Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Җырларында кояш нуры

Үзең дә сизмәстән күңелгә яңа моң килә. Ул әле тәгаен ачыкланып та, аңлашылып та җитмәгән серле, сихри аһәңнәре белән тәмам сине үзенә әсир итә, син мондый чакта һәммәсен дә, мәшакатьләрең барлыган да онытып, фәкать шул моң белән генә яши башлыйсың. Ул киң далада яктырып килгән җәйге таң төсле акрынлап ачыклана, ачыла бара. Менә шул чакта инде аны ноталарга да күчерергә мөмкин. Ләкин юк икән шул, аның кайсыдыр төше әле килеп чыкмаган. Нурга чумып, җәйрәп яткан хәтфә болынга болыт күләгәсе төшкән кебек.
Әнә шулай сөйләп китте яшь композитор Мәсгудә Шәмсетдинова, “Син көйләрне ничек язасың?” – дип сорау биргәч. Мәсгудә, яңгыр кебек агып төшкән куе чәчләрен кулы белән сыпырып алды да, сүзен дәвам иттерде:
Мондый халәт синең хисләреңне тыныч ярларыннан кузгата. Тизрәк шул болыт кисәген куып җибәрәсе килә. Ачуың чыга. Менә шулай инде иҗат эше. Кинәт әниемне күз алдына китерәм. Мин әле кечкенә генә имеш. Кышкы озын кич. Тышта җил сызгыра. Җылы мич каршына утырып әнием оек бәйли. Һәм ул әкрен генә җырлый башлый. Миңа ничектер рәхәт, күңелле булып китә. Шаярасым, уйныйсым килә. Менә ни җитмәгән икән мин язасы яңа җырга. Әнием җылылыгы. Болыт пәрдәсе эреп юкка чыга. Болыт өстендә - нур фонтаны. Кулыма каләм алам. Нәни карлыгачлардай нота билгеләре тезелә. Алай гынамы, канатланып очалар алар.
Әйе, сәнгать дөньясына яшь композитор килә. “Туган тел” дип исемләнгән симфоник поэмасы Мәсгудәнең күләмле, җитди музыка иҗат итәргә омтылуын сөйли. 1978 елда Татарстан Союзы композиторлары пленумында Мәсгудәнең скрипка өчен концерты уйналды. Сәнгать белгечләре бу әсәргә уңай бәя бирделәр. Яшь авторның сәләте барлыгын әйттеләр. Горький, Уфа тамашачылары аның “Тик язлар кабатлана” дип аталган вокаль циклын тыңладылар. Залларда аның иҗатын хуплап алкышлар яңгырады. Мәскәүдә Лариса Маслова виолончельдә “Курай” исемле пьесамны башкарды. Бу минем өчен аеруча куанычлы булды, - ди Мәсгудә. – язган саен язасы килә. Җылы итеп, халык күңеленә якын булырлык итеп.
Мәсгудә тумышы белән бәрәкәтле, уңдырышлы Башкортстан туфрагыннан. Ул 1955 елда Аскын районының Кышлау–Елга дигән авылында дөньяга килә. Кечкенәдән үк табигатьне, авылны, аның эшчән кешеләрен яратып үсә. Ә табигать бездә, - дип сөйли Мәсгудә, нәкъ әкияттәге кебек. Ишелергә торган калын-калын урманнар. Кышларын үтеп чыга алмаслык кар диңгезе... Җыеп бетерә алмаслык җиләкле аланнары, үтә күренмәле күлләр, елгалар... Боларның һәммәсе дә күз алдында тора. Музыка белән табигать якынлыгы. Балачактан ук күңел түрендә уелып калган шушы якты хәтирәләрне җырга күчерәсе килә.
Мәсгудәгә 11 яшь тулганда, ул Казахстанга күчә. Ул Караганда шәһәренең музыкаль интернат мәктәбендә укый. Казанда композиция бүлегендә осталыгын арттыра. Консерваториядә уку чорында фортепьяно өчен варияцияләр, виолончель өчен соната, кыллы квартет иҗат итә. Мәсгудә консерваторияне уңышлы тәмамлый. Хәзер ул Казан музыка училищесында укытучы буып эшли. Иң мөһиме, бөтен көчен, дәртен биреп иҗат итә. Яшь шагыйрь Гәрәй Рәхим сүзләренә “Игеннәр илендә”, Һади Такташ сүзләренә “Пәри кызы” дигән җырлар язды ул. Аның җырлары оригиналь, үзенчәлекле булулары белән аерылып тора. Шул ук вакытта ул халыкчан традицияне дә сакларга тырыша.
Олы сәнгать дөньясына яшь композитор килә. Төкле аягың белән, Мәсгудә!


Госман Садә.
Азат хатын, 1980, март.