|
|
Татар Каргалысына Сәяхәт
Ырынбур — Каргалы, Бар да тимер арбалы, Ырынбурда юрга күп, Каргалыда мулла күп, Мин дә мулла булыр идем, Замана авыр, нужа күп.
Татар Каргалысы авылы Оренбург өлкәсенең нәкъ уртасында — ямьле Сакмар буйларында урнашкан. Тирә-якта дала, күзне төрле төсләр иркәли. Табигать төсләрнең барысын мул сипкән далага. Гасырлар моңы калкулыкларга сеңеп, күз җитмәслек офыкка барып тоташа. Сәгыйть атаман булачак бистәсенә урын сайлаганда нигә шушы урында тукталды икән? Халкының моңын сибәргә ник Сакмар буйларын, ник Сакмар суларын сайлады икән? Безнең Сакмар буе ла бигрәк ямьле Ак тирмәләр корып, шул, җәйләргә, Кая гына барсаң, дуслар кирәк, Йөгереп чыгып атлар бәйләргә. Оренбург якларында татарлар күп яши. Саба якларыннан чыккан татар бае Сәгыйть Хәялинны Каргалыда яратып, хөрмәт итеп, “Cәгыйть атаман” дип искә алалар. Хөрмәт итәрсең дә, аңардан калган тәртип соңгы өч елда гына бозыла башлаган. Колхоз рәисе Мөхтәр Дәүләтъяров әйтүенә караганда, элегрәк ятлар мылтыктан ату ераклыгына авылга якын килергә кыймаганнар. …Унсигезенче гасыр башында 5 улын ияртеп, бу якларга зур ихтыяр көченә ия булган Сәгыйть Хәялин килә. Христиан миссионеры Лука Канашевич җәберләвенә түзәлмыйча Сәгыйть атаман артыннан бу якларга татарлар күпләп агыла. Тиз арада Сәгыйть бистәсендә саманнан, таштан салынган йортлар күтәрелә. Совет заманындагы корылмалар күптән җимерелгән. ә ХVIII гасырда төзелгән биналар безне мыскыл иткәндәй, заманага үч итеп, яшәп яталар. Пугачев белән бәйле корылмалар да исән-сау. “Нигә авылыгыз Каргалы?”, дигән сорауга: “Имеш Сәгыйть атаман, иртән күземне ачкач, ни күрсәм, шундый исем бирәм”, дигән, диделәр. Ачык һавада йоклагандыр инде күрәсең, иртәгәсен торгач каргалар очуын күргән. Чынлап та бу якларда карга күп, шаккаттырганы чебеннең бихисаплыгы. Без, Казан консерваториясенең бер төркем студентлары һәм мин, аларның җитәкчесе, Оренбург өлкәсенең Татар Каргалысында халык авыз иҗаты җыярга килдек. Колхоз җитәкчесе Мөхтәр әфәнде безнең Казаннан килүебезне белгәч: “Уборкага килгән механизаторларны тәрбияләгән кебек ризыклар белән тәэмин итегез”, — дигән боерык бирде. Моннан зур хөрмәт бармы иҗат кешеләренә бу заманда. Авыл халкы бик күркәм, ачык күңелле, кызыксынучан. Татарстанның үзенә дәүләт яулаганын белгәч, сөенгәннәр. “ә безгә нишләргә инде?”, — дип кызыксынучылар күп. Казаннан туры тимер юлы, башка юллары булуга карамастан, Татарстан белән элемтәләре юк диярлек. Артистлар сирәк килә, китап кибетендә татар китаплары юк. Башкортстанда чыккан китаплар арасында бер “Сак-Сок” кына моңсуланып ята. Казанга хатлар язып тилмереп сораган татар китаплары Каргалыга килми. Ә халык Каргалы авылында бик укымышлы, вакытында 12 мәчете булган, 11 нчесен 3-4 ел элек кенә ватканнар, тракторлар белән җимерә-җимерә бик озак интеккәннәр. Мәчетләрдә икешәр мулла булган. Һәрберсендә диярлек мәдрәсә эшләгән. Аылның 94 яшьлек карты Нуретдин бабай Сәлимов шәкертләрнең Рамазанда тәравих әйтеп баруларын әлегәдәй хәтерли. Һәркемдә диярлек “Манара бәете” язылган дәфтәр бар. Бу бәетне мин күп кешеләрдән, төрле җирләрдә язып алуыма карамастан, Каргалылар аны үз авылларында язылган дип саныйлар. Әлеге бәетне әйткән әбиләр күз яшьләренә коена.
