Masguda I. Shamsutdinova's site


 

исемең матур, кемнәр куйган

Министерство образования Республики Мордовия Региональный учебный округ Лямбирский муниципальный район МОУ «Черемишевская основная общеобразовательная школа»


Солдатова Юлия Юнир кызы, 9 класс укучысы

Җитәкчесе: Боярова Фәүзия Фәрит кызы, татар теле укытучысы


"Тел, сүз, исем-фамилия милләтнең йөзе, тылсымлы могҗизасы һәм сакчысы.
һәркемгә үз исеме — күңеленә иң якын, ин кадерле исeм-сүз". Гомәр Саттар-Мулилле


"Кыз бала исемендә йолдыз балкышы яки чәчәк нәфислеге, ир-ат исемнәрендә кылыч чыңы һәм китап акылы чагылсын"! Рәсүл Гамзатов


"Исемнәр халык образын тудыралар". Олжас Сөләйманов


Бала туды. Дөньяга яңа кеше килде. Өйгә, гаиләгә яна ямь, юаныч, куаныч, бәхет өстәлде. Шуның белән бергә яна туган сабый ата-анасына өстәмә мәшәкатьләр дә китерде. Аларның иң беренчесе—балага исем кушу. Аңа нинди исем бирергә? Бу сорау һәрбер ата-ананы, баланың өлкән туганнарын, кардәш-тумачаларын уйландыра, борчый. Чөнки исем кешегә бер генә мәртәбә бирелә һәм ул аның гомерлек юлдашына әве­релә. Һәр кеше үз исеменә шулкадәр күнегә ки, ул аның туган теленең иң якын, иң газиз, иң кадерле сүзе булып тоела.
Татар халкы элек-электән яңа туган сабыйга исем кушуга зур җавап­лылык белән караган. Исеме җисеменә туры килә торган матур эчтәлекле, аһәңле, җиңел һәм анык әйтелешле исемнәр бирергә тырышкан. Без моны татар халкының борынгы җыры «Рәйхан»дагы:


Аклы ситсы күлмәгеңнең
Якаларын кем уйган?
Ой, Рәйхан, исемен кемнәр куйган,
Сине күреп кем туйган? —


дигән шигъри юлларда бик ачык күрәбез.
Татарларда урта гасырларда һәм XVIII—XIX йөзләрдә Рәйхан — киң таралган хатын-кыз исемнәреннән берсе. Безгә гарәп теленнән кергән бу исем «зәңгәр чәчәкле хуш исле гөл, рәйхан гөле (базилик)» һәм «рәхәтлек», «ләззәт» мәгънәләренә ия. Күрәбез, Рәйхан исеменең мәгънәсе ифрат матур, үзе гаять аһәңле, әйтелеше үтә җиңел һәм ачык. Рәйхан кебек матур исемнәр халкыбызның күңеленә хуш килгән, кешегә шундый һәйбот исем кушучылар җырларда макталган. Рәйхан, Зөбәйдә, Зифа, Зөһрә, Зөлфия, Мәрфуга, Гөлзадә, Сәрбиназ, Гөлҗамал, Айсылу, Миңсылу, Галиябану, Гөлниса, Алсу, Әлфия һ. б. кебек матур һәм аһәңле хатын-кыз исемнәребез әдәби һәм сәнгать әсәрләренең исемнәре булып киткәннәр.

Кеше исемнәре — күренекле татар-башкорт шагыйре Шәехзадә Бабич әйткәнчә, гаҗәеп бер бакча ул. Ш. Бабичның, бер шигырен «Исемнәр бакчасында» дип атап, байтак кына хатын-кыз исемнәренә карата күңел түрендә уелып калырдай шигъри юллар язуы билгеле:


...Гөлнур туташ, гөлен бар бит, нурың бар бит,
Күзеңдә «сүр», күкрәгендә «нурың» бар бит,
Сигез оҗмах каршысында синең белән
Җир мактанган: «Минем дә бер хурым бар!»—дип.
Гөлгенәнең керфекләре гөл киенгән,
Ике күзе кичке тонык күл диелгән,
АЙ-кояшның ак нурларын оялтырлык
Күзләренә чем-карачкыл нур җыелган.
Айзирәк кыз, ай, зирәк кыз, үткер теле,
Изгеләрдән изгерәктер, юктыр кере,
Күзләр— тылсым, сүзләр— офсен, йөзе — әфлисун,
Аның кебек оҗмахыңда юктыр хуры...—


дигән шигъри юлларны укыгач, кем генә эстетик ләззәт, канәгатьләнү кичермәс икән дә, кем генә Гөлнур, Гөлгенә, Айзирәк исемен үз итмәс, аларны аһәңле һәм матур дип санамас икән?
XIX йөз башы татар шагыйре Габделҗәббар Кандалый да атаклы «Сәхипҗамал» поэмасында Сәхипҗамал исемен данлыклап: «Үзе—-гел наз, күзе — нәргиз, йөзе — гүзәллек шаһы, исеменә җисемнәрен тиң ярат­кан илаһи»,—дип язган иде.
Җимеш бакчасында төрле агачлар үскән кебек, исемнәр бакчасында да төрле җимешләр —исемнәр бар. Халык кеше исемнәре дөньясында мәгънәви матурлыкка омтылуның классик үрнәкләрен тудырган, үзенең идеалларын һәм тарихын чагылдыра торган исемнәр хәзинәсен (антропо-нимиконын, ягъни исемиятен) барлыкка китергән.
Татар халкы элек-электән балага исем кушуга бик җаваплы караган. Исеменең җисеменә туры килүен теләгән һәм тәэмин иткән. Балага исем кушу — бик җаваплы зур һәм мөһим вакыйга. Менә шуңа кытай халык мәкалендә хаклы рәвештә: «Начар язмыш белән туу куркыныч түгел әле ул, ә менә начар исем алу—коточкыч» диелә.
Яңа туган сабыйга кушу өчен исем эзләгәндә, ул исемнең җыйнак, җиңел әйтелешле, яхшы мәгънәле һәм аһәңле булырга тиешлеген истә тоту зарури. Күркәм исемнәребез күп булганга, һәрбер ата-ана шулар арасыннан үзенә ошаганын, зәвыгына туры, күңеленә хуш килгәнен, әл­бәттә, заман таләпләренә җавап бирә торганын сайлый ала.
Бу эшемдә, исемнәребезнен барлыкка килүе һәм эволюциясен мөмкин кадәр эзлекле яктыртып, укучы күңеленә хуш килә торган яхшы исем табарга булышыр дип өметләнәм. Чөнки, Дагстан халык шагыйре Гамзат Цадаца әйткәнчә:


Яхшы исем кыйммәт барсыннан да, Аннан тугры дусны күрмисең;
Безнең хакта мәңге ядкарь саклап Картаймыйча яши һәр исем.


Бөек үзбәк шагыйре Алишер Нәваи әйткәнчә: «Исеме онытылмаган кеше—иң бәхетле кеше». Чөнки киләчәктә: «Искә алырлар, исемеңне уртага салып» (Габдерәхим Утыз Имәни әл-Болгари).


НИНДИ ИСЕМНӘР БУЛА?


