Masguda I. Shamsutdinova's site

100. Татар Каргалысында борынгы туй. Cәгыйть Бистәсе.

  1. Деревня Каргала, Сакмарский район, Оренбургская область. Запись и расшифровка Масгуды Шамсутдиновой.

Кассета 100. Каргалы

Сторона A:

("җ" не "е" белән әйтәләр. Мәсәлән, "җибәрергә" – "ебәрергә", "җырлый" – "ерлый" . «Инде”не “ине” ,“Булдыгыз”ны “былдыгыз”, "дигән" – "тигән", "алып бар" — "ап бар".

Безнең якта да шулай сөйләшәләр - . – Башкоротостан, Аскын районы – Кшлау-Елга авылы - МШ)
МШ – Мәсгудә Шәмсетдинова

Татар Каргалысында борынгы туй.
(бу кассетада көйләр юк нотага күчерергә)
? Мәрьям: Cпециально туйда җырлый торган җырлар була. Бездә юк алар. Бездә ерлашмаганмы халык...
МШ: Элек бит кыз белән егет сөйләшеп тә йөрмәгәннәр, ничек именно шул егет шул кызга өйләнгән?
Мәрьям: Әти-әниләре табып биргән. Нәселенә карап, менә шуның кызы бар, менә минем улым бар, әйдә өйләндерешик, дип, әти-әни тапкан. Алай элек кыз белән егет берсе-берсен тапмаган. Яучы булып барганнар.
Мш: Ничә яшендә егетне өйләндерергә уйлаганнар? Кызны? Кызны сорыйлар инде. Кыз ягының хәле шул инде, я ризалаша, я ризалашмый. Ә кияүне кайчан белгәннәр кайчан өйләндерергә?
Мәрьям: Әти-әнисе сайлаган киленне. Менә фәлән-фәләнчәнең кызы бар, әйбәт нәсел. Нәселенә карап алганнар элек заманда. Шуннан хатын-кыз инде элек бесправный булган бит инде. Ата-анасына каршы сүз әйтә алмаган. Әтисе-әнисе кемгә бирсә шуңа барган. Барган да шунда торган да инде. Ир шушы була икән, дип. Башка ирләрне күрмәгәч, башка ир-ат белән сөйләшмәгәчтен шушы ир икән, дигәндә торган бар нәрсәгә риза булып.
Мш: Ярый, егетнең ягы уйлады ди шуны алыйк әле дип. Кыз ягына үзләре барып әйтмидер бит инде, яучы җибәрәләр. Яучы булып кемнәр бара?
Мәрьям: Яучы булып элек әби кеше йөргән инде егет ягындагы якынырак кына туганнары. Түти диләр ине. Әтиләренең тутасымы анда, яки әнисенеңме. Шулар барган. Андый кешеләре булмаса авылда яучыга йөри торган кешеләр булган аерым. Ике арада яучы йөргән гел дә.
Мш: Әгәр дә яучы әби килеп керсә инде ата-ана белә инде.
Мәрьям: Бер балагын чыгарып йөргән яучы булган кеше. Итегеннәнме-читегеннәнме ыштан балагын чыгарып барган.
Мш: Нигә икән?
Мәрьям: Яучы икәнен белсеннәр, дип, уйлаган эшедер инде, я кызык булсын дипме.
Мш: Килеп керә инде, дога кылалар. Сүзне ерактан башлыймы, турыдан җиббәрәме?
Мәрьям: Турыдан инде. Сезнең кызыгыз бар, безнең улыбыз. Туганлашыйк.. Элек егет белән кыз гына түгел нәсел белән нәсел туганлашкан. Ул инде күп вакытта бик удачный да булып чыккан. Дөнья күргән кеше әти белән әни кемнең кем икәнен белә. Алма агачыннан ерак тәгәрәми дигән сымак нәселенә карап баласы да шундый әйбәт булып киткән инде. Әйбәт булганын белгәннәр инде. Хәзер бит инде кем очраса 10-15 көндә ябыша да чыга да тора да алмый күбесе. Шундый бит инде.
МШ: Менә яучы килә, әтиләре өйдә юк, әни кеше җавап бирәлмидер бит инде.
Мәрьям: Бирәлми, что син элекке заманда әтидән башка хатыннар җавап биралмаган инде.
Кыз әле бер нәрсә дә белми, әти-әни белән килешкәннән соң гына кызга әйтәләр инде чакырып. Үзләре килешкәннән соң гына кызга әйтәләр менә сине фәләнчәгә бирәбез дип. Шуннан мәһәр җибәрәләр инде.
МШ: Яучы килгәндә берәр нәрсә алып киләме үзе белән?
Мәрьям: Яучы беренче килгәндә бер нәрсә дә алып килми үзе белән, сөйләшергә генә килә. Шуннан соң колак сөенчесе китерә. Кире борып кайтаручылар да булган инде. Килешкәннән соң бәләнчә көнне колак сөенчесен китерәм, дип, әйтеп китә инде. Колак сөенчесенә шул туйга бирә торган акчаны и бер яулык китереп китә инде яучы.
МШ: нигә колак сөенчесе дигәннәр?
Мәрьям: Шул сөйләшүнең вәгъдәсе дигән сүз инде, килешү вәгъдәсе инде. Нишләптер колак сөенчесе дигәннәр инде шуны бездә. Яулык белән акча китерәләр инде. Туйга бит акча да бирәләр бит инде. Шуннан соң он бирәләр, бал бирәләр, май бирәләр, ит бирәләр кыз ягына. Бераздан соң мәһәр китерәләр. Кызга күлмәк, читек, ефәк шәл, эчке күлмәкләр инде, комган, юрган, ике мендәр, ләгән, калфак, ястык, түшәк. Кызның үзенеке дә бар, әмма тегеннән дә килә. Кияүдән дә җибәрәләр. Ике бала утыра ат башына мәһәр алып килгәндә. Малайлар, ике хатын, бер яучы. Борын заманда. Хәзер заманда әти-әниләр йөриләр инде. Шул әнидән ишеткән сүзләр инде. Безнең әни бик күп сөйли торган иде.
МШ: Нигә балалар утыралар ат башына, ирләр түгел?
Мәрьям: кызык булсын дип балаларга. Мәһәр сандыгына төяп алып баралар инде. Әни “Мәһәр сандыгы” дия торган иде. Мәһәр сандыгы егет ягыннан килә.
Мәрьям: Мәһәр апбарганнарга да, балаларга да подарок биреп, ашатып-эчереп инде. Анда җыйналып көтеп торалар инде мәһәрне кыз өендә. Бөтен туганнары киләләр инде күрергә
мәһәрне. “Көн тулысында” дип сәгать икедә килә инде. Көн тулысы – көннең иң матур чагы инде. Өйләдә. Өйләдә илтәләр инде.
МШ: Мәһәрне теләсә кем килеп карарга мөмкинеме? Чакыралармы?
Мәрьям: Юуук!!! Чакыралар! Үзеңнең туганнарыңны гына җыйныйсың инде. Мәһәр күрергә дип туганнарны җыйныйлар инде.
МШ: Бөтен төрле породамы?
Мәрьям: Хатыннарны гына җыйганнар. Ирләр юк.
МШ: Төрле яшьтәгe?
Мәрьям: Яшьләрне, бала чагаларны исәпкә салу юк бит инде аларны кешегә санап элекке заманда.