Манара бәете
И, Манара, ничә еллар утырдың син нур булып, Сине кисеп төшергәннәр мәңге йөрсен хур булып. И, Манара, синең исмең бигрәк матур кушканнар, Әгәр телгә килгән булсаң куркыр иде дошманнар. И, Манара, сине кискәч барча кошлар таралды, И, Манара, син булмагач Ислам дине каралды. И, Манара, үзәгеңне кем кискәнен белмәдең, Бер Ходайдан әмер килеп нигә телгә килмәдең? И, Манара, кемнәр килеп йөрәгеңне кистеләр? Бер Ходайдан курыкмыйча йөрәгеңне өзделәр. И, Манара, син утырдың, мөэминнәргә билгегә, Сине кисеп төшергәннәр хур булсыннанр мәңгегә. Манараның тәрәзәсе барда җиргә коелды, Фәрештәләр саф-саф булып бар да җиргә җыелды. Мәчет әйтә: “Юк гөнаһым, сүтәм диеп килдегез, Кыямәт көн минем өчен нинди җавап бирерсез?” Мәчет әйтә халыкларга: “Бик ашыгып сүтмәгез, Минем түрдән үткән чакта дога кыйлмый китмәгез”. Манараны кисү белән кояш нурлары бетте, Иншалла, мәҗбүрмен, дип Манара авып китте. И, Манара, иртән торгач синнән азан көтәбез, Азан тавышын ишетмәгәч җылашып ла китәбез. Бар халыклар җыелганнар, бар да мәчет сүтәләр, Мәчеттәге фәрештәләр тәкбир әйтеп китәләр. И, Манара, синең аең кояш кебек ялтырый, И, Манара, син ауганда җирләр-күкләр калтырый. И, Манара, ай урагың каршы иде Кыйблага, Ничә еллар зекер, тәсбих әйкән идең Аллага. И, Манара, ничә еллар син утырдың нур булып, Сине кисеп төшергәннәр мәңге йөрсен хур булып.
Йөрәктән чыккан, тетрәндергеч бәет бу. Күпме еллар буыннарны юк итәргә тырышканнар. Манараны кемнәр кистеләр икән? Алар исәннәрдер әле, нинди хисләр кичерделәр икән ул заманнарда, искә төшерәләр микән? Тормышлары бәхетле булдымы икән?
Биек-биек манараны монафикълар сүтәләр, Ахирәттә монафикълар тәмугларга китәләр.
Хәлиулла Хәлфә
"Хәллә Хәлфә" турында авыл халкы менә болай сөйли: Яшәгән, ди, Каргалыда Хәлиулла Хәлфә, укымышлы булган үзе. Хозыр Ильяска ошаган йөзе, нурлар чәчкән әйткән `һәрбер сүзе. Саклаган аны вәйран заманнар җеннәр патшалары. Берсе ак, берсе кара булган. Бара икән адәм балалары Ырынбурга, Хәллә Хәлфә очраган боларга. “әйдә, бабай, утыр чанага, тизрәк барып җитәрсең, әзрәк я да итәрсең”. “Юк, балалар, мин үз хәлем белән, Алла куәте белән барам”, — дигән бу. Карасалар адәм балалары Ырынбурга җитәрәк, анда Хәллә Хәлфә ике эте белән бара, этләрнең берсе — ак, берсе — кара. Хәллә Хәлфә җеннәр белән таныш булган, аларга кунакка йөргән. Һәм аларны үзендә кунак иткән. Алардан ул үтенгән: тимәгез адәм балаларына, кагылмагыз аларга зәхмәтегез белән. Әйткәннәр аңа җен патшалары: йөрмәсеннәр безнең юллардан, аларның хөрмәтен сизсәк, без аларага кагылмыйбыз. Хәлиулла Хәлфә еш кына зиратка бара торган . Гыйбәдәтханәләр мәсхәрәләнгәндә, гыйбәдәт кыйлырлык бердәнбер пакъ җир дип таныган Хәлиулла Хәлфә каберлекләрне. Намаз укыган өчен Себер киткән картлар арасында, каберлекләр арасында “Лә иляһы илляллаһ Мөхәммәдеррасулюллаһ”, — дип иманын белдергән. Синнән башка беркемгә дә кол булмам, дип ант иткән Хәлиулла Хәлфә. Аның өчен бер аралыклар һәм вакыт чиклеге булмаган. Бер заман каберлекләр дөньясына Хәлиулла Хәлфә очып