Дөньядагы һәр нәрсәнең исеме бар. Кешеләр, җанварлар, шәһәр һәм авыллар, елгалар-күлләр, диңгезләр һәм океаннар, таулар һәм чокырлар, юллар һәм сукмаклар, тыкрык һәм урамнар, кинотеатр һәм завод-фаб-рикаларның, татлы конфетлардан алып океан пароходларынача, җыйнап әйткәндә, безне чолгап алган барлык нәрсәләрнең исемнәре бар.
Телдәге исемнәр исә гомумилекне яки аерымлыкны белдерүләре ягын­нан бер-берсенә капма-каршы куела торган ике зур төркемгә аерылалар. Бер төрдән булган әйберләрнең барсы өчен уртак, гомуми атамасы— аларның күмәклек (уртаклык) исемен (мәсәлән, кеше, шәһәр, елга, агач, таш, урман, урам, базар һ. б.), бары тик берсен генә белдергәне —шәхси, ялгызлык исем барлыкка китерә (мәсәлән, Алсу, Айназ, Айназар, Айдар, Идел, Казан, Зөя, Арча, Саратов, Балтач, Саба, Бишбалта, Кабан, Болак, Ташаяк һ. б.). Ялгызлык исемнәренә кеше, ыруг, кабилә, халык; мифо­логик образлар һәм аллалар; йорт хайваннары; төрле географик объект­лар; күк җисемнәре; китап, газета-журнал лар, предприятие һәм учрежде­ние исемнәре; төрле әйбер, товар атамалары һ. б. керә. Ялгызлык исемнәре үзләре күмәклек исемнәреннән килеп чыкканнар: Тимерша — тимер шаһ, Минтимер—миңле (күчерелмә мәгънәдә «бәхет­ле») тимер, Миңниса— миңле ниса (гарәпчә ниса— «ханым», «хатын-кыз») дигән сүзләрдән, Гәүһәр һәм Җәүһәр — кыйммәтле таш исеменнән, Гүзәл - татар телендә «чибәр, күркәм, сылу» мәгънәсенә ия булган гүзәл сүзеннән. Саратов — «сары тау»дан, Актүбә — «ак түбә»дән, Карамасар — «карамалы»дан һ. б. Киресенчә, ялгызлык исемнәреннән күмәклек исем­нәре ясалырга да мөмкин. Мәсәлән, шовинизм сүзе Наполеонның Шовин дигән бер солдаты исеменнән барлыкка килгән (ул башка милләт вәкил­ләрен өнәмәгән). Кашемир-кәшемир — йомшак, юка йон тукыма (кәшемир күлмәк, кәшемир яулык, кәшемир шәл һ. б.). Бу төр йон тукыма беренче башлап һиндстандагы Кашмир штатында җитештерелгән. Тукыманың исеме әлеге штат атамасыннан алынган. Шотландка-шотланкы — башлап Шотландиядә җитештерелгән ике ягы да шакмаклы тукыма. Сәрфинко-сәрпәшкә (русча: сарпинка)—шакмаклы яки юл-юл бизәкле мамык җеп тукыма. Бу тукыма Саратов тирәсендәге Сарепта поселогында (Сарпа елгасы исеменнән) эшләнгән. Болгарда эшләнгән затлы күнне болгары күн, шул күннән тегелгән читекне болгари читек дигәннәр. Гражданнар сугышының атаклы герое В. И. Чапаев яратып кигән аерым формалы папаха чапаевка исемен алган. Сардин дигән диңгез балыгының исеме Урта диңгездәге Сардиния утравы атамасыннан алынган.
Бер төрдәге ялгызлык исемнәреннән икенче төр ялгызлык исемнәре барлыкка килергә дә мөмкин. Мәсәлән, аерым шәхесләрнең исем-фамилияләре белән аталган континент, ил-дәүләт, өлкәләр, шәһәрләр, авыллар һ. б. бар.
Билгеле булганча, атаклы испан диңгез сәяхәтчесе Христофор Колумб 1498 елда Американы ача. Шушы вакыйгадан соң өч ел соңрак Көньяк Американың төньяк яры буйлап Италия сәяхәтчесе Америго Веспуччи сәяхәт иткән. Яңа континент аның исеме белән Америка дип аталган. Колумб та онытылмаган. Көньяк Америкадагы Колумбия дәү­ләте, АКШның башкаласы Вашингтон урнашкан административ округ, Көньяк Каролина штатының үзәк шәһәре, Огайо штатындагы шәһәр, Канада һәм АКШ территориясеннән ага торган елга һәм Канаданың көнбатышындагы бер провинция Колумб исеме белән аталган. Көньяк Америка испан колонизаторларына каршы көрәшкән халык армиясенең башында торган генерал Семен Боливар исеме белән Боливия дәүләте һәм кара атлас тукымадан тегелгән киң кырыйлы эшләпә боливар дип аталган.
1508 елда Португалия сәяхәтчесе Васко да Гама беренче булып Аф­риканың Мозамбик территориясенә аяк баса. Монда ул вакытта шәех Муса Мбики хакимлек итә. Менә шуңа португаллар аның биләмолорен «Муса Мбик утравы» дип исемлиләр, тора-бара бөтен илне, Муса Мбики әйтелешен үз телләренә җайлаштырып. Мозамбик дип атый башлыйлар.
Татарстанның Буа районында Тәүгилде һәм Кыр Тәүгилдесе дигән татар авыллары бар. «Кыр» дигән исем-аергыч авылларның әлегесенең кыр уртасына урнашуыннан чыгып бирелгән. «Тәүгилде» дигән исемдә татар халкының борынгы гореф-гадәте, этногенезы, тел тарихы диалектологиясенә караган кызыклы фактлар сакланган.
Тәүгилде — шушы авылларның берсенә нигез салган кешенең исеме. Бу исем борынгы заманнарда татарларда гаиләнең беренче, олы, дәү, баш ир баласына Тәүгилде (ягъни «дәү, олы, баш, беренче ир бала туды») исемен бирү йоласы булганлыгын хәбәр итә. Мондый гадәт-йола башка халыкларда да урын алган. Мәсәлән, электә гаиләдә беренче булып туган балага удмуртларда Нырсо («Тәүге, беренче, әүвәлге, баш») дип исем бирү гадәте булган. Безнең җирлектә бу исем Теләче районындагы Олы Нырсы һәм Кече Нырсы авыллары атамаларына (ягъни аптропотогонимга) әверелеп сакланган. Олы Нырсы дигән татар авылы беренче башлап аңа Нырсо («Тәүге, баш, беренче, әүвәлге») исемле удмурт (ар) кешесе нигез салганга, Нырсы (соңрак Олы Нырсы) атамасын алган. Шушы авылдан аерылып чыккан кече авыл Кече Нырсы исемен йөртә башлаган. Борынгы заманнарда русларда да, әлеге гадәт белән мөнәсәбәтле рәвеш­тә, гаиләдә беренче булып туган ир балага: Первун, Первяк. Первач, Первуха, Первенед, Первуша, Большак, Голова, төпчек балага: Поздняк, Меньшей, Последыш һ. б. кебек исемнәр кушылган. Электә русларда гаиләдә икенче булып туган ир балаларга Вторка, Двойка, өченче булып туганга—Третьяк, дүртенчегә — Четырка, бишенчегә — Пятак, алтынчы­га — Шестак, җиденчегә - — Семак, сигезенчегә — Восьмерка, тугызынчы­га — Девятка, Девятый, унынчыга — Десятый һ. б. исемнәр биргәннәр. Әлеге исемнәр хәзер кулланылмыйлар. Алардан Первунов, Перваков, Первенец, Первенцев, Первов, Первачев, Первухин, Первушин, Больша­ков, Головин, Поздняков, Меньшиков, Последышев, Вторкин, Двойкин, Третьяк, Третьяков, Четыркин, Пятаков, Шестаков, Семаков, Восьмеркин, Девятаев, Десяткин һ. б. кебек рус фамилияләре ясалганнар. Гарәпләр исә гаиләдә беренче булып туган ир балаларга Әхәт («Бер, ялгыз, берәү»), Вахит («Бер, бер ялгызы»), икенче булып туган ир балага Сани, кыз балага Сания («Икенче»), өченче булып туган кыз балага Салисә («Өчен­чесе»), дүртенче булып туган кыз балага Рабига («Дүртенче»), бишенче булып туган ир балага Хамис («Бишенче»)... Гашир-Гаширә («Унынчы») дип исем кушканнар. Бу исемнәр татар антропонимиконына (татар исем­нәре хәзинәсенә) да кабул ителгәннәр.
Тәүгилде исеме ике тамыр сүз кушылып (тәу + гилде~килде) ясалган. Тәү сүзе —татар теленең урта диалектында сакланган дә у сүзенең (бу сүз «олы, зур, өлкән, баш, беренче» мәгънәләренә ия. Мәсәлән, дәү абый— олы абый, ягъни гаиләдәге беренче, баш ир бала, өлкән абый; дәү капка—олы капка, зур капка һ. б.) борынгы варианты. Т һәм д аваз­ларының тарихи чиратлашулары татар теленең тарихи фонетикасы һәм диалектологиясе буенча мәгълүм. Мәсолән, түрт^-дүрт, тугел-»дүгел, тустаган ~ дустаган (әдәби телдә «чүмеч»), татар теленең көнбатыш (ми­шәр) диалекты өчен характерлы тустаган сүзеннән рус телендәге стакан (тустаган>стаган>стакан) сүзе барлыкка килгән, дугай~ тугай һ. б. Тәүгилде антропонимы да шуны раслаучы бер фактны үзендә саклаган.
Тәү сүзе тәүге («беренче»)нең фонетик тартылыш кичереп кыскарган варианты булып (тәүге сүзе хәзерге башкорт телендә актив кулланыла) бездә соңгы еллардагы поэзия телендә очрый: тәүге мәхәббәт, тәүге сулыгы һ. б.), борынгы телебездә үк «беренче» дигән мәгънәдә йөрүе мөмкин. Шулай, булганда, Тәүгилде исеме Тәүгегилдедән «ге» иҗеге тө­шеп калу юлы белән ясалып, тәүге (беренче бала) +гилде (килде, туды) дигән мәгънә белдерә. Антропонимның икенче өлеше — гилде сүзе дә халык (этногенез) һәм тел тарихына караган фәнни мәгълүматлар саклый. Гилде сүзе татар теле диалектларында (көнчыгыш диалектта—килте) һәм хәзерге әдәби теле­бездә килде формасында кулланыла. Төрки телләрнең угыз группасында (төрекмән, азәрбайҗан, төрек телләрендә һ. б.) хәзер дә сүз башындагы «к» авазы урынына күбесенчә «г» авазы әйтелә, ягъни гилде диелә. Димәк, Тәүгилде дигәндәге гилде — угыз кабиләләре теленнән килә торган борын­гы фонетик күренеш.
Проф. Т. М. Гарипов башкорт телендә һәм татар теле диалектларын­да (аерата көнчыгыш диалектта) к һәм к, тартыкларын яңтыраулаштыру: алты геше рәвешле әйтү күренешенең килеп чыгышын угыз телләреннән килә дип аңлата. Без, моңа таянып, татар халкының борынгы бабала­ры—«олаштыручы болгар-кыпчак кабиләләре арасында югалаштыручы угыз кабиләләре дә булганнар дигән карашны куәтли алабыз. Бу турыда проф. Л. Җәләй: «...кроме основных булгарских племен, в волго-камский бассейн шли несколькими потоками разнородные тюркские племена и народы, начиная с IX—X вв. и кончая XV—XVI вв.» Среди этих племен были и угузы, но исходя из фактов языка, можно предположить, что преобладающее большинство составляли кипчакскис племена...» (Залялетдинов Л. 3. ОпорныЙ диалект в образовании татарского языка. Тезисы докладов. Координационное совещание по вопросу диалектологик тюркс-ких языков.—Баку, 1956, 28 стр.),— дип язды. Бу фикерне, исем өлеше төшеп калып, фигыль өлеше Гильдеево (Питрәч районы) һәм Кильдеево (Югары Ослан районы) рәвешендә авыл исемнәренә әверелеп сакланган антропонимнар да раслыйлар. Без монда гилде һәм килде сүзләренең иске татар телендә кулланылышта параллель йөрүләрен ачык күрәбез.
Республикабызның Зеленодол районындагы Татар Танае авылын элек­тә Тәүгилде-Мамадыш дип йөрткәннәр. Шушы авылда туып-үскән татар язучысы Афзал Шамов байтак кына әсәрләрен (башлыча фельетоннарын) матбугатта А. Тәүгилде псевдонимы белән бастыра.


