Masguda I. Shamsutdinova's site


 

102. Каргалыда өч этажлы җырлар.

102 Татар Каргалы, 1992 ел, 8 нче июль. Очень много мелодии расшифровать.
Каргалылар: Каргалыда ачлык, казачийлар татарларны эт табагыннан ашаталар, марҗалар татар егетләренә коедан су эчәргә рөхсәт итмиләр. Нуретдин Сәлимов 300 дән артык мәет күмә ачлык вакытында. Мулла катнашмый, сәдака килмәгәч. Бәрәңге Хисамы. 90 яшьлек әби йортын ташлап китә кияве чучка алып кайткач. Урыслар чәй эчмәгәннәр элек. Су эчкәннәр, квас. Ачыткы. Ризыклары шул булган ине, кәбестә, тозлы балык. Шулай көн иткәннәр ине. Урыслар хәзер татарлардан яхшы ашарга өйрәнделәр.Татар урысны өйрәткән, нинди урыс татарны өйрәтсен. Урыс ни белә? Урыс татарлардан күреп кенә өйрәнә бит ул. Элек- элек, борын-борыннан килгән бит ул шәл бәйләү.
Шуның аркасында – шуның өчен
Сарвиямал Бадалованың - “тулаем иске Маулид”
Түк-түкле уйнау,
Кунафиева Хәдичә - КХ
Рамазанова Мәүҗидә - РМ
КХ – кунафиева хәдичә
КХ: җырлый өч этажлы җырларны:
Безнең Каргалның урамы себермәсәң дә такыр, шул,
Безнең Каргалның кызлары бизәнмәсә дә матур.


Рамазанова Мәүҗидә:
Чигән чигән дидегез лә, чигән өчен үлдегез лә,
Чигән килә башлагачтын астыгызга сидегез лә.
Хәмидәбануның туенда ала чучканы суйдылар,
Чучка итен ашамагач муенына пычаклар куйдылар.
Чиркәү баскычын менгәндә уң аякларым тала ла,
Талганына үкенмимен ислам динем жәл кала.
Кунафиева Хәдичә:
Без, без ,без идек, без унике кыз идек, базга төштек май ашадык, кап та куп, кара Якуп, сака (сәке) астына кач. Һәммәбез дә качабыз да, беребез гөрләп кала инде. Качкан кешләр, былды, дип, кычкыралар да, шуннан эзләп йөрибез. Шуннан соң килеп, кем алдан килеп түкелдәтә, тагын шул кеше торып кала инде. Шундый уен инде. Качышлы уен. Без без идек, - санау инде. Хәзер инде русча саный бала. Малайлар да шулай дип уйныйлар иде. Түк-түкле уйнау диләр. Түк-түк дип шакылдаталар. Качышлы уен дисәң дә ярый. Качып уйныйсың бит инде.
Ак-тирәк күк-тирәк дип уйныйдыр идек инде. Биш кыз бу якта, биш кыз теге якта. Шунда малайлар да үз тиңнәре уйныйдыр иде инде. Ак-тирәк күк тирәк, бездән сезгә кем кирәк дип кычкырып әйтәсең инде. Бөтенебез дә. Фәләнчә кеше кирәк дигәч, теге кеше йөгереп теге якка барып монауылай итеп теге тотынган нине өзеп, өзсә – теге якка кайта кире. Өзмәсә торып кала иде. Ашыкны малайлар гына уйныйлар ие. Теге сөяк чыга бит ине аяктан, тояктан сөякләр чыга бит, малайлар уены, отышыпмы. Чүрәкә биетеп уйныйлар ие. Ансы да малайлар уены. Чыбыркы белән, камчы белән уйныйлар. Чыбыркыны шушылай итеп урый да, шуны карап тора инде, кемнеке ничәгә хәтле бара. Кемнеке озагырак әйләнә шуныкы откан була инде. Урамда йөридер идек ине, яңгыр яу-яу, майлы ботка казанда, сөтле сыер абзарда, бер бодайга мең бодай, я ходай, бир бодай, шулай дип телидер идек ине. Теге салават күперләре чыгып китәдер бит ине. Хәзер салават күперләре дә юк, яңгыры да юк. Теләкләр кабул булган, ашлыклар да шәп була торган ие.