барганда юлында үбешеп торган гашыйкларга тап булган. Бәдбәхетләр, дип, ризасызлыгын белдереп фырылдап очып киткән ул. "Халыкка коткы тарата, Алланың кодрәтен таный”, — дигән донослардан соң сәвитләр аны зинданга яба. Иртән килеп карасалар, Хәлиулладан җилләр искән. Артыннан йөгерсәләр, күк юргаларның тояк астыннан чыккан тузан болытларына тончыкканнар сакчылар. Күктә: “Аллаһы әкбәр” дигән сүзләр генә сузылып калган. Бер ягында ак эт, бер ягында кара эт саклаган Хәлиулла Хәлфәне, әллә җеннәр, әллә фәрештәләр. Аның ярдәменә мохтаҗ булып үлемгә хәбәр алган бәндәләр кырмыскадай сырганнар аның утарын. Һәрберсенә илаһи сүзен тапкан, Алла кодрәте белән аякка бастырган, чиксезлек алдында гөнаһларын юарга мөмкинлек биргән Алладан зур көчкә ия кулган Табиб.
Әгъзәм хәзрәт һәм Мөхәммәт
Илнең төрле төбәкләрендә концертлар биреп йөрүемнең файдасы тиде Каргалыда. Колхоз рәисе, сезне кайда урнаштытырга инде дип, башын кашып утырганда, идарәгә имам-хатыйб Әгъзәм хаҗи килеп керде. Без аның белән күптәнге танышлар булгач, хәл-әхвәлләр сораштык, шатланышып күрештек. Ул Караглыда калган бердәнбер мәчет янындагы өенә алып китте. Безнең килүебезне сәламләгәндәй кыткылдашып, бакылдашып бихисап тавыклар һәм үрдәкләр сәлам бирде. Борчылганыбыз шул булды: мәчет картлары ничек карарлар икән изге урында — диннең “д” хәрефен дә белмәгән егет һәм кызларның мәчеттә яшәүләренә? Авыл кешеләренең иплелеге, табигый әдәплелеге аркасында без бер генә кырын сүз дә ишетмәдек. Авыл кешеләренең төрлесе бар, арттан сөйләп, гаеп табучылар булгандыр. Турыдан күзгә бәреп әйтүчеләр булмаганга Әгъзәм хаҗиның зур абруе да сәбәп булгандыр. Авыл халкы безнең җитди вазыйфабызга ярдәмен итәргә тырышты. Без бигрәк тә Шәүкәт әфәндегә рәхмәтлебез. Ул авыл кешесе булгач, моңлы, җырлы кешеләрне табарга булышты. Хөсниямал апа, Шәмсинур апа, Сәрвиҗамал апа, Нуретдин бабай халык хәзинәләрен күңелендә саклаган гүзәл кешеләр булып чыктылар. Эштән бушаган көннәрендә Әгъзәм хәзрәт Казан консерваториясе студентларына дин, шәригать кануннары, әхлакый тормыш турында лекцияләр укыды, хәләл җефете Галиябану безгә татарларга гына хас булган кунакчыллыгын күрсәтте. Әгъзәмнең әтисе олы яшенә карамастан, Сакмар буе казакларына хас булган горурлыгын югалтмаган. Ул вакытында улының очучы булуын теләгән, ә әнисе Шәмсия апа бөтен йөрәге белән Әгъзәмнең мәдрәсәдә укуын теләгән. Мөселман ана улының күкләрдәге тимер кошларга түгел, ә җирдәге Алладан язган кешеләргә кирәклеген алдан сизгән. Әгъәм хәзрәтнең белеме шаккатырлык, вәгазь сөйли башласа, тыңлап туялмаслык, кешеләргә булган мәхәббәтенә сокланырлык һәм көнләшерлек. Әтисенең каны, гасырлар буе бабаларының атта очкан мизгелләре төшенә кереп уен алгысытадыр хәзрәтнең. Әнә бит улы Мөхәммәт тә акча бирсәң: “Аллаһы әкбәр”, дип битен сыйпап башын җиргә төртеп, Аллага сәҗдә кыла. “Есаул, на коня” дисәң, пычак (кылыч) эзләп атта баргандай сикерә. Аңа күптән түгел генә бер яшь тулганын исегездә тотып күз алдыгызга китерсәгез, әкәмәтнең дә әкәмәте икәненә ышанып шаркылдап көлерсез.