АНТРОПОНИМИКА — ИСЕМ-ФАМИЛИЯЛӘР ТУРЫНДАГЫ ФӘН


Барлык төр ялгызлык исемнәренең килеп чыгышын, үсешен, ясалыш һәм кулланылыш үзенчәлекләрен өйрәнү белән тел белеменең ономас­тика (грекча «исем кушу сәнгате» мәгънәсендәге сүздән) дигән махсус тармагы шөгыльләнә. Топонимика белән антропонимика ономастиканың ике иң мөһим һәм иң зур бүлекләрен тәшкил итәләр. Топонимика барлык төр географик атамаларны (топонимнарны) өйрәнә. Топоними­каның су чыганакларының исемнәрен—-гидронимнарны тикшерә торган бүлеге гидронимика дип, ландшафт атамаларын өйрәнә торган бү­леге — оронимика, торак пункт исемнәрен тикшерә торган бүлеге — ойконимика; җирле, зур булмаган географик объектларның атамала­рын өйрәнә торган бүлеге микротопонимика дип атала.
һәрбер телдә кешегә эндәшү, мөрәҗәгать итү өчен хезмәт итә торган билгеле бер антропоиимик категорияләр бар. Антропоним термины (грекча антропос — «кеше» һәм онома—-«исем» сүзләреннән) кешеләрне атау өчен хезмәт итә торган исем, отчество, фамилия, кушамат һәм псевдоним төшенчәләрен аңлата һәм билгеле бер телдә кешеләрне кон-
крет атау берәмлекләрен белдерү өчен хезмәт итә (мәсәлән, Закир—исем, Куштан—кушамат, Шакирович — отчество. Бакиров — фамилия, Тиктор­мас—псевдоним һ. б.— болар барсы да антропонимнар). Татар телендә кешегә эндәшү, атап мЬроҗәгатъ итү. категорияләренә исем, кушамат, ата исеме (отчество) һәм фамилия керә. Бу категорияләрнең килеп чы­гышын, төзелеш һәм кулланылыш үзенчәлекләрен, усеш-үзгәреш закон­чалыкларын ономастиканың антропонимика дигән бүлеге өйрәнә. Антропонимия — теге яки бу телдәге кеше исемнәре, кушаматлар, отчество һәм фамилияләрнең тулаем җыелмасының аталышы.
Ялгызлык исемнәренең этимологиясен, этнолингвистик катламнарын, структур-семантик һәм ясалыш үзенчәлекләрен, үсеш-үзгәреш, таралыш-кулланылыш хасиятләрен өйрәнүнең тел һәм халык тарихы, этнография һәм этногенез вчен гаять зур әһәмияте бар. Чөнки кеше исемнәре, җирле географик атамалар үзләрендә телебезнең борынгы сүзләрен, грамматик күренешләрен мул саклаганнар. Боларда халыкның борынгы теле, тари­хы, тормыш-көнкүреше, гореф-гадәтләре, материаль һәм рухи культурасы эзлекле чагыла. Димәк, ономастик берәмлекләр тел чаралары белән, сүз белән бәян ителгән тарихны, исем-атамаларда саклану һәм гәүдәләнү тапкан тарихны тәшкил итәләр.
Хәзерге вакытта ономастика фәне кызу темплар белән үсә. Шунысы да игътибарга лаек, ономастика күзлегеннән караганда, туган республикабыз Татарстан—гаҗәп кызыклы һәм үзенчәлекле төбәк. Ул кимендә биш этник дөньяның—борынгы иран кабиләләренең (сармат-аланнарның һ. б.), фин-угыр, төрки, монгол һәм славян халыкларының «аралашу зонасы». Менә шул кабилә һәм халыкларның тел стихиясе чал тарих дәвамында Татарстан тононимиясе, антропонимиясе, антропотопонимиясе һәм этнотопонимиясе-нең этнолингвистик катламнарын тудырган, аларның үзара ныклы керешү­ләрен, бер-берсенә сизелерлек йогынтысын китереп чыгарган,
Татарстан топонимиясе һәм татар антропонимиясенең тарихи катлам­нарын ачу һәм җентекле итеп өйрәнү исә татар теле белеме алдында тора торган бурычларның гаять мөһиме булып санала. Махсус тикшерүне көтеп ята торган кичектергесез проблемалардан, мәсәлән, татар һәм башкорт халыкларының кеше исемнәрен, кушаматларын һәм фамилия­ләрен өйрәнүне, Идел буе топонимиясенең төрле төрки телләргә караган барлык катламнарын аеруны, фин-угыр топонимиясен тикшерүне һәм башкаларны күрсәтергә мөмкин.
Борынгы татар теленә хас булган фонетик, лексик һәм грамматик күренешләрне чагылдыра торган язма истәлекләр безнең көннәргәчә аз сакланган. Татар теленең тарихи лексикологиясе әлегә аеруча аз эшкәртел­гән. Шуңа күрә татар теле тарихын, бигрәк тә тарихи лексикологиябезне өйрәнү, борынгы тел күренешләрен ачу өчен ономастика фәненең роле ифрат зур. Шунлыктан «...халыкларның борынгы тарихын өйрәнү ихтыя­җы топонимияне махсус тикшерүне, шул исәптән аерым географик районнарның гидронимиясен һәм антропонимиясен (ягъни төрки яки баш­ка чыгышлы кеше исемнәрен һәм фамилияләрне) өйрәнүне таләп итә» (Закиев М. 3. О достижениях и задачах татарской лексикологии — Вопро-сы татарского языкознания (Уч. записки КГЛИ, вып. 95). Казань, 1971.).
Татар исемнәрен өйрәнүнең тел тарихын, башка ономастик берәмлек­ләрнең килеп чыгышын, Урта Идел һәм Урал җирлегендә яшәүче фин-угыр халыклары һәм, аерата, татар һәм башка төрки халыкларның этно­генезын ачыклау, татар һәм рус телләренең антропонимия тармагыңда багланышларын, үзара йогынтысын һ. б. аныклау өчен гаять зур әһәмия­те бар. Шушы җәһәттән берничә конкрет мисалга тукталыйк.
Татарстанның Балык Бистәсе районындагы Котлыбөкәш авылы атама­сының килеп чыгышы хакында җирле халык телендә ике төрле риваять йөри.
Аларның беренчесендв: «Безнең авыл исеме Бөки яки Бөкихан дигән кеше исеменнән алынган»,—дип сөйләнә. Икенчесендә исә: «Шумбут елга­сы борылыш ясаган урынны элекке халык «елга бөгеше» дип атап йөрт­кән. Шул урыша утырганга, безнең авыл Бөгеш исемен алган»,—диелә.
Бу риваятьләрнең беренчесе игътибарга лаек булса да, атаманың Котлыбөкәш дигән тулы формасының килеп чыгышы һәм мәгънәсе бәян ителми. Риваятьләрнең икенчесе дә Котлыбөкәш атамасының асылын ачмый.
Котлыбөкәш авылы атамасының асылында Котлыбөкәш дигән бо­рынгы төрки-болгар кеше исеме ята. Бу исем ике сүз кушылып ясалган: котлы + бөкәш.
Борынгы төрки телдә кутлуг сүзе «бәхетле», «уңыш» мәгънәсендә кулланылган. Аңа нигезләнеп: Кутлуг, Кутлуг бәк, Кутлуг бука, Кутлуг бөрт һ. б. исемнәр ясалган. Котлыкыя—«Идегәй» дастаны баш герое Идегәйнең әтисе исеме.
Кутлуг сүзенең азагындагы «г» авазы төшеп калган кутлу, татар телендә котлы («бәхетле») варианты байтак кына иске татар (мәсәлән, Котлыбай, Котлызаман, Котлыкай, Котлыбикә, Котлытимер, Котлыбу­лат, Котлыяр һ. б.) һәм башкорт (мәсәлән, Котло, Котлобай, Котлобикә, Котлобулат, Котлокилде, Котлочура, Котлоюл, Котлош һ. б.) исемнәрен ясауда актив катнашкан.
Борынгы төрки телдә бөгә сүзе «герой, көчле кеше, баһадир» мәгънәсен белдергән. Бөгә будрач, Бөгә йаугушы һ. б. кебек кеше исем­нәре булган. Бөек төрки каганат ханнарыннан берсе Бөке-хан («герой, кодрәтле хан») исемен йорткән.
Бөгә сүзенең бөкәш варианты болгарларньщ Котлыбөкәш исемендә урын алган һәм «бәхетле баһадир, герой» дигән мәгънәгә ия булган. Бокәй -V букоп («баһадир», «герой») сүзе болгар бабаларыбызда мифик образ, герой төшенчәсендә кулланылышта йөргән. Казан татарларында елый торган баланы елаудан туктату очен: «Елама, Бүкәй килә, Бүкәй алып китәр» (Тау ягы сөйләшләрендә «Мүки килә») дип куркыту гадәте бар, Бүкәй безгә болгар бабаларыбыздан күчкән мифик образ, кодрәтле көч, мәҗүси каһарман (мифологик мирас) булып чыга.
Бүкөй сүзе элекке чорда татарлар арасында кеше исеме булып та йөргән. Пермь татарларында Букаев фамилиясе бар. Мәҗүси чуваш исем­нәре тезмәсендә Мукай, Мукей исемнәре очрый. Бүкәй, Букай, Мукай, Мукей исемнәренең семантикасы шулай ук «көчле кеше, көрәшче, баһа­дир» (чагыштырыгыз: монгол телендә бөке — «сугышчы, көрәшче, атлет», чыгтай телләрендә бөкә-—«көч», кыргыз телендә пөкө — «көчле», «кыю», якут телендә бөгә—«нык», «ныклык» һ. б.) мәгънәсенә ия.
Шулай итеп, Идел-Кама болгарларының Котлыбөкәш исеме «бәхетле герой, баһадир» мәгънәсен белдерә икән һәм ул, кеше исеменнән авыл атамасына әверелеп, безнең көннәргәчә сакланган.
Бугуруслан — Оренбург өлкәсендәге шәһәр. Бу шәһәрнең атамасы Бо-гаарслан дигән кеше исеменнән алынган. Бога сүзе борынгы төрки телдә «үгез» дигән мәгънәдә йөргән. Тара татарлары хәзер дә үгезне «бога» диләр. Шушы мәгънәсендә бога сузе борышы венгр теленә кабул ителгән. Рус телендәге «бугай» (бык) да оога~Ъукадан килеп чыккан. Богаарслан исеме кеше белән хайваннарның килеп чыгышлары уртак дип карауга нигезләнгән борынгы тотемистик ышануга барып тоташа. Әтисе арыслан ыруыннан, әнисе бога ыруыннан яки, киресенчә, булган ир балага Бога­арслан дигән исем бирелгән. Богаарслан сүзе. кеше исеме буларак, хәзерге телебездә кулланылыштан төшсә дә, фамилиягә (мәсәлән, Татарстанның Зеленодол районы Татар Танае авылыңда Бугуруслановлар бар) һәм топонимга әверелеп, безнең көннәргәчә сакланган.
ТАТАР ИСЕМНӘРЕ ДӨНЬЯСЫ
һәрбер халыкта кеше исемнәренең шактый кызыклы һәм бай тарихы, үзенчәлекле традицияләре, барлыкка килү, бирелү-кушылу йола-мотив-лары бар.
Татар исемнәре, татар халкының теле, тарихы, дине һәм мәдәниятенең аерылгысыз бер өлеше буларак, тарихи-лингвистик яссылыкта фәнни өй­рәнү өчен гаять актуаль бер өлкә, ифрат мөһим һәм әһәмиятле объект булып тора. Исемнәр хәзинәбезгә (антропонимиконыбызга) хас булган тарихи-лингвистик үзенчәлекләрне, закончалыкларны, исемнәребезнең ди­намикасын, кулланылыш-үсеш эволюциясен эзлекле һәм системалы итеп тикшерү исә антропонимик чынбарлыгыбызның асылын тулырак чагыл­дырачак.
«Социалистик Татарстан» газетасының 19 июнь, 1988 ел санында «Балага нинди исем кушарга?» дигән хәбәрдә: «Кеше исемнәренең күп­төрле булуы буенча Төркия дөньяда беренче урыннарда тора. Илдә ир-ат һәм хатын-кыз исемнәре саны егерме меңгә якынлаша! «Милләт» жур­налы язуынча, бу феномен илнең тарихи үткәненә бәйле. Чөнки борынгы заманнарда Төркиянең хәзерге территориясендә бик күптөрле халык яшә­гән. Заман да яңа исемнәр өстәп тора. Хәзер илдә Самолет һәм Космос исемле кешеләрне дә очратырга мәмкин», — дип язылган иде.
Татар ир-ат һәм хатын-кыз исемнәренең тулаем саны 25 меңнән артып китә. Аларның репертуары ифрат төрле һәм бай. Димәк, дөньяда татар­лар кеше исемнәренең күплеге һәм төрлелеге ягыннан төрекләрне узып, беренче урынны тотучы халык, дип горурлык белән әйтә алабыз.
Кеше исемнәренең барлыкка килүе, үсеш-үзгәреше җәмгыятьнең иҗ-тимагый-тарихи һәм культура-идеология эволюциясе, иҗтимагый-икъти-сади күренешләр белән бик тыгыз бәйләнгән. Шушы җәһәттән, татар телендә кеше исемнәренең барлыкка килү һәм үсеш-зволюциясен оч чорга: 1. мәҗүсилек ышанулары, йолалары тәэсирендә булган борынгы төрки чорга (I—X ■ йөзләр); 2. Ислам дине һәм шәригать кануннары йогын­тысында булган икенче чорга (X Йөз — XX йөз башы) һәм 3. Октябрь революциясеннән соңгы чорга (XX йөз башыннан алып хәзерге көнгәчә) бүлеп карый алабыз.
БОРЫНГЫ ТӨРКИ-ТАТАР КЕШЕ ИСЕМНӘРЕНЕҢ БАРЛЫККА КИЛҮ ҺӘМ БИРЕЛҮ МОТИВЛАРЫ
Сәяхәтчеләр иң артта калган кабиләләрдә дә һәр кешенең исеме булуы турында язалар. Мәсәлән, борынгы заманда ыруг исеме шул ыруг кеше­ләренең исеме булып та торган. Ф. Энгельс «Семьяның, хосусый милек­нең һәм дәүләтнең килеп чыгуы» дигән хезмәтендә ыругның аерым вә­киленең исеме аның кайсы ыругка каравын да белдерә дип язды. Л. В. Никулина Төньяк Суматрада (Индонезия) яшәүче тоба-батак хал­кында ыруг исемнәренең буыннан-буынга бернинди үзгәрешсез мирас
булып күчеп саклануын һәм гомум ыруг исемен бары тик шул ыруг кешеләре генә йөртүен күрсәтеп: «Сирегар ыругының тотемы — маймыл, Ситомпулның—эт, Бабиятнын—юлбарыс, Сипоспосның — мәче, Хара-ха-пнын—күгәрчен, Насутионның—ак буйвол»,—дип яза.