Краковякка сикереп-сикереп биисең, башкорт көенә басылыбырак, татарныкына сикреп, урыс сикерә бит ине, татар ул хәтлек сикерми. Урыс барыняга бии бит ине. Татар барыняга биесә дә урыс кебек сикерми.
Ирем Афзалтдинның бер апае бар иде. Шул безгә килгән вакытта дога кылганнан соң, менә шушы доганы кылыгыз, бу доганы кылмасаң фирештәләр, безгә дога кылмады дип, үпкәләрләр ди. 4 фәрештә була ди ашъяулыкның 4 почмагында. Безгә дога кылмады дип рәнҗерләр ди. Шушы доганы калдырма ди торган ие.
Я дәүләти вәли, я дәүләти шаһи, я дәүләти әсхаби, я дәүләти әсхари, я дәүләти җәннәти, я дәүләти нигъмәти. Раббана атинә фидунья хасәнәтә ....газәбәннәр. Бирәхмәтикә я рахимин ...
Шулай итеп дога кылыгыз диде, Алла акбәр.
МШ: Сез сөйләгән идегез, сез кечкенә чакта марҗалар суган сатырга килгәннәр, диеп.
КХ: Без беренче күрдек ул марҗаларны. Сакмардан килгән марҗалар. Бер береңә әйтә бит инде бала-чага. Курыкмыйдыр иек. Шуларга каршы чыгадыр иек. Алар килгән вакытта тауны төшүгә менә монауында тауда аерым ачык, сукмак бар ине, аерым ачык, шул сукмактан килүгә күлмәкләрен күтәреп аяк-ара сиеп китәләр ие. Ыштан юк. Каян булсын ул ыштан. Марҗалар суганга сиеп киләләр ие безгә килгәндә. Теге кәрзиннәрен яннарына куялар да. Шуларны без алып ашыйбыз бит ине күкәйгә. Күршебездә бабайның, дәү әтием Газимъянның бер ахирәте бар ие. Шул күршегә ыз тегенең ызнакомы киләдер ие. Урыс бит ине. Помидор алып килгән ине. Шушылай, эре-эре помидор, сата бит ине. Мин дә кердем ине, әби дә керде ине. Теге помидорны зхалыклар ала, миңа алма ди. Әби булган кеше, акча биреп алдыртмый. Ашарга ярамый, урыс ашы ул, ди. Шунан теге миңа куркып карап торгангадыр ине бер помидор бирде. Теге помидорны алып кайтып кердем дә ашыйм бит ине. Әби ашама ди, безгә гөнаһы була ди. Шуннан бабай әйтә, и кызым, бер нәрсә дә булмый, аша-аша, ди. Үзебездә үстерербез әле ди Газимьян бабай. Менә килеп җитте бит ине. Үзебез үстерәбез.
Урыслар чәй эчмәгәннәр элек. Су эчкәннәр, квас. Ачыткы. Ризыклары шул булган ине, кәбестә, тозлы балык. Шулай көн иткәннәр ине. Урыслар хәзер татарлардан яхшы ашарга өйрәнделәр.
МШ: Менә шәл бәйләүне кем кемнән өйрәнде икән?
КХ: Шәл бәйләү борынгыдан калган ине ул?
МШ: Борынгыдан кемнән калган? Татар урысны өйрәткәнме, урыс татарны өйрәткәнме?
КХ: Татар урысны өйрәткән, нинди урыс татарны өйрәтсен. Урыс ни белә? Урыс татарлардан күреп кенә өйрәнә бит ул. Элек- элек, борын-борыннан килгән бит ул шәл бәйләү.


Кайсаров Рәхматулла Хәлил улының кызы Кайсарова Рауза Рәхматулловна. Кияүдә – Рәҗапова Рауза. 1932 нче елны туган. Крестьянка.


РР: Безнең әти әйтә торган ие, без элек үскәндә урыс гомер буенча бер балык башы белән бер таба күмәч ашап бетә торган ие дә артыннан су эчә торган ие.
Хәдичә: (Пухартельдә эшләгән). Газимьян бабаем, (әтисенең абыйсы?) Үзбәгестаннан кайтканда, мине үзбәкләр, әкә дип әйтәләр ие дип сөйләгән. Тегене Әкә Газимьяны дип йөреткәннәр. Шуннан минем әти белән алар бертуган, икәүе. Инде минем әтине дә Әкә Хакимбае дигәннәр. Менә шуңарга без әкәләр булып йөрибез.


