|
|
Мөнәҗәтләр, бәетләр...
Бу мөнәҗәт-бәетләр Раһимулла кызы Рәфилә Хисаметдинова дәү әнисе Гайфетдин кызы Мәүгыйзә Мотыйгуллинадан Киров өлкәсе, Нократ Аланы районы, Иске Пенәгәр авылында 1999-2002 елларда язып алган. «Дуслык» газетасы, 2002 ел, № 35 нче санында бастырылган.
Мөнәҗәтләр.
Кыз бала (кызы Фәридә кияүгә киткәндә язылды).
Бу кыз бала гаҗәп икән, Бар адәм дә шулай микән? Анасыннан аерылып Чит җирләргә китә микән?
Языйм микән, җитәр микән, Язып сүзләр бетәр микән? Балакаем күрешергә Ходай насыйп итәр микән?
Мөнәҗәтләр язам әле, Искә алып укырлар дип. Искә алып укы, балам, Анам язып утырган дип.
Мөнәҗәтләр язам әле, Истәлегем булыр сезгә. Кыямәттә күрешергә Ходай насыйп итсен безгә
Ай -һай туганнар.
Ай-һай туганнар, китәрбез тиздән, Бәхиллегегез тик бер-беребездән. Ай-һай туганнар, бик тату яшик, Бер-беребездән ачу тотышмыйк. Ай-һай туганнар, белегез шуны: Китап бик мактый ачу йотуны. Ай-һай туганнар, уза бу гомер, Күзгә күренми искән җил кебек. Гамәл кылырга килгәнбез без бит, Узган гомерләр кайтмый бит диик. Исәпләсәгез китәр исегез, Якты дөньяда кала исемегез.
Сагынамын минут саен.
Кеше хәлен кеше белми, Яна бәгърем, ул да сүнми. Бәгъре янып кеше үлми, Ирешмәсә әҗәлләргә.
Әнекәем, җаныкаем, Сагынамын минут саен. Сагынсам да ни хәл итим, Сабыр бирсен бер ходаем.
Кабер дигән мәхрук сарай Ишеге юк, кереп булмый. Кабердәге әниемнең Һичбер хәлен белеп булмый.
Тәрәзе юк, ишеге юк, Бу йортларны кемнәр салган? Атам-анам, туганнарым Барысы да шунда калган.
Күпме гомерләрем үткән, Күпме туганнарым беткән? Уйласам уйларга батам, Үземә дә вакыт җиткән.
Күпме гомерләрем үткән, Күпме туганнарым киткән? Иман белән җанымны алсаң, Миңа шул дәүләтең җиткән.
Хак каршында кабул булсын Тырышып тоткан уразабыз. Сәламәт камил иман белән Күтәрелсен җеназабыз.
Рәхмәт якты йөзегезгә.
Кунак булып килдек сезгә, Рәхмәт якты йөзегезгә. Туксан тугыз рәхмәтеннән Җәннәт насыйп итсен сезгә.
Кунак булдык өегездә, Зикер әйтик түрегездә. Иман нуры йөзегездә, Нур балкысын гүрегездә.
Җыелдык без бу мәҗлескә, Шәехләр мәҗлесе булсын. Зикер-тәсбихләр күп әйтик, Күңелләр нур белән тулсын
Тырышып укыткан Корьәнең Кабул булсын Хак каршында. Кыямәттә булсак иде Изге бәндәләр сафында.
Ага сулар, ага сулар Кәүсәр шәрабеннән үргә. Кәүсәр шәрабенең суын Эчсәк иде бергә-бергә.
Хак каршында кабул булсын Тырышып тоткан уразабыз. Сәламәт камил иман белән Күтәрелсен җеназабыз.
Сабыр итик.
Сабыр итик, сабыр итик, Сабыр итми нихәл итик? Бу гамьнәргә сабыр итеп Әҗәлләрне өмет итик.
Үлем дигән шундый нәрсә- Сәгатендә килеп җитә. Суласы сулуың бетсә, Бу дөньядан алып китә.
Атаң-анаң кала дими, Балаларың кала дими, Суласы сулуың бетсә, Беркемнәреңне дә белми.
Яшь әле син, иртә дими, Картайгансың инде дими, Сулуыңның вәгъдәсен Бер көн артта-алда бирми.
Күп торырга уйласаң да, Күпме торып туймасаң да, Бармый калырга чараң юк, Мәңгелек урыныбыз анда.