Мш: Ашаганчымы ашагачмы сандыкны ачалар?
Мәрьям: Ашамас борын мәһәрне карыйлар.
Мш: Сандыкны кем ача?
Мәрьям: Кыз ягыннан иң якын бер кешене билгеләп куялар инде. Я җиңгәсе була инде, я бер туган апае була. Кияүгә чыккан кеше. Шул ачырга тиеш. Ә сандык ачучы тол хатын булырга тиеш түгел. Ире үлгән, я булмаса икенче иргә барган кеше булырга тиеш түгел. Бер ир белән генә һәйбәт итеп торган кешене сайлыйлар инде. Шундый булсын дип шундый кешедән ачтыралар. Сандыкны ачуга өстенә куелган була бер бүләк. Мәһәр ачкан кешегә дип бер күлмәклек. Шуннан бүләкне алып куя да аннан буларын күрсәтә берәм-берәм.Тотып-тотып ачып-ачып карыйлар инде һәммәсен.
Мш: Сандыкны ачучы берәр сүз әйтәме башта?
Мәрьям: Бисмилланы әйтә инде, бер бәләкәй генә дога укый инде. Хәерле булсын, бәлән булсын дип әйтә инде. Иң өстә коръән тора икән әле. Бүләкләрнең иң өстендә. Иң беренче шул коръәнне алып кунакларга йөртәләр. Һәммәсе Коръәнне ачып битләрен сыпыралар. Бөтен кеше укый да белми, укып та торалмый бит инде. Битләрен сыпырып өч мәртәбә коръәннең бите белән күршесенә бирә, ансы тагын шулай итеп тагын күршесенә бирә. Менә шулай итеп йөртеп чыгаралар иң беренче коръәнне.
Мш: Кемгә була инде ул Коръән?
Мәрьям: Кызга була инде.
Мш: Мәһәрне мәһәр сандыгыннан мәһәрче генә аламы, калганнары тыгылмыйдыр бит?
Мәрьям: Мәһәрне ачучы гына алып күрсәтә. Тотып-тотып та карыйлар инде. Матур икәнлекләрен карыйлар инде. Шуннан кире һәммәсен тутырып салып куя урынына.
Мш: Ризык булмыймы анда?
Мәрьям: Кияү күчтәнәче була. Чикләвекләр, канфитлар, шундый нәрсәләр салынган була бер пакетка. Шул кияү күчтәнәчен алып табында утыручыларга веч (барысын да - мш) бүлеп чыгаралар.
Мш: Мәһәр караганда түгел, соңыннан табын янына утыргач кына...
Мәрьям: Табын бит инде әзер, өстәл артында утыралар бит инде. Шуннан соң гына ачып карыйлар бит инде. Бөтен кеше утыра инде, болай итеп болганып йөрмиләр барда.
Мш: Мин уйлаган идем бөтенесе дә сандык янына килеп мәһәрне карыйлар дип.
Мәрьям: Юк, өстәл тирә ягында утыралар, мәһәрне ачучы болай итеп ачып-ачып күрсәтә инде мәһәрләрне. Күтәреп-күтәреп. Ә тегеләр бөтенесе карап кына утыралар инде тәртипле генә булып, өстәл артында гына.
Мш: Өстәл нинде булган икән элек?
М: Элек өстәл булмаган, идәнгә утырганнар инде. Идәндә палас булган, аякларын бөкләп идәнгә утырганнар элек заманда. Ашъяулык җәеп шуңарга әзерләгәннәр.
Мш: Ашның яулыгы.. Нинди матур сүз. Нинди формада булган?
М: Идән ничек булса, шул формада утырталар. Әле минем дә исемдә, мин бәләкәй вакытта әниләр кунак чакырсалар әниләр идәнгә утырталар ие. “Түр юрган”нары була торган ие, аска салып утыра торган. Менә шулай гына киңлектә иттереп озын иттереп эшләнгән юрган була толган ие. Палас өстенә бу якка да бу якка да менә дүрт яккада түр юрганнары салып чыгалар кешегә утырырга. Палас өстенә генә утырмый кеше, түр юрганы өстенә утыра. Ә монда уртага ашъяулык җәелә инде.
Мш: Ул йомшак идеме, нәрсәдән эшләнгән?
М: Эченә йон салып сыра торганнар ие. Йока гына иттереп йон салып сыралар ие.
Мш: Түр юрганының тышлыгы була идеме?
М: Аның тышлыгы күп вакытта шакмаклы буладыр ие, теге калган корамалардан корыйлар ие. Калган корамалардан шакмаклы-шакмаклы иттереп корап-корап ясыйлар ие.
Мш: Табынның түре буламы?
М: Була инде, өйнең түре булган кебек. Мәсәлән, тегесе түр, монсы ишек төбе. Түр дигән сүз бездә иң югарыдагы дигән сүз инде.

МШ: Түрә сүзе шул түр дигән сүздән чыккандыр инде.
М: Иң түргә мәһәр китергән кодачаларны утырталар. Малайлар да шулар белән утыра. Бәләкәй кода килгән дип аларны мәдехләп-кадерләп шулай иттертереп утырталар инде аларны да. Аларга акча белән кулъяулыгы бирәләр малайларга, бәләкәй кодаларга. Мәһәр китергәннәргә күлмәклекләр бирәләр инде. Икесенә пар итеп.
Мш: Өстәл янында утырган кунакларга бүләк таратып чыкмыйлармы?
М: Юк.
Мш: Менә өстәл янына утырдылар, мәһәрне карадылар, шуннан соң ни эшлиләр?
М: Шуннан мәһәрне котлау башлана. Мәһәрне котлыйлар. Мендәрне куялар шунда уртага, өстәлгә, шул китергән мендәрнең берсен. Кем нәрсә белән котлый. Кем тауар сала, кем акча сала, кем өй кирәк-әйберләре сала, кем нәрсә алып килгән. Веч шунда котлап салалар.
МШ: Бесплат кына ашау юк.
М: Мәһәр күрергә килгәч котлыйсың инде.
МШ: Чакырылган кешеләр – кадерле кешеләр инде.
М: Эйе, туганнары инде һәммәседә. Хәзер 100 тәңкә акча салалар инде.
МШ: Туйны җиңеләйтергә. Кияүгә чыгачак кыз кайда утыра?
М: Кыз монда булмый. Өйдәме, булышып йөриме, чыгып китәме?
МШ: Җылап утырамы?
М: Хәзерге кызлар еламый инде. Элек еласа елаганнардыр. Хәзергеләр елыймы соң?
МШ: Мәһәрне котладылар ди. Коръән уку буламы соң?
М: Бар. Бар. Аны алдан укыйлар ахрысы, онытканмын инде.
МШ: Аны укучы ир кеше буламы, хатын кызмы?
М: Хатын кыз, анда ирләр булмый совсем. Хатын кыз укый. Абыстаймы, әби-чәбиме..
МШ: Элек
М: Элек шул вабыстайны чакырганнар инде.
МШ: Ашарга башлыйлар. Нәрсә китерәләр беренче?
М: Беренче шулпа китерәләр. Тукмачлы шулпа. Әйбәт итеп юка гына итеп басалар да тәңкә токмач итеп кисәләр бездә. Вак кына, шакмаклы иттереп.

МШ: Тәңкә квадратный булды микәнни? Акчаны элек.. Тәңкә дигән сүз нәрсә дигән сүз икән ул? Тәңкә..
М: Нишләптер тәңкә токмач дигәннәр инде.
МШ: Матур әйме, тәңкә токмач – ай, матур! Тәңкә токмач белән шулпа китерделәр...
М: Тәңкә токмач белән.. Аны инде вак-кына итеп, дөге бөртеге кебек кенә була инде кайбер кешенеке. Шул хәтле вак кына итеп кисәләр, шул хәтле юка итеп җәяләр инде аны.

