәйһи вәсәлламгә хәер-дога, сәламнәребез, өммәтең дигән күңелләребездән туктаусыз салават шәрифләребез булса иде.
Халык: Амин.
Багышлаучы: Җир-күкләрне яратып, күктән сулар яудырып, елга-диңгез-дәрьяларын безнаң ихтыярга буйсындырган, Кояш, Айны без бәндәләренә файдага биргән, кешелеккә яшәеш бүләк иткән Аллаһы раббыбызга мактау-олуглауларыбыз булса иде.
Халык: Амин.
Багышлаучы: Туган җиребезгә, ил көннәребезгә, бөтен галәмгә тынычлык, иминлекләр өзлексез кылса иде.
Халык: Амин.
Багышлаучы:
Вәссәләме галәйкүм вә рәхматуллаһы вә бәрәкәтүһ!
Ерактан хатын-кызлар хоры башкаруында “Ля иляһы” ишетелә. Татарстанның әләмен, һәм башка исламдаш халыкларның әләмнәрен күтәреп хатын-кызлар керә. Зал өстенә төсле-ялтыравыклар ява. Хатын-кызлар, балалар сәхнәне тутыралар. Хатын-кызлар керүе дәверендә сәхнәдә ут әкренләп яктыра. Һәм кинәттән сүнә.
Хор башкаруында: Кич караңгы булгач Ибраһим йолдызларны күрде: “Бу йолдыз минем раббым”, диде. Иртән йолдыз югалгач, “югалганнарны сөймим”, диде. Ибраһим айның туганын күрде. “Будыр минем раббым”, диде. Ай баегач, “ай да үзгәрде, югалды”, диде. Кояш тугач Ибраһим әйтте: “бу кояш минем раббымдыр”, диде. Кояш баегач, “кояшта үзгәрде, югалды, югалганнарны сөймим”, диде. Ибраһим әйтте: “Җир вә күкләрне төзүче Аллаһуга һичкемне, тиңдәш кылучы түгелмен”, диде. “Хуҗам минем – үзе Аллаһ”, диде.
Бу кисәк башкарылганда караңгылыктан йолдызлар пәйда була башлый. Ай калка. Караңгылык, йолдызлар, ай әкренләп таң атуы башлану белән сүнәләр. Таң төсләре сап-сары төскә күмелә. Бу төс Аллаһы тәгаләнең сүзләре өчен пәйда була.
Әйтте Аллаһы тәгалә: “И Ибраһим, мин синнән бөек халык тудырырмаын, җир комыдай, күктәге йолдызлар саныдай чиксез кылырмын нәселеңне”.
Әйтте Аллаһы тәгалә: “Мин фатиха бирермен сине яратканнарга һәм каргармын сине күрә алмаганнарны”.
Ибраһим: Җир вә күкләрне төзүче Аллаһуга һичкемне, һичнәрсәне тиңдәш кылучы түгелмен, Хуҗам минем үзе Аллаһ”.
Хатын-кызлар нурлар чәчә торган кием кигән баланы, атасы Ибраһим тарафыннан корбанга чалынырга тиешле Исмәгыйлне чыгаралар. Хатын кызлар бөтен сәхнә буе кәфенлек күтәреп торалар.
Ибраһим: Исмәгыйль!
Исмәгыйль: Әти! Менә утын, менә ут. Кайда соң корбанга чалыначак җан?
Ибраһим: Аллаһы тәгалә үзе белә үз корбанын.
Иблис: Атаң сине суярга алып бар ич!
Исмәгыйль: Әти!
Ибраһим: Исмәгыйль!
Исмәгыйль: Менә утын, менә ут. Кайда соң корбанга чалыначак җан?
Ибраһим: Аллаһы тәгалә үзе белә үз корбанын.
Иблис: Атаң сине суярга алып бара ич!
Исмәгыйль: Әти!
Ибраһим: Исмәгыйль!
Иблис: И Хаҗәр ана!
Ибраһим: Әй бәгырь җимешем, мин сине Аллаһы тәгаләгә багышладым.
Исмәгыйль: Әти, боерганны эшлә. Раббым тәгаләгә мин сабырмын.
Бөтен нурлар Исмәгыйльне яктырта.
Хор: И-и Ибраһим! Син Раббымызның ышанычын олуг мәхәббәтең белән акладың, без бүләклибез Аллаһудан курыкканнарны.
Корбан плакатлары ява. Нурлар чәчелә.
Бала һәм ата корбан догасын укыйлар. Сәхнә яктыра. Хатын-кызлар зал буйлап корбан ризыгын тамашачыларга авыз иттерәләр.
Көчле аваз белән хор “Бәйрәм бүген”не башкара.