? Кнәз Рәхматулласы дип йөреткәннәр безнең әтине. Минем әти әйтә торган ие, минем әти итче Хәлил. Мин итче Хәлил уты дип әйтә торгна ие. Минем әтием ит суйган, ит сатып йөргән Оренбургта. Шуңа күрә әйткәннәрдер инде.


1992 нче ел. 9 нчы июль, Сәрвиямал Бадалова.
СБ: мөнәҗәт дип куйган
Әгәр юлга чыгар булсам явыз юлга юлыктырма,
Тәнемнән җаным чыкканда иманымны оныттырма.
Йөримен дөньяда, дөньядан туймыйм,
Башымны …. куймыйм.
Азыгымны әзерләмим, барсам ач булмасам иде,
Илаһи еглап сорыймын, кабул кылгыл соравымны.
Газраил җаным алганда сәламәт кыл иманымны,
Илаһым сорыймын синнән, җаным чыкканда сусатма,
Җаным тәнемнән чыкканда шайтан чирләрендин сакла.
Илаһым, сорыймын синдән, кабул иткел соравымны,
Тәнемдин җаным чыкканда насыйп иткел иманымны.
Илаһым, сорыймын синдән,тар кыйлмагыл каберемне​,

Гафу кыйлгыл гөнаһымны, кабул иткел гамәлемне.
Илаһым, сорыймын синнән, йомшак алгыл и җанымны,
Итеп гүреңә куйганда җиңел кыйлгыл сөалемне.
И Илаһым сорыймын синдән сират күперен үтмәкне
Рәхмәтеңне ярлыкап җәннәтеңә кермәкемне.


М: Моны кемнән яздыгыз?
С: Син аны сорама, ул кешеләр юк алар.
М: көйләп әйтеп буламы
С: (Көйләп бирде)
(Мөхәммәдияне көйли). Аны без гел укымадык. Ул коръән түгел, салават түгел. Пигамбәрләрнең исемнәрен язган инде, алар ничек үлгәннәр, алар ничек яшәгәннәр. Бик кирәкле китап түгел. Төрле көйгә укылар ие. Хөсни укый алса була, ул укымаса юк. Беркемдә укый алмый хәзер. Укыганын ишеткәнем юк. Укырга тиеш.
М: Мөхәммәдия Каргалыда күп идеме?
С: Күп иде. Имтихан чакларында укый идек. Абыстай бит инде кунак чакыра, я мәҗлес чакыра. Бәйрәм кичләре. Шунда кызларны укыта инде. Менә укыган нәрсәләрне укы дип. Утырган кешеләр инде ишетә. Менә мәүлетләрне шунда укыйдыр идек. Мөхәммәдияне кайчан укырга да ярый. Хатын кызлар күберәк укыйдыр иде. Мәүлетне мәчеттә дә. Өйдә дә укыйлар. Бабайлар да укый иде. Мәүлидкә бит кеше кунак чакыра. Аерым. Соңгы елларда гына бергә утыра башладылар. Ярты ягына әбиләр утыра, ярты ягына ирләр утыра. Андый кешеләр бар хәзер.
М: корбан бәйрәмнәрендә китаплар укыйлармы?
С: Юк, хәзер укыган кеше юк. Элек укылар иде. Әнә шул пәйгамбәрләрне укыйлар ие особо.
Корбанда андый бәетләрне, андый Мөхәммәдияне укып утырмыйлар инде. Бәйрәм кичләрдә, Уразада, Рамазан шәрифтә, Ураза Рамазан ае бит инде, Кадер кичләре.
М: Бәдавам китаплары.
С: бәдавам китаплары да шундый кичләрдә укыла. Мәүлидне мәүлидтә генә укыйлар. Башка вакытта укымыйлар.
М: Кисекбаш тагын бар..
C: Любой вакытта..
М: Кисекбаш дигән китап яхшы китаммы ул?
С: кисекбаш бит инде ул... Тәгәрәп киләме әле ул?
М: Тәкыйгаҗәп...
С: Любой вакытта, алар коръән түгел бит инде. Коръән булмагач хәсиятле түгелләр.
М: Йосыф
С: Менә бер-ике өч хатын утыра. Элек укыйлар ие. Тыңлап утыралар ие. Хәзер кеше юк, бетте. Махсус та чакыралар ие, кереп утырган кешеләр дә бар ие тыңларга... Әй фәләнчә апай, укыйк әле берне..