Соңга таба кешеләрне гаиләдә, коллективта бер-берсеннән аеру өчен шәхси исемнәр, үзләренә генә кушыла торган ялгызлык исемнәре бар­лыкка килгән. Исем, барыннан да бигрәк, кешегә мөрәҗәгать итү, эн­дәшү, бер кешене икенчесеңнән аеру өчен хезмәт иткән һәм итә.
Борынгы кеше табигать кочагында яшәп, аны даими өйрәнгән, тәҗри­бә туплаган, аңы камилләшкән. Кешелек үткән бу эволюция җәмгыятьнең тарихи үсешен билгели һәм ул кеше исемнәрендә дә чагылыш таба. Кешелек җәмгыяте һәм тел эволюциясе кеше исемнәре өлкәсендә ике тарихи-лингвистик катлам тудырган: I) җанлы һәм җансыз табигать­тәге конкрет объектларның яки күренешләрнең атамаларына нисбәтле исемнәр. Бу төр исемнәр кешелек җәмгыятенең түбән баскычыңда ук туган. Алар, башлыча, тамь$р сүзләрдән гыйбарәт булганнар һәм соңрак кушма төзелешле кеше исемнәрен ясауда актив катнаша башлаганнар; 2) абстракт төшенчәләрне белдерүче сүзләргә нигезләнеп ясалган исемнәр. Бу төр исемнәр кешелек җәмгыятенең дөньяны танып белүе, аң үсеше һәм камилләшүе белән бәйләнешле рәвештә барлыкка килгән. Кеше исем­нәрендә тормыш-көнкүрешнең төрле ягы: жәмгыять төзелеше, хуҗалык итү ысулы, сыйнфый һәм туганлык-кардәшлек мөнәсәбәтләре, дөньяга карашы, мифологиясе, халыкның дини ышанулары, гореф-гадәтләре, йо­лалары, аң-белем һәм әхлакый-эстетик зәвыгы чагыла.
Йолалар — кешеләрнең үз-үзен тотышының тотрыклы кагыйдәләре, гадәтләре, традицияләре алар. Мондый кагыйдәләр хуҗалык тормышы, тарих, географик мохит, мәдәният, идеология, мәгълүм иҗтимагый группа­ның гадәтләре нигезендә урнашалар. Йолалар тормыштагы мәгълүм вакый­галарга үзенә күрә бертөрле җавап кайтару нормалары һәм кагыйдәләре булып торалар. Иҗтимагый гадәтләр һәм йолалар традиция төсен алалар.
Безнең карашыбызча, борынгы төрки-татар кеше исемнәрен ике зур төркемгә (бу төркемнәр эчендә берничә төркемчәгә) аерырга мөмкин:
/. Мәҗүсилек ышануларына, йолаларына нигезләнеп барлыкка килгән исемнәр.
II. Болгар-татарларда балага исем кушуга нисбәтле, борынгыдан кил­гән төрле ышанулар, йолалар Һәм традицияләр белән бәйләнешле исемнәр.
Иң борынгы исемнәрнең барлыкка килүендә: тотемистик ышанулар; анимистик ышанулар; күк-тәңре, күк җисемнәре культы, җир-су культы; ата-баба культы һәм туганлык терминнарының роле һәм йогынтысы аерата зур булган.
Болгар-татарларда балага исем кушу йолалары һәм традицияләре белән бәйләнешле исемнәрне, үз чиратында, тагын ике төркемгә аерып карый алабыз: I) баланың ата-анасының, туган-кардөшләрнең, нәсел-ыру­ның теләге, хис-кичерешләре, бу бала шундый сыйфатка, холыкка, дәрә­җәгә ия булсын иде дигән теләк-ниятләре яткан ышанулар, йолалар һәм традицияләргә нисбәтле исемнәр; 2) асылларында баланың үзенә нисбәтле төрле ышану-йолалар, гадәт-традицияләр яткан исемнәр.
. МӘҖҮСИ ЫШАНУЛАРГА ҺӘМ ЙОЛАЛАРГА НИГЕЗЛӘНЕП БАРЛЫККА КИЛГӘН КЕШЕ ИСЕМНӘРЕ
Авторлар коллективы тарафыннан язылган «Татары Среднего Повол-жья и Приуралья» (1967) дигән этнографик хезмәтнең уникенче бүлегендә
татарларның борынгы ышанулары һәм аның калдыклары турында сөй­ләнә. Анда татарларның борынгы бабаларының мәҗүси ышануларга ни­гезләнгән төрле йолаларны башкарулары: хайваннарны, кошларны, ба­лыкларны, агачларны, үсемлекләрне, минералларны илаһилаттырулары, аларга табынулары (тотемизм); җан мәңге яши, ул үлемсез дип карау­лары (анимизм); күккә, тәңрегә> җир-суга, кояшка, айга табынулары; ата-баба культы һәм башка мәҗүси ышанулары, йолалары һәм аларнын калдыклары шактый җентекләп бәян ителгән.
Мәҗүсилек ышанулары борынгы дини төшенчәләрне китереп чыгар­ган. Шуларның ин тәүгесе булып тотемистик ышанулар санала, алар кешегә исем бирүдә зур роль уйнаганнар.
Тотемистик ышануларга нисбәтле борынгы төрки-татар кеше исемнәре
Тотемизм борынгы халыкларның этногенез мәсьәләләренә примитив һәм мистик карашларын чагылдыра. Борынгылар кеше заты хайваннар­дан яки кошлардан туган дип санаганнар. Кытай чыганакларына таянып, Л. Н. Гумилев төрки халыкларның һәм монголларның бабалары бүре­дән, ә Тибет халыкларының — маймылдан туган булуына ышанулары турында яза.
Казан татарларының элгәрләре булган болгарлар да бик борынгы чорда үзләренең килеп чыгышлары турында, башка борынгы халыклар кебек үк, примитив фикер йөрткәннәр. Алар уйлавынча, ыруг-кабилә башлангычында ниндидер хайван баба (тотем) торган булырга тиеш.
Борынгы төрки чорда ук таралган генеалогик риваятьләрнең берсендә һуннарның зур бер сазлык янында, ягъни Көнбатыш диңгез (Каспий, Азов) буенда дошманнар тарафыннан кырып бетерелүе хакында сүз бара. Бу сугышта ун яшьлек бер малай гына исән кала. Аны дошманнар табып алып, уң кулын, бер аягын чабып өзәләр һәм бер күзен чокып чыгарып, сазлыкка ташлыйлар. Үлемгә дучар ителгән бу малайны ана бүре табып, тәрбияләп үстерә. Ун елдан соң дошманнар белән сугышта бу егет үтерелә. Ә ана бүре таулар белән әйләндереп алынган далага кереп яшеренә һем анда ун ир бала тудыра. Шуннан инде ун төрки кабиләнең тарихы башлана.
Бу риваятьтәге «гариплек» мотивын чагылдырган сыннар болгар шә-һәрлекләрендә еш очрый. Мондый сыннар, кагыйдә буларак, эткә, барска, бүрегә атланып утырган гарип ир яки хатын-кызны сурәтли.
Борынгы заманнарда бүрене ата-баба итеп санау, бүре тотемы төрки-монгол кабиләләре исемендә һәм, шул нигездә, кеше исемнәрендә дә чагылыш тапкан.
V йөздә Төрки каганлыгына Ашин династиясе нигез сала. Борынгы монгол телендә ашин сүзе «бүре» төшенчәсен белдергән. Ашин, Ашан дигән кеше исемнәре болгар-татарларда да кулланылышта йөргән (бу исемнәр казан татарларында Ашинов, Ашанов фамилияләрендә саклан­ган). Ашыт (ашинның күплек формасы — «бүреләр») кабиләсенең бер өле­ше IV—VII гасырларда башка борынгы төрки кабиләләр составында (һуннар, торклар, түргәшләр, кочеләр һ. б.) хәзерге Татарстанның Казан арты территориясенә килеп чыккан һәм анда Иләт елгасына коючы Ашыт елгасына үз исемен биреп мәңгеләштергән булса кирәк. Шушы елга исеменнән Иске Ашыт, Яңа Ашыт, Ашытбаш дигән татар авылларының исемнәре барлыкка килгән, Ашыт исеме болгар кабер ташы язмаларында очрый. Ашыт Тарзимин исем-фамилиясе Казан губернасы буенча 1834 елда уздырылган «Ревизские сказки» материалларына теркәлгән.
Бүре сүзенә күплек кушымчасы -т ялганып, монгол халыклары төр­кеменә карый торган бурят («бүреләр») халкының атамасы барлыкка килгән. Шулай ук башкорт халкының этнонимын баш + корт («бүре») компонентларыннан гыйбарәт кушма сүз тәшкил итә дип саныйлар. Ал-гын Урдада Башгырт, Бачкыртай исемнәренең кулланылышта йөрүе мәгълүм. Төрки телләрнең угыз группасына карый торган төрек, төрек­мән, азәрбайҗан, гагауз телләрендә корт сүзе хәзер дә «бүре» мәгънәсен­дә кулланыла. Хәзерге татар телендә исә кош-корт парлы сүзе җыйма мәгънәдә: I) йорт кошлары; 2) һәртөрле киек кошлар, вак җанварлар төшенчәсен белдерү өчен кулланыла. Борынгы телебездә кош-корт парлы сүзе һәртөрле киек кош һәм җанварларның җыйма төшенчәсен белдергән булса кирәк. Әлеге парлы сүзнең корт («бүре») компонентының лексик мәгънәсе киңәеп, «һәртөрле ерткыч җанвар, җәнлек» төшенчәсен белдерә башлаган.
Борынгы төркиләр, мәҗүси (тотемистик) ышану һәм йола белән бәй­ләнешле рәвештә, бүре сүзенең синонимы булып йөргән кашкар, качкар, корт, монгол теленнән кергән ашап һәм чан ы сүзләрен ир балаларга исем итеп кушканнар. Шушы җирлектә борынгы антропонимиконыбызда Бүре, Кашкар, Кашкур (себер татарларында Качкур), Ашан, Чаны, Корт кебек мәгънәдәш кеше исемнәре барлыкка килгән. «Бүре» мәгънәсенә ия булган әлеге исем компонентлары катнашып: Бүребай — Кашкарбай ~ Качкур-бай~- Чанбай ^Кортбай (байтак кына терки халыклар антропонимиясендә корт^курт компонентлы кеше исемнәре киң кулланылышка ия булган: мәсәлән, кырым татарларында Къуртали, Къуртмулла, Къуртсеит һ. б. исемнәр бар) "-Бүриш—Чаныш, Бүрекәй — Чәнәкәй кебек синонимдаш кушма яки ясалма исемнәр хасил булган. Болардан татар-мишәрләрдә Кашкарев, Кашкарбаев, Чанышев, Чинакаев, Чинәкәй, Чинкин, Куртов, Куртаев, Куртбасв, Куртишев фамилияләре ясалган. Себер татарларында Качкуров фамилияләре кулланылышта йөри. Кашкарев, Куртяев, Чинкин фамилияләре русларда да бар.
Болгар кабиләләре арасында үзләренең килеп чыгышын барс белән бәйләгән, барска табынган, аны төп баба-тотем итеп санаган кабилә дә булган. Хазар һәм болгар кабиләләре арасында барсил исемле кабиләләр булуы тарихта мәгълүм. Барсил этнонимы «барс иле», «барс кешеләре» дигән мәгънәгә ия. Барс исемен болгарлар үзләренең балаларына да кушканнар. Ибне Фадлан үзенең язмаларында Барае, Барс исемле бол­гарларны телгә ала. Болгар мөһерләрендә барс канатлы итеп сурәтләнә. Аңа табынучы кабилә кешеләре барсны җирдә генә түгел, күктә дә кодрәтле җан иясе итеп күрергә теләгәннәр. Барсның мөгезле булуы аның дәрәҗәле һәм башка хайваннардан өстен саналуы турында сөйли. Татар мифологиясендә мөгез тылсым көченә ия булуны белдерә. Әкиятләрдә бәхет китерүче еланнар патшасы мөгезле итеп сурәтләнә.
Болгар-татарларда изге барс тотемына нисбәтле рәвештә, ир бала барс (юлбарыс) кебек көчле, кодрәтле, гайрәтле булып үссен дигән теләк­тән чыгып та, борынгы төрки календарь буенча барс елында туган ир балаларга да Барс исемен кушу йоласы булган. Барс сүзе (антрополек-ссмасы) катнашып, Айбарс, Бибарс, Акбарс, Барсбай, Байбарс, Барсай, Бүребарс, Барсби, Барсбуга, Барсхан, Илбарс, Ирбарс, Ишбарс, Кара­барс, Тайбарс, Тиңбарс, Туйбарс, Тукбарс, Чанбарс— Чанбарыс — Чанба­рис, Ямьбарс, Янбарс ~ Җанбарс кебек кушма төзелешле кеше исемнәре­без барлыкка килгән. Айбарыс, Акпарс, Анбарыс, Байбарыс, Тойбарыс, Тулбарыс (<Тулыбарыс), Тымбарыс, Элбарыс, Эшпарс, Ямбарс исемнәре мариларда, Барс, төрдәше Барыстан барлыкка килгән Борис исемнәре славян-русларда (шуннан руслардагы Барсов, Борисов фамилияләре ясал-ган; Борис исеме көньяк славяннарга дунай болгарларыннан кергән Барые
исеменең борынгы рус теленә кабул ителгән Борис вариантыннан гый­барәт. Дөрес, Борис исеме борынгы славян Борислав исеменнән кыскарып барлыкка килгән дигән фараз да бар (А. В. Суперанская). Борис исеме русларда, керәшен татарларында һ. б. хәзер дә шактый актив кулланы­лышка ия, Барые исеме удмуртларда кулланылышта йөргән. Пермь өл­кәсе Уин районындагы бер татар авылы Барсай исемен йөртә. Татарларда Илбарс ~ Илбарис исеме хәзер дә шактый еш очрый.
Ш. Мәрҗани язуынча, барс болгар патшаларының тамгасы һәм ура­ны булган. Менә шуңа канатлы барс сурәтенең Болгар дәүләте туграсын­да, байрак-әләмнорендә һәм мөһерләрендә урын адуы бик табигый,
Идел татарларында барс байлык, асыл затлык һәм муллык символы булып санала. Шуңа нигезләнеп, барс елында бар да үсә, барс елы —байлык е л ы һ. б. кебек мәкаль-әйтемнәребез барлыкка килгән.
Мостәкыйль Татарстан Республикасының дәүләт гербында канатлы ак барс сурәтенең урын алуы—-бай һәм чал тарихлы дәүләтчелегебез-нең яңадан торгызылуы, тулы бәйсезлеккә ирешүе, болгар бабаларыбыз-дан килгән эзлекле күчемлелеге һәм дәвамчанлыгы символы ул.