МШ: Матурмы?
М: Бик матур була инде. Аны чәйнисе дә юк, керә дә китә инде. Шуннан шулпа китерәләр дә иң беренче, шулпа эчәләр дә, чүрәкләрне салалар.
МШ: Ипи фәлән булмыймы шулпа янында?
М: Әйтәм бит, чүрәк дип атала бездә. Менә мондый, менә мондый иттереп менә шундый зурлыгында гына иттереп салалар чүрәк, күмәч инде. Табага менә шылай, менә шылай, шылай-шылай-шылай иттереп салалар аны. Чүрәк дибез без аны. Шуны кисеп-кисеп куялар инде. Шулпа ашарга. Чүрәк белән шулпа ашаталар беренче.
М: Чүрәк белән тәңкә шулпа ашы..
МШ: Тәңкә тукмачлы шулпа. Тарелкаларны җыеп алып китәләр дә икенчегә бирәләр бәлеш белән ит. Бәлеш белән я каз ите, я тавык ите, я үрдәк ите. Элек каз ите булган инде гомер буена. Туй булса инде, алымны (алымлы?-мш )кунак диләр инде, алымны кунак дигәне мәһәр күрү кебекләре инде, подарок алып килгән кунакны – алымны кунак диләр. Или туган көннәрнеке. Шундый кунакларга обязательно – бәлеш белән каз ите ясый инде хуҗа кешедә нык итеп тырыша инде.
МШ: Алым дигән сүз туда сюда йөрүче кешегә әйтмиләр микән?
М: Юк, алым дигән сүз кешедән алу, помощь алу дигән сүз.
МШ: Ашарга таратканда ашарга таратучылар һәрбер кеше алдында иелеп-бөгелеп аш тараталар мени?
М: Передавать итәләр. Менә монда утырганына бирә дә тегесе моңа монсы моңа, шулай передавать итәләр. Ике киленме анда, җиңгиме – йөгереп йөриләр. Эчтәге яктан бүләләр дә – ашны тәлинкә белән алып киләләр. Берсе быякка ебәрә, бысы быякка ебәрә. Иң беренче түрдә утырган кешеләргә передавать итәләр инде. Мәһәр китергәннәр янында абыстай утыра инде. Иң беренче аларның тарелкаларын алалар второйны китергән вакытта. Һәркем үзенең урынын үзе белә. Мин бөтен кешедән карт икәнемне, өлкән икәнемне үзем дә беләм, өлкән кеше түргә утыр дип, түргә уздыралар. Яшьләр инде, алар барысы да ишек төбенә генә утыра. Яшьрәкләре, якын туганнары – алар урын калса утыра, калмаса утырмый да инде. Үпкәләш булмый инде.
МШ: Бәлеш килә...
М: Аны алдан ук бүлеп куялар казны. Өлешләп-өлешләп бүлеп куелган була алдан ук. Шуннан бәлешне бүләләр телемнәп-телемнәп. Шуннан һәркемнең тәринкәсенә бәлешне дә алып салалар, бер кисәк каз итен дә куялар.
МШ: Аштан калган тарелкага салалармы,
Элек шул аш тәринкәсенә салганнар. Элек күп мени инде посуда?
МШ: Бәлеш ашадылар
М: Бәлештән соң бәрәңге белән ит биргәннәр. Итне баштан кисәкле килеш пешергәннәр дә, аннан соң бәрәнге салып, суган салып, шулпа салып – шулай итеп бәрәңгеле ит биргәннәр. Ә теге бәлешне, каз итен күп кеше ашамый, кәгазь өләшеп чыгалар инде алырга. Алалар үзләренә күчтәнәчкә алып кайтып китәргә.
МШ: Чәй?
М: Җыеп алалар да барлык тәринкәләрне ашка дога кылыйк дип ашка дога кылалар ине. Аш специально мәдехләнә инде. Ашка специально дога кылыйк дога кылалар. Әле ашау бетмәгән бит әле. Чәй бар бит әле. Чәй көтеп тора инде. Ашка дога кылалар. Хуҗаны утырттырып.
МШ: Хуҗаны – атасымы, анасымы?
М: Ирләр юк анда, әтиләр юк анда. Берсе дә. Әйтәм бит. Хатын-кыз гына Хуҗабикәне чакырып ашка дога кылалар. Аннан чәй килә. Чәйгә инде анда ләвешләр? салынган була инде.
МШ: Сөтле чәйме?
М: Сөтне савытларга салып куялар. Теләгән кеше сөтле эчә, теләмәгән кеше сөтсез эчә.
МШ: Чәйнең аерым ризыгы юкмы, менә бу мәһәр чәенең ризыгы дип.
М: Була. Чәк-чәге була, лакша - урысча хворост дип әйтәләр, бездә лакша диләр. Ләвәшләр, кәнфит печеньесы, балы. Шулай чәй әзерлиләр инде.
МШ: Шул кадәр ризыкны ничек ашап бетерәләр икән?
М: Бөтесен ашап бетерергә димәгән бит. Кәгазь тараталар дидем бит. Шуңа төреп күчтәнәчкә алалар. Ләвәшне алалар, чәк-чәгине алалар. Өйдә һәммәсенеңдә бала-чагасы бар. Күчтәнәч дип көтеп торалар инде. Әби, күчтәнәч алып кайттыңмы, әни, күчтәнәч алып кайттыңмы, дип. Алып кайталар шулай иттереп һәммә кеше.
МШ: Чәй эчеп бетерделәр, чәйне эчеп бетергәч, мәһәрне кызга күрсәтәләрме?
M: Күрә инде, халыклар киткәч күрсәтәләр инде.
МШ: Чәйне эчеп бетергәч тагын дога кылалардыр инде.
М: Тагын дога кылалар да, күчтәнәчләр дә алып киләләр бит, күчтәнәчләргә дә аерым дога кылалар. Кемдә нәрсә бар инде, кем сөт алып килә, кем каймак алып килә, кем катык алып килә, кем чикләвек алып килә, кем кәнфит алып килә. Кемдә нәрсә бар – шулай алып киләләр инде. Шулар күчтәнәч була инде. Хәзер особый бит инде, күчтәнәчсез кунакка бару юк. Обязательно күчтәнәч алып барасың, кунакка барсаң. Нәрсә булса да.
Бер атнадан соң туй була ине. Туй була.
МШ: Нинди көнгә дип сөйләшәләр туйны?
М: Элек заманда җомга көн булган ине. Җомга көн татарның ял көне дигәндәй. Никах укыталар.
МШ: Аның сәгате бармы соң?
М: Бар. Өйләге намаздан соң никахка киләләр.
МШ: Чакырылган мулла киләме?
М: Чакрылган мулла килә. Алдан әйтеп куялар кемнәргә килергә. Анда шул егет ягыннан да, кыз ягыннан да.. Кыз яклары үзләренең туганнарын алып киләләр. Ирләрне генә. Кыз ягыннан никах әбиләре була. Бабайлар никах укыганнан соң алар җыйналып ашап-эчеп кайтып китәләр.
МШ: Ул “никах әбиләре” мәһәр карарга килгән әбиләр булырга мөмкинме?
М: Шулар ук. Шул кызның туганнанары инде.
Мулла никах укый. Бабайлар шунда табында утыралар җыйналып, ә әбиләр инде икенче яктан гына, посып кына тыңлап торалар. Әбиләр ирләр ягына чыкмыйлар, тыңлап торалар. Егет белән кызны алып киләләр. Анда кызның атасы да, егетнең атасы да. Шуннан мулла сорый инде: Син бәлән бәләнчә син бәләнчә сум мәһәре белән, бәләнчә сум туй акчасы белән кызыңны риза булып бәләнчәгә бимрдеңме? - дип сорый. Кыз атасы, бирдем, ди инде. Шуннан бусына әйтә Бәлән син бәләнчәнең кызын бәләнчә мәһәре белән, бәләнчә туй акчасы белән, риза булып алдыңмы? - дип сорый. Теге, алдым, ди инде. Егет белән кыз бергә булмый. Кыз чәчләрен таратып чаршау астында утыра. Кешегә күренми, чаршау артында утыра. Кыздан сорыйлар , син риза булып бардыңмы? - дип сорый мулла. Теге, бардым, дип җавап бирә. Егет анда юк.
