Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Җенле йорт

Гомеремнең иң кадерле һәм бәхетле вакытлары авылларда узды. Язмышыма кагылган күпме әби-бабайга, абый-апага гашыйк булдым мин. Аларның рухи дөньялары һаман сокландыра, гаҗәпләндерә, илһамландыра.
Бервакыт күптәнге танышым, Швеция радиокомпаниясының баш музыкаль редакторы Фольке Рабе үзенең ярдәмчесе Матс Эйнарсон белән Татарстанга, татар халык иҗатын туплaуга багышланган командировкага килде. Без Балык Бистәсе районына сәяхәт кылдык. Районның үзешчән сәнгатьтә катнашучыларын тыңлап арып беткәч кенә, безнең бәхеткә скрипкачы Разыйфа апа Дәүлиева килеп керде.
Моң иясе Разыйфа апа яшь чагында зур-зур тракторлар йөрткән, илаһи гүзәллекне тасвирлау өчен яратылган куллары көрәк тотып кочегаркада күмер яккан. Дөньяның шәфкатьcсезлеге Разыйфа апаның күңел байлыгын таптый алмаган. Ул көйләр, шигырләр яза, скрипкада, гармунда уйный. Ә әкиятләр, риваятьләр сөйли башласа... Тавышы гасырларда күмелеп калган чыңлы музыкаль инструментының көйләвен хәтерләтә. Сөйләү үзенчәлеге шундый: ул гади генә күренешне дә әкияткә әверелдерә. Мин Разыйфа апа сөйләгәннәрне газета аша сезгә дә ирештерергә телим. Аның сүзләре белән сөйләргә тырыштым.