М: Гөрләп укыйлармы?
С: Юк. Шигырьләрне бер-ике кеше укыса матур була инде. (Көйли:
Кадыйралла кәләм өчен, пәйгамбәрнең хакы өчен,
Анда Зәмзәм суы өчен рәхим кыйлгыл Тәгалләлла.
Менә шуларны ике кеше укыса матуррырак була, җиңел була. Аны укыйлар инде укыйсы килгән чакта, ике кеше, өч кеше килсә... Мәетләр була, бүген саклыйбыз мәетне куна. Икенче көнне күмәбез. Күмгәннән соң ул көнне тагын кич белән килеп утыручылар була. Ул көнне мәеткә күңелсез булыр ди бит ине. Шуның белән мәеткә кабул булсын инде дип шунда утыралар. Шунда укыла күп шигырь-мигырьләр. Мәет саклаганда ниндиләрне укыйлар беләсездер инде.
М: Ниндиләрне?
C: Ля иляһы илляллаһ мөхәммәдерәсулюллаһ. Тәхлилне чыгалар. Мәеткә күңелле булсын инде дип, хуҗага да күңелле булып кала. Әнә шунда укыла Бәдавамнар. Мәетне саклаганда тәхлил укыла. Күп сөйләшмәскә...
М: кешеләр икенче бүлмәдә утырамы, янындамы?
C:Янында.
М: Сөйләшмиләрме мәет белән?
С: сөйләшми бит ул... (көлә). Сөйләшә торган булса сөйләшер ие.
(Мөхәммәдиядә Хәсән белән Хөсәен турында)
Көйли:
Кадыйраллам кәләм өчен, пигамбәрнең хакы өчен,
18 мең галәм өчен шәфагать кыйл рәсулюлла.
(Бу пәйгамбәребезгә шәфагать өстәү инде - С).
Мәккә белән Мәдинә өчен, Кәгъбәтулла хакы өчен,
Анда Зәмзәм суы өчен шәфагать кыйл рәсулюлла.
Мөэминнәрнең җаны өчен, шәхитләрнең каны өчен,
Салават хөрмәте өчен шәфагать кыйл рәсулюлла.
Хаҗиларның туфрагы өчен, җәннәттәне хурлар өчен,
Фәкыйрьләрнең сабры өчен шәфагать кыйл, рәсулюлла.
Киярсең асыл таҗыңны, менәрсең шул пырагыңа,
Җиярсың өммәтләреңне, шәфагать кыйл, рәсулюлла.
Мөэминнәрең җыелганда, Ризван каршы алганда,
Ни зур шатлык мөэминнәргә, шәфагать кыйл рәсулюлла.
Котлы булсын ислам әһле, шатлык безгә иман нуры,
Сөенеч безгә Коръән әһле, шәфагать кыйл рәсулюлла.
Сират күпере булыр ул көндә, кылдыйн нечкә, кылычтын үткен,
Асты тулы ут һәм төтен, һәркем андан үтәр беркөн.
Кеми үтәр асыл кош дип, кеми үтәр искән җил дип,
Кеми аяклары таеп җәһәннәмгә китәр ул көн.
Тәүбә илә үткән коллар ул күпердин үтәр ул көн,
Җәннәт булыр урыннары, хурлар каршы алыр ул көн.
М: Моны кайчан әйтәләр?
C: Кайчан әйтсәңдә ярый, рамазан аенда особый инде. Укый бел, хет кеше белән, хет үзең. Кеше белән укысаң савабы күберәк инде. Укысаң савап, укымасаң зарары юк.
Рәҗәп шәгъбан аена мөнәҗәт. Рәҗәп ае бит инде әүвәле була, Шәгъбан ае икенче була. Рамазан өченче ай була. Көйли:
Рәҗәп Шәгъбан, Рамазан ае беткәч җитте махри Рамазан,
Рәсулулла хөрмәтенә җитте махри Рамазан,
Хуш килдең шәхри Рамазан, шәхри нур.
Рәсулулла хөрмәтенә махи шәриф иңдерде,
Руза тоткан колларына рәхмәт аен күндерди.
Хуш килдең шәхри Рамазан, шәхри нур.
Сәхәр торган бәндәләрнең калебләре нур чәчәр,
Руза тоткан колларына җәннәт ишеген ачар.
