Masguda I. Shamsutdinova's site


 

!101. Сulture and History of Tatars: Orenburgskaya oblast, Sakmarskii raion, Tatar Kargalisi

Key words: Children’s games - Kara Jakup, Skating, Laptali, Vechernii Gudi, Shangir, Tennek Bairam (Halloween), Tashkala alu, Ashik, Burali, Tupli, Atta chabu, Jadashlashu, Kemede eru. Salavat Yulaev’s tunnels, Said Khutori, Astana, magic rituals as an invitation of Rain, 12 makhallas, Quran, Maulid, Mukhammadia Kitab, Yusuf-Zuleikha, “three stored” songs, ghosts (pagan believes), songs of Kargali…
Ключевые слова: Детские игры – Кара Якуп, Лапталы, Вечерний Гуди, Шангыр, Теннек Байрам, Ташкала алу, Ашык, Буралы, Туплы, Атта чабу, Ядашлашу, Кеймеда йеру, Туннели Салават Юлаева, Хутор Саида, Астана, Приглашение Дождя, 12 Махалла, Коран, Книги Мухаммадия, Маулид, Юсуф-Зулейха, трехэтажные песни, верования, песни Каргалы...
Эчтәлек: Каргалыда бала-чага уеннары: Кара Якуп, коньки, лапталы, вечерний гуди, шаңгыр, төннек бәйрәме, ташкала алу, ашык, буралы, туплы, атта чабу, җәдәшләшү, кәмәдә йөрү. Ләкабләр, Салават Юлаевның коммуникациясе, Сәет Хуторы, җир асты юллары, Астанә, яңгыр сорау. Унике мәхәллә, бишек көе, Коръән уку, Мәүлид, Мөхәммәдия, Йосыф-Зөләйха, өч ятажлы ерлар, ияләр, Каргалы җырлары...
1992 нче ел, 7 нче июль. Катнашучылар: Муртазин Гыйсматулла Гыйззатулла улы (1923); Апдулла (Абдулла - МШ) Махмутов (1929), Кунафиева Хәдичә, Рамазанова Мәүҗидә, Фәрхинур, Салават Юлаев, Сәгыйдулла Сафиулла улы, Сәүдә Газиз кызы Мортазина (1929), Мусин Дамир Әбдерауф улы (1952), әнисенең исеме – Сорур; Сәгыйть, Шәүкәт Рәфкать улы Мусин, Әбдерәхим, Кара Чикмәннәр. Биктемирова Галия Сагыйдулла кызы (1935), әнисе Фәрхинур; Миңсылу абыстай; шүрәкә ясаучы Закир абый; Мухамедъярова Наҗия; Әптәми – Абдрашитов Абделганилар. Биктемирова Галия Сагыйдулловна 1935 нче елгы, Сәгыйдулла Сафиулла улы – әтисе, әнисе Фәрхинур; Уразова; МШ – Мәсгудә Шәмсетдинова. Чәни - Галиевлар, абыйсы - Бодайлык, Ләпушки; Каз Күз - Маулюдовлар, Үрдәк Күт; Бочка Вагапов; Мортазин Ришат Маликның улы - Песи диләр; Голова диләр; Саләх, - Хаҗирә Саләх, Хаҗирә карчыкның Саләхе, Мидхәте, Малигы. Насыйров Наиль – Әтәмән; Кашаевлар – Кашайлар, Касимовлар – Кәчимнәр, Карачлар – Мулюковлар.
Мәүҗидә Рамазанова Мәүлид укый 8 нче биттә. Старый Маулид, с яхуди (расшифр-на), көе бик матур. Мөхәммәдияне укый. Көе бик матур (расшифр.). Тугызынчы биттә Коръән (расшифр..). Кунафиева 3 этажлы җырлар җырлый. 9 нчы биттә (расшифр.). Искиткеч матур.
Яңа сүзләр: чәйгүн, парык, ышпаргат, ушмарлап, ебәрәләр (җибәрәләр-мш.), мынча (мунча - мш)
Муртазин Гыйсматулла Гыйззатуллович (1923), Сәүдә Газиз кызы Мортазина (1929).
МШ – Мәсгудә Шәмсетдинова
Г – Муртазин Гыйсматулла.
МШ: Исем- фамилиягез кирәк.
Г: Муртазин Гыйсматулла Гыйззатуллович. 1923 нче елгы. Әтием шушы авылныкы, әнием Үрге Чебеннеке ие. Крестияннар ике яктан да. Пенсиядә. Инвалид Отечественной войны. Бригадир.
МШ: Безне кызыксындыра, сез нинди уеннар уйныйдыр идегез балачакта? Бала-чага уеннары...
Г: Элекке уеннар юк бит инде алар берсе дә.
МШ: Шуңа кызык та алар безгә.