МШ: Кыз бармыйм дисә?
М: Бармыйм дип әйтми инде. Нишләп әйтсен инде. Бармыйм дисә хәзер ата-анадан допрос башлана. Нигә килештегез, нигә туй ясыйбыз дип кешеләрне кыбызгытып йөрдегез, кызыгыз риза булмагачтын, дип. Хәзер атасыннан башлана инде допрос. Атаның сүзеннән чыкмаганнар бит инде элекке заманнарда.
МШ: Никахны укыдылар. Шул Коръәндер инде.
М: Никахның специальный догасы бар бит аның. Никах догасы. Шуны укыйларда, Коръәнне дә укыйлар. Шулай итеп, шуннан ашаталар инде укып беткәннән соң.
МШ: Мәһәрдәге кебек ашаталармы?
М: Шул ук. Аерылмый. Шундый ук проядок. Бәрәңгеле итне бирәләр иде элек. Хәзер чыгарып та тормыйлар. Ашалмый. Ни хәтле салынып чыккан шул хәтле кире чыга ул. Бер тарелка шулпа белән чүрәк белән кеше туя да, әз булса да шул бәлешен капкалый. Шуннан туя инде.
МШ: Бабайлар гына утыра бит инде монда. Түрдә кемнәр утыра.
М: Кодалар утыра инде. Егет ягыннан килгән бабайлар утыра. Мулла. Кызның атасы кайда утыра. Аста, ишек төбендә утыра.
МШ: Мескен.
М: Ул хуҗа бит инде. Кызның атасы, абзасы бармы анда, ирләр ризык таратып йөри. Теге якта хатыннар әзерләп биреп кенә тора.
МШ: Бездә ирләр тарафыннан ризык әзерләү булганмы?
М: Юк, безнең татарда ирләр ризык әзерләү юк ул.
МШ: Бабайлар кайтып киткәч ашыйлариы никах әбиләре?
М: Бабайлар киткәч ашый никах әбиләре.
МШ: Никах әбиләренә дә өстәлне яхшы итеп әзерлиләрме?
М: Никах валчыгы дип, шунда бабайлардан калган, бабайлардан чыккан чыккан бәлешләрне. Бабайлар алмый бит алар күчтәнәчне. Ирләр күчтәнәч алмый, хатыннар гына ала. Никах валчыгы дип бабайлардан чыккан бәлешләрне веч сындырып-сындырып бөтен кешегә бүлеп-бүлеп кешегә ашаталар. Бөтен кеше ашый. Кыз йортында. Әбиләр ашыйлар да кайтып китәләр. Бетте шунда. Ул көнне эш бетте инде.
МШ: Ризыклары шулай укмы?
М: Нәкъ шулай ук. Бабайларга бирелгән кебек.
МШ: Тагын күчтәнәчне алалар
М: Күчтәнәчне обязательно ала инде алар. Хатын кыз булган ердә күчтәнәч калмый. Нинди генә кунакка барса да хатын-кызлар күчтәнәч алып кайта. Нинди кунакка барса да. Потому что өйдә внуклары, бала-чагасы көтеп утыра бит.
МШ: Бабайныкы да көтә бит.
М: Бабайларда не принято. Алар күчтәнәч күтәреп йөрми никогда.
МШ: Алар важный гына йцри, хатын-кызлар гына кыстырып... Никах көне бетте. Җомга көннең киче. Кызның дуслары җыенмыймы ул кичне?
М: Туйның элекке көне алар җыелалар.
МШ: Җомга көннән соң нәрсә була следующие?
M: Шимбә көн була бит инде. Тукта, никах җомга булды бит. Кичендә кызлар җыеналар. Алар шунда уйныйлар, утыралар, нитәләр дигәндәй. Икенче көнне туй була.
МШ: Нишлиләр кызлар.
М: Утыралар, бииләр, җырлыйлар, шул гармун була инде.
МШ: Кызлар үзләре уйныймы гармунны?
М: Эйе, кызлар үзләре уйный гармунны.
МШ: ул көнне егетләр...
М: Ул көнне егетләр җыйнала егетләр ягында. Иптәшләрен җыйный. Уйныйлар, җырлыйлар шунда.
МШ: Ул кичне кызлар уйнар өчен генә киләләр?
М: Уйнар өчен генә киләләр. Башка бернәрсәдә эшләмиләр. Уйныйлар – йөзек салышлы, утырып кына уйный торган уеннар. Безнең татар халкы скромный халык бит инде. Тыйнак. Ватык телефон дигән уеннар була бит инде. Берәүнең колагына әйтәләр дә бер сүз, теге сүзне ничек итеп ишетсә шулай передавать итә. Шулай бара бара тегендә барып җиткәнче ул әллә нинди сүзгә әйләнеп китә инде.
МШ: Телефон күптән түгел чыккан бит инде ул. Элек ничек аталды икән?
М: Элек исеме нәрсә дип аталгандыр инде. Электән үк бар ие инде ул уен. Исемә төшкәч әйтермен.
МШ: Йөзек салышы ничек? Түгәрәкләп утыралар?
М: Түгәрәкләп утыралар да. Шуннан берәү үзенен кулыннан йөзеген ме, берәр әйберме тотып салып йөри инде. Бөтенесе утыралар кулларын болай иттереп...
МШ: Мәрьям апа, ничек утыралар, тезелеп утыралармы, кругом утыралармы?
М: Ничек ул удобный өйдә, шулай утыралар. Хет түгәрәкләп утыр, хет бергә утыр. Өйдә ничек. Урындыкларга утыралар, сандыклар булган инде, скамьялар булган, сәкеләр булган. Берәү йөри инде менә шулай итеп салып. Болай-болай итеп салып. Берәүнең кулына салып китә, белендермичә генә. Шуннан салып киткәч: Йөзек кемдә йөгереп чык, яныңдагын алып чык. Шуннан йөзек салынган кеше, кемдә йөзек, шул кеше болай итеп сикереп торып чыгарга тиеш. Янындагысы тотып алып калырга тиеш. Өлгерегә тиешләр инде абайлап. Тотып калсалар, ул йөзекне салмый бу кеше. Ә тотып кала алмасалар тагын шул кыз сала инде йөзекне. Йөгереп чыга алмаса, тотып калалсалар фантик алалар инде. Әйберләрне шулай итеп җыялар да шуннан соң наказ бирә башлыйлар инде.
МШ: Яныңдагын алып чык диләр, үзе алып чыкмый беркемне дә.
М: Шулай шул. Бу фантикка ни бирергә, дип сорыйлар, кайсы биергә, кайсы җырларга, ди. Я бии, я җырлый, кемгә нәрсә чыга.
МШ: Үзләренә театр эзлиләр инде. Кызык итеп. Тагын нинди наказлар була?
M: Я әтәч булып кычкырсын, я бозау булып бакырсын. Кызык булсын дип чыгарганнар инде.
МШ: Почта куу?
М: Без үскәндә бар иде инде ул. Элегерәк булдымы икән? Белмим. Ул соңырак инде, кызлар белән егетләр бергә вечерлар ясый башлаган вакытта гына булды ул уен. Кызлар гына туйга килгән вакытта булмаган ул. Почта кусын дисә, берәү чыга да өй алдына, кемнең фантигы, егет чыга икән кызны чакыра инде. Шунда өй алдында бер минут торалармы инде, ярты минут торамы, бу хәзер икенче кешене чакыра. Кыз торып кала да, егет икенче егетне чакыра. Сиңа почта килде ди. Шуннан тегесе чыгып китә. Дальше егет торып кала кыз керә дә сиңа почта килде дип берәүне чыгара. Кайберләре озак тора инде.
МШ: Кайберләре юкка чыга.
М: Кайберләре юкка чыга, кайберләре тиз керә.
МШ: Бу үзләренә күрә мәхәббәт аңлашу булды микәнни?
M: Шулайдыр инде.