II. БОЛГАР-ТАТАРЛАРДА БАЛАГА ИСЕМ КУШУГА
НИСБӘТЛЕ ТӨРЛЕ ЫШАНУЛАР, ЙОЛАЛАР ҺӘМ
ТРАДИЦИЯЛӘР БЕЛӘН БӘЙЛӘНЕШЛЕ ИСЕМНӘР


Зур төркем борынгы төрки чыгышлы кеше исемнәребезнең барлыкка килү мотив-чыганаклары болгар-татарларда балага исем кушу белән бәй­ләнешле борынгы ышануларга, йолаларга һәм традицияләргә нисбәтле. Мондый исемнәрне, бирелү йола-мотивларыннан чыгып, кырыкка якын төркемчәгә аерып була.
Щуларның берсенә — баланың матур-чибәр, якты-нурлы йөзле булуын теләү исемнәре төркемчәсенә киңрәк тукталыйк.
Җир йөзендәге барлык халыкта баланың матур, чибәр, якты-нурлы йөзле һәм якты күңелле булуын теләү — универсаль күренеш. Дөньяга яңа туган сабыйга исем сайлаганда һәм кушканда, шул теләкне мотив итеп алып, аны чибәрлек-матурлыкны, пакьлек-сафлыкны, яктылык-матурлык-ны белдерүче сүзләргә (антрополексемаларга) нигезләнеп ясалган исемнәр аша чагылдырганнар. Болгар-татар антропонимиясендә бу функцияне төрки чыгышлы күрекле, күркәм, чибәр, матур, сылу, гүзәл, чута («нур», «якты»), парык («якты»), багду («яктылык», «нур»), айдын («якты»), бал­кыш, ямь антрополексемалары; гарәби генезислы зариф («чибәр»), щамал («матурлык»), нур, һало («нурлы таҗ», «балкыш»), нәфис («күркәм», «чи­бәр»); фарсы чыгышлы раушан («нурлы», «якты», «яктыртучы»), фруз ~ фруза («яктыртучы, нурландыручы, балкытучы»), зифа һ. б. исем компонентлары башкарганнар.
Болгар-татарларда күркәм, күрекле антрополексемаларына нигезләнеп ясалган Күркәм («бик асыл, үтә чибәр, гүзәл»), Күреклебәнат («кызлар­ның күреклесе чибәре, матуры»), Күреклебикә («күрекле, күркәм, чибәр бикә») кебек хатын-кыз исемнәре кулланылышта йөргән. Күреклебикә исеме Татарстанның Әтнә районы Иске Мәңгәр авылы зиратында XVI гасырда куелган болгар-татар кабер ташында бар. Казан губернасы бу­енча 1834 елда уздырылган «Ревизские сказки» материалларында бу исем элекке Лаеш өязенә караган Шәле (хәзерге Питрәч районында) авылында теркәлгән.
Урта гасырларда татарларда Матур, Матуркай, Чибәр, Чибәркәй кебек ир-ат исемнәре булган. Болардан Матуров, (Татарстанның Саба
районы Мәртен авылында һәм Казанда шушы фамилияне йөртүче гаиләләр бар), Матуркаев, Чибәров, Чибәркәев кебек фамилияләребез барлыкка килгән. Чибәр исеме, сирәк булса да, хәзер дә кыз балаларга кушыла. Тарихи антропонимиконыбътзда «сөйкемле, матур, көяз» мәгънәсенә ия булган Челеби дигән ир-ат исеме дә урын алган. Аның диалекталь варианты Чиләбсдән Чиләбе шәһәре атамасы барлыкка килгән.
Болгар-татарларда сылу («гүзәл, матур, зифа») сүзе элек-электән ха­тын-кыз исеме (Сылу) булып йөргән һәм кушма төзелешле ир-ат һәм хатын-кыз исемнәре ясаучы исем компоненты булып кулланылган: Сы­лубай, Сылубәк, Сылухан ир-ат исемнәре; Айсылу, Сылугөл, Гөлсылу. Байсылу, Миңсылу, Таңсылу, Шәмсесылу (> Щәмсылу), Сылуназ, Сылу­ниса, Сылуҗиһан һ. б. хатын-кыз исемнәре.
Тел галиме Ф. С. Фасеев «чибәр, күркәм, нәфис, асыл, бик матур, күзнең явын алырлык чибәр» мәгънәләренә ия булган гүзәл сүзе «күзнең (көньяк төрки телләрдә гөз~гүз) явын алырлык» дигән тәгъбирнең көз алу> гөз алу > гәзел>гөзәл>гүзәл рәвешле кыскару-кушылуы нәтиҗәсендә барлыкка килгән, дип саный. Бу сүзгә (антрополсксемага) нигезләнеп борынгы заманнарда ук Гүзәлбай, Гүзәлкәй, Гүзәлбәк, Гүзәлҗан кебек ир-ат; Гүзәл, Гүзәлбану, Гүзәлбикә, Гүзәлбәнат, Гүзәлгөл, Гүзәлия кебек хатын-кыз исемнәре ясалганнар. Гүзәл, Гүзәлия исемнәре — хәзер дә та­тарларда кыз балаларга иң күп, еш кушыла торган исемнәр. Бу исемнәр «гаҗәеп матур, гүзәл» мәгънәсенә ия булган гарәби чыгышлы Фирая, Бәдигъ-Бәдига, фарсы чыгышлы Рәгънә, Нәгыйз-Нәгыйзә исемнәре белән синонимдаш.
Идел-Кама болгарларында «нур», «якты» мәгънәсенә ия булган Чутай дигән ир-ат исеме кулланылышта йоргән. Болгар кабер ташы язмаларын­да Чутай исеме белән очрашабыз. Чутай мәҗүси болгар-татар исеме, Татарстанның Балтач районында Чутай дигән татар авылы атамасына әверелеп, безнең көннәргәчә сакланган. Республикабызның Апае һәм Ле-ниногорск районнарында Чути, Питрәч районында Чита (Чутай исеменең төрдәшләре булган Чути һәм Чита аллонимнарыннан ясалганнар) дигән татар авыллары бар. Карачай-балкарларда Чотай, Чоту («нур») исемнәре хәзер дә кулланылышта йөри. Казан өязенең 1602—1603 нче еллардагы сан алу кенәгәсендә Четай Сюнчалисв исем-фамилиясе белән очрашабыз. Казан татарларында болгар-татарларпын Чутай, Чутсй, Чута исемнәрен­нән Чутаев, Четаев, Чутиев, Чутеев (Чутеев фамилиясе башкортларда да бар), Чутин фамилияләре ясалганнар. Четаев фамилиясе русларда да бар. Казанның Яңа Савин районында Четаев урамы бар.
Борынгы төркиләрдә айдын сүзе «якты» төшенчәсен белдергән һәм шушы лексик берәмлеккә нигезләнеп Айдын дигән ир-ат исеме (бу исем себер татарларында һәм русларда Айдинов фамилиясендә сакланган) һәм «ай нуры» мәгънәсенә ия булган хатын-кыз исеме Айдынбикә барлыкка килгән. Казахларда Айдын, Айжаркын («ай кебек якты нур чәчүче») дигән ир-ат, Айдынбикә, Айдынкын («якты, ачык») кебек хатын-кыз исемнәре хәзер дә актив кулланылышта йөри.
Гомумалтай, борынгы төрки һәм иске татар теле катламнарына ка­раган кеше исемнәребезнең байтагы татарларда хәзерге вакытта кулла­нылышта йөрмиләр, башлыча борынгыдан килә торган фамилияләребезгә һәм антропотопонимнарга (күбесенчә авыл исемнәренә) әверелгәннәр һәм шул юл белән безнең көннәргәчә сакланып килеп җиткәннәр. Урта гасыр­ларда (X—XVII йөзләрдә) тарихи антропонимиконыбызны тәшкил иткән байтак кына кеше исемнәрен (башлыча болгар-татар исемнәрен) күрше фин-угыр халыклары (удмуртлар, марилар, мордвалар), славяннар (рус­лар, украиннар, белоруслар һ. б.) кулланышка алганнар. (Карагыз: Чер-
гарәп сүзләре һәм исемнәре интенсив рәвештә үтеп керә башлый: мәктәп, мәдрәсә, дәрес, хат, китап; Җәгъфар, Саттар, Габдрахман, Габдулла, Ибраһим, Исхак, Хәбибулла, Габбас, Хәсән, Хөсәен, Касыйм, Фазыл, Җәббар, Фәйзерахман, Мансур, Фатих, Халит, Хәмзә, Вәлит, Шәмсетдин, Гомәр, Госман, Гали, Гайшә, Хәдичә, Фатыйма, Рокыя, Әсма, Зәйнәп, Рабига, Сафия, Зөбәйдә, Хәлимә, Әминә, Ләйлә, Зөлфия, Сания, Әлфия, Әнисә, Халисә, Сәхипҗамал һ. б.
Төрки телләрнең күбесенең, шул исәптән татар теленең дә, башлыча Ислам дине йогынтысында гарәп исемнәре белән тулылануына урта га­сырларда фарсы теле шактый нык булышлык-арадашлык иткән. Болгар дәүләтенең Урта Азия, Иран һәм башка Шәрык илләре белән борынгы заманнардан ук башланган дәвамлы сәүдә һәм культура багланышлары аркылы болгар-татар теленә, ә соңыннан исә, Алтын Урдада һәм Казан ханлыгы чорларында, татар теленә байтак кына фарсы сүзләре һәм кеше исемнәре (мәсәлән, Бану, Бәһрам, Гәүһәр, Гәүһәршат, Гөлзадә, Гелнара, Гөлсинә, Гөлзифа, Гөлназ, Гөлшат, Гөлҗиһан, Гөлчирә, Диларә, Дилә, Дилназ, Диләфруз, Дираз, Лалә, Маһи, Маһия, Наһар, Нияз, Пакизә, Раушан-Раушания, Рушат, Рәния, Рөстәм, Сәрвәр, Фәрһад, Фәйрүз-Фәй-рүзә, Фирәзә, Хуҗи-Хуҗия, Шаһбаз, Шаһигардан, Шаһимәрдан, Әсфәнди­яр, Җиһангир, Җиһанша, һәнүз-һәнүзә һ. б.) кергән.