Г: Без бәләкәй чакта төрле тегермәч – коршау аладыр идек тә шул коршауга сугып таяк белән аны тәгәрәтеп йөри торган идек. Соңрак инде “ашык”лы уйный башладык. Менә шундый бәләкәй сарыкныкы була, кәҗәнеке була шундый – фигурный.
МШ: Сөяк?
Г: Сөяк шундый, ие. Шуны утыртып, шуңа бәреп ерактан, “парыклары” (сорарга - МШ) була торган ие, ансы кургашлысы, көчлесе, әйбәте, шуңа бәреп-тидереп, утыртып куялар да ераккарак бер-биш метргамы анда, шуңа “парык белән ашыкны” бәрәсең. Егасың икән – синеке. Чәйгүннәп тутырып яшереп куя торган идек. Берәрсе күрмәсен-тапмасын диеп. Шул сөякне. Мал суйганда ашыйсың бит инде. Ашаганнан соң кала ул. Шуннан эзләп табасың ине. Уйнаган чакта отасың инде күп итеп. Тагын икенчесе бар иде бер уен. Балага да ясаган идем үзем. “Шүрәкә” дип атала. Аның башы очлы була. «Ышпаргат” (cүзнең язылышын һәм мәгънәсен тагын сорарга - МШ) тан ясыйсың чыбыркы. Чыбыркы белән сугып тегене әйләндерәсең. Зырылдап йөри инде. Теге волчок була бит. Шүрәкәне агачтан ясыйлар иде. Аны специально, бер плотник бар иде Закир абый исемле, үлде инде. Шул ясып бирә торган ие. Башына яхшылап торып, кургашлар куеп торып. Хәзер юк.
МШ: Күңелле иде бит, Гыйсмәт абый.
Г: Ооооо! Буралы уйнаулар урамда. Спортсменнар уйныйлар андый уенны хәзер. Бер агачны утыртып куясың да кыска гына шул 15 сантиметрдай, шуны таяк белән сугасың. Кем тидерә ала. Туплы уйнаулар бар иде. Бәләкәй туплар ине, лапталы уйнаулар. Бер озын такта куясыңда, консерва банкасы куясың, очына чыбыклар саласың. Бер уннымы, унбишнеме. Китереп сугасың. Консерва калае белән бергә теге менеп китә, аска төшә дә тарала. Пока таралганны җыйнаганчы теге, качып өлгерәсең. Кем таба, табып килә дә банкага сала (нәрсәне таба? Консерва банкасынмы? - мш). Кешене эзләп таба инде. Беренче кем тапты банканы, ул тагын шакылдата да, тагын теге калайны сугып ебәрәләрдә, тагын тегене җыйнаганчы. Калган иптәшләре качалар. Тагын эзли башлый инде. Консерва эченә салалар чыбыкларны.
МШ: Убырнайларны күчереп йөргәннәр яшьләр.
Г: Без алай күчереп йөрмәдек. “Төннек бәйрәме” диләрме әле аны?
МШ: Кайсы вакытларда уйнаганнар аны?
Г: Җәй көннәре уйныйлар иде аны. Аның бер ае бар. Якты айлы көннәрдә төннәрдә туалетларны күчереп куйганнар. Читкә күчереп куйганнар. Алып китмәгәннәр инде аны.
Ул коймаларны күчереп куюлар сирәк-мирәк булган. Основной туалетны күчереп куйганнар.
МШ: Кызык итеп микән. Ул шундый бер бәйрәм сымак нәрсә булган. Төнге бәйрәм. Яшьләр йөргәннәр. Картлар йөрмәгән инде. Аннан соң мин йөрмәдем – күперләрдә бер як белән бер як сугыша торганнар иде. Яшьләр. Аерым-аерым. Мәсәлән, Дунай ягы белән Сакмар очы сугыша. Иң тәү бәләкәйләрне сугыштырганнар. Җиңелә бит инде, елый башлыйлар. Әтисе, минем балага нигә тиясең, дип, аталары кушыла башлаган. Шуннан, вич, гөрелдәп сугыша башлаганнар.
МШ: Ул кайсы вакытта, кыш көнеме, җәй көнеме?
Г: Җәй көннәрендә инде.
МШ: Телевизор булмагач кәмит тапканнар инде. Кыш көне шундый уеннар капка алу, шәһәр алулар..
Г: Ул була торган ие ул. Таш кала минеке, дип, әнә шундый уеннар була торган иде. Ул кыш көне забор ясый да кардан шуннан кар белән бәрешә торган иек инде. Карны “ушмарлап” аласың да әзерләп куеп, берсенә берсе нападать итү. Ул Ташкаланы алу дип атала торган ие. Хәзер берсе дә юк бит алар. Нишләп андый хәлгә калгандыр ине бу халык. Уйнамыйлар да, нитмиләр дә, телевизор карап тик ятып, бала-чаганы урамда да күрмисең уйнаганын. Элек су буенда су керә торган иек, су да керми башладылар хәзер.
МШ: Элек көймәләрдә яшьләр чыгу бар идеме?