Тәфкилев көе
“Оренбург шәһәре — Казан чигендә олы бер өлкәнең гүзәл һәм нык сәүдә үзәге булган шәһәрдер. 1147 (1734) елның азагында мирза Котлымөхәммәд бине Тәвәккәл бине Мәмәш бине Дәүләтмөхәммәд бине Уразмөхәммәдхан Россия гаскәре белән килеп бу шәһәрне төзетә. Рус дәүләтенә күп хезмәтләр күрсәтеп, ул генерал-майор дәрәҗәсенә ирешә” (Шиһабетдин Мәрҗани. “Мөстәфадел–әхбар фи әхвәл и Казан вә Болгар” китабыннан. “Тәфкилев фамилиясе бер мөфти” — Оренбург диния нәзәриятында 4 нче мөфти мирза Сәлимгәрәй бин Шахингәрәй Тәфкилев (1837-1885). 1977 нче елда чыккан Габдулла Тукайның 4 томлыгыннан. Р. Гайнанов искәрмәсе. “Борынгы Тәфкилев фамилиясе бер мөфтинең урысча укый торган кызы бер француз егетенә гашыйк була. Кыз француз җегетен, ата-анасы күрмәгән чакта өенә китерә. Бервакыт шулай, мөфти хәзрәт өендә кыз белән җегетнең күрешеп торган чагында өсләренә мөфти хәзрәт үзе килеп керә. Кыз аптырауда калып, үзенең мәгъшукын зур пыяла шкаф эченә яшерә. Алай да мөфти хәзрәт егетне күрә. Таягын алып егетне кыйнарга килә башлый, җегет исә тиз генә шкафны ватып чыгып, тәрәзәдән сикереп кача. Шкафны ватканда җегетнең битенә вә кулына пыялалар керә. Идәнгә җәелгән хәтфә паласлар өстенә каннар тама. Минем исемдә шулкадәр генә калган. Аннан соң җегет белән кыз арасында нинди маҗаралар булгандыр, миңа мәгълум түгел. Ләкин Тәфкилев көенең моңлылыгына караганда, җегет белән кыз арасында мотлак бер фаҗига булгандыр, дип фикергә килә” (Г.Тукайның “Халык әдәбияты” дигән лекциясеннән). Шулай итеп “Тәфтиләү” көенең авторы Ырынбур якларында туган халык композиторыдыр. Шуңа күрәдер дә “Тәфтиләү” көенә Тукай сүзләрен җырламыйлар, ә үз якларында чыгарган бәетләрне, мөнәҗәтләрне шигырьләрне шушы көйгә әйтәләр. Тукайның зирәклегенә шаккатырсың: халыкның популяр көйләренә атап шигырь язган, “Зиләйлүк”, “Әллүки”, “Тәфтиләү”, “Туган тел”нең көйләре әби-бабайларда төрле шигырьләргә көйләнә. Безнең заманда кайберәүләр аларны Тукай сүзләренә язылган көйләр дип уйлыйлар.
Зеркло — Колычево
Әгъзәм хәзрәтнең җиңел машиналары бер дә гаскәри ат-айгырлардан ким түгел. Аның машинасында Оренбург өлкәсенең сикәлтәле юлларыннан сәгатенә 120 километр тизлек белән чаптырганда Зеркло, Колычево, Мустафино дигән авыл исемнәре күңелемне тырнады. Зирекле, Кылычлы, Мостафа авыллары бит алар. Ни генә эшләмиләр шул урыска ярыйм дип. ә бит кайчандыр мылтык тавышы ишетелгән арага ятларны керетмәгән авыллар алар.