Татар исемнәре хәзинәсендә меңнән артык ел дәвамында саф төрки-татар исем компонентлары белән гарәп 1шм фарсы телләреннән кергән исем компонентлары үзара кушылу аркасында байтак кына катнаш (гиб­рид) төзелешле кушма исемнәр барлыкка килгән һәм алар үзләре берничә катнаш этнолингвистик катлам тудырган. Әйтик, Айиазар, Акназар, Ил­морат, Ишморат, Йөзлеҗамал, Колгали, Колсәет, Колшәриф, Коләхмәт, Котлызаман, Котлыниса, Миңлегаян, Галимбәк, Гайшәбикә, Дәүләтбай, Дәүләткилде, Муллагол, Рахманкол, Мөхәммәтхан, Ханмөхәммәт, Нур­сылу, Әсмабикә, Әмирхан, Әхмәтхан, Әхмәтҗан, Айгөл, Айназ, Илназ, Акхуҗа, Бикморза, Илморза, Ишморза, Иркәбану, Шаһнияз, Ишнияз, Миңлегөл, Гөлбикә, Гөлүсә, Дилүс, Маһисылу, Маһикамал, Маһибәдәр, Маһинур, Гаделҗан, Галимҗан, Закирҗан, Зәкиябану, Камербану, Нур­задә, Фаягөл, Хәсәнша(һ), Бибинур, Бибиҗамал, Былбылниса, Ниязгали, Таҗетдин, Ширгали, Шәмсеҗиһан һ. б. исемнәр әнә шул юл белән ясал­ганнар.
Биредә шунсын да әйтергә кирәк: төрки телләрдәге (шул исәптән татар телендәге) ике компонентлы кушма төзелешле исемнәр модель-системасы кеше исемнәрен чиксез төрлеләндерергә мөмкинлек бирә һәм шәхесне хөрмәтләп, олылап, сурәтләп-тасвирлап әйтү-атау формаларын (шәкелләрен) барлыкка китерә. Чагыштырыгыз: Сылу: Айсылу, Минеылу, Нурсылу, Таңсылу, Байсылу, Сылубикә, Сылугөл, Сылуназ, Сылуниса, Сылуҗиһан; Әхмәт: Вәлиәхмәт, Галиәхмәт, Миңлеәхмәт, Нуриәхмәт, Зыяәхмәт, Саниәхмәт, Шаһиәхмәт, Әхмәтгәрәй, Әхмәтзакир, Әхмәтвафа, Әхмәтсафа, Әхмәтшакир, Әхмәтша(һ), Әхмәтшәриф, Әхмәтҗан, Әхмәт­һади, Һадиәхмәт; Сәхипҗамал, Гарифҗан һ. б. Аяныч ки, хәзерге яшь буынга мондый тасвирый сурәтле күркәм исемнәребезне кушмыйбыз диярлек...
Телебездә гарәп, фарсы исемнәренең таралышы, кулланылышы төрле чор-дәвердә төрлечә булган. Болгар-татар теленә гарәп һәм фарсы исем­нәре Идел-Кама Болгарстаньшда рәсми рәвештә Ислам дине кабул ител­гәннән соң (922 нче ел) алына башласалар да, XVII йөз азакларына чаклы халыкта артык киң таралышка, кулланылышка һәм популярлыкка ия булмаганнар. Бу чорга кадәр татарларда борынгы болгар-татар кабер ташларындагы, сан алу кенәгәләрендәге һәм башка тарихи язма чыганак­лардагы кеше исемнәре нәкъ менә шуны раслыйлар. XVIII йөздә бу хәл
бик нык үзгорә. Тагарлар арасында Ислам дине тәэсирендә гарәп һәм фарсы исемнәре тагын да киңәебрәк тарала башлый. Алар, башлыча, Ислам динен (мәсәлән. Ислам, Исламия, Исламгали, Исламетдин, Ис-ламша(һ), Исламшәех, Нурислам, Исламшәриф, Мөслим, Мөслимә, Ди­нислам, Динмөхәммәт, Динәхмәт һ. б.), Мөхәммәт пәйгамбәрне, аның сәхабәләрен һәм туганнарын, башка пәйгамбәрләрне, Аллаһыны олылау­га, аларныц илаһи сыйфатларын атауга нигезләнгәннәр.
Ислам диненә нигез салучы Мохәммәт//Мөхәммәд пәйгамбәр Коръәндә Әхмәт исеме астында гәүдәләнә. Телдән сөйләнгән хәдисләрдә Ислам пәйгамбәре үзен Мөхәммәд дип тә, Әхмәд дип тә, Мәхмүд дип тә, Хәмид дип тә атый. Бу исемнәрнең барсы да «дан, мактау» төшен­чәсен белдерә торган бер үк хмд тамырына кайтып кала. Бу хәл исә гарәп теле грамматикасының үзенчәлеге һәм лексикасының синоним сүз­ләргә бай булуы белән аңлатыла.
Мөхәммәт пәйгамбәрнең Мөхәммәт, Әхмәт, Мәхмүт, Хәмит дигән исемнәренә, гарәби һәм фарси генезислы антрополексемалар ялганып, күп кенә кушма төзелешле кеше исемнәре барлыкка килгән һәм Ислам йогынтысында болгар-татарлар тарафыннан да кулланылышка алынган яки болгар-татарда бу исемнәргә болгар-татар антропокомпонентлары кушылып, кушма төзелешле төрләре ясалган һәм актив кулланылышта йөргән. Мәсәлән, Мөхәммәтбакир, Мөхәммәтзакир. Мөхәммәтҗан, Мө­хәммәтша^), Шаһимөхәммәт, Баймөхәммәт, Ишмөхәммәт, Нурмөхәм­мәт, Ташмөхәммәт; Әхмәтбакир, Әхмәтвафа, Әхмәтзыя--Зыяәхмәт, Әх­мәтвәли — Вәлиәхмәт, Әхмәтсәет ~ Сәетәхмәт, Әхмәтһади ~ Һадиәхмәт; Мәхмүтгали, Мәхмүтвәли, Мәхмүтбай, Мәхмүтгәрәй, Мәхмүтхан, Мәх­мүтҗан, Солтанмәхмүт, Сәетмәхмүт, Мәхмүдә; Хәмитбай ~ Хәмәтбай, Хәмитҗан ~Хәмәтҗан, Нурхәмит ~ Хәмитнур; Хәмидә, Бибихәмидә, Гөл­хәмидә һ. б.
Ислам руханилары тарафыннан Мөхәммәт пәйгамбәргә бирелгән эпи­тетлар да вакытлар үтү белән болгар-татарларда актив кулланылыштагы кеше исемнәренә әверелгәннәр: Рәсүлулла («Аллаһынын илчесе»), Нәби­улла (Аллаһының пәйгамбәре»), Камил («мөкәммәл, һәр ягы җитеш»), Кәрим («юмарт», «мәрхәмәтле»), Вәси («яклаучы»), Лотфулла («Аллаһ мәрхәмәтле»), Нигъмәтулла («Аллаһ бүләге»), Мостафа («сайлап алын­ган, иң саф; башкалардан өстен»), Мохтар («сайланган, сайлап алынган»), Хәйдәр («арыслан»), Җәвад («юмарт»), Әмин («ышанычлы, тугрылык­лы»), Һади («туры юл күрсәтүче, туры юлга күндерүче») һ. б.
Ислам дине йогынтысында Мөхәммәт пәйгамбәрнең төп сәхабәләре һәм хәлифләре Әбүбәкер («яшь дөя атасы»), Гомәр («яшәү, гомер итү, чәчәк ату»), Госман («акрын, ашыкмас»), Гали («бөек, олы дәрәҗәле») исемнәре һәм Әбүбәкергә бирелгән Ситдыйкъ («тугрылыклы»), Гомәргә кушылган Фарук («яхшы белән яманны нечкәләп аера белүче»), Госманга тагылган Зиннурайни («нурлы бизәк, нур иясе»), Галигә шагыйлар биргән Мортаза («сайлап алынган») кушамат-эпитетлары да мөселман халыклар­да зур популярлыкка ия була.
Ислам тәэсирендә Мөхәммәт пәйгамбәрнең әтисе Габдулла («Аллаһ колы»), әнисе Әминә (1. ышанычлы, тугрылыклы; 2. куркусыз, тыныч), абыйлары Габбас («кырыс, катгый»), Хәмзә («үткен, өтеп ала торган». Хәмзә батыр һәм кыю кеше була, ул бер сугышта батырларча сугышып үлә; шуннан соң Мөхәммәт аны Әсәдулла — «Аллаһының арысланы» дип атый), хатыннары Хәдичә («җитлекмәүче, вакытыннан элек (җиде айдан) туучы»), Гайшә («яшәүчән, тере»), Сафия («саф, эчкерсез»), Мәймүнә («шат, бәхетле, рәхәткә тиенгән»), Өммехәбибә («сөекле, сөелгәннең ана­сы»), Хафаза («хәтерендә саклаучан, хәтерчән»), кызлары Фатыйма («имү­дән аерылган»), Өммегөлсем («ал янаклының анасы»), Зәйнәп (1. кәккүк;
2. тулы, таза гәүдәле), Рокыя (I. тылсым; 2. күңелне үзенә тартып торучы, җәлеп итүче), кызы Фатыйма белән ике туган энесе Галидән туган онык­лары Хәсән («чибәр, матур, яхшы»), Хөсәен («чибәр, гүзәл, яхшы; ике матурның берсе» (Хәсән һәм Хөсәен — игезәк ир балаларга, Хәдичә һәм Фатыйма (Фатыйманың әнисе — Хәдичә)-—игезәк кыз балаларга кушыла торган традицион исемнәр) һәм башка туган-тумачаларының исемнәре да киң таралышка һәм кулланылышка ия була.
Яһүдләрнең Тәүратындагы пәйгамбәрләрнең исемнәре дә мөселман­нарның «изге исемнәре»нә әверелеп киткән: Адәм («адәм, кеше»), Гайса («Аллаһ мәрхәмәте»), Гозәер («ярдәмче, теләктәш»), Давыт («сөекле; үзе­нә җәлеп итүче»), Ибраһим («халыклар атасы»), Исхак («ул көлде»), Исмәгыйль («Аллаһ^үзе ишетә»), Идрис («өйрәнүче, укучы»), Ильяс («Ал­лаһ могҗизасы»), Йосыф («Аллаһ тарафыннан арттырылган, өстәлгән гүзәллек»), Зөбәер («көчле; акыллы»), Муса («бала»), Сөләйман («исән-имин яшәүче; тыныч»), Шогаеп («нурлы»), Хозыр («мәңге үлемсез»), Якуб («ияреп баручы, арттан калмаучы»), Яхъя («Аллаһ шәфкате, бәрәкоте»), Әюп («тәүбә итүче») һ. б. Ислам руханилары Исламның төп пәйгамбәр­ләре булып саналган Адәм пәйгамбәргә Сафиулла («Аллаһынын сайлап алганы»), Мусага—Кәлимулла («Аллаһының әңгәмәдәшчесе»), Гайсага — Рухулла («Аллаһының рухы») дигән өстәмә исемнәр, эпитетлар биргән­нәр. Пәйгамбәрләрнең чын исемнәре һәм эпитет-исемнәре мөселман дөньясында шулай ук киң таралышка һәм актив кулланылышка ия була.