Г: Кәмәләрдә үзебез йөри торган иек. Егет булгач инде, кәмәләргә утырып, гармуннар белән күңел ачып йөри торган идек. Җәй-яз көннәрендә. Зур кәмә түгел ине, 3-4 кеше утырырлык кына кәмәләр. Иң күбе алты кешедән дә зур булмый иде ине. Аннан соң бездә җәдәшләшү дигән нәрсә бар иде. Зур компанияләр утырабыз бит ине, гуляйт итеп. Үрдәкнең грудной клеткасында була шундый сөяк, шуны аласың да аерасың. Исемдә дигәнне әйтергә кирәк. Отылмаска тиеш. Менә мин сиңа бирәм дә кулыңа, син исемдә дип алырга тиеш. Әгәр дә онытсаң җәдәшләшкәнеңне – син отылган буласың. Гуляниеларга барабыз – “гуди” дидер идек гуляниены. “Вечерний гуди» (басым беренче иҗектә – МШ). Ул квартирларда була торган ие. Ул клубларда йөрүләр булмый торган иде. Квартирларда яшьләр, кызлар-егетләр утыра торган иек. Урманнардан гармуннар белән барып, утырып, гөрләшеп барып. Сугышу дигән нәрсә булмый торган иде. Күңелле була торган ие. Җәдәшләшәбез дә, кем отыла аракы ала торган иеләр. Закускасын ала. Каз ала. Шулай итеп бергә җыйналып утырасың. Мәҗлис! Эчәсең дә шунда. Тегенең инде тагын җәдәче чыга. Казның. Шул казның җәдәчен аласың да шул ук мәҗлистә, уенда, кунакта тагын җәдәшләшәсең. Кем отыла. Шул отылган кеше тагын әйберләр алып кунак чакыра торган ие. Шулай иттереп круглый бара торган ие. Бер случай булды. Мухамедъярова Наҗия дигән бар ие. Әл дә бар. Исән әле ул. Шул җәдәшләште дә бер егет белән әнкәсенең казын алып яшерен рәвештә ашарга пешергән безгә. Без инде утырабыз, гуляйт итәбез гармуннар белән, биибез, ерлыйбыз. Бер вакытны килеп әйтә безгә казны әнкәсе килеп алып китте, дип. Сорап алмаган бит инде. Урлап алган сымак инде. Мин җыр чыгардым аңа. (әнкәсенең исемен оныткан ) ... апа каз үстергән, Наҗияга бүләккә, онытканмын инде. Ләкаб турында: Нугай диләр бит инде. Сорашкач белдем. Кугарчинский районда бер нугай авылы бар икән. Әтинең атасы шул яктан килгән булган Каргалыга. Каргалыга төрле яктан күчеп килгән халык. Каргалының основной үзенең кешесе юк. Төрле җирнеке. Казаннан да килгәне бар монда, Уфадан да килгәне бар. Менә шушы тирә-якныкы да килгән.
МШ: Мишәрләр килгәнме?
Г: Мишәр дә бар дия торганнар иде. Куш Күл бар бит, Каргалы бик тыгызланып киткәннән соң Куш Күлгә халыкны аерып чыгаралар. Шунда йорт сала башлыйлар. Сакмар күпернең теге ягында ике урамнан торган авыл бар иде. Сугышка хәтле булды анда. Халык веч таралды, таралды, таралды, таралып бетте. Даже квартал-квартал Каргалы юкка чыкты. Борын-борыннан әйткәннәр инде... Каргалы авылына исем кушарга кирәк. Элек Сәет хуторы булган. Йортлар салынганнан соң, төрле купецлар күп булганнар монда күп илләргә известный. Картлар.. аска таба төшәләр. Анда аста бар кыя. Әнә шул кыяда, зур ул, менеп булмый. Шул кыяда гарәпчә язылган. Бабайлар шунда, нинди исем кушабыз. Яз көне булган күрәсең. Кара каргалар бик күп булга тегендә. Шуннар әйткәннәр инде, давай, Каргалы. Әйтүләре буенча ине. Каргалы исем кушканнар. Әйткәннәр, бу Каргалы иң тәү оешыр, каргалар кебек күп булып. Шуннан бу бара-бара каргалар кебек таралыр да тагын бер вакытны оешыр. Таралып бетте Каргалы. Ул 30 нчы еллардан бирле таралган булырга кирәк, раскулачивание вакытында. 29 нчы елларда малай идем әле, артларыннан йөгереп йөри торган ием. Теге яхшы торган халыкларның тауарларын, әйберләрен подвалга яшерәләр ие шунда, кибет янында. Шуннан бара-бара тегеләр кая китеп беткәндер, кем белә ине. Шул вакытларда тарала башлады халык. Кайсылары раскулачивать ителгән, кайсылары куркып качкандыр, кайсы Оренбурга китте, кайсы Средняя Азияга. 33 – 31 нче елларда чолгана башлады. Ул вакытта халык тагын таралды. Минем әтинең ләкабы атасыннан килә. Нугай, нугайныкылар. Кем ул теге Гыйззәт, нугайныкы. Нугай дигән авылдан килгәннәр нугайныкылар булып китәләр.