Бәйрәм бүген, бәйрәм өчен тулган җиһан, ямьдер бүген,
Җәбраил шәфкать канатын дөньяга җәйгән бүген.
Остазларым! Тәбрик итәм сезне бүген бәйрәм белән,
Тулган ай күк ак кына күңлемдәге пакъ ямь белән.
Дустларым! Тәбрик итәм бәйрәм кояшы нур белән,
Һәм дә тәсбих берлә калтырап торучы Тур белән.
Дустларым! Тәбрик итәм ислам нуры Кәгъбә белән,
Кәгъбәгә барча тарафдин килгүче сәҗдә берлән.
Дустларым! Тәбрик итәм мәсҗед берлән, Корьән берлән,
Нәкъ шушы көн Исмәгыйльгә ингүче корбан берлән.
Дустларым! Тәбрик итәм бәйрәм китергән таң берлән,
Җирдә бәйрәм көнне шәфкать берлә тулган җан берлән.
Дустларым! Тәбрик итәм корбан күтәргән җир берлән,
Шатланып тәбрик итәм моңлы аваз тәкбир берлән.
Таравих.
Дога.


На основе Корбан -байрам была написана оратория “И, Адәм балалары”! Музыка и либретто Масгуды Шамсутдиновой.


И сказал Бог...


Бог Един...
Говорим Бог Един. Хоти следовать за нашим пророком. Говорим Бог един... Помоги нам пересечь мост смерти. Говорим – Бог Един.


Пророк Мухаммад следует за нашим пророком Авраамом – Ибрахимом. Передаем молитвы за спасение наших душ.
Признаем величие Создателя Вселенной, благодарим в молитвах Его. За данную веру благодарим.


Увидевши звезды на ночном небе Авраам поклонился им. И сказал: “Вот мой Бог”. Исчезли звезды, сказал Авраам: Не люблю Исчезающее.
Увидел на ночном небе Авраам яркую луну. Вот мой Бог, сказал Авраам. Исчезла Луна, и сказал Авраам: Не люблю исчезающее. Встало солнце, и сказал Авраам: Вот мой Бог. Закатилось Солнце. И сказал Авраам: не люблю исчезающее. Создателю Вселенной нет равного. Верую в Единого Бога, сказал Авраам.


Бог Един, нет достойного Его.


Исмагил: Отец!
Ибрахим- Аврам: Сын мой!
Исмагил: Вот дрова, вот огонь. Где же жертва для жертвоприношения?
Ибрахим: Бог сам знает свою жертву.
Иблис: Тебя твой отец ведет на заклание.
Исмагил: Отец!
Ибрахим: Вот дрова, вот огонь. Кто же приготовлен для жервоприношения?
Ибрахим: Бог сам знает свою жертву.
Иблис: О мать Агарь, сына твоего ведут на заклание!
Исмагил: Отец!
Авраам: Сын мой!
Исмагил: Где же душа, приготовленная для жертвоприношения?
Авраам: О сын мой! Я посвятил тебя Богу!
Исмагил: Я терпелив желанию Бога...


И сказал Бог: О Авраам, и пойдет племя твое как песчинки в пустыне., как звезды на небе...


Праздник! Праздник! Родился день для праздника. Ангел распростер крылья любви над нами. Пождравим друг друга с праздником, полным как Луна. Поздравляем с верой и надеждой, отправляющихся в Мекку. Поздравляем Землей, принявшей кровь Агнца. Поздравляем всех с верой в Бога.


Бог Един, и Мухаммад пророк Его.


Таравих.


Молитва.