|
|
Габделҗәббар Кандалый
Ки әүвәл ибтида иттем - Хода исмене яд иттем, Ки һәркем исми яд итсә, Вирә максудыни Алла.
Сагынмакдин бәет яздым, Газиз балам, әйа, сезгә; Мөлякъәт көненә тиз дә Ирештерсен үзе Алла.
Сары сугып, кызыл йөзем Ки саргайды ике күзем; Ходай бирсен бәңа түзем, - Ирештерсен үзе Алла.
Фиракълык яндыра бәгърем, Кәбаб кылды тәмам садрем, Карарым калмады, сабрем, - Күрештерсен үзе Алла.
Йөрәгем садпарә улды, Ки фиркъәтдин яра улды, Газиз балам ерак улды, - Янамын наре хәсрәтдин.
Сези бу әткәгез сагънып Елайдыр юллара багып, Балакай, дип, йәше агып Елап көтә сәбилләрдин.
Иляһи, хәсрәтем агыр, Ничек итим икән сабыр? Азиз балам фиракъендин Янып бетте йөрәк, бәгыръ!
Каләм алсам, язып булмый, Мөкъәддәрдин узып булмый, Фиракъеңне хисаб итсәм, Еламый һич түзеп булмый.
Чыгамын дәхи сахрага, Йөрәгем утдай янганга, Тәзәрригъ кыйлам Аллага, Сорап сези, әйа, балам!
Бу кадәр моңлы зар берлән, Бу кадәр игътизар берлән, Бу кадәр интизар белән Сорыйм сези, әйа, балам!
Агар су тирәсе таллы, Гъәжаиб яфрагы баллы... Ходаем кодрәте илә Бу гъәмне къәлбемә салды.
Озак бергә торалмадым, Йөзең күреп туялмадым, Ерк йиргә китеп баргч, Гомергә хәсрәтем калды!
Бу шигырьгә җыр YouTube тә "Аллаһ" сүзе астында урнаштырылган. Мәсгудә Шәмcетдинова музыкасы
|