МШ: Тагын ләкабле кешеләр бармы?
Г: Әптәмин... Су керергә төшкәндә суга бата язган ине. Ап тисә суга төшеп китә, мин дисә калка. Шуннан китте инде Әптәми – Абдрашитов Абделганилар.
Каргалы ләкабтән тора. Чәни - Галиевлар, абыйсы - Бодайлык, Ләпушки. Каргалыда күп Ләпушкилар, Каз Күз - Маулюдовлар, Үрдәк Күт. Каргалыда ләкаблар борынгыдан килгән. Кайсеберләре үзләренең ләкабен кайдан килгәнне дә белмиләр. Бочка Вагапов – аракыны күп эчә. Монауында бер әйбәт кенә тегүче бар – Мортазин Ришат. Маликның улы. Аны Песи диләр. Менә шулай итеп төрле ләкаб кушыла биргән. Основной Каргалы ләкабтән тора. Минем сеңелкәш чыкты бер кешегә - Голова диләр. Бернинди дә головалыклары юк аларның. Электән килгән – Голова. Шулардан ерак түгел тора – Саләх, - Хаҗирә Саләх. Әниләренең исеме Хаҗирә. Күрәсең Хаҗирә карчык командовать иткән постоянно. Хаҗирә карчыкның Саләхе, Мидхәте, Малигы. Бар менә Насыйров Наиль — правлениедә эшли ул. Әтәмән диләр - ләкабләре. Насыйховлар үзләре (алдан – Насыйров дигән иде – МШ). Ләкабе кем дип сөйлиләр.
(стереть 1 минуту)
Сәүдә Газиз кызы Мортазина, 1929. Туган Каргалыдан. Әнисе Казаннан, әтисе Каргалыныкы ие. – СМ
CМ: Кашаевларны – Кашайлар, Касимовларны – Кәчимнәр, Карачлар – Мулюковлар. Абыйлары Бакый иде, Вагаповлар (композитор Мулюков – нәселе? МШ).
Гәзиттән курчак ясый торган иек. Гәзиттән аякларын куябыз, кулларын, гәүдәсен җеп белән бәйләп куеп. Туплы уйныйдыр идек. Курчаклы уйный торган иек. Чөпрәктән сумкалар тегеп. Лапталы уйный иек.
МШ: Гудига йөргәннәр
CМ: кеше төрле була.
Мусин Дамир Әбдерауф. Әнисенең исеме – Сорур. Каргалыда туган. 1952 елда. Әни Башкортостаннан, әтисе – төп Каргалыныкы.
МД:Бабай сөйләгәне буенча, бер төрле заҗиточный булган. Үзенең кечкенә кондитерскийфабрикасы булган аның. Подвалы бар иде. Подвал әле исән. Садыйк бабай. Кара чикмән. Буранбай бабайга хәтле бик байлар торган. Ул өске урамда, икенче тыкырыкта. Сәгыйть урамы. Әхәт абыйлар яңа йортта тора, аны склад итеп тоталар. Аның подвалына төшеп йөрдек инде казынып. Элек Пугачев турында, Салават Юлаевлар турында китаплар күп иде бит инде. Салават Юлаевның штабы монда булган, Каргалыда. Җир асты юллары турында бабайлардан түшел, китаплардан өйрәнеп казыдык. Погреб эченә төшеп казып киттек без. 10 яшьләр булганбыздыр инде. Сәгыйть исемле малай, Шәүкәт Мусин - ике туган абыем, Рәфкать исемле әтәсе, Әбдерәхим – Кара Чикмәннәр. Бер проход таптык инде. Барып төртелдек таштан өйгән стенада, дальше булмады барып. Китап буенча ул зират ягына чыгарга тиеш, зыярат янында агач йортлар бар иде. Салават Юлаевның үзенең коммуникациясе булган инде. Шуңа кызыксынып бала-чакта казынган нәрсәләр инде. Короче, закладывать иткән җирен күрдек инде. Проход кереп китте анда. Бер километрлап килеп чыга. Артыгы белән.