Күпме генә уйласак та, Күпме торып туймасак та, Бармый калыр хәлебез юк, Беркем калмый бу дөньяда.
Фани дөньяга алданып Гомерләрең үтеп бара. Акылың булса уйлап кара, Бу дөньяда кемнәр кала.
Дөньядыр бу, дөньядыр бу, Бик вафасыз1 дөньядыр бу. Җанны алып, гүргә салып Вәйран иткән дөньядыр бу.
Бу дөньяның вафасы юк, Рәхәтенең бакасы юк. Кил ятимнәр, елашмагыз, Бу дөньяның вафасы юк.
Уйла, бәндә, үләсеңне, Ялгыз гүргә керәсеңне. Уйла, бәндә, ялгыз гүрдә Җавабыңны бирәсеңне.
Җан әчесен күрәсе бар, Ялгыз гүргә керәсе бар. Уйла, бәндә, ялгыз гүрдә Җавабыңны бирәсең бар.
Җиңсез күлмәк киясе бар, Башсыз атка менәсе бар. Җавабыңны бирә алмасаң, Алда ниләр күрәсе бар?
Күп гөнаһы кылсак монда, Нихәлләр итәрбез анда? Бик зур эшләребез алда, Сабыр бирсен тәгалә Аллаһ!
Кәфенемне баш очымнан Бәйләмәгез, кардәшләрем. Тар ләхеткә куеп киткәч, Ялгыз гүрләрдә нишләрмен?
Балаларым, сезгә әйтәм.
Балаларым, сезгә әйтәм: Киң алыгыз ләхетемне. Мин сезләргә куеп китәм Үзем торган бәхетемне. Балаларым, сезгә әйтәм: Чардуган да корыгыз сез. Атна кич, җомга көннәрдә Хәер-ихсан кылыгыз сез. Балаларым, мин сезләргә Хәер-дога куеп китәм. Атна кич, җомга көннәрдә Хәер-ихсан өмет итәм. И, балалар, аерылырга Килә бер көн, килә бер көн. Гүргә керми ташлый алмый Балаларны ана мескен. Бала газиз, бала газиз, Бала газиз бит анага. Ана нишләп газиз түгел Икән соң ул балаларга? Балаларым, вафат булсам, Бик кычкырып еламагыз. Әниебез начар иде Безнең диеп сөйләмәгез. Мин бәхетле газиз ана - Бер башыма бит биш бала. Рәхимнәрен насыйп әйлә, Җан яраткан тәгалә Аллаһ! Алмагачы ана икән, Алмалары бала икән. Алмаларын җыеп алгач, Ана ялгыз кала икән... Алмаларын җыеп алгач, Ана ялгыз кала икән...
Бәетләр.
Газинур бәете (Зиннур малае Газинурга багышлана).
Әти-әнием, бәхил булыгыз Бик елашмагыз, дога кылыгыз. Көн дә укыгыз бер Иман шарты, Әти-әнигә хәсрәтем каты. Минем язмышым шулай булгандыр, Шулай булырга Ходай кушкандыр. Өйгә кайтырга һич тә ара юк, Тәкъдирдә язгач, күрми чара юк. Иптәшләр килер, Газинур, диеп, Әнием елар аларны күреп. Кермәгән төшләр миннән калмады, Өйдән чыкканда аяк тартмады. Кызыл буяуга кемнәр буяган, Болай булуны кемнәр уйлаган? Кара чәчләрем, кыйгач кашларым, Бигрәк еракта калды башларым. Газиз башларым булды корбаннар, Бәхил булыгыз, барча туганнар. Туганнарыма сәлам әйтегез, Бик елашмагыз, сабыр итегез.
Габделхай бәете (Яңа Пенәгәр авылында яшәүче сеңлем Зөлхиянең ире Габделхай Габделхак улына багышлана).