Сәхәр торган бәндәләргә фәрештәләр шатланыр,
Руза тоткан колларыни Хур кызлары каршы алыр,
Махи шәриф рузасыни гөнаһларны көйдерер,
Ул мөбарәк хөрмәтенә тәмуг утын сүндедер.
(Көйләп булмый икән. Көйләнми.-С)
Руза тоткан бәндәләрнең калебләре шат булыр,
Ул мөбарәк хәрмәтенә гөнаһлардан пакъ булыр.
Җан сөйгәнем син идең, җаныма рәхәт син бирдең,
Ислам дине безгә бүләк, мөбарәгем, мөбарәк.
Әлвидаг кыйлам сезләргә, яшьләр чәчеп күзләргә,
Рәнҗеп китмә син безләргә, мөбәрәгем мөбәрәк.
Әлхәмделиллаһи шөкер, шат үткәрдек бу көнне,
Кемсә булыр, кемсә булмас киләсе елда,
Хуш килдең шәхри Рамазан, шәхри нур.
Уян, и күзләрем, нурлы сәхәрләрдә,
Сәхәрләрдә инәр, багым, таҗиулла,
Уян, и күзләрем, нурлы сәхәрләрдә,
Ходаның рәхмәте күптер аларга.
Җамалый хәзрәти күрмәк теләсәң,
Уян, и күзләрем, нурлы сәхәрләрдә,
Яхшы буласың килсә, ураза тот, дигән сүзләрне әйтә инде бу.
Ходаның рәхмәте күптер аларга,
Сигез җәннәткә кермәк теләсәң.
Уян, и күзләрем, нурлы сәхәрләрдә,
Ходаның рәхмәте күптер аларга.
Сәхәрләрдә укып күтәр догаңны,
Һич калдырма атаң белән анаңны,
Уян, и күзләрем, нурлы сәхәрләрдә,
Ходаның рәхмәте күптер аларга.
Хич калдырма догаңнан остазыңни,
Сабый чакта үлгән балаларыңны.
Уян, и күзләрем, нурлы сәхәрләрдә,
Ходаның рәхмәте күптер аларга.
Төнлә торып куй .... йөзеңни,
Шунда гына табарсың морадыңни.
Уян, и күзләрем, нурлы сәхәрләрдә,
Ходаның рәхмәте күптер аларга.
Доганың юлларына керсәң гарештә,
Фәзрештәләр торсын каршыңда.
Уян, и күзләрем, нурлы сәхәрләрдә,
Ходаның рәхмәте күптер аларга.
Догага тилмертмәгез атаңный,
Күкрәк сөте имезгән анаңный.
Уян, и күзләрем, нурлы сәхәрләрдә,
Ходаның рәхмәте күптер аларга.
Адәм углы, бер керерсең куйныма,
Гамәл дәфтәре тагып муйныңа,
Уян, и күзләрем, нурлы сәхәрләрдә,
Ходаның рәхмәте күптер аларга.
Догаи Хәбибне мәетнең чәчләрен югач янына куялар. Кабергә кереп китә. Догаи Хабиб дигән. Коръәндә юк, китапларда булгалый. Аның хәсияте бар инде кайдадыр, бу үзе генә әле монда. (Догаи Хабибне укый, - беренче доганы укыда, аннан асмаул хөснанең башын.)
Васыятьнамә. Шигырь кебек нәрсә инде. Мин үзем атап язган нәрсә түгел. Күчереп язган нәрсә. Хатыннаар җыелган вакытта укыла. Бер иптәш хатын килә, күршең килә.
Сөйләем, балам, сүзләремни, сүзләремни түгел моңнарымни,
Мин үлгәчтен, балам, укыт коръән, тәрәзәләрдән кайтып тыңлармын.
Мин үлгәчтен балам, укыт коръән, минем васыятем шул булыр,
Син, бәбкәем, укытсаң, кабер эчләренә нур булыр.
Мин үлгәчтен, балам, укыт коръән, син бит минем газиз бәбкәм,
Атнакич булса җаным кайтыр ак күбәләк булып, бәбкәем,
Тар кабердә мин ятырмын балалардан дога көтеп,
Догалары барса рәхәт булыр, онытсалар нихәл итәрмен.