Уеннар турында:
Шаңгыр дип әйтә торганнар иде. Лункалар ясыйсың да, уртада бер лунка була торган иде. Бәләкәй генә чокыр инде. Шуннан туп сыман нәрсәкәй, ул заманнарда тубы да юк иде инде, я таш кисәге, я ат бугы – түгәрәк бит инде, лункага тәгәрәтәсең инде. Правилалары бар иде инде. Очкомы җыя идек. Лапта уенын уйный идек. Аны барысы да уйнагандыр инде. Тубы сугып таяк белән, чабып бер яктан бер якка. Кеше куркытып, бәрәңге бәйләп тәрәзәләргә, җепне тартасың, бәрәңгеләр тәрәзәгә шакый. Хуҗаны уятып чыгарасың. Карый – берәү дә юк. Абзыйлар сүгә. Безнең өчен кызык, алар өчен җылау. Кызык бит. Җәй көне бәрәңге белән. Көз көне кабак өлгерсә кабакның эчен ала торган иек тә, тешләр ясыйсың, күзләр ясый сың, кеше сыман, эченә агач күмер яндырып, кешегә шакыйсың да болай күтәрәсең кабакны. Куркыта торган иек. Шаяннар була торган ие ине. Кышка тиклем ине. Кыш көне основной шаңгыр була торган ие ине. Атта чаба торган иек. Оч-оч белән команда җыеп сугышалар ие. Миңа андый уен эләкмәде ине. Безнең заманда андый уеннар бетте ничектер. Мин яшьтән чыгып киттем Каргалыдан. Башта штукатур ием, аннан шофер булып киттем. 76 нчы елны чыгып киткән иек авылдан, быел кайтып кердек ине. Сагындыра, черек булса да, коры булса да сагындыра туып үскән җир. Балалар монда үстеләр. Чүрәкә дигән уен була торган иде. Кыш көне уйный торган иек. Сакмар өстендә. Кар белән батмый ул. Бозлы участоклары күп була. Әнә шул бозлы участокка төшеп чыбыркы белән чүрәкә әйләндерә торган иек.. Боз өстендә җиңел итеп әйләнә. Конькиларда әйләнеп уйный торган иек. Чүрәкәне токарьдән точить иттереп ала торган иек. Капма-каршы капка янына утырып нәрсәдер әйтеп җырлаша торганнар ие. Хәтерләмим ине.
Мулла абый бар ие. Бик көчле лекарь ие. Бала чагаларга уеннар өйрәтеп китә иде инде. Эләгән диләр, башкорт ягында тас диләр, русчасы тазик була. Бездә чиләк диләр, Башкириядә бидрә диләр. Башкириядә ихата диләр, бездә ишек алды диләр. Башкириядә - үрәнгән, бездә – өйрәнгән.
Биктемирова Галия Сагыйдулловна 1935 нче елгы (Б).
Әниебез 18 нче елны ямщиклар белән килгән. Шунда әтиебезнең күзе төшкән дә алып калган. Әтием Каргалыныкы. Счетовод булып эшләдем. 56 нчы елны тормышка чыктым. Әнием Әтнәдән. 1993 елгы әнисе 97 яшьтә үлде. Әтинең әнисе әнине алдап алып калган әтигә бирер өчен. Әни гомер буена рәнҗеде. Кайтып-кайтып килде Әтнәгә. Анда бертуганнары, әти-әнисе. Оренбургда туганнары бар ие, шуларны күрәм дип килгән. Яратып торып киткәч яшәде инде, аралары 20 ел булган. Хатынын аерган иргә барган. Кара крестьян эшләрен эшләде әни. Сугыш елларында чабата үрде. Әти яклары да крестьян.
(кассетаның а ягы бетте), B ягы:
Биктемирова Галия Сагыйдулловна 1935 нче елгы. Сәгыйдулла Сафиулла улы – әтисе, әнисе Фәрхинур.


Без без без идек, без унике кыз идек, базга төштек май ашадык, кап та коп кара Якуп, тибез дә инде, аннан авыз йомып утыргачтын кем авызны алдан ача кемнең йортына төштек ди иек. Күп семьялы кеше булса шунын саны башына чиртә иек, ике кеше булса ике мәртәбә, 5 кеше булса 5 мәртәбә. Кемнең йортын әйтәсең инде. Яшь вахытта малайлар кызлар дип аермыйча уйный идек. Түзмисең инде, көтеп утырасың да көлеп ебәрәсең. Күмәкләшеп утырбыз инңе ир бала, кыз бала. Аерылып үсмәдек ине без. Шуннан соң күмәкләшеп әйтәбез дә инде Безбез дибез күмәкләшеп, ап барган кеше ине кап та коп дигәчтен, ул көлдерергә тырыша. Кем алдан авызын ача шңардан сорыйлар ине Кемнең йортына төштең дип. Абыем Апдулла (Абдулла - МШ) Махмутов, 29 нчы елда туган. 13 яшендә үлде. Шулар Ашык уеннары уйныйлар ие. Ашлык үссен дип яз башында уйнала торган уен иде. Кыш көне җыйныйлар да киптерәләр, шуннан соң әйләндереп җибәреп ничек төшсә уңыш ничек була, шуны карыйлар ие. Уйный торган уенчыкның исеме Ашык ие.
МШ: Ничек төшсә ничек була?