Үсә тал чыбык су буйларында, Яшьли үлүләр кем уйларында? Кырык яшемдә авырулар тиде, Яшь кенә башым гүрләргә керде. Күзләр йомылган, телләр тыелган, Кәфен сарырга үлчәп куелган. Зифа буйларга кәфен сарыгыз, Безләргә карап гыйбрәт алыгыз. Ике көн буе энемне көттем, Ходай кушмагач, күрмичә киттем. Энем, күлмәгең яшел бумази, Сине күрергә насыйп булмады. Минем васыять, әнием, сиңа: Намаз артыннан дога кыл миңа. Газиз әнкәем, бер сүз әйтәем: Онытма мине, көн дә кайтаем. Зәңгәр күлмәгем күп тә кимәдем, Өйдән чыкканда сау бул димәдем. Элеп куегыз кара бишмәтне, Бер көн эчендә тәкъдир нишләтми! Газиз җаннарым булды корбаннар, Бәхил булыгыз, барча туганнар. Бик тату идек туганнар белән, Туганнарыма бәхил мәңгегә. Тиде авырулар, юк бер дарулар, Үләргә икән йөрәк янулар. Балаларымны бер дә какмадым, Каты зәхмәткә тәкать тапмадым. Балаларымның өсләре бөтен, Ялгыз гүрләрдә миңа бик читен. Балаларымны күреп туймадым, Якты дөньяда торып туймадым. Минем васыять, Зөлхия, сиңа: Балаларымның яшьләрен койма. Чуен юллары җиңел йөрергә, Газиз әткәгез булмас күрергә. Балаларыма сәлам әйтегез, Бик елашмагыз, сабыр итегез. Алмагачлардан алма өзәрсез, Кошлар сайрарлар, нихәл түзәрсез? Суда, үрдәклґр, йөзәрсез инде, Ходай тәкъдире, түзәрсез инде. Ташлап китәм бит, өзелә бәгърем, Ходаем бирсен сезгә сабырлык. Яшьли үлүләр, гүргә керүләр, Бик авыр икән аерылулар. Бик күп кала бит әйтер сүзләрем, Гүргә кергәч тә сезне эзләрмен. Гүргә кергәч тә сезне эзләрмен, Беркем булмагач нихәл түзәрмен? Чардуган корып нурландырыгыз, Агач утыртып куандарагыз. Агач куаныр, яфраклар ярса. Рухым шатланыр, догалар барса. Ак таш утыртып язып куегыз, Бик елашмагыз, дога кылыгыз.
Хаҗип малайлары бәете.
Килә машина, түзми ашыга, Ашыга икән минем башыма. Поезд килгәндә аваз бирмәде, Тәкъдир җиткәндер, күзләр күрмәде. Абыем белән сөйләшеп бардык, Поезд килгәнен күрмичә калдык. Газраил килде безнең каршыга, Җаннарны алды поезд астында. Бик күп акты бит безнең каныбыз, Поезд астында чыкты җаныбыз. Безнең каннарда чыпчыклар йөзәр, Әти-әниләр ни хәлдә түзәр? Чуен юлында нихәл йөрерсез, Безнең гәүдәне нихәл күрерсез? Беләм, әнием, бик авыр сезгә, Ходай кушты бит тәкъдирне безгә. Безнең хәсрәт бигрәк каты бит, Безне тәкъдирләр шунда тапты бит. Сак белән Сок та шулай булган бит, Ходаем үзе әмер кылган бит. Әти-әниләр, ялгыз йөрмәгез, Безнең хәлләрне күрә күрмәгез. Поезд килгәнне күрмичә калдык, Әти-әнине утларга салдык. Туганнар кайтыр безне күрергә, Нихәл куярлар безне кабергә? Бигрәк яшь көе кердек без гүргә, Безнең хәсрәт бетмәс гомергә. Каберебезне якын куегыз, Бик елашмагыз, дога кылыгыз. Чардуган корып нурландырыгыз, Агач утыртып куандырыгыз. Агач куаныр, яфраклар ярса. Рухым шатланыр, догалар барса.
Миндразак бәете (Минһаҗетдин улы Миндразакка багышлана).
Үсә тал чыбык су буйларында, Яшьли үлүләр кем уйларында? Әлфинур җаным, шөйлә үләм бит, Бигрәк яшь көе гүргә керәм бит. Әни җаным, син безгә кил инде, Балаларымның күңелен күр инде. Ай-һай балалар бик яшь калалар, Әти кайда дип, сорарлар алар. Аларга җавап бирерсез инде, Сез үскәч кайта, диярсез инде. Урамга чыгып уйнарлар инде, Әти юк диеп еларлар инде. Әни син юат, еламагыз диеп, Еламасагыз кайта ул диеп. Минем васыять, әнием, сиңа: Намаз артыннан дога кыл миңа. Газиз әнкәем, бер сүз әйтәем: Онытма мине көн дә кайтаем. Һәр көнне мине сөйләрсез инде, Зиратка карап еларсыз инде. Газиз җаннарым булды корбаннар, Бәхил булыгыз, барча туганнар. Туганнарыма сәлам әйтегез, Бик елашмагыз, сабыр итегез.