Кончилась сторона А

Сторона В

М: Музыкага кубыз уйнаганнар. Берәү икәү уйнаганнар. Кубызга бии идек дип сөйлидер иде әби. Ирләр берсе дә керми инде. Хатын-кыз гына. Уйнаучысы да шул.
Тальянда уйнаучылар булган. Курайны башкортлар уйный, бездә булмаган ул. Скрипкадада уйнамаганнар.
МШ: Кубызга гына биекгәннәр.
М: Кул чабып торганнар инде такмак әйтеп.
МШ: Нинди такмаклар әйтеп биегәннәр?
М: Биегәндә әйтә торган такмаклар инде.
МШ: Бас, бас..
М: Шул Бас, бас инде. Бас кызым Әпипә,

Биюченең итәгенә гөлъемешләр ябышкән,
биючегә сүз әйтмәгез, Яңа биергә төшкән.

Бас, бас Мөштәрәк, бер аягың кыскарак,
Ике аягың тигез булса биер идең остарак.

Төрле кызык такмаклар әйткәннәр инде.

Кая бардың, кая йөрдең, каян кайтып киләсең,
Арыш башаклары кебек сәлем селем киләсең.

Биер ул, биер ул, биер өчен килгән ул,
Безнең күңелләребезне ачар өчен килгән ул.