Г: Ансын әйтәлмим инде. Ашлык исеменнән алынган инде ул. Ашлыкның уңышы турында балалар алдан ук юрап китереп яз башыннан ук Ашык уйнарга чыга торганнар ие. Малның бергә килгән җире аякның, сөякнең бергә килгән җире ашык дип атала инде. Аяк сөякләренең арасында була инде ул. Вак-кына, бәләкәй генә, шома. Шуны кыш буе җыйныйлар да киптерәләр. Ашаганнан соң инде. Холодный (холодец- МШ) ясыйбыз бит ине русча әйткән вакытта, шуннан аяктан калган иттән төшкән сөяк була бит инде ул. Шуны җыйнап киптерә дә шуны яз чыгуга Ашык уйныйлар. Ашлыкның ничек булуын алдан белеп әйтә инде балалар. Тәгәрәтеп җибәрәләр. Күп малайлар булалар да инде, һәммәсе җыелып утырып әйләндереп җибәрәләр, ничек төшә. Төшкән уңаенча. Һәркем үзенекен. Берәрләп уйныйлар. Моныкы инде капланып төшсә икенче иптәше уйный.
Зиратка менеп әниләр дога кылып яңгыр телиләр ие. Безне ап баралар. Зиратның эченә, аның «астанә»дигән урыны бар. Без Дунай ягы зиратына йөри торган иек. Астанә берәү генә остановка янында. Сакмарлар киләләр ие монда. Мәгънәсен әйтә алмыйм астанә дигән сүзнең. Теләк телиләр ие шунда барып:Яңгыр яу-яу, иләкләп-чиләкләп, тәти кашык базарда, майлы ботка казанда. Сикереп-сикереп, уйнап-уйнап без балалар сорый иек. Әниләр намаз укыйлар ие. Елап-елап сорыйлар ие. Без инәлеп, елап әниләр намаз укыган җиргә килеп кушылып елыйбыз инде.
МШ: Сельсовет ачуланмыйдыр иеме соң?
Г: Сугыш вакытларында Совет алай тимидер бит инде ул. Өлкәннәр бәребер үзенекен итәләр ие инде ул. Бабайлар йөрмидер ие. Әниләр белән бара торган иек. Бабайлар, качып боз өсләрендә укыйлар иде инде. Гает көннәрендә. Дин бетте бит инде. Намаз укырга кушмыйлар бит ине. Өлкәннәр бергә җыелалар да шунда боз өстендә кача-поса гает укыйлар ие. Шуннан менә астанәгә килеп бер елны укыдылар. Аннан тәкбир әйтеп урамнарда туктап-туктап мәчетне алга салып җибәргәчтен. Аныңчы тыелган ие бит инде, дин беткән ие. Өйдә дә җыелалар ие, өйдән дә кылалар ие ул вакытта. Бездә Каргалыда биш мәчет булган, 12 мәхәллә булган. Бер генә мәчет калган да сугыш вакытында анда солдатлар урнашканнар инде. Шуннан соң килеп, солдатлардан соң бу бит инде ябылды. Әти инде динне кузгатырга кирәк мин мөфтигә барам дип, җәяүләп мөфтигә чыгып китеп әни белән бергә барганнар алар беренче мәртәбә, ирле-хатынлы. 46-48 нче елларда. 49 нчы елда үлде. Әти 75 яшьтә үлде. Анда йөри алмады инде күп итеп. Мөфти рөхсәт итеп әти берничә ай гына йөрде дә мәчеткә аннан парализован булып, 10 ай ятып үлде. Картлар аның исеменнән дога кылалар ие. Сәгыйдулла Сафиулла улы. Балаларга тели торган теләк, балалар өчен инде, ашагач та, яткач та әйтелә торган теләк. Әни әйтергә куша иде. Яа тауфыйк, яа бәхет, яа ризык. Бисмилла әйтәсең дә.
МШ: Яа хәрефен ник кыстыралар соң?
Г: Тәүфыйкъ та бир, бәхет тә бир, ризык та бир дигән мәгънәдә. Әнинең исеме Фәрхинур.
Өйрәтергә вакыты да юк иде инде. Ятыр алдыннан Шал бәйләп, безнең тормышның эше шал бит инде, бала чакта өйрәнгән бер ничә сүрә хәтердә калган инде. Ятыр алдыннан: Яттым яа Алла, торсам иншалла, бу ятканнан торалмасам бакый иман бирсен бер Аллам. Әтием мәрхүм әйтә торган ие, берәр кеше килеп керсә өеңә, беркемгә дә караңгы чырай бирмә, ризыгыңны каплап алып калма. 60 кешегә ризык әзерләнер икән, шуның алтысын гына ашата алырбыз икән, шулай булгач булган ризыгыңны каплап калма дип әйтә торган ие әти мәрхүм. Әти заманында укыган. Коръәнне, Мөхәммәдияне зур киталарны, безгә укый торган ие төннәрендә. Динне беләдер ие ул. Аңлатып укый торган ие. Хәлиулла хәлфәгә бирде ул китапларны әни әти үлгәчтен. Ул китаплар Хәлиулла хәлфәдән кызына калды, кызы үлеп китте, хәзер ул китаплар кайдадыр инде. Әрәм шулкадәр. Уразова дигән кыз Казанда укый. Ул укып бирер иде. Әни укый белмидер ие. Грамотага укытмаганнар аны. Әти укыйдыр ие. Йосып Зөләйханы. Күп китаплар, без тыңлый иек инде. Кыш көне төннәр озын була. Әни шал бәйли, без балалар тыңлый иек. Бәләкәй генә йортта.