Исламның Аллаһыны олылауга, аңа табынуга корылган теофор исем­нәре «иң күркәм» (Әл-Әсма әл-Хөснә) 99 исемне үз эченә ала. Бу исемнәр Аллаһының илаһи сыйфатларын, атрибутларын белдерүче эпитетлардан гыйбарәт. Мәсәлән, Азамат («бөек, шөһрәт, дан»), Басыйр («барсың да күреп торучы»), Барый («бар итүче, яратучы, тудыручы, иҗат итүче»), Вахит («бердәнбер»), Ваһап («тереклек бирүче, гомер бүләк итүче»), Вәли («хакимлек итүче һәм яхшы бәндәләрнең дусты»), Газиз («кодрәтле, көч­ле; кадерле»), Газим («бөек, югары дәрәҗәле»), Гали («һәрнәрсәдән өстен һәм бөек»), Гаффар («гөнаһ-хаталарны гафу итүче, кичерүче, ярлыкау­чы»), Даян («кылган эшләренә күрә җәзасын бирүче»), Заһир («күренек­ле»), Кави («көчле, куәтле, киң кодрәтле»), Кадыйр («кодрәтле, һәрнәр­сәгә көче җитүче»), Касыйм («бүлеп бирүче, өлеш чыгаручы»), Каюм («бер дә үзгәрмәүчән, тотрыклы»), Каһһар («чиксез көчле, бик куәтле»), Кәбир («олы, боек»), Кәрам («юмарт, киң күңелле»), Кәрим («юмарт, рәхимле»), Латыйф («шәфкатьле, игелекле, мөлаем»), Моталлип («җавап­ка тартучы»), Мәннан («чиксез рәхимле, нигъмәт бирүче»), Мәннаф («өстен, иң югары»), Мәҗит («данлы, мактаулы, вөҗданлы зат»), Насыйр (ярдәм бирүче, яклаучы»), Рахман («рәхимле, шәфкатьле, миһербанлы»), Рәхим («мәрхәмәтле, рәхимле, аяучан»), Рәззак («ризык бирүче, туен­дыручы?)), Рәкыйп («барын да күреп торучы»), Сабир («түзем, сабыр»), Самат («мәңге яшәүче»), Саттар («гафу итүче, кичерүче»), Сафи («саф, чын»), Сөббух («олы, данлы, мактаулы), Сөбхан (дан, мактау»), Фәттах («ачучы»), Хак («барлыгына шик булмаган, чын зат»), Халикъ («яратучы, бар кылучы»), Харис («саклаучы, яклаучы»), Хәер («изгелек кылучы»), Шәкүр («шөкер итүче»), Җәббар («зур көч-куәт иясе», «кодрәтле»), Җәлил («олылык хуҗасы»), Җәмил («күркәм, матур, чибәр»), Һади («туры юл күрсәтүче»), Әхәт («бер генә, тиңдәше юк») һ. б.
Мөселман бәйрәмнәренең атамаларына нигезләнеп тә гади һәм кушма төзелешле кеше исемнәре ясалган. Мөселман бәйрәмнәре күп түгел һәм алар барсы да беренче булып Ислам диненә өндәүче Мөхәммәт пәйгам­бәр исеме белән бәйләнгән. Ислам дине барлыкка килгәч туган һәм барлык мөселманнар өчен мәҗбүри саналган бәйрәмнәр икәү—-Ураза һәм Корбан бәйрәме.
Милади белән X. һиҗри белән III йөздә боларга тагын өч бәйрәм өстәлә, «Ләйләте әл-кадер»—сер ачылу төне (татарлар «Кадер кичәсе» диләр), «Гарәфә» — искә төшерү бәйрәме һәм «Ләйләте эл-бәраәт» — үл­гәннәр рухына дога кылу бәйрәме.
Милади белән XII, һиҗри белән V йөздә янә ике бәйрәм өстәлә: «мигъраҗ» — Мөхәммәтнең Мәккәдән Бәйтелмөккатдәскә (Иерусалимга), аннан «Аллаһ янына төнге сәяхәтен» искә алу бәйрәме һәм «мәүлет» — Мөхәммәтнең туган көне.
Бу бәйрәмнәр, Коръәннең 62 сүрәсендә (9 нчы аять) телгә алынган. Җомганы исәпләмәгәндә, Ислам диненең «мәҗбүри» кагыйдәләренә бәй­ләнмәгәннәр. Алар Ислам барлыкка килгәннән сон күп еллар үткәч уйлап чыгарылганнар.
Хәзер безнен якларда таралган сөнни мәзһәбе мөселманнарындагы дини бәйрәмнәргә һәм аларның атамаларына нигезләнеп ясалган кеше исемнәренә тукталып үтик.
Ураза бәйрәме (Гайде фитыр). Бу бәйрәмдә ураза тоткан һәр кеше шәригать нигезендә мохтаҗларга фитыр садакасы бирергә тиеш. Бәйрәмнең исеме дә әнә шул фитырга бәйләнгән. Ураза тотучылар, үзләренең ай буена көндезен ач торып, төннәрен уяу булулары, тәравих намазы укыганнары өчен, Аллаһыдан «теге дөньяда» бүләк өмет итеп «бәйрәм» итәләр.
Ураза бәйрәменең беренче көнендә махсус намаз—гает укыла. Мо­нысы инде борынгыларның уразадан сон аерым ашарга ярамый дигән карашларына һәм кабилә белән бергә җыелып, Аллаһыдан рөхсәт сорау йоласына кайтып кала.
Гает көнне туган ир балаларга гает сүзе кергән исем кушу гадәте йола-традиция булып киткән: Гает (диалекталь вариантлары --Ает, Аит. Болардан Гаетов, Аетов, Аитов фамилияләре ясалган). Гаетбай — Аетбай, Гаеткол ~ Аиткол, Гаетмөхәммәт (диалекталь вари­антлары Аетмөхәммәт, Аетмәт, Аймәмэт, Әйтмәт, Әйтүкә, Әйүкә), Гаетхан, Гаетхуҗа, Гаетҗан һ. б.
Электә татарларда рамазан аенда ураза тотканда, таң атканчы сәхәр ашау вакытында туган кыз балаларга гарәби чыгышлы сәхәр («таң ату; сәхәр вакыты») компоненты булган исем кушу йола-гадәте урын алган. Сәхорбан («таңчы») тан атканда — сәхәр вакытында туучы кыз бала. Казан губернасы буенча 1834—1858 елларда уздырылган «Ревизские сказки» материалларына караганда, бу исем XVIII гасыр азагында һәм XIX гасыр урталарында Казан артындагы татар авыл­ларында еш очраган), Сәхәрбану, Сәхәрбикә, Сәхәрбәнат, Сәхәрия, Сә-хәрхәят һ. б.
Корбан бәйрәме. Бу бәйрәмдә мөселманнар корбан чалалар. Корбан чалу йоласы да, ураза кебек үк, борынгы мәҗүсиләрдән күчереп алынган. Аның тарихы борынгыларның җан бар, дип ышануларына, анимизмга барып тоташа. Кыргый халыклар үзләренең шәхси һәм иҗ­тимагый тормышларындагы һәр күренеш җаннар тормышына да хас: җан ашый да, эчә дә, өйләнә дә, бала да таба дип уйлаганнар. Җаннар­ның иң яраткан ризыгы кан дип уйлап, алар өчен кан агызганнар. Шуннан корбан чалу килеп чыккан.
Ислам дине иң элек Гарәбстанда кин таралган. Андагы борынгы мәҗүсиләр йоласы, Тәураттагы Ибраһимның улы Исхакны (мөселман­нарда Исмәгыйльне) корбан чалу турындагы әкияткә бәйләп, корбан чалу изге йола итеп канунлаштырылган.
Электә корбан аенда, бигрәк тә Корбан бәйрәме көнне туган балалар­га гарәпчә корбан (үз-үзен аямаучы, корбан итүче, фида кылучы) сүзе кергән кеше исемнәре биргәннәр. Корбан, Корбанын, Корбанай, Корбан-
бай, Корбанбакый, Корбанбикә, Корбанбулат, Корбанбәк, Корбанвәли, Корбангази, Корбангали, Корбангилде, Корбанкол, Корбангөл, Корбан-гүзәл, Корбаннәби, Корбансылу һ. б.
М. ә ү л ет//М ә ү ли д бәйрәме. Бу бәйрәм XII йөздә урнаша, ә Россиягә XIV йөздә генә килеп керә. Ул Мөхәммәтнең туган көненә багышланып, барлык мөселманнарда да, ай календаре белән 12 нче Рабигыль-әүвәлдә үткәрелә.
Мәүлет (мәүледе-н-нәби) бәйрәме көнне туган балаларга мәулет сүзе кергән исем кушу йола-мотив булып киткән: Мәүлет-Мәүлидә, Мәүлет­бай, Мәүлетбикә, Мәүлетбирде, Мәүлетбәк, Мәүлетгәрәй, Мәүлетдин, Мәүлеткол, Мәүлетхан, Мәүлетша, Мәүлетьяр, Мәүлетжан һ. б.
Гашура бәйрәме дүртенче хәлифә Галинең улы Хөсәеннең үлүенә (дин юлында шәһит китүенә) багышланган. Шул вакыйгага бәйләп, шигый мөселманнары Хөсәен үлгән көнне — мөхәррәм аеның унынчы көнен (гарәпчә гашир «унынчы») дини бәйрәм итеп үткәрә башлаганнар. Гашура — гарәп булмаган мөселманнарда мөхәррәм аеның синонимы.
Мөхәррәм аеның унынчы конендә — Гашура бәйрәме көнне яки го­мумән мөхәррәм аенда туган балаларга Гашура, Гашир-Гаширә, Ашир-Аширә, Әшүр-Әшүрә исемнәрен кушу гадәткә кергән.
Дин әһелләре мондый исемнәрне махсус пропагандалап, аларны туп­лап, аерым китапчыклар, циркулярлар//күрсәтмәләр бастырып чыгар! ан-нар. 1848 елда Казанда «Ислам Аллаһы тәгалә әл-Хәсәни», 1865 елда «Аврадия Фәтхи», 1899, 1900 елларда ахун Бендуковның «Исем. Балага күркәм исем бирергә киңәш һәм укучы сабыйларга Һәдия кылырга муафикъ китап», 1914 елда Кәримовларның «Унбер Әхмәт исемнәре» һ. б. китаплар бастырып таратыла. Бу китапларда исемнәрнең дини ягы макталып, аларның шәригатькә туры килүе таләп ителә. Аллаһы тәгаләнең 99 күркәм исеме санап чыгыла һәм аларның мәгънәләренә аңлатма бирелә.