МШ: Бию җурында инде сүзләре.
М: Әйе, бию турында инде бөтенесе дә. Бию такмаклары инде.
МШ: Кубыз көенә әйткәннәрме, үзенең көе булганмы такмакның.
М: Такмак ул любой көйгә туры килә. Такмакны бит аны көйләмиләр. Ул просто такмак булып кына әйтелә. Любой көйгә шулай такмакны такмаклап кына әйтәләр. Көйләп түгел.
МШ: Әпипә көйме ул такмакмы?
М: Әпипәнең көе бар. Әпипәнең көенә чыгарылган такмак ул. Мин әйткән кебекләр любой көйгә бара.
МШ: Көйсез дә әйтергә буламы?
M: Көйсез дә әйтергә була.
МШ: Мәсәлән, гармун көй уйнап бара.
М: Ә болар татылдый бирәләр инде. Берәү әйтә бирә инде такмакны. Күмәкләп тә әйтәләр.
МШ: Кычкырып җибәрмиләрме соң?
М: Ух, ух тип (дип) тә кычкырып ебәрәләр инде. Компаниядә нинди кешеләр инде. Шундый боевоераклары булса инде.
МШ: Такмакны белеп киләләрме, находу сочинять итәләрме?
М: Алдан беленгән такмаклар инде алар барсы да. Шул халык арасында йөри бит инде ул такмаклар. Алдан беленгән такмаклар инде барсыда. Чиратлап та әйтәләр инде, бер-берсе, берсе дә әйтәләр. Күмәкләп тә әйтәләр. Төрлечә әйтәләр.
МШ: Рәхәтләнәләр икән. Нәрсәгә такмак әйтәләр икән?
M: Матурырак булсын, веселыерак булсын дип инде. Күңелле булсын, биючегә дә уңай була ул такмак әйтеп торсалар.
МШ: Биюче үзем генә биим дип хис итми, булышалар инде.
М: Прямо булышкан кебек тоела инде ул, такмак әйтеп торсалар. Такмак астына биесәң җиңел биелә. Сиңа шул хәтле булышкан кебек тоела, шулхәтле җайлы була.
МШ: Үзегез дә шулай сизгәнегез бармы?
М: Шулай. Мин биеп йөрдем сәхнәләрдә. Биидер идем.
МШ: Зал әйтеп тора идеме такмакны?
М: Юк, зал әйтеп тормый.
МШ: Биегән кеше үзе такмак әйтеп биергә мөмкинме?
М: Мөмкин, оста кешеләр әйтеп бии.
МШ: Үзе такмак та әйтә, үзе бии дә чистый театр кебек була икән. Кеше ничек кызык тапкан үзенә! Фантикка озын жырлар чыкса..

М: Кайвакытка әйтәләр инде – озын көйгә җырласын, дип. Миңа фантик чыга икән, миңа алай дип әйтмиләр, чөнки мин белмим озын көйләрне. Ерлый белмим. Ә ине, әйтик, Шәүкәт чыга икән ине, беләләр икән, что ул, ерлый озын көйләрне, аңа әйтәләр ине, озын көйгә ерласын, дип.
МШ: Халык озын көйне күбрәк яратамы, такмакнымы?
М: Халыкта озын көй яратыла ине, аны бөтен кешедә ерлый белми, аны бик сирәк кешеләр ерлый аны. Алар инде бик кадерле, мәдехле генә көйләр ине алар.
Сирәк кешеләр ерлый, бөтен кешеләр ерлый белми.
МШ: Озын көйгә җырлаган кешеләрне белмисезме Каргалыда?
М: Менә Бәдрүш апа инде. Сез былдыгыз бит инде анда, Бәдрүш апа ерлый торган ие, озын көйгә, Нурый абзый ерлый торган ие озын көйгә. Шуннан Рәбига апай дигән бар ие.
МШ: Мусина?
М: Әйе, Мусина.
МШ: Рабига апа Мусинаның балалары калдымы соң?
М: Ике кызы бар. Берсе Фирдәвес. Фирдәвес тигәне ерлый аның. Булгансыздыр бәлки, Баширова Фирдәвес. Ул әйбәт ерлый. Зөмарә дигән кызы бар, ул ерламый.
МШ: Бәлки, ул җырлап йөридер.
М: Бәлки, сәхнәләргә чыгып ерлап йөргәне юк. Фирдәвесе сәхнәләргә чыгып ерлап ерде.
МШ: Мөхирәт апа Исмагыйлова җырлый идеме?
М: Ерлый, әнә ул да Сакмар буе дигән көйләрне ерлый, озын көйләрне ерлый ул да.
МШ: Без аңардан бер матур җыр язган идек. “Җирәнчеккәй белән... Кайтыа бара ла базардин» - ишеткәнегез юкмы ул җырны?
М: Юк.

МШ: Такмаклар булды, кадерле көйләр, тагын нинди җырлармы, көйләрме була..
М: Кыска көйләр була. Менә әйттегез бит: кулымдагы йөзегемнең исемнәре бәләнчә. Шуның кебекләр кыска көйгә ерлана торган ерлар инде. Урысның частушкасы кебек бит инде алар. Дүрт юлдан гына торалар инде алар. Шул кыска көйгә генә ерланалар.
МШ: «Идел бит ул” көйлим. Бу нәрсәгә керә?
М: Озын белән кыска арасында инде (көлә). (Зөләйханы көйли).
МШ: Борынгыдан килде микән бу көй?
M: Шул егетне яратам дип әнкәсенә әйтә торган вакыт түгел бит инде. Булмаган бит ине ул вакытта.
МШ. Көй электән килеп, җырларны яңадан чыгарырга ярамый мени?
М: Кайсы көйнең кайсан чыкканын кем белә инде?

МШ: никахны ташлап калдырдык. Тәмамлыйк әле.
М: Кызның иң якын подружкалары була. Алар көне буе туй буласы көнне “кияү өе” әзерлиләр алар. Хәзер шимбә булды инде. Кияү өен җыештыралар. Анда бер бәләкәй генә өйне алып торалар инде кешедән. Элек бит инде лишний өйләр булмаган кешедә. Шул өйне җыештыралар инде. Яңа пәрдәләр коралар. Идәннәрне юалар, Вич чистарталар. Кияү өе итеп әзерлиләр. Теге кызлар, подружкалар. Теге кыз үзе дә шунда була инде. Берәүне кияү җиңгәсе итеп куялар. Ул инде шунда кияүгә ашарга әзерләп, өстәл әзерләп йөрүче була ине. Кыз ягыннан була. Обязательно. Кияү өе дә кыз ягында була. Кияүне алырга баралар да кияүне шушы өйгә ябалар бит инде. Кияү өенә ябалар. Шимбә көн.
МШ: Кыз ягыннан баралармы кияүне алырга? Кемнең атлары? Кемнәр бара?
М: Кыз ягыннан баралар, якын туганнары, или абзаларымы анда, җизнәләреме? Өч-дүрт кеше бара кияү алырга.
МШ: Яшь бала-чага юкмы?
М: Юук, бу бит инде төнге унике.
МШ: Гармун тартып, җырлап бармаганнармы?
М: Борын заманны язабыз бит инде. Борын заманда булгач гармун тартмаганнар элек. Бәет әйтеп кенә барганнар. Гармунсыз гына. Монда инде утлар ягып бала-чага көтеп торган. Шуннан соң боларны каршы алалар. Әйдүкләп алып кереп, ашаталар кияүне. Сыйлыйлар инде. Ашарга әзерләп торалар инде. Шуннан соң әз генә утыралар да берәр сәгать — кияүне алып чыгып утыртып китәләр. Кияү егетләре, кияүне алырга килүчеләр, кияүне ике ягыннан тотып алып баралар. Ату теге кияү качар ине, дип нитәләр. Кызык ясау өчен ине. Аны табалмыйча йөргән булып ине, качып, шула иттереп
МШ: Ник, кияү качарга да мөмкинмени?
М: Мөмкин, мөмкин. Кызык ясау өчен ине. Шуңа күрә кияүне нык итеп тоталар ике яктан. Алырга килүчеләр. Качмасын дип. Егетне ишек төбенә хәтде алып баралар да, ишекне ачмыйча азаплыйлар инде теге эчтәге хатын-кыз. Кияү бер уч акчалар чәчеп,
Бәетчеләр барганда да кайтканда бәет әйтәләр.
MШ: Мин ишеттем капкага килгәч пумалалар яндырып атларны куркыиып йөрүләр булган.
М: Йөргәннәр-йөргәннәр. Туры гына барып кермичә ура-ап йөргәннәр. Кызык ясау өчен инде. Үзләренчә. Элек керосинга манып пумала яндырганнар. Хәзер резина яндыралар. Шина яндыралар.
МШ: Мылтык атулар булганмы?
М: Бер дә ишеткәнем юк. Мылтыклы кешеләр булмаган бит инде элек.
МШ: кыз ягыннан килгән егетләр кияүне кыз янына ябарга тырышалар.
М: Егетнең ягыннан иң якын бер-ике кияү егете дә килә бергә. Иң якын иптәшләре килә кияү егетләре. Алар инде кияү яклы булып киләләр.
МШ: Аннан ишек белән азапланалар инде Безнең апа мең тәңкә
М: Ие, ие. Ишек бавы бер тәңкә, безнең апай мең тәңкә...дип шундый сүзләре бар инде. Кияү килгәнче утыралар инде дуслары. Элек ничек булгандыр инде. Хәзер тиз генә кереп дога кылалар да егетләр чыгып китәләр. Ә кыз ине чаршау артында качып тора ине.
МШ: Чаршау артыннан үзе килеп чыкканмы, егет тартып чыгарганмы?
М: Кияү җиңгәсе чыгарып биргән. Әүвәле Аллага тапшырдым, аннан сиңа тапшырдым, дип шулай итеп әйтеп кияү җиңгәсе чыгарып тапшырган кияүгә.
МШ: Кемне тапшыра аллага, кызнымы, икесендәме?
М: Кызны.
МШ: Кыз йортында кемнәр калдылар?
М: Анда туй бара инде.
МШ: Туй егетне япкач башланамы, аныңчымы?
М: Бикләнгәч башлана. Сәгать төнге уникедән соң бикләнгәч башлана.

