Masguda I. Shamsutdinova's site


 

chelebi muhammed "Muhammadiah"

Мәшһүр суфый шагыйре Мөхәммәд Чәләбинең "Мөхәммәдия" китабыннан


Адәм галәйһиссәлам кыйссасы


Чу, Адәм җәннәтә керде,
Юҗә дәүләтләрдә йөрде,
Каму әйләкләрен күрде,
Идәр ди шөкер лә ихлас.


Бакуб күрде аны Иблис,
Хөсед кылды идүб тәлбис,
Аны белмәс иде Адәм,
Идәр ди зикер лә ихлас.


Кәлүб җәннәт капусына,
Карар итде торуб анда,
Күрер кем чыкды бер тавис,
Идәр ди фәхер лә ихлас.


Диде нә хуб вә зиба син,
Әгәр үлмәйде һәргиз,
Диде үлмәк нидер, белдер,
Кылам та фикер илә ихлас.


Диде жандыр,бу җисмеңне,
Диде тутб вирән куат,
Һәмандәм ки чыга җаның,
Ки дә бу кадер лә ихлас.


Чун ишетте аны тавис,
Елан илә булышты тиз,
Хәбәр юбирде аңа филхәл,
Бу сер илә ихлас.


Елан ул вакыт җәннәттә
Тәвә кеби ди сурәттә,
Аягы дүрт иде аның
Идәр ди гомер лә ихлас.


Бу сүзе чун аңа дәхи,
Тәмам бер-бер диде иблис,
Диде пәс чара вармидер,
Ки кылам фикер илә ихлас.


Диде ач агызыңны керәм,
Чу варәм, җәннәте керәм,
Әҗәл дәрманыны вирәм,
Кыласың гомер лә ихлас.


Чу керде җәннәтә шайтан,
Күрер кем Адәм вә Хауа,
Сафалар эчрә мөстәгърәкъ,
Идәр ди дәвер лә ихлас.


Диде Адәм нә милек улур,
Бу җәннәт гәр әбәд улса,
Аны шайтан да ишетте
Чын сәвүнде фәрр лә ихлас.


Дүнүм катларына килде,
Сагу-сагубән еглады,
Диделәр ничүн егларсың
Идәрсең каүәр вә ихлас.


Ишетте Адәм вә Хауа
Бу сүзә булдылар мәхзүн.
Күр ничек шайтан салынды
Санәсен рәккас.


Диде шайтан ки йә Адәм деләрсең,
Әбәд мөлкедәй бәка булып калырсәң,
Йигел хольд агачының данәсендән.
Сакын гомрең әҗәл пәйманәсендән.


Каҗул итмәделәр, ант эчте һәс әувәл
Насыйхәтдер кыйлың сүземе мәкъбуль
Диде һәс Адәмә Хауа көл имди,
Бу агачның йимешендән ал имди.


Диде Адәм ки нәһи безе Хак,
Диде Хауа Сүземе тот мохаккак.
Ябышты әленә килде агача,
Эреде сүзенә саникем зоҗаҗә.


Сәүерди җан вә дилдәл Адәм аны
Кыйлмаз ди өйдә рәдд ул дәм аны
Аңа фәрман иде күңеле дәмадәм
Дәхи һәм мәет иде дәмдә Адәм.


Пәс андән бер дәхи кисде шәҗәрәдән
Фәсадә тиз кушанур гаурәт әрдән
Чу сонды аңа, йиде аны Адәм
Тәнене детрәмәк тотды һәмандәм.


Килде башындан алды тамды Җибрил
Җәбинендән алып Микаил Әклил
Башындан китде таҗ вә хөллә тәндән
Ачылды гаебе күзекте бәдәндән.


Икесе дәхи калды анда горйан
Бу хәлә булдылар гаять пошиман
Пәс андан калдылар хәвеф вә хәядән
Үтенделәр Җәләл кәбриядән.


Нида ирешде аңа анда ул дәм
Ки бәнднәми качарсың бак йә Адәм
Диде йә Рабби үтәндем гөнаһдан
Вала кем качарсың падишаһдан.


Диде кидең җаварымдан пәс имди
Якын улмас бәңа кем гасый улды
Рәвамидер ки Адәм гасый
Бу диклү булмыш икән ихтисасый.