МШ: 49 нчы еллар куркыныч еллар бит әле ул.
Г: Куркыныч елларда мәчет ачып йөрде дим ич. Мәчетне алып бирде. Мәчетне юлга салып тынычланып үлеп китте. 12 бала булганбыз. Әни таба барган үлә барган балалары. Өчәүбез хәзер.
МШ: Сез сөйләгән идегез, кеше, өстәл янында ашап утырганда ризыкларын...
Г: Куйган өстәлдә ризыкның әз булса да һәммәсен дә, бәләкәй генә булса да, үтмәсәдә кабырга кушкан борынгы кешеләр. Әтиләр, әниләр әйтә торган ие. Ризык, мине кабып карамады, дип, рәнҗеп калыр, ди. Валчыгына кадәр ашарга кушалар ие, бай булырсыз, дип.
Үземнең хәсрәтем күп булганга, җырлыйм да, җылыйм да.
МШ: Әрнеп елау күңелне бушата инде.
Г: Күзне әчетә инде. (Көйли бишек көе, көе матур, расшифровать)
Әлли-бәлли итәр ул, үсеп буйга җитәр ул,
Үсеп буйларга җиткәчтен мәдрәсәгә китәр ул.


Авыл көенә:
Солдат итеп алсалар да будырмам билләремне,
Исән йөреп саулар кайтсам ташламам илләремне.
Солдат итеп алдылар, билгә каеш салдылар,
Бәхетсезләрне алдылар, бәхетлеләр калдылар.
Каргалыдан чыккан чакта күтәрелде томаннар,
Я кайтырбыз, я кайтмабыз хуш булыгыз туганнар.
Алмагачлары, сайрый сандугачлары кушыла, шуңа күрә алмагачлары көенә җырлыйбыз дип әйтәбез. Ерлый-ерлый су ташыйдыр ием.
Ай янында якты йолдыз, айга сөйли серләрен.
Ул айга сөйли серләрен, мин кемнәргә сөйләрмен, дип,
МШ: Кемнән ишеттегез бу сүзләрне?
Г: Алар авыл көйләре бит инде.
МШ: Моны нинди көйгә җырлап була?
Г: Авыл көенә ерлап була.
МШ: Авыл көйләре күп мени алар?
Г: Агыйдел, шомыртым көйләр – алар бит озынга саналалар. А болар менә үзеңә җиңел булыр өчен. Суын да күтәрергә кирәк, ерын да ерларга кирәк.
МШ: Йөри, йөри..
Г: Әйе, йөри-йөри. Бәләкәй генә тауга суын да алып менәсең. Шул кыска көйләрне авыл көйләре дип атыйлар.
МШ: Алмагачлар – авыл көеме?
Г: Авыл көе. Сакмарның сүзләре бар, махсус көе юк.
Таң суы:
Г: Кояш чыкмас борын таң аткан вакытта таң суын алалар. Укып бараcың. Нинди дога укыганын кем сораган кирәк булыр дип. Кем белә инде ни укыганын. Мунчада елытып. Юынганнан соң шул су белән коендыра торган ие. Күзләрен, кулларын – күз тигән балаларга.
М: Килешә иде микән?
Г: Ышансаң килешә бит инде ул. Өйгә бер кеше килсә бала көйсезләнә. Тәрәзәнең парларын алып, баланың күзләренә сөртеп... Килгән кеше тәрәзәгә карый, ишек тоткасын тота дип, шуларны сөртеп бусагага шунда китсен моның күзләре дип, бусаганың төбенә түгә иде. Ишекне ача иде дә бусагага сала иде. Ышангач килешә инде. Күзең шунда калсын дип.
М: Чынлап та күз тию бала микән?
Г: Кеше ихлас карый. Күз күтәрми. Бала күз парәсе (пәрдә) белән туа. Шундый балаларга күз тиючән була. Шулар күз күтәрми.
М: Мунчага кергәндә догалар укып керә идеме?
Г: Мынчадан чыккач әйтергә куша торган ие әни рәхмәтеңне дә, бисмиллаларыңны да. Мунча хуҗасына әйтә инде, бисмилланы үзенә укый инде.
М: Йорт хуҗалары буламы?
Г: Йорт хуҗасыз булмый диләр инде. Әгәр дә ул сине яратса ул синең йортыңда тыныч була.