МШ: Кемнәр килә туйга?
М: Кыз ягыннан да. Егет ягыннан да чакырылган кешеләр килә. Парлап киләләр. Борынгы вактта эчкеле булмаган вакытта, борынгы заманда эчкеле булмаган бит ине ул, ирләр бер якка, хатыннар бер якка аерым утырганнар. Ә хәзер бергә утыралар. Эчкеле бит инде.
МШ: Аракы тоташтыра халыкны. Элек ирләр ризыгы белән хатын кызларның ризыгы аерылмаганмы?
М: Юк.
МШ: Ашаганнар да кайтып киткәннәр.
М: Ашаганнар да кайтып киткәннәр. Бернинди уенсыз, муенсыз.
МШ: өйләнмәгән егетләр-кызлар гына уйнаган.
М: Ээ.
МШ: Кызлар йөзек салышып уйныйлар, ә егетләрнең нинди уеннары булган?
М: Элеккегеләрен белмим, хәзер эчеп утыралар ине. Ерлап-биеп, гармун белән утыралар хәзер егетләр. Кызлар кызлар өе ягында, егетләр егетләр өе ягында. Шуннан ине кызып алгачтин теге кунак бетәрәк гармуннар уйнап өерләшеп кызлар ягына килеп тә чыгалар ине егетләр. Шуннан алар монда кереп ине бергәләп уйнап җырлашып кушылып нитеп тә китәләр ине. Шундый уеннар шул вакытта башлана ине.
МШ: Мәрьям апа, борынгы кешеләргә гадәтләр үзгәрүне күрү авыр булгандыр инде?
М: Шулайдыр ине. Каферлар дип, ачуланганнар бит инде. Ул каян чыккан, кафер дип.
Икенче көнне кияү өйенә хәл беләргә киләләр ине. Иң якын пар бер ике өч кешесе килә ине. Иртүк була ине. Кыз ягында бит ине. Иртүк булган кияү мунчасы. Аннан соң иртүк хәл белергә килгәннәр. Өйләләргә киләләр. Өйлә вакытларына. Ата-ананы кияү өенә аерым чакырып алалар.
MШ: Бу якшәмбе көн инде. Тагын берәрсе киләме кияү өенә хәл белергә?
М: Юк. Бетте инде. Бер атнага хәтле. Кода-кодагыйны якшәмбе көнне үк чакырмыйлар, я понедельник, я вторник чакыралар. Кыз ягы чакыра. Кода белән кодагый килен белән күрешергә зур гына подарок алып киләләр ине. Алтын әйберме анда, кем кулыннан ни килә. Әйбәт подарок булырга тиеш инде. Шул көнне кода-кодагый белән очрашып үзләре генә утыралар. Башка бер кем дә юк. Кыз белән кияү дә шунда. Кыз йөзен ачып утыра ине. Берсе әтисе-әнисе, берсе ире, берсе бөем-бөятага ача инде. Кая бара.
МШ: Ишеткәнем бар, ирнең атасына йөзне күрсәтмәгәннәр.
М: И, ул хәтлек татарда булмаган ине. Ул хәтле пәрәнҗәләр ябып йөрү булмаган бит ине. Чапан ябып йөргәннәр ине. Чапан ябынып. Урамда йөргәндә башларына ябынып обыкновенный бишмәтне башына бөркәнеп каплап йөрү – шул булган ине чапан. Безнең әбинеке дә бар ие. Чапан ябынып йөри торган иде. Андый тишек-мишекләр юк.
МШ: Ничек күргәннәр соң юлны?
М: менә шулай итеп тишегеннән генә карап йөргәннәр юлны.
МШ: Ә ирләр рәхәтләнеп йөз күрсәтеп йөргәннәр инде.
М: Хәзердә борынгырак әбиләр мәчет яныннан үткәндә, я бабайлар яныннан үткәндә болай итеп шалны кыйшайтып каплап үтәләр.
МШ:Нигә икән?
М: Йөзне күрсәтергә ярамаган бит ине. Элек-электән килгән бер гадәт кенә ине шул. Күрсәтми ине йөзен, янәсе. Хатын-кызга йөзен күрсәтергә ярамагачтын теге, яшь вакытта да, карт вакыта да ярамый ине, значит. Минем әле исемдә, минем әниләр кунак чакырганнар иде, сәкедә инде утырттылар, икенче өйдә. Сәкедә утырттылар, ирләр бер якка тезелеп утырды. Хатыннар бу якка утырды. Шул һаман да теге яңалыкны кабул итә алмаучы бер хатын бар иде безнең. Нәфисә исемле. Күбесе хатын-кызларның йөзен ирләргә күрсәтә бирә инде. Совет власте вакытында бит ине бу. Мин 25 нче елгы. Күптән бит инде Советская власть. 32 нче еллар тирәсеме. Шул болай шәле белән каплана да утыра, каплана да утыра шулай итеп сәкенең читендә. Шулай итеп утыра иде, егылды да төште сәкедән каплана торгач. Шул хәтеремдә калган ине, безгә и кызык тоелды. И кызык тоелды инде балаларга. Йөзен күрсәтмим дип, качып утыра иде егылды да төште сәкедән.
МШ: Шунда Совет заманы җиңде.
Мәрьям апа, все кыздан чыга әле, ризык та ризык. Ир ягы бүләк ташый да бүләк ташый.
М: Кияү ашы, кода ашы дигән нәрсәләрне әйтергә онытканбыз икән әле. Кода ашын җибәрә егет ягы. Туйдан элек егет ягы. Иртәгә туй буласы дигән көнне. Анда була инде пар каз, ике таба бәлеш – бу кода ашы дип атала. Кияү ашын ебәрә кыз ягы. Кыз кияү ягына ебәрә аш. Аларның да чәк-чәги,
МШ: Аерыламы аш?
М: Аерыла. Чәк-чәги өстендә кияүгә бүләкләр була. Перчатка, шарыф, энесеме - абыйсымы булса – шуның белән бер пардан. Кияү ашы, шунда чәк-чәги белән инде. Чәк-чәгине шул кияү егетләренә кисәләр ине. Кичләрен утыралар бит кияү егетләре. Шуларга кисәләр ине.
МШ: Кыз бүләге дип.
М: Җомга көнне ебәрәләр инде, иртәгә туй була дигән көнне. Берсе кияү ашы, берсе кода ашы дип атала инде. Шул кодаларны кыз йортына чакыргачтын соң бетә инде. Менә хәзер кияү өен, кызның да ирнең дә иң якын подружкалары була бит ине, парлылар ине, яңа өйләнешкәннәр, шуларны чакырып алу бар ине хәзер кияү өенә. Элек булмаган ул. Шуннан соң бер атна буена кияү өендә ята да кияү ябылуда, чыкмыйлар бер кая да, шуннан атна көн кияү чыга, атна көн өенә кайта. Шуннан бирнә ап-бара (алып бара – мш) теге кызның атасына-анасына, әбисе-бабасы бармы, туган ыруы бармы, абыйсы бармы, энесе бармы, бөтен өй-ишләренә алып бара бирнә. Четверг өйгә кайта да кичкә алып барып бирнә. Бусы ине кияү бүләге дип атала. Бөтенесен моннан язып (егет атасы йортыннан – мш) әзерләп ебәрәләр ине. Монсы бәләнчә кодага, монсы бәләнчә кодачага. Кияү ягыннан язып әзерләп куйган булалар ине.
МШ: Сандыкка салып җибәрәләрме?
М: Пакетка, чемоданга. Шуннан язып куелган бит ине.
МШ: Тегеләре көтеп торамы инде? Бүләк килә дип.
М: Беләләр ине. Җыйналып көтеп тормый берәүдә.
МШ: Тик гаилә кешеләренә. Двоюродныйларга түгел?
М: Хәллерәге аларга да бирә ине. Шуннан йомга көн киленне алып китәләр кияү өенә. Йомга көн төяндереп, нәрсәсе бар аткамы төяп киленне төшерәләр. Килен төшерү диләр ине. Килен төшерәләр. Анда ине, ир ягы килен килә, дип, өй-ишләре, туганнары җыйналып көтеп торалар ине. Ишек төбенә йиткәчтен бал белән май әзерләп торалар каптырырга ди. Май кебек йомшак булсын, бал кебек баллы булсын телең, дип әйтәләр ине. Шундый сүзләре бар.
МШ: Кем каптыра инде аны?
М: Берәүгә кушалар ине, берәр якын кешесенә. Бер җиңгәсеме анда, тутасымы.
Аягын мендәргә бастыралар, аягын мендәргә куялар, бусаган кердем генә дигәндә, мендәргә бастырып кертәләр.
МШ: Нигә?
М: Бер ырымдыр ине ансы да. Шулай итеп ап керәләр. Икенче көнне быякка киләләр ине. Килен төшкән ергә киләләр ине. Ир ягына, егет ягына киләләр ине кунакка. Кыз ягыннан да, егет ягыннан да. Коръән укыйлар ине шунда. Табын әзерләп.
МШ: Кызны күрсәтергә ярыймы инде?
М: Ярый ине, хәзер күренә ине, алъяпкычны ябып ала инде килен булып.
МШ: Булмаганмы ул кияүгә хәтле чәчне болай үргәннәр, кияүгә чыккач тегеләй үргәннәр?
М: Юк. Урысларда гына бит ул. Кияүгә чыкканчы бердән үрәләр, кияүгә чыккач – икедән үрәләр.
МШ: Бер халык бердән үрә, икенчесе икедән үрә, берсе тагын унбиштән үрә.
М: Бардыр инде бер икмәте. Икедән үргәннәр инде бездә гомер буена.
МШ: Әллә квадрат йөзләре матурырак күренсен дип бердән үргәннәр микән?
Кыз ягыннан кунаклар кайсы көнне килә?
M: Кыз ягыннан кунаклар шимбә киләләр. Шул ук ризыклар. Тәңкә тукмач, каз.. барда элеккечә инде. Безнең татарда нинди кунак булса да бер меню инде. Беренчегә тукмачлы шулпа бирү, икенчегә бәлеш белән каз итеме, үрдәк итеме, тавык итепме, бәрәңгеле ит. Аннан чәй. Шулай куелган инде безнең татарда. Коръән укытса да. Әле дә шул бара. Эчкеле кунакта инде закускалар әзерләнә. Винегретлар, тозлы әйберләр.
МШ: Шимбә көнне кунак үтте, шуның белән
М: Шуның белән бетте инде.
МШ: Су юллары күрсәтү..
М: Алары потом бит инде. Су юллары күрсәтү, токмач ерту дигәне була. Теге токмач баса икән килен, бер баланы өйрәтеп куялар ине, теге килен күрмәгәндә генә токмачын ертып куя.
MШ: Нигә?
М: Бер кызык ясап инде. Бер ырым инде. Шуннан бүләк бирәк инде теге балага. Исле сабынмы анда, пудрмы, тасмамы?
МШ: Ерткач начар була бит инде..Начарлыкка бүләк бирәме ул?
М: Бала-чагага кызык бит инде ул. Бала чагага кызык ясаганнар инде. Менә җиңгинең токмачын ерттым, дип, ине. Бала-чаганың күңелен күрү өчен булгандыр ине. Шуннан соң ни. Әйтергә онытканмын икән, шул кияү өенә якшәмбе көн хәл белергә килделәр, понедельник шул кодаларны чакырдылар, вторник среда , шул араларда чакыралар иде кияүнең сеңелләрен. Мин дә әле барган идем. Кияү өенә ап баралар җиңгә күрсәтергә. Җиңги күрергә барабыз дип атка төяп ап бардылар безне. Кияү ягындагы балаларны. Без өчәүме-дүртәүме. Кияү өенә алып кереп ашаталар. Безнең өчен кызык бит инде ул. Кайчан күрергә барабыз җиңгә күрергә дип... Көтеп торасың бит аны. Туйга дип күлмәкләр тектереп ине.
И сеңелләрем килгән бит дип безгә исле сабыннар тоттырды. Шул бит шатлык безгә балаларга. Өстәлләрдә өелеп тора инде ризыклар, чәк-чәгиләр, ләвәшләр, кәнфитләр, чикләвекләр дигәндәй.
МШ: Бөтенесе принимает участие, кечкенәләрдән башлап картларга кадәр.
М: Бала-чаганы да калдырмыйлар, әби-чәбине дә калдырмыйлар, картны да, яшьне дә, Трет-трет катнашып бетә.
МШ: Трет-трет?
М: Группа-группа...Трет-трет дип сөйлибез инде без. Бер трет, ике трет дип. Шулай сөйлибез инде без.
МШ: Трет-трет үтәләр.
Минем бәхетемә дога укый әби, дип сәдака өләшеп йөргәннәрме?
M: Кем тели эшләгән инде аны. Аш таратканнар. Обязательно түгел ине.
МШ: Сез яхшы итеп әйтеп куйдыгыз – киленнең хезмәт итүе башлана.
М: Әйе, шул беренче көндә үк алъяпкычны ябып ала да ине, хезмәт итә ине. Хәзер генә ул кияү бер атна тора. Элекке заманда, безнең әниләр заманында, например, әни әйтәдер иде, баласы булганчы кияү өенә барып йөргән. Иртәнчак кайтып киткән, кич кунарга барган. Хатыны шул йортында торган.
МШ: Нигә икән?
M: Өйрәнсен дип инде. Кияүне хөрмәт иткәннәр инде. Кызы да өйрәнсен, шул нидән чыгыптыр ине. Безнең әни шулай иткән. Бер ел буена әти кияүләп йөргән.
МШ: Бер елдан соң килен төшерәләр инде...
М: Бер елдан соң килен төшереп аннан инде тынычлый инде. Гел барып йөрергә дә рөхсәт итмәгәннәр бит инде элек әти-әнисенә. Тик кенә тор дип. Шунда тик кенә торганнар ине. Үз булып уже, уже инде баласы бар, деваться некуда. Шулай итеп торгангар иде.
МШ: Кызның әйберләре бирнә дип аталамы ул? Килен төшкәндә алып бараимы ул аларны?
M: Ә-ә, әйе, килен үзе барган вакытта алып бара бу егетнең өй эчендәнге бөтенесенә бүләкләрне алып бара. Ул да бирнә дип атала.
МШ: Бу якка да бирнә, теге яккада да бирнә...
М: Тегесе кияү бүләге, монсы бирнә. Кыз бирнәсе диләр ине.
МШ: Комганы, коръәне, мендәре, мәһәре – барысын да төяп алып килә инде. Туда сюда йөртеп.
М: Безнең әнинең мәһәр комганым, мәһәр ләгәнем дип, әммәсе бар иде әле. Әле дә мәһәр комганы бар. Аны бик кадерләп саклаганнар ине. Сандык төбендә генә. Бик матур ефәк шәл ие. Бик матур зәңгәр күлмәк ие. Мәскәүләп теккән. Әл дә күз алдымда тора.
МШ: Мәскәүләп теккән?
М: Итәгенә нитеп (бөрмә? - мш).
МШ: Чәкәне нәрсә була?
M: Чәкәннәр - чәчәкләр – узор. Мәскәүләпне волан диләрме инде. Чәмчәле читеге дә бар ие безнең әнинең Казан читеге бар бит – чәкәннәп, чәкәннәп чиккән. Менә мондый гына үкчәле. Шул шагыр-шогыр, шагыр-шогыр килеп тора иде инде. Ул шундый матур иде. Ул да мәһәр бүләге иде.
МШ: Килен кемгә хезмәт итә?
М: Бием белән биатага хезмәт итә. Иренә хезмәт итә.