Мин үлгәчтен, балам, укыт коръән, мине рухым кайтыр тыңларга,
Шушы сүзләремне калдыдырмын мине сагынганда сөйләргә.
Чыннап әйтәм, балам, ихлас әйтәм, җидемне уздырыгыз,
Белгәннәргә хәер биреп догалар кылдырыгыз.
Еламагыз, балам, яшь түкмәгез, аминдин ерылып калганда,
Ходаем тел ачкычымны бирсен Мөнкир, Нәнкир җавап алганда.
Хозыр Ильяс булсын юлдашым, кабердә минем ялгыз башым,
Чын иманым булсын юлдашым тар кабергә барып кергәчтин.
Җавап алыр өчен килерләр, җәннәтләрдән урын бирерләр.
Бу икенче нәрсәкәй. Монысы да васыять.
Барча мөселманга үтенәмен миндин бәхил булып калыгыз,
Барып гүргә куйгачтын тәхлил әйтеп туктап калыгыз.
Җууычылар сезгә әйтәм бигерәк таман булсын суыгыз,
Ихлас белән үтенәмен догаларын әйтеп юыгыз.
Укучылар укып дога кылсын дип сезгә васыятемне язып калдырам
Сторона А закончилась.
Сторона Б:
Сарвиямал Бадалова
Мәүлидне көйләп укый.
Багдад, фелүр, полная расшифровка находится отдельно. Полностью Маулид көйле, старый вариант. Ахырында багышлау, очень сложный. Больше половины кассеты, где-то 30 минут укый.
C: Маулидне укырга чакыралар. Менә шушыны алып барасың инде. Моны бер кеше генщ укый, салаватларына кушылалар, кушылмасалар, кушылың дип тә әйтәсең. Кушылса савабы күберәк инде. Маулид аенда көндә укы. Үткәчтен дә әле әзерәк озату кичәсе дип укыйлар, укыталар.
М: мәдрәсәдә...
С: укыйлар ие.
1992 ел, 9нчы Мурсаянов Фәтхерахман Фәйзерахман улы булабыз. 1936 нчы елгы. Тумыштан шушы Каргалыдан барыбызда. Әнинең исеме Шәмсия, Әтинең әтисенең исеме Мөхетдин. Җир эше белән шөгыльләнгәннәр. Хатын-кызлар трактор йөрткәндә притсепщик булып башлап, механизаторлыкка киттем. Хәтта бригадир да булдым. Белемем 5 класс образование, татар классы. Каргалыда.
Каргалыда бездә төрле хәлләр булды. Мәзәкләр күп иде. Туктале, эшләр зурга китте, Латыйп кайтсын әле, ди бер мәкаль. Бер исерек булган. Ул Алаша Гарифе дип йөртәләр аны. Теге Афзалетдин дигән абзый ер ерлый икән аракы турысында инде. Афзалетдин абзый, шул аракы дигән җирне тагын бер повторять ит әле, дип әйтә икән теге. Шул аракыны яраткачтыйн, йөрәгенә ярам киткән инде. Бу бәет, әни мәрхүмнәр ерлый торган ие. Шул бәет итеп әйтеп торгнаннар ие. Әниемнән генә ишеттем, әниемнең исеме Шәмсия. Бакирова Шәмсия Әбульмәрьҗам кызы. Каргалы кызы, 1998 елгы. Укый яза беләдер иде, әтине дә өйрәтә торган ие. Үзеннән үзе өйрәнгән. Ятим булган. Хезмәте – крестьян.
Җырлый:
Әнкәм караватта, әткәм сәкедә,
Кечкенә сеңлем сулар төбендә,
Югалдым мин егет, калтырый кулым.
Эй, үтә яшь көнем, үтә яшь гомрем.


Бу 21нче елгы ачлыкта. Шунда үлгән кешеләрне җыеп йөргәннәр. Монда җыеп йөргән бабайлардан азы калды. Бар аның берәве. Шул бабай шул кешеләрне каравыллап шулай иттереп шул бабайдан сорап алып төшеп киткән. Исеме Нуретдин. Шул Нуретдин абзый сөйләде. Сәлимов. Кеше ашаган кешеләр үлде инде. Нуретдин бабай шундый кешеләрне үзе күмеп йөргән. Аның атасы муллалыкка укыган. Атасы үлгәчтен муллага барган икән. Ул мулла әйткән: Эй, Нуретдин, син үзең укымышлы кеше бит инде, үзең җый да куй инде мәетләрне дигән. Нәрсә дә өмет итмәгәчтен мулла да бармаган инде. Нуретдин абзый үзе күмгән 300 дә ничә кешенең кабре бар әлдә зиратта. Шул кешеләрне җыеп күмеп йөргән Нуретдин абзый.