Разыйфа апаның әнисе белән бертуган Газизәбанулар өй сала башлаган. Нигез корырга дип казырга тотынгач, җир астыннан кеше сөякләре чыккан. Кайчандыр канга манчылган черек чүпрәкләр дә тапкан булганнар. Менә шундый җиргә җеннәр ияләшә диләр. Шунлыктан, Газизәбануларның йорт нигезе җенле булып калган.
Балачагында Разыйфа апа әнисе белән Газизә апаларына кунакка бара торган булган. Шунда чәй эчеп утырганда күргән: почмактагы шкаф артында, казан өстендә чем-кара эт утыра икән. Күзләрен менә шулай елтыратып утыра ди. Карап утырган-утырган да Разыйфа, әкрен генә әнисенә төрткән: “Әни, карале тегеңә”, - дип. Әнисе куркуыннан кычкырып җибәргән. Аларның шулай кыланганнарын күргән Газизә почмак ягына каерылып карагач: “И-и-и, исегез китмәсен, җен ул. Эт кыяфәтендә дә, мәче кыяфәтендә дә күп йөриләр алар. Әле кеше булып та басып торалар. Шундый инде безнең нигезебез, без күнегеп беттек”, - дигән. “Төннәрен кунсагыз, ишетерсез хәлләрне. Идән астында дөбер-р-р – дөбер-р-р, лабыр-р-р – лобыр-р-р бәрәңге коела. Безнең алай коелырлык бәрәңге дә юк. “Тик торыгыз, җитте сезгә!” дип, идәнгә типкәч, кычкырып ачулангач, бераз тынычланалар алар”, - дип тә куйган.
Разыйфа апаның үз колагы белән ишеткәне булган. Төннең бер вакытында кыты-кыты хатын-кызлар көлешә икән идән астында. Тагын шунда Газизә апа аяк тибеп, табагач белән идәнне төеп: “Туктыйсызмы, юкмы?” – дип ачулангыч, туктаганнар. Бер заман җеннәр дүрт хатын-кыз кыяфәтендә “почмак”ка кергәннәр дә мич авызыннан чыгып киткәннәр. Газизә апа тәрәзәдән караса, урам буйлап башларына төенчекләрен куеп йөгерәләр икән тегеләр. Җеннәр һәркайдан да хут таба ала. Алар энә сыярлык җирдән дә чыгып йөриләр икән.
Газизә апа картаеп, галәмнән узып киткәч, җенле өйдә кызы Таифә кала. Ул да әйтә торган булган: төн җиттеме, идән астында кычкырып сөйләшәләр дә, көлешәләр дә, талашалар да, дип. Шулай төннең бер вакытында, Таифә апа йокыга китәлмичә газапланып ятканда, мич янында ике ир кеше шар ярып сөйләшә башлаган. Таифә апа тыңлап-тыңлап яткан, бик каты курыккан, йөрәкләре сикергән. Үлем чикләренә җиткәч, уйлап-уйлап торган да, аягы белән тәрәзәне тибеп ваткан да очып карга төшкән. Шуннан күршеләргә кереп йоклаган. Җеннәрне биздерер өчен җиде тапкыр мылтык атарга кирәк икән ул. Ир-атлары булмаган шул Газизәбану апаларның мылтыктан атарга.
Разыйфа апаның әти-әнисе Газизә апаларның мунчасына төшеп юына торган булганнар. Әнисенең бер сыңар итеген яшергәннәр җеннәр мунчада. Бер җир калдырмый эзләгәннәр, тапмаганнар. Әнисенә итек сорарга дип әтисе өйгә менәргә җыенгач, әнисе ялгыз калырга курыккан. Шуннан әтисе әнисен карга алып чыгып сыңар итеккә бастырып куйган, яңасын алып төшкән. Иртән мунчага барып карасалар, теге итек үз урынында тора ди.
Шул ук мунчада күршеләре себерке белән сөлгеләрен калдырып, шуларны алырга кояш баегач барганнар. Мунча ишегенә 6-7 метр кала шапылдап мунча ишеге ачылып та киткән, сөлгегә чорналган себерке атылып чыккан да, шапылдап мунча ишеге ябылып та куйган. Янәсе, вакытсыз комачаулап йөрмәгез. Олы кешеләр Яншыкта әйтә торган булганнар: “Берүк кан сүле калдырмагыз, җуып бетерегез, җеннәр ияләшмәсен”, - дип. Кайда шулай кеше кан агызып үлә, шул җирне яндырырга кирәк. Яндырмасаң җеннәр ияләшә.
Бервакыт кечкенә чагында Разыйфа апа кинәт уянып китеп, үзе дә сизми, өйалдына атыла-бәрелә чыгып китәргә тырыша. Әти-әнисе кече якта йоклап яталар. Ишек биге ачылмый да ачылмый. Кечкенә тәрәзәгә күзе төшә Разыйфаның. Ишек төбендә бер кызыл ат йөри. Кыш көне бу. Шыгырдаган аяк тавышларына кадәр ишетелә. Көндезмени – яп-якты, ишек алдында кызыл ат йөри. Ишекне тагын ачып карый кыз, ишек һаман ачылмый. Кызының шулай йөргәнен сизеп, әнисе уянып чыга. “Әнә бит, ат йөри ишегалдында, зу-ур кызыл ат”, - ди кыз. Әнисе: “Балам, сине җен тартып чыгарган йокыңнан”, - дип җавап бирә.
Йорт иясе сөйгән кешесенә күренә, диләр. Разыйфа апаның әти-әниләре яңа сыер сатып алган. Иртүк торып лапаска чыкса, күрә Разыйфа апа: шул яңа сыер янында ак халат сыман кием кигән бер озын кеше йөри. Сыер әйләнәли ялларын тарап, мөгез араларын, койрыкларын тарап йөри теге. “Кызым, йорт иясе – Зәңги бабаң ул. Димәк яраткан сыерны”, - дигән Раыйфа апага әнисе. Сыерларыннан уңганнар. Үзе симез, үзе сөтле, елкылдап торган затлы сыер булган.
Әгәр дә йорт иясе малтуарларны яратмаса, ул аларны җәзалап бетерә, төннәрен йоклатмый. Хайваннар тынычсыз була, төннәрен кычкырып чыга, йоннары үрә торган була. Яншыкта, Кече һәм Олы Укмаста, Иске Арышта йорт ияме – Зәңги бабайга атап хәер-сәдакә биәләр, дога кылалар.
Йорт иясе һәрбер йорта була. Хет синең хөкүмәттән алган фатирың булсын, хет үз өең. Кайда кеше – шунда йорт иясе. Бу фатирны ташлап китәсең икән, кулыңа тәлинкә тотып, аңа он салып, уртасына тоз салып: “Әйдәгез, әйдәгез минем белән”, - дип йорт иясен үзе белән алып китәргә кирәк. Йорт иясен дә Аллаһ Тәгалә яраткан – кешеләрне хәвеф -хәтәрдән саклар өчен яраткан.


Мәсгудә Шәмсетдинова.
Заман газетасы. 22 июнь. 2001 ел.