Бетте 100 кассетаның В ягы.

Татар Каргалысында борынгы туй.

  1. Деревня Каргала, Сакмарский район, Оренбургская область. Запись и расшифровка Масгуды Шамсутдиновой.

Кассета 100. Каргалы

Сторона A:

(җ не е белән әйтәләр. Мәсәлән җибәрергә – ебәрергә. Җырлый – ерлый .
«Инде”не “ине”

“Булдыгыз”ны “былдыгыз”
Дигән – тигән
ап бар — алып бар.

Безнең якта да шулай сөйләшәләр - . – Башкоротостан – Кшлау-Елга - МШ)
МШ – Мәсгудә Шәмсетдинова

Татар Каргалысында борынгы туй.
(көйләр юк нотага күчерергә)
? Мәрьям: Cпециально туйда җырлый торган җырлар була. Бездә юк алар. Бездә ерлашмаганмы халык...
МШ: Элек бит кыз белән егет сөйләшеп тә йөрмәгәннәр, ничек именно шул егет шул кызга өйләнгән?
Мәрьям: Әти-әниләре табып биргән. Нәселенә карап, менә шуның кызы бар, менә минем улым бар, әйдә өйләндерешик, дип әти-әни тапкан. Алай элек кыз белән егет берсе-берсен тапмаган. Яучы булып барганнар.
Мш: Ничә яшендә егетне өйләндерергә уйлаганнар? Кызны? Кызны сорыйлар инде. Кыз ягының хәле шул инде, я ризалаша, я ризалашмый. Ә кияүне кайчан белгәннәр кайчан өйләндерергә?
Мәрьям: Әти-әнисе сайлаган киленне. Менә фәлән-фәләнчәнең кызы бар, әйбәт нәсел. Нәселенә карап алганнар элек заманда. Шуннан хатын-кыз инде элек бесправный булган бит инде. Ата-анасына каршы сүз әйтә алмаган. Әтисе-әнисе кемгә бирсә шуңа барган. Барганда шунда торган да инде. Ир шушы була икән дип. Башка ирләрне күрмәгәч, башка ир-ат белән сөйләшмәгәчтен шушы ир икән дигәндә торган бар нәрсәгә риза булып.
Мш: Ярый, егетнең ягы уйлады ди шуны алыйк әле дип. Кыз ягына үзләре барып әйтмидер бит инде, яучы җибәрәләр. Яучы булып кемнәр бара?
Мәрьям: Яучы булып элек әби кеше йөргән инде егет ягындагы якынырак кына туганнары. Түти диләр инде. Әтиләренең тутасымы анда, яки әнисенеңме. Шулар барган. Андый кешеләре булмаса авылда яучыга йөри торган кешеләр булган аерым. Ике арада яучы йөргән гел дә.
Мш: Әгәр дә яучы әби килеп керсә инде ата-ана белә инде.
Мәрьям: Бер балагын чыгарып йөргән инде яучы булган кеше. Итегеннәнме-читегеннәнме ыштан балагын чыгарып барган.
Мш: Нигә икән?
Мәрьям: Яучы икәнен белсеннәр дип уйлаган эшедер инде, я кызык булсын дипме.
Мш: Килеп керә инде, дога кылалар. Сүзне ерактан башлыймы, турыдан җиббәрәме?
Мәрьям: Турыдан инде. Сезнең кызыгыз бар, безнең улыбыз. Туганлашыйк.. Элек егет белән кыз гына түгел нәсел белән нәсел туганлашкан. Ул инде күп вакытта бик удачный да булып чыккан. Дөнья күргән кеше әти белән-әни кемнең кем икәнен белә. Алма агачыннан ерак тәгәрәми дигән сымак нәселенә карап баласы да шундый әйбәт булып киткән инде. Әйбәт булганын белгәннәр инде. Хәзер бит инде кем очраса 10-15 көндә ябыша да чыга да
тора да алмый күбесе. Шундый бит инде.
МШ: Менә яучы килә, әтиләре өйдә юк, әни кеше җавап бирәлмидер бит инде.
Мәрьям: Бирәлми, что син элекке заманда әтидән башка хатыннар җавап биралмаган инде.
Кыз әле бер нәрсә дә белми, әти-әни белән килешкәннән соң гына кызга әйтәләр инде чакырып. Үзләре килешкәннән соң гына кызга әйтәләр менә сине фәләнчәгә бирәбез дип.
Шуннан мәһәр җибәрәләр инде.
МШ: Яучы килгәндә берәр нәрсә алып киләме үзе белән?
Мәрьям: Яучы беренче килгәндә бер нәрсә дә алып килми үзе белән, сөйләшергә генә килә. Шуннан соң колак сөенчесе китерә. Кире борып кайтаручылар да булган инде. Килешкәннән соң бәләнчә көнне колак сөенчесен китерәм дип әйтеп китә инде. Колак сөенчесенә шул туйга бирә торган акчаны и бер яяулык китереп китә инде яучы.
МШ: нигә колак сөенчесе дигәннәр?
Мәрьям: Шул сөйләшүнең вәгъдәсе дигән сүз инде, килешү вәгъдәсе инде. Нишләптер колак сөенчесе дигәннәр инде шуны бездә. Яулык белән акча китерәләр инде. Туйга бит акча да бирәләр бит инде. Шуннан соң он бирәләр, бал бирәләр, май бирәләр, ит бирәләр кыз ягына. Бераздан соң мәһәр китерәләр. Кызга күлмәк, читек, ефәк шәл, эчке күлмәкләр инде, комган, юрган, ике мендәр, ләгән, калфак, ястык, түшәк. Кызның үзенеке дә бар, әмма тегеннән дә килә. Кияүдән дә җибәрәләр. Ике бала утыра ат башына мәһәр алып килгәндә. Малайлар, ике хатын, бер яучы. Борын заманда. Хәзер заманда әти-әниләр йөриләр инде. Шул әнидән ишеткән сүзләр инде. Безнең әни бик күп сөйли торган иде.
МШ: Нигә балалар утыралар ат башына, ирләр түгел?
Мәрьям: кызык булсын дип балаларга. Мәһәр сандыгына төяп алып баралар инде. Әни “Мәһәр сандыгы” дия торган иде. Мәһәр сандыгы егет ягыннан килә.
Мәрьям: Мәһәр апбарганнарга да, балаларга да подарок биреп, ашатып-эчереп инде. Анда җыйналып көтеп торалар инде мәһәрне кыз өендә. Бөтен туганнары киләләр инде күрергә
мәһәрне. “Көн тулысында” дип сәгать икедә килә инде. Көн тулысы – көннең иң матур чагы инде. Өйләдә. Өйләдә илтәләр инде.
МШ: Мәһәрне теләсә кем килеп карарга мөмкинеме? Чакыралармы?
Мәрьям: Юуук!!! Чакыралар! Үзеңнең туганнарыңны гына җыйныйсың инде. Мәһәр күрергә дип туганнарны җыйныйлар инде.
МШ: Бөтен төрле породамы?
Мәрьям: Хатыннарны гына җыйганнар. Ирләр юк.
МШ: Төрле яшьтәгe?
Мәрьям: Яшьләрне, бала чагаларны исәпкә салу юк бит инде аларны кешегә санап. Элекке заманда.

Мш: Кияүгә чыгасылар килмиләр, чыкканары килә, апалар, әбиләр... Ашаганчымы ашагачмы сандыкны ачалар?
Мәрьям: Ашамас борын мәһәрне карыйлар.
Мш: Сандыкны кем ача?
Мәрьям: Кыз ягыннан иң якын бер кешене билгеләп куялар инде. Я җиңгәсе була инде, я бер туган апае була. Кияүгә чыккан кеше. Шул ачырга тиеш. Ә сандык ачучы тол хатын булырга тиеш түгел. Ире үлгән, я булмаса икенче иргә барган кеше булырга тиеш түгел. Бер ир белән генә һәйбәт итеп торган кешене сайлыйлар инде. Шундый булсын дип шундый кешедән ачтыралар. Сандыкны ачуга өстенә куелган була бер бүләк. Мәһәр ачкан кешегә дип бер күлмәклек бер күлмәклек. Шуннан бүләкне алып куя да аннан буларын күрсәтә берәм-берәм.Тотып-тотып ачып-ачып карыйлар инде һәммәсен.