Әгәр дә ул сине яратмаса ул сине һәрвакыттада тынгысызлый. Борынгыларның сүзе бит инде ул. Борынгыдан ышанып яшәгәчтен әни янында шул әйткәннәрне нитәсең бит инде. Йорт хуҗасы сине яратса ул тыныч йорт була.
МШ: Нишләргә соң ул мине яратсын өчен?
Г: Бернәрсәдә эшләтмисең. Яратмаса яратмый.
МШ: Мунча хуҗасы да була диләр.
Г: Ул мунчаның хуҗасы да зыян күрсәтергә мөмкин. Ул берәр җиреңне авырттырырга мөмкин.
МШ: Абзар хуҗасы..
Г: Мал хуҗасы да була.
МШ: Һәрберcенең хуҗасы буламени.
Г: Була.
М: Урман хуҗасы?
Г: Урман хуҗасыз буламени?
М: Әниегез сөйлидер иде мени?
Г: Әни янында йөреп, ул сөйләгәннәр истә калган инде. Ашап беткәч амин итәргә өйрәтеп, ашап бетер, ризыгың калмасын, ялап куй. Шулай тәрбия – боларга да бирәсең дә бит.
М: Алар да шулай бирәчәкләр.
Г: Насыйп булса шулай бирергә тиешләр инде. Килгән кешегә якты чыраебыз, чәебез. Мин бервакытта да кешегә караңгы чырай биргәнем юк. Бөтен кешегә дә җитә ризыкларым да, якты чыраем да. Каенсеңелләрем, килендәшләрем ятим калды. Аларның балалары белән бергә, түгәрәкләнеп, түгәрәкләшеп шулай бергә яшәдек. Тату булыгыз, дип әйтәм балаларга. Йосыф пәйгамбәрне мисал итеп китерәм балаларга. Йосыф пәйгамбәрне коега салганнар туганнары. Ул аларны кичергән. Бер-берегзгә мәрхәмәтле булыгыз дип әйтәм мин балаларга.
Г: 74 нче елны боздылар мәчетне. Яхшы йорт иде. Склад итеп тоттылар да. Аны бассейн итеп тотарга мөмкин иде мәктәпкә. Дин бетерәләр имеш.
1992 ел 8нче июль.
Кунафиева Хәдичә, Рамазанова Мәүҗидә.
Хәдичә – Х
Мәүҗидә – М
Мәсгудә Шәмсетдинова – МШ


М: Кыз вакытта укый торган идек Мәүлидне. Абыстай укыта торган иде. Хәзер бит мин 85 тә. Кем белә ул китапның исемен. Уйлап кара.
МШ: Китап басма идеме, кул белән язылган идеме?
М: Коръәнчә язылган иде. Басма. Хәдисләр укый торган иек, шигыръләр укый торган иек Коръәнчә язылган.
МШ: Көе ничек?
М: (Мәүлид укый көйләп, көе бик матур) – расшифровала. Бер 10 лап юл.
Абыстай сөйли торган ие мәгънәләрен.
М: (Мөхәммәдияне укый көйләп – көе бик матур. Бер куплет. - расшифровать)
МШ: Мөнәҗәт белән бәетнең ни аермасы?
М: Мөнәҗәтне үлгән кешегә әйтәләрдер инде. Минем туемда бәет әйтеп килделәр. Нәрсә дип әйткәннәрдер. Өйдә елап утырган кеше. Ул вакытта куанып бардык мени. Элек бәет укыйлар ие. Хәзер гармуннар белә, дадҗалар белән киләләр. Бәет – һәйбәт шигырь булгандыр инде, һәйбәт тормыш дигәннәрдер инде. Матур итеп гөрләп әйтеп утырганнар инде. Теләк инде. Кыз елап утыра инде өйдә куркып. Уналтым да тулмаган ие кияүгә барганда 21нче елны.
Җырлый: (тәфтиләү көенә )
И Ходаем, и Ходаем, и Ходаем, и Хода,
Дөньяда вә ахирәттә син кылма безне яза.
Миллияттән чыкмамын тау кадәр алтын күреп,
Тик янам милләт учагында төтен -ялкын күреп.
Мин йотармын, көн килерләр, көн косармын мин аны, ?-мш
Шунда мин тәбрик итәрмен милләтемне дөнъяны.
Өстеләргә ак урынга халкым .... ыргытам. ?-мш
Ник зарар бар бу хосуста рәнҗү-хәсрәтләр йотам.
Бала вактында теләде өммәтем дә өммәтем.
Картлыгыңда син онытма инде аның сөннәтен.
Байтак белә идем, кычкырып укып утыра идем. Шайтан оныттырадыр инде. Миңсылу абыстайның шигыре инде бу.
(Коръән укый көйләп - матур)
Кунафиева Хәдичә:
Безнең авыл каршы тора аръяк тирәкләренә, шул,
Мәңге сүнмәс утлар салдың минем йөрәкләремә.
Каргалының урамнары егерме биш чакрым, шул,
Ах, дускаем, синнән башка юк бит минем якыным.
Бетте Б