Сәйфел -Мулюков Гафият абзый йөрде ул. Казачийларда эшләгән. Шунда моны бик обижать. Бу татар. Теге вакытта татарны казачийлар дошман күргәннәр. Казачийларның эт савытларыннан ашарга тиеш булганнар татарлар. Су ташучы булган бу. Бу чыдый алмыйча, бу гарьлеккә түзалмыйча боларга мин дә начарлык эшлим әле дип, суларына сиеп алып менгән. Алар мине дошман күрсә мин аларны шулай иттереп яберли идем дип, сөйли торгна ие Гафият абзый. Казачийлардан калган кличка старовер. (сталовер ди). Татар кушканмы аны. Старовер. Колхозга керә башлаган вакыт. Без ындыр төзи башладык тау башында. Шунда материалны Махрый дигән лесхоздан бирәләр иңде. Шунда лесхозда үзебез кисеп, үзебез төяп алып кайтабыз материалны. Җәй көне, тирләп кайтып киләбез. Гурбин авылында безгә марҗа апайлары эчәргә су бирми. Алмагыз диләр. Сезгә ярамый, моннан су эчәргә тиеш түгел дип. Үзебезнең чиләк, үзебезнең кружка белән йөри торган булдык. Кече баҗаебыз бер вакытны чучка алып кайтты. Ике чучка баласы. Әби, менә бу чучканы суйсак акча менә моннан бугаздан була ди. Әби ул йортны ташлап чыгып китте, бездә тора торган булды әби. 90 яшеньдә кайтты да егылды монда. Бер атна авырды. Чучканы бетемичә торып ул өйгә бармады. Кешегә саттылар.
Бәрәңге Хисамы. 21 нче елны бик каты ачлык булды бит инде Каргалыда. Ул читтән килгән бабай. Шул огородник булып килә, яшелчә үстерә торган кеше. 21 нче елны бәрәңге чәчеп ул ачлыкны җиңеп чыга, ачлыкны күрми. Шуның аркасында аңа Бәрәңге Хисами дип ләкаб кушканнар. Шул укымышлыгы аркасында мулланың помощнигы да булып йөргән ул. Шул бер китап укып утыра икән. Шул китап җеннәрне дус итеп җеннәрне ничек дус итәргә. Шуның улы сөйләде миңа, менә ди, Габдерахман ди, җеннәрне дус итәсең килсә әтәчләр тавышы ишетелмәгән җиргә барып, кырык адымга кырык адым җир үлчәп алып шуның уртасына кереп утырып ана шул доганы укып утырырга кирәк икән, ди. Шул доганы укып утырсаң җеннәр синең тирә ягыңа вич җыела. Шул кырык адымның эченә керми, шул читендә генә. Шуннан соң җеннәрне кертер өчен шул доганы укып беткәннән соң җеннәр атаманының исеме Йосып була, ди. Йосып, син кер, дип, шул дога укыган кеше үзенең бурычын тегеләргә тапшырып, шулай иттереп теге җеннәр тегенең кушкан эшен үти торган булганнар. Җеннәр белән дус була торган китаплар да булган элек. Бу разлагать итмәсен, бу берәүгәдә кирәкмәсен, ату бу, разлагать ителсә я мине атарлар, я тегеләй итерләр, я болай итерләр әти үз кулы белән якты шул китапны, дип, шул Хисаметдин абзый яккан, Бәрәңге Хисамые. Шул Мәҗит абыйлар, тегермәнгә китеп баручы кешеләр инде ашарларына онытканнар да, төбендә Мәҗит абый бар инде. Шул Мәҗит абый Хәлиулла Хәлфәне очрата Майорда. Хәлиулла Хәлфәгә Мәҗит абзый әйткән, Фаимә ашарга әзерләгән ие, онытып калдырганмын дигән. Бераз баруларына җитеп Хәлиулла Хәлфә китереп биргән теге ризыкны. Моны Каргалы халкыннан ишеттем.


Расшифровка 2014, январь, Сиэтл-Арлингтон.