Чебенле авылы көе
Каргалыдан аерылып чыккан Чебенле авылында Әгъзәм хәзрәтнең туганы Кәлимулла абзый 50 баш сарык асрый. Өенең һәр бизәген үз куллары белән ясаган. Бу авылда Мөнәвәрә апа да яши. Аның җырлаганын ишетсәгез, дөньяда татар моңының үзәге Чебенле икәненә ант итәр идегез. әкиятнең дә асыллары бу авылда. Чебенледә мәхәббәтенә тугрылыклы , сугышта һәлак булган Хәйрулласын сагынып яши Миңсылу әби.
Дөньядыр бу, дөньядыр бу, бик вафасыз дөньядыр, Җаның алып гүргә салып вәйран иткән дөньядыр. Җанымны бирмим дисәңдә, бирмиенчә ни чара, Я сәфәрдә, я хәзердә җаның алгын дөньядыр.
Чебенледә галим, тарих укытучысы, Оренбург өлкәсенең үткәнен үз балачагыдай белгән Рәшит абый Искәндәров яши. Чебенледә шәл бәйлиләр, кулларына күз иярмәслек. Кыргыз-кайсак далаларыннан куйлар куганда көтүчеләр ял иткәннәр Чебенле даласында. Ул чакта үрчегән чебеннәрне чебенлелеәр һаман бетерә алмыйлар, бетерергә дә теләмиләр. һәм изге дип саныйлар Чебенледә чебеннәрне. Дәлилләрме? Бер пәйгамбәребез бик җитди эш белән мәшгуль булганда абайламыйча бер кырмысканы сытып үтергән. Теге дөньяда пәйгамбәрдән сорау алганда шул кырмыска да килеп җитә. “Җәннәт аңак насыйп түгел, гөнаһы гафу итмәслек, ул мине сытып үтерде”, димәсенме. Пырылдап чебен очып килгән. “Мин аның күзенә кергән идем, мине куам дип сиңа басты”, — дип пәйгамбәрнең гөнаһын үзенә алган чебен.
Казан белән байлыгы, сәнгате, фикере һәм башка яклары ярышкан Ырынбур шәһәре. Хәзер генә татар китаплары чыкмый анда, хәзер генә татар оркестры уйнамый анда, хәзер генә татар институтлары беткән монда. Казаннан китаплар килми, театрлар, филармония артистлары, язучылар, рәссамнәр, татар композиторлары сирәк кунаклар Ырынбур далаларында. Аннан аптырыйбыз, кая киткән 20 миллион татар? Ә алар башкортлашкан, казахлашкан, урыслашкан. Татарның да чеп-чиләре каннарында 5,5 процент болгар канын 100 процент дип саный. Әстерханда да бит татарлыкларыннан оялып үзләренең паспортларына ногай дип язалар, ди. Мәскәүдә бер төркем татарлар Мишәрстан төзеп яталар. Нигә немецлар татарлардан өйрәнеп үзләренә гунн исемен кайтармыйлар икән?! Анда тагын сугыш чукмарлары шведлар бар әле. Я менә французлар? Алар да 1,2 ел элек башка исем белән йөргәннәрдер ич! Кайчан гына Татарстан үз канаты астына сыендырып бетерер икән бөтен дөньяга чәчелгән халкын. Ә Каргалыда кайберәүләр карабодай ярмасын малга ашаталар, чөнки карабодай бик уңа ул якларда. Укымышлы халык яши Ырынбур өлкәсендә. Татарстан аларга рухи яктан якты йөзен күрсәтсә, җылы шәлләргә төрергә әзерләр алар суынган йөрәкләребезне.
Шәл бәйләдем, шәл бәйләдем, Шәлем түгәрәк түгел Җырлап кына йөрер идем, Күңелем түгәрәк түгел.
Мәсгудә Шәмсетдинова. Ватаным Татарстан, 3 сентябрь, 1991 ел.
|