Оренбург мөселман диния нәзарәте 1894 елның 13 мартында исемнәр турында махсус циркуляр чыгара (№ 1886) һәм гамәлгә ашыру өчен мәхәллә имамнарына җибәрә. Бу циркулярда мәхәллә имамнарына, мул­лаларга яна туган балаларга нинди исемнәрне кушмаска, ниндиләрен кушарга кирәклеге турында күрсәтмә бирелә.
Тыелган исемнәргә төрки чыгышлы Җәмәтәй, Сүрсснбай, Салбай, Көсбикә һ. б. исемнәр кертелә. Алар эчтәлексез һәм ямьсез исемнәр итеп санала.
Яңа туган балаларга Рамазан, Роҗоп, Мөхәррәм, Шәгъбан, Сәфәр һ. б. кебек ай исемнәрен, җомга, шимбә, якшәмбе, дүшәмбе... шикелле яңа көн атамаларын кушарга тәкъдим ителми. Циркулярда яңа туган балаларга традицион асыл, иш, им, ахун, бик, бикә, баба, бану, бай, тимер, дәүләт, солтан, мелла-мулла, мирза, хан, хаҗи, хуҗа, яр, әмир, җан, гөл һ. б. антропонимик компонентлар ялганып ясалган кушма исемнәрне бирмәскә кушыла.
Яңа туган балаларга Аллаһ исемнәренә габде («кол») сүзе кушыл­ган исемнәрне (мәсәлән, Габдрахман, Габделкәрим, Габделрәхим, Габ-делкәбир, Габдерәшит һ. б.), пәйгамбәрләр исемнәрен (Мөхәммәт, Әх­мәт, Идрис, Ибраһим, Исмәгыйль, Исхак, Якуб, Әюп, Муса һ. б.), Мөхәммәт пәйгамбәр сәхабәләренең (Әбүбәкер, Гомәр, Госман, Гали), якын туган-тумачаларының исемнәрен (мәсәлән, ир балаларга: Габдул­ла, Габбас, Хәмзә, Хәсән, Хөсәен, Сәгыйть, Халит, Вәлит, Сабит, Җәббар; кыз балаларга: Хәдичә, Гайшә, Фатыйма, Рокыя, Мәрьям, Әсма, Зәйнәп, Сафия, Зөбәйдә, Хәлимә, Рабига, Әминә, Ләйлә, Сәгадәт һ. б.) бирергә киңәш ителә.
Мәсәлән, Идел, Урал, Казбек, Эльбрус, Һиндия, Алтай, Байкал, Ирания, Саян, Зәй, Рейн, Рим, Кавказ, Памир, Лена, Марсель, Дунай, Иргиз, Ферганә, Әнкара, Ашказар һ. б. Кеше исемнәре белән географик атама­лар арасында элек-электән үзара күчеш яшәп килгән (Килдеураз, Миң­лебай, Әлмәт < Әлмөхәммәттән, Акъегет, Күккүз, Пәроү, Балтач, Азнакай һ. б.— торак пунктлар; М. Болгари, Әл-Казани, Г. Кандалый, Г. Кур-сави, Г. Чокрый, Г. Утыз Имәни, Ш. Мәрҗани, һ. б.— «йай» нисби фа­милияләр). Совет чорында татар иҗат интеллигенциясе арасында тәхәл-лүс фамилияне топонимга нигезләп ясау күренеше тагын да активлаша: Г. Иделле, Фатих Сәйфи-Казанлы, Фатих Сойфи-Уфалы, М. Сөендекле, С. Урайский, Г. Болгарская, Г. Кайбицкая, Г. Минский, Ә. Айдарская, Г. Камский һ. б.
Татарларда, XX гасырның 80 нче елларыннан башлап, кыз балаларга: Айсылу, Айгөл, Айназ, Алия, Галия, Гөлназ, Гөлйөзем, Гөлшат, Гөлзадә, Гөлнара, Гөлчәчәк, Гүзәл, Илсөяр, Иркә, Иркәгөл, Ләйсән, Лилия, Ну­рия, Зөлфия, Әлфия, Гөлфия, Таңсылу, Гөлсинә, Нурзадә, Фәния, Фән­зилә, Фәнзия, Ләйлә, Чулпан, Лалә, Сөмбел, Миләүшә, Фәридә, Нур-бизок, Гөлүсә; ир балаларга: Айнур, Айбулат, Айдар, Айрат, Булат, Нурбулат, Ирбулат, Алмаз, Ирек, Азат, Илгизәр, Илдар, Илшат, Илнур, Илсур, Илфат, Рөстәм, Фәнзил, Фәнис, Фәннур, Фәрит, Нуршат, Нурлан, Равил һ. б. кебек исемнәр кушу аерата ешайды, активлашты. Боларның күбесе — зәвыклы, җыйнак-җиңел әйтелешкә, матур мәгънәгә ия, заманча милли исемнәр. Әмма шәһәр һәм авылларыбызда бертөрле исемно-ребезнең артык күбәеп-ишәеп китүе коллективта (балалар бакчаларында, мәктәп сыйныфларында, махсус урта һәм югары уку йортлары төр­кемнәрендә, предприятие, учреждениеләрдә һ. б.) аралашу, шәхесләрне атау, аларга эндәшү процессында кыенлыклар китереп чыгара. Исем үзенең төп функциясен- -шәхесне аерып, аныклап, индивидуальләштерсп-конкретлаштырып атау-номинацияләү функциясен тиешенчә башкара ал­мый. Бер коллективта (сыйныфта, группада һ. б.) бер үк исемле Гөлназ, Гөлнара, Гөлшат, Ләйсән, Лилия; Айдар, Айрат, Алмаз, Илдар һ. б. берничә адаш (атташ-исемдәш) булуы, мәсәлән, укытучыга исеме белән Гөлназ яки Алмаз һ. б. дип эндәшеп, аңа сөйләргә яки такта янына чыгарга мөмкинлек бирми. Әйтик, бер сыйныфта яки группада биш Гөлназ (миңа, мәсәлән, Казан дәүләт университетының 25—30 студенттан торган һәр группасында (биш курска группаларның саны 25 тән артып китә) биш яки алты Гөлназ исемле студентка булуы мәгълүм) булып, укытучы: «Гөлназ, тактага чык!»—дигәч, биш Гөлназ да, урыннарыннан торып, такта янына чыгарга тиеш була. Мондый очракларда укытучы укучыга яки студентка исеме һәм фамилиясе яисә фамилиясе белән генә эндәшергә мәҗбүр була: Гөлназ Сабирова, Гөлназ Шәрәфиева; Сабирова, Шәрәфиева һ. б. рәвешле.
Татар теле — бөтендөнья күләмендә кеше исемнәренә иң бай, кеше исемнәре хәзинәсе иң мул булган телләрнең берсе дигән идек. XX гасыр­ның 50 нче елларына кадәр шактый актив кулланылышта йөргән: Гөл­бәдәр «гөл һәм ай», Гөлҗамал «гөл кебек чибәр», Галиябану «бөек, югары дәрәҗәдәге бикә, ханым», Маһикамал «камил ай», Шәмсекамәр «кояш һәм ай», Сәрвиназ «кипаристай төз, зифа буйлы наз иясе», Сәрбикамал «кипаристай төз, зифа буйлы камиллек иясе», Сәрвиҗамал «ки­паристай төз, зифа буйлы чибәр», Фаягөл «бәһале, кыйммәтле гөл», Фәйрүзә «фирүзә (бирюза)», нур чәчеп торучы асылташ»; Галимҗан «га­лим, белемле җан (кеше)», Сәйфулла «Аллаһ кылычы», Сәйфетдин «дин кылычы», Фәйзерахман «Рәхимленең (Аллаһының) юмартлыгы», Фәйзул­ла «Аллаһ юмартлыгы», Искәндәр «ирләрне яклаучы», Нуретдин «дин нуры, яктылыгы», Фазыл «өстенлек, намуслылык, галимлек» традицион милли исемнәребезнең бүгенге көннәрдә дә кыз һәм ир балаларыбызга исем итеп кушылырга тулы хаклары һәм хохуклары бар әлбәттә.
Зур ихтыяҗга һәм әһәмияткә ия булган әлеге мөһим фикеребезне шигъри юлларга салып әйтсәк:
Татарларны татар иткән – исемнәр,
Исемнәр бит милләт йөзе – җисемнәр:
Миңсылу, Айсылу, Сәрвиназ, Айназ,
Миңлебай, Минтимер,Габдулла,Фәрваз,
Гомәр, Госман, Ибраһим, Зәкария,
Голсем, Зәйнәп, Әлфия, Камария,
Гөлсинә, Гөлназ, Гөлгенә, Гөлнәфис...
Барчасының асылы гүзәл вә нәфис.
Галиәхмәт, Шаһиәхмәт, Минәхмәт,
Караәхмәтле халкыма мең рәхмәт.
Татарларда чук-чук күркәм исем бар.
Әхмәт, Мәхмүт, Хамит, Фәрит, Әдһам бар.
Әхтәмгали, Әхмәтвәли вә һәм бар.
Нәк Исламча , мөселманча гамәл бу;
Нәкъ болгарча вә татарча әмәл бу;
Болгарлыкка, булганлыкка кайту бу,
Ата-бабалар рухын яңарту бу,
Зәвыклы асыл исемнәр ярату бу.

III. Йомгаклау .


Дөньяга яңа туган сабый вә сабыйларыбызның исем-намы күңелне тибрәтерлек, иркәләрлек. Назларлык нәк татарча милли матур көй һәм җыр кебек милли һәм нәфис булса иде! Чөнки милләтебезне тергезү. Аның милли аңын уяту һәм үстерүдә, телебезне һәм рухыбызны сафландыруда, яңа туган сабыйларыбызга халкыбызның гореф-гадәтләренә, ышану-йолаларына нигезләнеп барлыкка килгән милли исемнәребезне кушу традициягә керсә иде!


Бала туды. Дөньяга яңа кеше килде. Аңа кушу өчен исем кирәк. Матур исем, мәгънәле исем, зәвыклы исем – кыскасы әйбәт исем. Татар халкының дистәләрдән артык гасырларны эченә алган тоташ буыннар чылбарыннан гыйбарәт милли исемнәр тезмичә алга таба дәвам итәрлек исем, халык рухын саклый торган милли исем кирәк. Бу тикшеренү-эзләнү эшем авылдашларыма шундый исем табарга ярдәм итәр дип ышанам.