Минегөлсем бәете (бертуган сеңлем Гайфетдин кызы Минегөлсемгә багышлана).
Нигә булды микән бу яшьли үлү? Минем мөнәҗәт, тыңлагыз моны. Һәммәсе тыңлар мөселман колы, Җитте башыма шул врач кулы. Тәнем бик зәгыйфь, каты юмагыз, Кире кайтмамын, ашыктырмагыз. Өйдән чыкканда ашыгып чыкмагыз, Бик елашмагыз, зинһар, чыдагыз. Әнием белән ятабыз икебез, Астыбыз туфрак, юктыр сәкебез. Кулымны сузсам балчыкка тия, Бик ямаслыймын, ят җир күк тия. Дөньяга чыксам, йөрер күк тиям, Хуш исләр керсә, терелер күк тиям. Кызым, карадың, рәхмәт сиңа, Үкенер җирең калмады миңа. Биш айлар буе утырдың инде, Ана хакларын тутырдың инде. Бик зур рәхмәт инде кияүгә, Кайт өйгә дип, әйтмәде бер дә. Тәлгать улыма сәлам әйт инде, Сиңа бик авыр, сабыр ит инде. Чит-ят җирләрдә ялгыз башларың, Исеңә төшкәч түгелер яшьләрең. Өйләргә кайтып карарсың инде, Әни юк диеп, еларсың инде. Мин бит бәхетле, туганнарым бар, Искә алырлар, дога кылырлар. Таза булыгыз, тигез барыгыз, Догагыз белән искә алыгыз. Озын гомерләр телим мин сезгә, Кыямәт көнсез күрешү юк безгә. Минем каберемне барып карагыз, Шунда утырып дога кылыгыз.
Роберт бәете (Рубин улы Робертка багышлана)
Үсә тал чыбык су буйларында, Яшьли үлүләр кем уйларында? Бу авыр хәлләр кайдан булды соң, Болай буласын кемнәр белде соң? Барча туганнар җыелыр инде, Әнием яшең коелыр инде. Мин үлде диеп, әни, елама, Улым юк диеп ямансулама. Белеш танышлар килерләр инде, Ни булган моңа, диярләр инде. Ниләр булганын үзем белмәдем, Җаным чыкканчы сезне күрмәдем. Альбина мине гел сорар инде, Әти юк диеп гел елар инде. Үзем дә белмим, кемнәр дошмандыр, Нихәл итим соң, Ходай кушкандыр. Вакыт җитмичә беркем дә үлми, Күрәсен күрми гүрләргә керми. Бик авыр хәлләр килде безләргә, Сабырлык бирсен инде сезләргә. Су төпләрендә кара юк икән, Кыска гомергә чара юк икән. Кыска гомерләр озаймый икән, Тәкъдирдә язган бозылмый икән. Бик таза гәүдәм, нихәл юарсыз, Кабергә илтеп нихәл куярсыз.? Ялгыз кабергә нихәл керермен, Җавапларымны нихәл бирермен?
Соңгы сәлам.
Сандугачлар килер инде, Җимнәр сиптем мин аларга. Үземнең хәер-догамны Калдырамын балаларга. Балаларым барысы да Бик тәртипле булдылар, Ни әйтсәм дә мине тыңлап, Хәер-догамны алдылар. Бик куанам, бер ходаем Канәгать гомер бирде, И, балалар,вакыт җиткәч, Аерыласы бит инде… Балаларым, ләхетемне Киңрәк итеп алыгыз, Рәхмәт фәрештәләре Каршы алсын, дип калыгыз. Ләхетемә куйганда Әкрен генә куегыз. Әни, дип, еламагыз, Хәер-дога кылыгыз! Безнең әни изге хатын Иде бит ул, диегез. Берничә айлар элек Үлем хәбәре килде. Балаларым, нихәл итим, Аерылабыз бит инде. Ак чәчәкләр ата микән Минем карабодаем? Кыямәттә күрешергә Насыйп кылсын Ходаем. Газиз туганнар, Күрше-күләннәр, Дуслар-белгәннәр, Кергән-чыкканнар! Бәхил булыгыз, Искә алыгыз, Дога кылыгыз!
|